Мәдәни җомга

"Кояш — зур, җылы, түгәрәк кебек миңа". Күзе күрмәгәннәр дөньяны ничек кабул итә?

Бу язманың герое - тумыштан күрмәгән сеңлем Илүзә. Күрмәгән кешенең дөньясы нинди? Язмам герое аша бу дөнья белән «Интертат» укучыларын да таныштырам.

Сеңлем Илүзә Ибраһимова тумыштан күрми. Әмма аның дөньяны нык яратуы, ташып торган энергиясе, максатчанлыгы мөмкин булган барлык чикләрне җимерә. Ул укучыларга үзенең хис-кичерешләре, яшәү рәвеше турында менә ниләр сөйләде:

«Үземдә күрү сәләте булмавын белү миңа җиңел бирелде, — ди Илүзә. — Күп дусларым кечкенәдән күрмәүләрен белүләрен сөйли, ә минем алай булмады. Кечкенәдән үк кешеләр белән аралашып үстем, әти-әнием мине кешеләрдән яшермәде, сеңлем белән агачларга менеп ничек кенә уйнамадык һәм мин үземне гади бала кебек хис иттем.

Җиде яшемдә мине Лаештагы махсус интернат-мәктәпкә укырга бирделәр, ә Гөлүзә гади мәктәпкә укырга керде. Интернатта үзем генә калгач, уйлана башладым. Ничек инде безне аердылар? Без бит игезәкләр! Минем дә аның белән укыйсым килә! Соңыннан миңа нигә шулай булуын аңлатырга тырыштылар, шул вакытка кадәр үземнең башкалардан нәрсә беләндер аерылып торуымны белмәдем. Күрүнең нәрсә икәнен дә мин сүзләрдән генә аңладым.

Беренче танышканда минем күрмәвемне күпләр аңламый да. Малайлар белән танышканда алар миннән: «Күрмисеңме?» — дип түгел, «Начар күрәсеңме әллә?» — дип сорыйлар».

Илүзәнең озак вакытка өйдән киткәнен аңлагач, миңа да бик моңсу булган иде. Хәзер бергә уйнамыйбызмы инде? Ничек инде ул анда үзе генә?

Илүзә Брайль системасы буенча укырга һәм язарга өйрәнеп кайткач, үземә дә бик кызык булган иде. Бер дә хәрефкә охшамаган төрле тәртиптә урнашкан кабарынкы нокталарны ул бармак очы белән тоеп укый. Күпсанлы нокталар өстеннән тиз-тиз генә бармаклары белән йөзеп укуын карап торгач, үзем дә «укып» карарга булдым. Нинди хәреф булуын түгел, бармак астында ничә нокта барлыгын да аңлый алмыйча аптыраган идем.

 

 

«Сары» дигән сүз бар

 

«Миннән еш кына: «Ничек төсләрне күз алдына китерәсең?» — дип сорыйлар, — ди Илүзә. — Тумыштан күрмәгәч, мин төсләрне күз алдына китерә дә алмыйм. Төсләрне әйткәндә, мин «сары» дигән сүз бар икәнен беләм, ә аның нинди икәнен белмим. Төсләрне җылы, салкын кебек сизәм, мәсәлән, миңа ал төс ошый, ул якты кебек, зәңгәр төс тә бик җылы кебек…

Кояш — зур, җылы, түгәрәк, ачык кебек миңа. Безнең тирә-якта, бөтен һавада бар кебек ул. Йолдызлар күктә күп һәм кечерәк, аларның формалары да бардыр…

 

 

Алдымда шундый сайлау торса: тумыштан күрмәү яки яшәү дәверендә күрү сәләтен югалту — мин беренчесен сайлар идем. Яшәү дәверендә күрү сәләтен югалтучыларга дөньяны яңадан өйрәнергә туры килә, чынбарлыкны кабул итү өчен күп көч, психологик тотрыклылык кирәк».

 

«Ут кабынган булса, уңайлырак»

 

Минем өчен ачык, гади булган әйберне аңлата алмыйча түземлегем калмаганда, Илүзә миңа: «Берәр сәгать булса да күзеңне йомып йөреп кара әле», — дип әйтеп куя. Биш минут күзне йомып өй эчендә бәрелеп-сугылып йөргәннән соң аның җәһәт кенә өйдә йөрүенә башкача карый башладым.

«Бу дөньяда безнең үз борчуларыбыз, сезнең үз кыенлыкларыгыз, — ди Илүзә. — Күрә торган кешегә өйдән каядыр чыгып китү берни тормый кебек, ул аның турында уйламаска да мөмкин. Минем өчен таныш түгел җирдә булу, юнәлеш табу — иң авыры.

Күрә торган кешегә өйдән каядыр чыгып китү берни тормый кебек, ул аның турында уйламаска да мөмкин. Минем өчен таныш түгел җирдә булу, юнәлеш табу — иң авыры.

Күрә торган кешегә өйдән каядыр чыгып китү берни тормый кебек, ул аның турында уйламаска да мөмкин. Минем өчен таныш түгел җирдә булу, юнәлеш табу — иң авыры.

Шулай да, шәһәрдә үзебез генә йөри алабыз, хәзер инде башка шәһәрләргә бару мөмкинлеге дә бар. Яңа елны каршы алыр өчен Ульяновск шәһәреннән Мәскәүгә беренче тапкыр үзем генә самолетта очтым. Тулай торактан аэропортка кадәр иптәш кызым белән таксида барып җиттек. Телефоннан шалтыраткач, аэропортта озата бару хезмәткәрләре каршы алды һәм теркәлү үткәч, аерым көтү залына кертеп утырттылар. Самолетка кадәр махсус машинада алып барып, урынга кертеп утырттылар. Мәскәүдә дә шулай ук каршы алып, мине каршы алырга килгән апам янына кадәр озаттылар. Мәскәүгә очканда әзрәк дулкынланган идем, кайтканда тыныч булдым.

 

Кешеләр күрмәүчеләрне ничек кабул итә?

 

Кешеләр тарафыннан дорфалык, тупаслык булган очракта, күңелемә якын алмыйча үткәреп җибәрәм. Бер генә ошамаган як бар: урамда махсус таяк белән йөргән вакытта кешеләр, ашыгып яки күрмичә, таякның очына басалар. Гаугачы булмасам да, ул вакытта хисләремне тыеп кала алмыйм. Дусларымның таякларын машиналар сындырып киткән очраклар да булды. Юл кырыенда каршылык юкмы икәнен белү өчен, таяк белән төртеп караганда машина таяк өстеннән узып китә.

Ике ел элек дуслар белән төрле вакыйгаларны искә төшереп утырдык та, кешеләр начар күрүчеләр, күрмәүчеләр турында күбрәк белсеннәр өчен «листовкалар» таратырга булдык. Анда кайбер мөһим әйберләрне аңлаттык: ничек кулдан тотарга, автобустан төшкәндә ничек булышырга һ.б. Күрми торган кеше белән беренче тапкыр сөйләшкәндә, аның тарафыннан мимика яки ишарә булмаса, курыкмаска кирәк.

Күрмәүчеләрне «сукыр» дип әйтергә ярамый. Моны алар кимсетү итеп кабул итә.

 

Күрмәүчеләр турында нинди стереотиплар бар?

 

«Халыкта безнең хакта төрле стереотиплар яши: мәсәлән, күрмәүче кеше, башка кешенең йөзен тотып карап аның турында күп әйбер белә ала, имеш. Алай түгел. Мин, гомумән, кешенең йөзенә кагылмаска тырышам.

Кешенең күзе күрмәсә, ул психик яктан да авыру дип уйлау, күрми торган кешене җибәрмичә кулдан гына тотып йөрергә кирәк, дип уйлаучылар бар. Болар, әлбәттә, дөреслеккә туры килми…

Безнең хакта тагын бер мәгълүмат: күрә торган кеше бүлмәдән чыгып киткәндә артыннан утны сүндерергә мөмкин, ә бүлмәдә калган күрми торган кешегә моның ошамавы бар. Шуның өчен утны сүндерер алдыннан аннан сорарга кирәк. Күрмәүчеләр аны хөрмәт итмәү дип кабул итүе бар. Миңа, мәсәлән, бүлмәдә ут кабынган булса, психологик яктан күпкә уңайлырак. Мин бүлмәдә ут янамы-юкмы икәнен белмим, әмма ут сүндерелгәнен сизәм».

 

«Матурлык — ул…»

 

«Матурлык — ул кешедә күңелгә ятышлы, рәхәт энергетика булу. Кеше матур дип әйткәндә, карарга ошый торган әйбер булырга тиеш дип беләм.

Танышканда миңа кешенең тавышы мөһим, энергетикасы, кешенең мөнәсәбәте барыбер сизелә. Аның тышкы кыяфәтен күрмәгәч, мин күбрәк кешенең эчке дөньясына игътибар бирәм. Сөйләшүеннән дә нинди булуын белеп була. Кешеләр үзара аралашканда бер-берсен тыңлыймы-юкмы икәнен карашларыннан беләләрдер, ә мин аны кулдан тотып аңлыйм.

Үземә килгәндә, матурлык — пөхтә булу, үзем турында кайгырту. Бизәнү дә матурлыкка керә. Контурдан чыкмыйча гына дөрес итеп иннек буярга, крем сөртергә өйрәндем. Крем сөрткәннән соң бит сафлана кебек миңа. Бизәнгәннән соң шатланам, күңел күтәрелеп китә. Дөньяда иң ныгы үземне күрергә теләр идем. Йөземнең, тышкы кыяфәтемнең нинди икәнен белергә телим, — ди Илүзә. - Дөньяда иң ныгы үземне күрергә теләр идем. Йөземнең, тышкы кыяфәтемнең нинди икәнен белергә телим».

Дөньяда иң ныгы үземне күрергә теләр идем. Йөземнең, тышкы кыяфәтемнең нинди икәнен белергә телим.

Сеңлем белән кибетләрдән әйбер эзләп йөрүебез үзе бер вакыйга. Мин киштәләрдә эленеп торган әйбернең төсен, формасын тасвирлап бирәм, Илүзә тукымасын тотып карый, киеп тәнгә ятышлы булуын билгели. Карашларыбыз туры килгәнче, озак кына сәүдә үзәгендә йөрибез. Икебезгә дә ошый торган әйбер тапсак, Илүзәнең: «Бу кием матурмы? Минем кайсы кием белән туры килә? Төсе матурмы? Миңа килешәме?» — дигән сорауларына җавап эзли башлыйм. Илүзә хушбуйлар кибетендә йөрергә ярата, минем исә ул исләрдән башым әйләнә…

 

 

«Син мине үзеңә гашыйк иттең»

 

Егетләр темасына Илүзә белән башта читенсенеп кенә сөйләшә идек, хәзер инде барысын да уртаклашабыз. Илүзә бер егет белән танышканын сөйләде.

«Аның белән бергә массаж бүлегендә укыйбыз. Үзе белән әле сөйләшмәсәм дә, башкалар белән аралашуын күзәткәннән соң, ул миңа үз дөньясына кертми торган, ябык кеше булып тоелды. Соңрак без таныштык, дөресрәге, класс сәгатендә безне таныштырдылар. Ул миңа беренче көннән үк аудиторияләрне табарга булышып йөрде. Төркемдәш дуслар: «Пар булырсыз», — дип шаярып та алдылар. Бу егет белән бераз аралашкач, ул миңа: «Син мине үзеңә гашыйк иттең», — диде.

Булачак ирем начар күрүче булса, миңа уңай булыр иде, чөнки ул хәлемне күпмедер дәрәҗәдә аңлар иде», — ди Илүзә.

Илүзә Казанда Бөтенроссия Сукырлар җәмгыятенә йөреп бәйләргә, компьютерда яңа программаларда эшләргә өйрәнде. Интернет челтәрендә аралашу өчен дә каршылыклар юк хәзер. Күрми торган кеше өчен дөньяның аерым матурлыклары бар: исе, формасы, тавышы. Шуны истә тотыйк: алар да безнең кебек үк гади кешеләр.

Күрмәүчеләр өчен смартфоннарда махсус программалар бар. Илүзә безгә дус кызының хәбәрен «укып» һәм хәбәр язып күрсәтте.

 

 

Гөлүзә Ибраһимова

Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: