Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Җан авазы

Лилия Галимова: Мәгарифне үзебез яңартыйк

Татар әдәби телен сак­лау һәм куллану өчен татар балаларының ким дигәндә 25-30% ы татар телендә өлешчә белем алу мәктәпләрендә укытылырга тиеш.

Бүген татар милләте өчен ана телен саклап калу – иң төп бурыч. Тел каршында хәвеф – ул ассимиляциянең һәм күпчелек гаиләләрдә татарча сөйләшүне читкә кагу нәтиҗәсе. Туган тел язмышы – татарның үз кулында. Әмма шул ук вакытта укыту-мәгариф системасын тамырыннан башлап яңартырга, үзгәртергә һәм татар, башкорт, якут, бурят файдасына тулысынча яңартырга кирәк. Барча «вак» милләтләр телен юкка чыгара, ә милләтләрнең үзен урыс эченә йотып бетерә торган карагруһчыл мәгариф системасының безгә кирәге юк. 

Мәскәүнең Татарстан вәкиллеге каршындагы Иҗтимагый шура җитәкчесе Нәзиф Мириханов фикеренчә, әгәр мәктәпләрдә фәннәрнең бер өлешен татар телендә укыту булмаса, якынча 25 елдан соң татар әдәби теле үләчәк, аның артыннан татар әдәбияте һәм мәдәнияте юкка чыгачак. Татар әдәби телен сак­лау һәм куллану өчен татар балаларының ким дигәндә 25-30% ы татар телендә өлешчә белем алу мәктәпләрендә укытылырга тиеш. Аның әйтүенчә, Мәскәү татар автономиясенә һәм башка татар оешмаларына Мәскәүдәге бердәнбер 1186 нчы татар мәктәбе белән хезмәттәшлекне сакларга һәм киләчәктә аны тагын да баетырга, үстерергә кирәк.

«Иң беренче чиратта, мәктәпкә татар балаларын күбрәк җәлеп итү сорала. Мәктәпнең киләчәге буларак аның полилингваль мәктәпкә әверелү мөмкинлеген карарга кирәк. Кызганычка каршы бүгенге шартларда татар милли һәм этномәдәни мәктәпләрен торгызу, көчәйтү турында сүз бара алмый. Милли мәгариф системасы татар телендә (өлешчә яисә кайбер фәннәрдән) белем бирү билингваль, полилингваль мәктәпләрдә яисә шәхси мәктәп­ләрдә генә алып барыла алачак. Шуңа да иң беренче чиратта, булган мәктәбебезне саклыйк, камилләштерик һәм үзгәртик», – ди Н.Мириханов.

 Шул ук вакытта татар мәгариф системасын камилләштерүнең ул тагын бер ысулын тәкъдим итә. Төгәлрәк әйтсәк, кабул ителгән Федераль стандарт (ФГОС) буенча Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе гомумбелем мәктәпләрендә ирек­ле рәвештә атнага ике сәгать күләмендә татар телен өйрәнү группалары ачу. «Бу эш Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе региональ, бигрәк тә җирле автономияләр тарафыннан ата-аналар белән тирән эш алып баруны таләп итә. Шулай ук, кабул ителгән законнарның практикада үтәлү мөмкинлеген тикшерү дә кирәк. Шунсыз безнең депутатлар законнарга үзгәреш кертү турында тәкъдимнәр белән чыга алмаячак».

Хәзерге вакытта балаларны һәм яшүсмерләрне татар мәдәнияте белән кызыксындыру, аларда ана теленә карата мәхәббәт уяту, туган телне өйрәнергә теләк торгызу һәм гомумән, үз милләте каршында олы җаваплылыкка ия шәхес итеп тәрбияләү өчен безгә дәүләт-мәктәп-милли оешма һәм гаилә бердәмлеген булдырырга кирәк. Чөнки бу чылбыр бары тик бергә эш иткәндә генә, балаларга дөрес аң-белем бирергә, аларны рухлы, зиһенле итеп үстерергә, үз милләтен, халкын, тарихын, гореф-гадәтләрен хөрмәт итүче һәм татар телен башка телләрдән өстен куючы шәхесләр итеп тәрбияләргә мөмкин.

 Хәзер икътисади һәм сәяси яктан шактый катлаулы заманда да барлык эшчәнлеген, тормыш мәгънәсен бу якты өметкә баг­лап яшәүче кешеләр, оешмалар бар. Мәскәүдәге «Татарларның һәм башка төрки халыкларның милли конгрессы» оешмасы нәкъ шундыйлардан. Менә инде 25 ел буена ул татар халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклауга үзеннән зур өлеш кертүче, җәмәгатьчелек эшендә актив кайнаучы оешма булып тора. Оешма җитәкчесе Рөстәм Ямалеев милли мәгариф системасын камилләштерүдә алдынгы нәтиҗәләргә ирешү өчен алты төрле таләп тәкъдим итә.

1. Россиянең татарлар тыгыз яши торган барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасының зур булмаган шәһәрләрендә һәм авылларында М.Шәймиевнең проектына нигезләнгән полилингваль (яисә берничә телне өйрәнүне күздә тоткан) мәктәпләр булдыру.

2. Гомумбелем бирү мәктәп­ләрендә туган телне өйрәтүче татар группаларын ачу. Мәгариф системасындагы яңа үзгәрешләр буенча, туган телне өйрәнүче группаны оештыру өчен барлыгы 7-8 укучы бала җитә. Бу кагыйдә шул исәптән рус мәктәпләренә дә кагыла.

3. Урта һәм югары белем уку йортларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының әзерлек дәрәҗәсен күтәрү. Моны тормышка ашыру өчен аларны югары сыйфатлы уку әсбаплары, тәҗрибәле укытучылар тарафыннан язылган китаплар белән тәэмин итү.

4. Әгәр чыгышы буенча татар милләтеннән һәм мөселман диненнән булмаган кеше күңеле белән үзен татар дип хис итә икән, ул чыннан да үзен татар кешесе дип танырга хокуклы. Ә инде үзеңне нинди милләткә кертүеңне яшь чагыннан ук билгели башларга кирәк. Бу юнәлештәге эшчәнлекне аеруча әйбәт башкаручы кешеләр бар. Ул балаларга, яшьләргә һәм олыларга аң-белем бирүче, әхлак, намус, туган ил, туган җир, ана кадере, туганлык сыйфатлары, дин, яхшы гамәлләр һәм башка мөһим сорауларны ачыклап бирүче, тирән эчтәлекле вәгазьләр сөйләүче дин әһелләре.

5. Мәгариф системасындагы реформаларны дәвам итеп, нәтиҗәдә Россия Федерациясе күләмендә күпләгән халыклар һәм милләтләрнең үз ана телендә белем алу хокукына ирешү.

6. Шәхси татар мәктәпләрен төзү эшендә эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итү. Биредә өмет татар байларында, түрәләрендә, татар-мөселман лидерларында. 1917 елгы революциягә кадәрге заманнарда татар мәчетләре белән шәхси татар милли мәктәп­ләре аерылгысыз бер система булган һәм шул мәктәпләр халкыбызны, татар милләтен һәм телен саклап калган дияргә була. Әлбәттә татар байлары, меценатлары, иганәчеләре ярдәменнән башка шундый зур һәм мөһим эшне башкару күпкә читенрәк булачак.

«Татарларның һәм башка төрки халыкларның милли конгрессы» оешмасының аксакаллары билгеләгәнчә, туган телне сак­лау һәм аны тиешле дәрәҗәгә күтәрү юнәлешендәге эшне актив позицияле, тырыш һәм уңган кешеләргә тапшырырга вакыт җитте. Әгәр дә ил күләмендә телне өйрәнү буенча 70%тан да кимрәк балалар исәбе чыга икән, ул вакытта андый тел бөтенләй юкка чыгуга дучар! Моңа юл куймау өчен мәгариф системасына ашыгыч рәвештә үзгәреш­ләр кертергә кирәк. Иң беренче адым – полилингваль мәктәпләр, гомумбелем бирү мәктәпләрендә татар классларын оештыру. Шул чакта гына татар халкының киләчәге якты. Ә балаларыбызга, оныкларыбызга беренче сүзне үз ана телендә әйтү хокукы – нәсел шәҗәрәсе аша тапшырылсын.

Мәскәү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

15

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев