Мәдәни җомга

Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ: НИГЕЗНЕ САКЛАУ – ИЛНЕ САКЛАУ

Әлхәмдүлилләһ, бүген күп төзибез. Халкыбыз тырыш. Төрле җайсызлык, авырлыкларга карамастан, авылларда, шәһәрләрдә яңадан-яңа йортлар калка. Өй - ул тыныч, матур итеп яшәүне тәэмин итә торган урын, кечкенә генә күркәм бер дәүләт. Ир кеше өй салырга, агач утыртырга, балалар тәрбияләп үстерергә тиеш. Өйләнү - өйле булу дигән сүздән алынган. Өйләнәсең икән...

Әлхәмдүлилләһ, бүген күп төзибез. Халкыбыз тырыш. Төрле җайсызлык, авырлыкларга карамастан, авылларда, шәһәрләрдә яңадан-яңа йортлар калка. Өй - ул тыныч, матур итеп яшәүне тәэмин итә торган урын, кечкенә генә күркәм бер дәүләт. Ир кеше өй салырга, агач утыртырга, балалар тәрбияләп үстерергә тиеш. Өйләнү - өйле булу дигән сүздән алынган. Өйләнәсең икән - өй салырлык, өйне алып барырлык сәләтең дә, гадәтең дә булу кирәк. Өй салуның максаты - үзеңнең җәмгыятьтәге урыныңны, байлыгыңны күрсәтү өчен түгел, тәртипле, тәрбияле балалар үстерү өчен булса хәерле. Болын кадәр өйдә ике кеше яшәп ята икән - ул инде нинди генә затлы, зиннәтле йорт булмасын - зур кабер кебек. Өебез зур кабергә әйләнмәсен, дисәк, төзи башлаганда ук Аллаһка тәвәккәл кылып, «бисмилләһ» дигән изге дога белән башларга, хәләл акча белән төзергә кирәк. Хәрәм белән салынган йортта тынычлык та, бәрәкәт тә юк, аның киләчәге дә булмый. Төзеп бетергәч, Аллаһка шөкер кылып, дога белән, хәләл ризыклар белән, Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәү зарур. Әгәр тәртипсез, бозык тормыш барса, ул нигездән фәрештәләр кача, тынычлык китә, ахырдан ул нигез бетә. Халыкта да бит «догалы нигез», «тынгысыз нигез» дигән сүзләр бар. Димәк, нәрсә генә төзесәк тә, ул безгә мөселман булып яшәргә, үзебездән соң мөселман булган балалар тәрбияләп калдырырга ярдәм итәргә тиеш. Юкса, ул бозыклык таратучы, халыкны бетерүче, юлдан яздыручы булачак.

Бүген, «Тел бетә, дин бетә», дип зарланабыз, кемнәрне генә сүкмибез, пикетлар ясыйбыз. Бер-беребездән уздыра-уздыра салган өйләребездә, зур чыгымнар тотып, туйлар ясап корган гаиләләребездә - ягъни үз өебездә, үз гаиләбездә татар телен дәүләт теле итәргә, Ислам динен дәүләт дине итәргә нәрсә комачаулый, кем комачаулый? Конституциядә дин иреге рөхсәт ителгән. Мәчетләр бар. Дини белем алырга, балаларны укытырга бөтен мөмкинлекләр бар, әле 30 ел элек кенә бу турыда хыяллана да алмый идек. Шөкер итеп хәрәкәтләнәсе урынга без зарланабыз, гаеплибез. Татар телен кайгыртучыларның балалары еш кына татар телен белми, динне кайгыртучылар, ничек итеп дин тотарга өйрәтүчеләр - динсез (Динсезләргә ярый, ошый торган итеп ничек динне алып барып булсын), авылны кайгыртучыларның балалары шәһәрдә, илне кайгыртучыларның балалары чит илдә. Алай итеп телне дә, динне дә, илне дә, милләтне дә саклап булмый. Мәгарифтә берсеннән-берсе уңышлы «реформа» ясаучыларның балалары, нишләптер, үзләре реформалаган мәктәп-институтларда түгел, чит илләрдә белем ала.

Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Һәркайсыгыз көтүче һәм һәркем үз көтүе өчен җавап бирә (кемнәр өчен җавап бирергә тиешсез, шулар өчен җаваплы)»,-дигән. Көтүче көтүен таралып китүдән һәм явыз җәнлекләрдән саклый. Гаиләбез, илебез тарала икән, төрле бозыклыклар үтеп керә икән - без нинди көтүче?! Кыямәт көнендә нәрсә дип җавап бирербез? Без бүген көтүебезне түгел, күбрәк нәфесебезне кайгыртып яшибез. Алай итеп гаиләне дә, җәмгыятьне дә саклап булмый.

Бер шайтан эшсез, аягын селкетеп утыра икән. Берәү аннан: «Син нишләп эшсез утырасың?» - дип сораган. Шайтан: «Нәфесләрен генә кайгыртып йөргән бәндәләр безнең бөтен эшне алып бетерде, без эшсез калдык», - дигән. «Сезнең нәфесегез 70 шайтаннан яманрак» дигән хәдис тә бар.

Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә (Тәхрим сүрәсе, 8 нче аять): «Йә әййүһәлләзинә әмәнү ку әңфүсикүм үә әһликүм нәраү үә ку зүһәннәсү үәл хиҗәраһ», ягъни: «Әй, мөэминнәр, үзегезне һәм өй җәмәгатегезне җәһәннәм утыннан саклагыз (үзегез шәригать хөкемнәрен дөрес үтәп, гаиләгезгә шәригать хөкемнәрен дөрес өйрәтегез), ул җәһәннәмнең утыны -кешеләр һәм ташлар», - диде. Димәк, ир кешенең эше матур, зиннәтле өй салу белән генә бетми, ул шул өй әһелен -гаиләсен җәһәннәм утыннан саклаучы булырга тиеш. Моның өчен, беренче чиратта, әлбәттә, динне саклау кирәк. Динне өйрәтү һәм алып бару өчен мәчет-мәдрәсәләр кирәк. Үзләре кечкенә йортларда яшәсә дә, бабаларыбыз зур-зур мәчет, мәдрәсәләр төзегән һәм тоткан. Бүген кайбер җирләрдә зур-зур зиннәтле өйләр арасында мескен генә мәчет утыра, яисә зур итеп, матур итеп төзелгән мәчетнең ягарына юк, йә имам тотарлык хәле юк. Картаеп кына иманга килгән бер карт кулына мәчет тапшырылган. Авылда мәчет кебек йөздән артык йорт бар, һәркайсының ягарына акчасы бар, ә йөз йорт бергә бер мәчетне тота алмый. Моның өчен күп кирәкме? Юк бит. Шул йөз йорт бер генә шешә аракыны кимрәк эчсә дә, 20 мең сум акча була. Мәчет тотуга караганда чәркә тотуны артык күргән халык динне саклый алмый. Дин бетсә - халык бетә. Аллаһ Раббыбыз динсез халыкны Җир йөзендә тотмый, икенче халык белән алыштыра. Бүген туучыга караганда үлүче күбрәк икән - Аллаһ урынына шешәгә табыну безне шул хәлгә китереп җиткергән. Әле соң түгел, тәүбәгә килик.

Милләтебезнең хәле мактанырлык түгел. «Фәлән җирдә дистәләгән татар яши», - дип горурланырга яратабыз. Мөгаен, «Фәлән җирдә фәлән татар әбие, татар бабае яши», дияргә кирәктер. Шолоховның «Күтәрелгән чирәм» романында Щукарь карт: «Яшәсен әбиләр», - ди. «Ник болай әйтәсең», - дигәч, «Алар бәби тапмый», - дип җавап бирә. Бүген телевидениедә татарлар турында хәйран матур тапшырулар бара, төрле төбәкләрдә яшәүче татарларны күрсәтәләр. Кызганыч, күбесе җырчы, биюче әбиләр, гармунчы бабайлар, мәчеттә утыручы 3-4 картны күрсәтүгә кайтып кала. Алар нинди генә матур экзотика булмасын, аларны нинди генә кәнфит кәгазенә төреп күрсәтмик, алар инде бәби таба алмый. Ә менә алар урынына кем кала? Оныклары нинди телдә сөйләшә, нинди телдә уйлый, кемгә хезмәт итә? Менә фаҗига кайда. Безнең буын үлеп беткәч, безнең урынга нинди буын килер? Татарча яшәүне нигез итеп алган яшь гаиләләрне күбрәк күрсәтәсе иде. Бәлки, «Үрнәк яшь гаилә» дип конкурслар да уздырырга кирәктер.

Динне саклау өчен гыйлем кирәк. Пычрак савытка әллә нинди, чит илдән килгән кыйммәтле, затлы ризыклар, тәмләткечләр салсаң да, ләззәтле, тәмле ризык әзерләп булмый. Бүген әдәпсез, әзерлексез кешеләрнең хакыйкый остаздан башка Коръән тәфсирләрен, хәдис китапларын укып, алардан ашыгып нәтиҗә ясаулары - агулы казанда аш әзерләү кебек, үзләренә генә түгел, башкаларга да зыян китерә. Иң элек тәүбә-истигъфар кылырга, фарызлардан тыш нәфелләрне дә үтәп, калебне чистартып, тәртипкә китерергә кирәк. Шәкертенең күңеле тәртиптә икәнен белә икән, хакыйкый остаз аңа гыйлем бирергә тиеш. Күп су сипсәң, гөл дә корый, күп ашасаң, ризыкның да файдага караганда зыяны күбрәк. Үзләштерелгән гыйлем үзеңә, гаиләңә, җәмгыятькә файда китерерлек булырга тиеш.

Үз заманында Гомәр радияллаһу ганһу Мәдинә халкыннан башка халыкларга хәдис сөйләүне тыйган. Башка халыклар аңларга һәм дөрес нәтиҗә ясарга сәләтле түгел, дип санаган. Бүген күпләрнең Коръән укуы, хәдис укуы үзенең нәфесен канәгатьләндерерлек дәлил эзләүгә кайтып кала.

Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) «Бишектән алып ләхеткә кадәр гыйлем алу фарыз» диюе - син ничә яшьтә булуыңа карамастан, намаз, тәһарәт, госел тәртипләрен, иман шартын, кырык фарызны белергә тиеш, дигән сүз. Белмисең икән - зур гөнаһ, үлгәнче өйрәнеп кал. Намаз укый белмәүченең белмәвенә риза булып йөрүе - исерекнең аракы эчеп йөрүе, кемнеңдер уен автоматы янында басып торуы кебек үк зур гөнаһ. Намаз укырга өйрәндең икән - биш вакыт намазыңны вакытында укырга тырыш, тәһәҗҗүдкә тор, намазыңны мәчеттә җәмәгать белән укы, балаларың, якыннарың, дусларың да укысын - вәгазьлә, өйрәт. Хәләл кәсеп белән тормышыңны алып бар, гаиләңне тәрбиялә, матур яшә. «Мөселманнар ничек матур яши!» дип сокланырлык булсын. Вакытың булган саен гыйлем ал. Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре: «Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Алар милли тел, милли кием, милли гореф», - дигән. Без Русия дәүләтендә милли азчылык булып яшибез. Бездә телне саклау да, гореф-гадәтне саклау да, үзебезнең киемнәребезне кию дә - динне саклау булып тора. Шулай булмаганда, без милләтебезне югалтабыз һәм икенче милләткә әйләнәбез, ә безнең илдә икенче милләтнең, күпчелек милләтнең дине башка. Бу очракта милләтебезне сакламыйча торып, динне саклап булмый.

«Кайсы кавемгә охшасаң, шул кавем белән кубарылырсың» дигән хәдистән куркып, безнең бабаларыбыз сакалны да үзләренчә йөрткән, әбиләребез яулыкны җәеп, йә дүрт почмаклап бәйләгән, төенне дә үзләренчә төйнәгән, тастымалны да үзләренчә таслап төргән (дүрткә бөкләсәң, тәре сурәте килеп чыга), төймәне дә үзләренчә - параллель итеп (аркылы итеп түгел) таккан. Урыслар «закуска» итеп кулланган ризыкны да ашарга курыккан.

Икенчесе - нәселне саклау. Без үзебезнең нәсел шәҗәрәсен, аның казанышларын, күренекле шәхесләрен, балаларыбызны да үз нәселе белән горурланырга өйрәтергә тиеш. Нәселең белән горурланыр өчен тарихны белергә, милләтеңнең үткәнен, үзеңнең милли каһарманнарыңны белергә кирәк. Әлхәмдүлилләһ, соңгы вакытта Фатыйх Сибагатуллинның, Камил Әбләзовның, Вахит Имамовның, Фәүзия Бәйрәмованың, Мөсәгыйт Хәбибуллинның һәм башкаларның үткәнебез өчен горурлык уята торган тарихи китаплары дөнья күрде. Рәхмәт аларга. Ләкин тарих ул үткәнең белән горурланып, мактанып утырыр өчен генә кирәк түгел. Ул үткәндәге хаталарны өйрәнеп, алга таба шушы хаталарны кабатламас өчен кирәк. Мәсәлән, Фатыйх Сибагатуллинның «От Атиллы до Президента» дигән китабын укыгач, горурлык хисе уяна: «Әлхәмдүлилләһ, мин - татар», - диясе килә». Әмма шул ук авторның «Бөек татарлар - урыс хезмәтчеләре» дигән китабын укыгач, башка әллә нинди моңсу уйлар килә.

Дәүләтебезне югалтып, милли һәм дини азчылыкны тәшкил итеп, инде берничә гасыр яшибез, бер гасырга якын динсез дә яшәп карадык, кызларыбызны уңга-сулга сибәбез. Бүген инде кызларыбызны төрле милләтләргә таратырлык хәлебез калмады, әмма ул әле дәвам итә. Бер мәзәк искә төшә. (Татар, әрмән, грузин самолетта оча икән. Грузия өстеннән очканда, грузин: «Безнең кызлар алма ярата», - дип, алма сибә икән. Әрмәнстан өстеннән очканда, әрмән: «Безнең кызлар чәчәк ярата», - дип, чәчәк сибә икән. Татарстан өстеннән очканда, татар моңаеп тик утыра икән. «Син нишләп бернәрсә дә ташламыйсың?» - дигәч, ул: «Безнең кызлар икегезне дә ярата, тәрәзәдән кайсыгызны ташлыйм?!» - дип җавап биргән, имеш.)

Әлбәттә, кайсы гына халыкны, бигрәк тә урысны, казахны, үзбәкне актарсаң, аннан татар генын, татар токымын табып буладыр. Әмма инде алар без түгел, безнең милләткә хезмәт итүче, безнең милләтне кайгыртучы да, милләтнең санын арттыручы да түгел. «Аларның канында безнең кан бар!» - дип сөенеп утыру - кәгазь акча яндырып, кулны җылытып утыру кебек. Милли хәзинәбез булган, милләт аналары буласы кызларыбызның юкка чыгуы, башка кавемне тәрбияләве -бүген иң зур фаҗигабез. Дөрес нәтиҗә ясыйк, алга таба бу фаҗигане туктатыйк. Үзебезчә фикерлик, үзебезчә сөйләшик, үзебезчә сөйләшә торган балалар үстереп калдырыйк. Шул чагында гына милләт киләчәге өметле булыр. Бер хатын әйткән бит: «Кеше көен көйли-көйли үз иремә охшаган бала таба алмадым», - дигән. Дуслык та кирәк, толерантлык та кирәк, әмма ул үз милләтеңне, үз мәнфәгатеңне юкка чыгару хисабына булырга тиеш түгел. Бар кешегә дә ярарга тырышкан кеше берәүгә дә ярый алмый.

Кайсы гына милләт вәкиленнән: «Нәселеңдә иң беренче кеше кем булган?» - дисәк, Адәмне (г-м) атый. Гарәпчә язылыштагы «адәм» дигән сүзнең беренче хәрефе (әлиф) намазда басып торучыга, икенче хәрефе (дәл) - рөкугъта торучыга, өченче хәрефе (мим) - сәҗдә кылучыга охшаган. Бу хәрәкәтләр - намазда, димәк, без - намаз укучылар нәселеннән.

Берәү базарда сарык сата икән. Бер-бер артлы дүрт кеше килеп: «Казың күпме тора?» - дип сораган. «Каз түгел бу, сарык сатам», - дигән тегесе. Бишенчесе дә килеп, шул сорауны биргәч: «Мөгаен, каздыр бу», - дип, сарыкны каз бәясеннән сатып җибәргән бу.

Инде 80-90 ел дәвамында мәктәпләрдә «Сез хайван (маймыл) нәселеннән», дип аңлаткач, без үзебез дә әкренләп хайванга әйләнеп барабыз бугай. Хайваннарда әти-әни, туганнар, ятимнәр, мохтаҗлар дигән хис юк, ул хәзер бездә дә бетеп бара. Нәселне кайгырту, саклау - матди яктан гына тәэмин итү түгел ул. Намаз укучылар нәселеннән булгач, үзебездән соң намаз укучылар калдыру. Уңны сулдан аера башлагач, балага намаз өйрәтә башларга кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «10 яшьтә намаз өйрәнмәсә, тәрбия камчысы өстен булсын», - дигән. Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә: «Иннәссаләтә тәнһә гәнил фәхшә и үәл мүңкәр», - ягъни: «Вакытында укыган намаз укучысын бозык, фәхеш эштән саклый», - ди. («Гәнкәбүт» сүрәсе, 45 нче аять). Димәк, намаз ярдәмендә генә нәселне бозыклыктан саклап була. Яхшы әйбергә яхшы әйбер кушылса гына уңай нәтиҗә чыга. Бер казан ашка әз генә бозылган, исләнгән әйбер салсаң, бөтен ашның тәмен ала. Шуңа күрә, балаларыбыз тормыш корганда аларга яхшы нәселдән пар сайларга киңәш бирергә кирәк. Матур гаилә корып, яхшы нәсел калдырырлык булсын. Акылның күпмедер чиге бар, башны артык эшләтәсе килми, әмма тилелекнең чиге юк. Бүген күп илләрдә, күп җирләрдә эт-мәчеләрдән һәм кызлардан күргәзмәләр (конкурслар) ясыйлар, арасыннан иң матурын сайлыйлар. Кызлар күргәзмәсеннән аермалы буларак, эт-мәчеләрнең нәселе, токымы турында документы - паспорты булмаса, күргәзмәдә катнаша алмый. Авыл халкы сыер алса да, нәселен, холкын тикшереп ала. Байлар өйләрендә асраган этләрнең нәселен яхшы белә һәм бу турыда горурланып сөйли. Ни кызганыч, без күп вакыт хатыныбызныкын түгел, үз нәселебезне дә белмибез. Селекция дигән фән буенча, яхшы нәселдән генә яхшы нәсел кала. Бүген инде күп кенә фермаларда селекция буенча эш алып барыла. Ихтималлык теориясе буенча очраклы ике эшнең берсе генә уңышлы була. Илебездә дә очраклы рәвештә төзелгән гаиләләрнең яртысыннан күбесе таркала. Ил яхшы булсын өчен аның халкы яхшы булырга тиеш, халкы яхшы булсын өчен генофонд (нәсел) яхшы булу шарт. Бала урынына эт тәрбияләп кенә генофондны яхшыртып булмый.

Һәркайсыбызның бурычы - үзебездән соң безгә караганда яхшырак бала калдыру, берне генә түгел, берничәне. Хакыйкатьтә, дөньяда чишәсе бер генә мәсьәлә бар, ул - яхшы тәрбияле бала калдыру. Бер генә һөнәр бар, ул - әти-әни булу. Әгәр кешелек дөньясы үзенең әти-әни вазифасын җиренә җиткереп үтәп, бала тәрбияләү мәсьәләсен хәл итә алса, башка проблемалар үзеннән-үзе хәл ителәчәк.

Халык хуҗалыгының бер генә тармагы да җитештерүне киңәйтмәсә, алга китә алмый. Гаиләне халык хуҗалыгының балалар җитештерү тармагы дип карасак, нәсел яхшырсын, киңәйсен, дисәк, гаиләдә ким дигәндә өч бала булырга тиеш. Һәр гаиләдә өч бала да үстерә алмаган җәмгыятьнең, нәселнең киләчәге юк.

Сакларга кирәк өченче әйбер - җан. Бүген күпме генә зарлансак та, тормыш, без үскән чор белән чагыштырганда, күпкә әйбәт. Өйләр дә зур, һәркемдә диярлек машина бар, ризык, кием күп, балалар гына аз. Кайвакыт исәпләп утырам: без үскәндә авылда һәр йортка уртача өч бала туры килә иде, бүген, аяныч ки, ике йортка бер бала туры килә. Бу фаҗига түгелмени?! Оптимизациягә эләгеп ябылган мәктәпләрне ишәйтүдә, гаиләсендә өч бала да тәрбияләмәгән әти-әнинең өлеше зур. «Элек эш бар иде, хәзер эш юк», - дип акланмакчы булабыз. Әйе, элек эш бар иде, бригадир эшкә куып йөри иде, түләве юк иде. Алты-җиде, җиде-сигез бала үстергән безнең әби-бабайлар бер тиенсезгә (хезмәт көненә) эшләгән, пенсия дә узган гасырның 60 нчы елларында гына бирелә башлады. Әмма балалар үстерергә, тәрбияләргә үзләрендә көч тапканнар, чөнки алар намаз укучылар яки намаз укучыдан дөньяга килгән кешеләр иде. Эшләгән кешегә бүген дә эш бар, әмма иман качкан, иман юк, намаз, тәһарәт юк, госел юк - шуңа күрә рәт юк. Аллаһка мәхәббәте юк кешенең бала сөяргә мәхәббәте була алмый, ул баланы иреген чикләүче, аңа кешечә яшәргә комачау итүче, тынычлыгын алучы дип карый. Аллаһка түгел, үз-үзебезгә табынабыз, үзебезнең нәфесебез өчен генә яшибез, ә бу инде яшәү түгел - гомер сөрү (существование). Шуңа күрә җан кыябыз, әстәгъфируллаһ. Бала төшертү буенча Русия беренче урында тора. Кыямәт көнендә үтерелгәннәр үтерүчеләр янына китерелер һәм: «Ни өчен үтердең?» - дигән сорау бирелер. Үтергәннәр акланыр ди: «Ул миңа зыян салды, куркыныч тудырды», - дияр. Шул вакыт дөньяга киләсе булып та килми калган (төшерелгән) балаларның җаннарын алып килерләр дә: «Боларның гаепләре нидә иде?» - диярләр. Кайвакыт бер яшь сабый, йә яшь кеше үлеп китсә, елый-елый, «бердәнберемне алды» дип, Аллаһка тел тидерәләр. Сорау бирәсе килә: ә үзең дөньяга киләсе ничә җанны юк иттең?

Җан кыюга этәргән тагын бер әйбер - хәрәм ризык. Хәрәм ризык кешедә ихтыяр көчен бетерә, кеше үз-үзен контрольдә тота алмый. Аракы аркасында илдә елына 700-900 мең кеше үлә, тәмәке аркасында - 400 мең; СПИДтан - 125 мең кеше, әле наркоманнар бар... Бала тугач ук аракы эчә башламый. Динебездә урлау, дуңгыз ите, үләксә, бугаз каны, бисмилләһ әйтми чалынган ит - хәрәм. Җан саклыйм дисә, гаилә башлыгы гаиләсен хәләл ризык белән тәэмин итәргә тиеш. Баланың уң кул белән ашавы, ашар алдыннан «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим» дип әйтүе - бар да игътибар үзәгендә булырга тиеш. Җанны саклау - тормышны Аллаһ кануннары буенча алып бару ул. Аллаһ Раббыбыз Коръәндә («Бәкара» сүрәсенең 288 нче аяте): «Ләһә мә кәсәбәт үә гәләйһә мәктәсәбәт», ягъни: «Мин кушканны үтәвегезнең файдасы үзегез өчен, үтәмәсәгез, зыяны үзегез өчен», - ди. Халкыбызда «намус» дигән төшенчә бар. Намус саф күңелле (чиста калебле) кешедә генә була. Аллаһ нәрсәләрне боерган - алар күңелне чистарта, нәрсәләрне тыйган - алар күңелне пычрата. Намусны саклау - Аллаһ кушканнарны үтәү.

Дүртенче сакларга кирәк әйбер - мал. Гаилә башлыгы малны таба да, тота да, саклый да белергә тиеш. Динебез бай яшәүдән тыймый. Ләкин ул байлык күңелдә түгел, кесәдә генә булырга тиеш. Күңелне тулысынча байлык биләп алса, анда Аллаһка һәм якыннарга урын калмый. Байлык хәләл юл белән табылырга һәм тиешле урынга тотылырга (зәкят-гошерләре чыгарылырга) тиеш. Аллаһ Раббыбыз Коръәндә (Мөлек сүрәсе, 15 нче аять): «Һү-үәлләзии җәгәлә ләкүмүл әрда зәлүләң фәмшү фи мәнәкибиһә үә күлү мирризкыйһ. Үә иләйһиннүшүр», ягъни: «Җирне мин сезгә уңайлы итеп яраттым, җирдә йөрегез, кәсеп итегез, әмма минем хозурыма кайтасыгызны онытмагыз», - ди. Остазым Габделхак абый Садыйков: «Байлык -дәһриләр өчен дәгъват булып тора», - дия иде. Бүген без халкы 70-80 ел динсезлектә тәрбияләнгән илдә яшибез. Безнең халык өчен матди байлык - дәрәҗә. Һәм без, мөселманнар, халык хуҗалыгының төрле тармакларында тырышып эшләмәсәк, балаларыбызга яхшы дөньяви гыйлемнәр бирмәсәк, начар яшәсәк, динсезләр: «Әнә, мөселманнар (ягъни алар) кебек булмагыз», - диячәк. Без телибезме-теләмибезме, Ислам диненә каршы чакыра торган күргәзмә әсбап ролен үтәячәкбез. Шуңа күрә, гыйлем алу дигәндә, аңа дөньяви гыйлем дә керә. Балаларыбыз яхшы укытучылар, табибләр, юристлар, җитәкчеләр, эшмәкәрләр дә булсын, иманлы да булсын. Иманлы, намуслы кешеләр халык хуҗалыгының кайсы гына тармагында булса да (турыдан-туры хәрәм җитештермәгәндә), аннан дингә зыян юк. Намаз арасында эшләгән һәр хәләл эш савап булып языла. Кайбер яшьләребез эшкә, хезмәткә салкын карый. Гаиләне тәэмин итү вәҗиб. Ир кеше хатынын ризык, кием, яшәү урыны белән тәэмин итәргә тиеш. Ачтан үлмәслек кенә түгел, хатыны үскән йорттагы социаль хәленә карап. Әгәр без, мөселманнар, гаиләбезне мөселман булмаган кешеләрдән күпкә начаррак тәэмин итсәк, дин дошманнары бу күренешне Исламга каршы файдаланачак. Әлбәттә, хатын-кыз сабыр булырга тиеш. Бер сәгать авырлыкка сабыр итү - бер ел нәфел гыйбадәттән хәерлерәк. Әмма ир кеше дә үзенең вәҗибен үтәргә тиеш. Вәҗибне калдыру шулай ук гөнаһ.

Имам Әбү Хәнифәнең бер шәкерте начар киенеп йөри икән. Көннәрдән бер көнне хәзрәт аңа яхшы кием алырга акча тәкъдим итә. Шәкерт үзенең яхшы кием алырлык мөмкинлеге барлыгын, начар киемнән йөрүе тәкъва булыр өчен икәнен аңлата. Имам Әбү Хәнифә аңа: «Сиңа Аллаһның рәхмәте булган икән, синдә аның әсәре күренергә тиеш», - дигән.

Бер кеше мәчеттә фарыз намаз бетүгә, ашыгып чыгып китә, сәхабәләр моңа ризасызлык белдерә. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Ачуланмагыз, аның гаиләсе зур, гаиләсен туендырыр өчен ул хәләл кәсепкә китте, ягъни бер фарыздан икенче фарызга күчте. Ә без фарыздан сөннәткә күчтек», - дигән. Бу хәдистә гаиләне кайгыртуның фарыз дәрәҗәдә икәнлеге күренә. Бүген кайберәүләрнең намаз беткәч, тәсбих тартмыйча, Коръән тыңламыйча баскычта, киенү бүлмәсендә әкият сатып торуы - ул фарыздан фарызга күчү түгел, ул - чын әдәпсезлек. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әдәбе булмаганның сөннәте кабул булмас, сөннәте кабул булмаганның бер гамәле дә кабул булмас», - дигән. Эшең бар икән - рәхим ит, эшеңә ашык, юк икән -урынында утыр. «Коръән укучыга бер хәрефкә кимендә ун савап, тыңлаучыга бер савап» дигән хәдис гамәлдән чыгарылмаган бит.

Аллаһның рәхмәте белән корган нигезләребездә, гомер иткән җирләребездә үзебезчә яшик, үзебезчә уйлыйк, үз ана телебездә, туган телебездә сөйләшик. Үз милләте, үз халкы белән горурлана һәм аңа хезмәт итә, татарча сөйләшә торган балалар тәрбияләп калдырыйк, изге эшләребездә, изге ниятләребездә Аллаһ ярдәмче булсын. Телләребезгә, күңелләребезгә сабырлыклар биреп, калган гомерләребезне Аллаһ риза булырлык итеп үткәрергә насыйп әйләсен.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: