Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Күршемнең ире йөргәнен белдем, миңа нишләргә?

«Сөембикә»нең сайтын гел хатын-кызлар гына укый дип беләм, шуңа сезгә язам. Монда кереп укучылар начар киңәш бирмәс дип өметләнәм. Ә миңа сезнең киңәш бик кирәк.

Без яңа фатирга күчкән көнне үк таныштык бу күршеләр белән. Хәзерге вакытта күренмәгән хәл – алар чакырмаган, әйтмәгән дә килеш безгә ярдәм итәргә дип чыктылар. «Үзебез дә күптән түгел күчендек – нәрсә икәнен беләбез, бергә тизрәк булыр», – диделәр. Терәлеп торгач, бергә яшисе бит инде. Шул кичне үк бергә утырып чәй эчтек. Сөйләшеп сүзләр бетмәде. Яшьләребез дә берүк, балалар да да бер тирә булып чыкты. Кыскасы, шул көннән бирле аралашып яшибез. Бөтен нәрсә уртак: беребез ниндидер тәмле нәрсә пешерсә, икенчебез чакыра. Яңа елларны гел бергә каршылыйбыз: бер елны – аларда, икенче елны – бездә. 
Күршемнең бер тапкыр да иреннән зарланганы юк. Кайчак безнең алда да үзенә каты-каты бәрелүен ничектер җиңел генә үткәреп җибәрә белә ул, күбрәк шаяртуга бора. Иренең ул гадәтен мин үзем бер дә яратмыйм. Әйтәсе сүзең булса, аның икең генә калганда да әйтеп була бит. Хатыныңның аз гына кимчелеген дә нигә зур итеп күрсәтергә? Чынлыкта, күрсәтерлек кимчелеге дә юк әле аның. Өе һәрвакыт җыелган, аш-суга да оста. Тормышта бар яктан да килгән хатын-кызлар еш очрамый бит ул: аш-суны әйбәт хәзерләсә, өе күп чакта  пычракка баткан була аның. Яки киресенчә, өендә бер тузан бөртеге дә  күрмисең, ә аш-су тирәсендә  булдыклы дип булмый. 
Күршемнең иренең еш кына командировкага йөрүеннән дә зарланганын ишеткәнем юк. Югыйсә, берүзенә бер дә җиңел түгел андый көннәрдә. Олы кызын мәктәпкә озатырга, кечкенә улын бакчага илтергә, алып кайтырга кирәк. «Эше шундый булгач, нишләсен», – ди. 
Акчага тилмереп яшиләр дип әйтә алмыйм. Иренең зур булмаган бизнесы бар. Әмма хатынына акчаны бик исәпләп кенә тота ул. Бәйрәмнәрдә чәчәк күтәреп кайткан өчен минем иргә дә эләгә әле: «Нигә акча әрәм итәсең? Ике-өч көннән барыбер үлә бит ул чәчәкләр», – дип әллә ничә әйтте инде. 
Мин зур булмаган бер оешмада эшлим. Берничә ай элек безнең бүлеккә яңа кыз килде. Артык чибәр булмаса да, сөйкемле генә кыз. Аның белән өстәлләребез янәшә безнең: теләсәң дә, теләмәсәң дә аралашасың, бер-береңнең тормышында булган яңалыкларны белеп торасың. Үзе сөйләгәнче үк, телефоннардан сөйләшүләре буенча кемедер барын аңлаган идем инде. Берничә тапкыр курьер чәчәк тә китерде. «Егетемнән», – диде ул безгә. «Бәйрәм дә түгел бит», – дибез. «Ә ул миңа чәчәкләрне гел шулай бер сәбәпсез дә бирә. Кәефем юк икәнлеген сизсә, хәзер шулай букет җибәртә», – диде ул куанып. «Карале, хәзер дә шундый ир-атлар бармени?! Кайдан таптың аны?» – дибез. 
Беркөнне төшке ашны без аның белән икәү генә ашадык. Шунда ул миңа очрашып йөргән кешесе турында сөйләде. «Бик әйбәт кеше, – ди. – Әмма өйләнгән шул... Хатыныннан күптән китәргә тели инде, тик тегесе аерылышырга һаман ризалык бирми. «Син чыгып китсәң, үземне-үзем үтерәм», – дип әйтә икән. Торуларының рәте-башы да юк, нигә җибәрмидер инде ул аны? Үзе дә бәхетсездер инде, безне дә бәхетсез итә».  «Синең барлыкны да беләме? Шул килеш тә аерылышырга риза түгелме?» – дим аптырап. Көндәшкә түзеп яшәгән хатын-кыз да бармы икәнни? 
«Әйе, белә минем барлыкны, – ди хезмәттәшем. – Бик булдыксыз дип сөйли ул аны. Эшләми икән ул. Иренең акчасына гына карап ятадыр инде. Үзем генә калсам, яши алмам дип куркадыр, күрәсең... «Тагын бераз гына көт, берәр җае чыкмый калмас», – дип юата инде ул мине. Без болай бик еш бергә инде. Хатыны яныннан командировкага барам дип чыгып китә дә, миңа килә. Өемдәге бөтен эшемне карап тора. Бик булыша ул миңа. Квартираны ипотекага алган идем, икәү түлибез хәзер».  
«Чибәр кешеме соң?» – дим. Нигә болай сораганыма бик үкендем соңыннан... «Күрсәтимме?» – дип ул телефонын чыгарды. Ярый әле утырып тора идем, югыйсә авып киткән булыр идем. Фотода, аңлагансыздыр инде, күршемнең ире!   Ничек тә таныганымны сиздермәскә кирәк иде бит. Бәлки охшаган кеше генәдер дип, күзләремә ышанмыйча, исемен сорадым. Шул!  
Инде ничә көн шок хәлендә йөрим. Хәтта моны иремә дә сөйли алмадым. Нишләргә дә белмим... Бу яңалыкны белгәнне бирле күршеләргә дә кергән юк. Кәефем юк, гел башым авырта дип зарланам. Бер кеше ике тормыш белән яшәп ятсын әле! Инде мин нишләргә тиеш икән? Күршемә әйтергә тиешме мин ире хыянәт иткәнен, юкмы? Әйтмәсәм, дөрес буламы ул? Әйтсәм, гаилә җимереләчәк инде... Аннары шул гөнаһ белән ничек яшәрмен? Балалары  ятим үсәчәк. Барысына да күз генә йомаргамы – үз тормышлары, теләсә нишләсеннәр дип. Мондый хәл озак сер булып кала алмый, барыбер бер ишетеләчәк инде. 
Хезмәттәшем дә үзенчә кызганыч. Ул бит ышанып йөри, ул әйткән бөтен сүзне дөрес дип белә. Аның күзен ачаргамы-юкмы? Әйтсәм, аңа да әрнү, газап китерәчәкмен инде...
Кыскасы, буталып беттем. Мондый хәлгә калучылар бармы икән? Алар нишләде икән? 
Исемемне, зинһар, күрсәтмәгез. 

 

"Сөембикә"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев