Мәдәни җомга

КУШАМАТЫМ ЭСКЕЛИТ ИДЕ

Ашау җитәрлек булмаганга күрә, мәктәп елларында мин бик ябык һәм кечкенә идем.

Әти белән әни колхозда бушка диярлек эшлиләр (хезмәт көне – бер таяк!), гаиләбез ишле. Мал-туардан килгән сөт, ит, тире, йон, йомырка – болар һәммәсе салымга китеп бара. Авылда миннән таза малайлар җитәрлек һәм менә шулар, кирәксә-кирәкмәсә дә, минем сөякләремне «капшарга» гына торалар. Өстемнән көләргә ирек бирмәс өчен, мин алар җыйналып торган урыннарны урап узарга тырыша идем. Әтигә барып елау-зарлану гадәте юк бездә, аннары ул бит малай-шалай белән буталып та йөрмәс иде, мөгаен. Өстәвенә, тимерче буларак, эше дә муеннан. Мине инде үз исемем белән түгел, Скелет дип кенә йөртәләр, шуңа күрә анатомия дәресе үтә торган бүлмәдә мин пыяла шкаф эченә урнаштырылган чын скелет тирәсеннән ераграк утырырга тырыша идем. ХХ гасыр азагында Станислав Говорухинның «Болай яшәргә ярамый!» дип әйтелгән канатлы сүзләре моннан 50 ел элек үк инде минем балачак миемдә иртә-кичен зыр әйләнә иде.   Ул елларда үлем турында уйлау зур гөнаһ иде. Минем өчен бик тә кыен-уңайсыз булган әлеге халәттән яктыга таба сикереп чыгуның исә бер тотам да чарасы күренми. Нишләргә соң? Әллә физик зәгыйфьлегемнән, әллә классташларым белән артык аралашмауданмы, мин ялгызак иҗат белән мавыгырга бик ярата идем. Кешеләр белән сирәк аралаша торган әтием гел тимерчелек эшендә булды һәм тимерче дигән исемен гомеренең соңгы көннәренә кадәр зур горурлык белән йөртте. Аның амбарында тимер-томырдан күп нәрсә юк. Мин шуларны ватам-җимерәм һәм төрле нәрсәләр мәтәштерәм. Әле хәзер дә, язганнарым барып чыкмый башласа, тотам да нәрсәдер ясарга керешәм.   Менә шушы мавыгуларым теге мәктәп елларында мине зур бәладән коткарды да инде. Ничек булды дисезме? Әлеге дә баягы, амбардан иске тимер чылбыр табып алдым да кискечне чүкеч белән кыйнап, дүрт боҗраны өзеп алдым. Аларны дүрт бармагыма ярашлы итеп көйләдем. Кыскасы, болардан бүгенге кастет (ул чакларда мондый сүзне белү юк әле) шикелле бер нәрсә килеп чыкты. Күгәрекләрен чүпрәк һәм керосин ярдәмендә чистартканнан соң, аны уң кулымның дүрт бармагына кидем дә хәтәрлеген сарык бәрәнендә сынап карадым – аңын югалта язды, мескенкәем! Үземнең ботыма сугып караган идем, авыртудан чак елап җибәрмәдем.   Мин ул чакта әтиемнең җиңнәре салынып торган иске күлмәген киеп йөри идем, шунлыктан кулыма кигән кастет күренми дә, сизелми дә диярлек. Шулай беркөнне, ныклык өчен, печәнлектән урлап төшкән чи йомырканы эчтем дә, малайлар эшсезлектән аптырап җыйнала торган почмакка юнәлдем. Бу төркемне түгәрәк йөзле, тәмле ашаудан битләре кабарып торган, мул тормышлы гаиләдә үскән, мине бер сугуда аяктан ега торган бер малай җитәкли иде. Әнә юл читендә дүрт малай басып тора, ә мин, бернигә дә карамыйча, эре адымнар белән урам уртасыннан барам.   – Әй, эскелит, кил әле, сөйләшәсе бар, – дип чакыра мине төркем башлыгы.   – Кирәк булса, үзең кил, – дидем дә алга таба атлый бирдем.   Минем бу горурлыгымны күтәрә алмады ул, йөгереп килде дә бер сугуда аяктан екты. Куштаннары исә баскан урыннарында эчен тотып көлешә. Ул чактагы кагыйдәләр буенча, егылганны кыйнамыйлар иде. Шуңа күрә, икенче тапкыр сугып аудару өчен, минем аякка басканны көтеп тора бу. Куштаннары да ләззәтләнеп шуны көтә. Ләкин вакыйга икенче төс алды: торып, ыштанымдагы тузанны каккаладым да ашыкмый гына малайга якынайдым (ул миннән биегрәк иде) һәм аның итләч битенә уң кулым белән китереп суктым! Башкисәр малайның борыныннан шундук кан китте, авыртудан елап-шыңшып, ул, ике кулы белән битен каплаган хәлендә, елга буена китте. Күлмәген буяп-пычратып, озаклап битен юды. Мәктәп директорына әйтәм дип янады. Күрми дә калдым: куштаннары, җил очырткандай, юкка чыккан иде.   Көндәшем өенә кайтып китми торып, мин урынымнан кузгалмадым. Әгәр аңардан алда китеп барсам, минем шушы беренче җиңүем юкка чыгачак иде. Бер кулы белән канлы күлмәген, икенчесе белән битен каплап, ул минем яннан сүзсез генә узып китте. Бер төндә бетәр, төзәлер дип уйладым булса кирәк. Әмма алай булып чыкмады. Бу малай атна буе кызгылт күгәрекләр белән йөрде, икенче атнада алар каралып чыкты, өченче атнада саргылт төскә кергәннән соң гына, ниһаять, моның эзләре ахыргача юкка чыкты. Шушы вакыйгадан соң мине рәнҗетүче һәм Скелет дип атаучы булмады. Битләренә бетчә чыга башлаган өлкән класстагылар, минем янга еш кына утырып, серле-сөякчел кулларыма текәлеп карыйлар: ни әйтсәң дә, мәктәп лидерын сафтан чыгарган «куллар» бит бу...   Узган җәйләрнең берсендә мин Яңа Чишмә (Мамадыш районы) авыл зиратына тукталдым. 5-6 гасырлык бу зиратта борынгы бабаларым күмелгән. Әтием ягыннан гына да биш буын тимерчеләр нәселе биредә үзенә сыеныр урын тапкан.   Үземнекеләрне эзләп бара торгач, һич уйламастан, мине бер сугуда аяктан ега торган классташымның каберенә юлыктым. Инде күптән вафат икән, язулары хәйран җуелган, фотосыннан танып алдым: таныш түгәрәк-таза йөз... «Нинди көчлеләр дә үлә икән», – дип уйлап куйдым, белгән догаларымны укыдым.   Мәктәпне тәмамлаганнан соң, аны утыз еллап инде күргәнем-очратканым булмады. Авылдан бик озакка чыгып киткән идем шул... Балачак хатирәләренә бирелеп, яныма таза гәүдәле бер яшүсмернең килеп басканын да сизми калганмын. Ул керамикадагы рәсемгә бик тә охшаган иде.   – Исәнме, абый! – дип, татарча исәнләште ул минем белән. – Таныдыгызмы әллә?   – Классташлар идек, – дидем, тын гына тавыш белән.   – Сугышканда үтерделәр... – диде үсмер, кулы белән күз яшьләрен сөрткәләп.   Бу очракта елау файдага икәнен белгәнгә күрә, мин аңа бүтәнчә сүз катмадым.

 

Локман ЗАКИРОВ

"Шәһри Казан "

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: