Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Көнчелек – гөнаһлар башы

Көнчелек изге гамәлләребезне генә түгел, безнең үзебезне дә юкка чыгара ала. Сәламәтлегебезне ашап бетерә.

Гөнаһларның әүвәле, ягъни башы, башлангычы бар. Көнчелек адәм балаларының башка гөнаһларының башы булып тора. Гайбәт сөйләү, телне тыймау, начар сүзләр әйтү, утынны ут ашаган шикелле, изге гамәлләрне ашап бетерергә мөмкин. Урынсызга бәндәне рәнҗетсәк, урынсызга кешене үпкәләтсәк, аның гамәл дәфтәренә безнең бер яхшылыгыбыз күчә, йә булмаса, теге адәмнең бер яманлыгы безнең гамәл дәфтәренә күчә. Көнчелек тә – нәкъ шушындый яман гадәт. Ул да безнең изге гамәлләребезне юкка чыгара. Көнчелек изге гамәлләребезне генә түгел, безнең үзебезне дә юкка чыгара ала. Сәламәтлегебезне ашап бетерә. Китапларда адәм баласының гомерен бурычка алу, үлгән кешенең йөзен карау, сәдака алу, авыру һәм көнчелек кыскартыр, диелгән.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһис-сәләм: «Минем өммәтемдә дә өч төрле кимчелек бар. Алар әле һаман йолдыз гыйлемнәре белән шөгыльләнәләр, алар төрле шомлануларга, ырымнарга да ышаналар, аларның күңелләрендә көнчелек бар», – диде. Нәфес булган кешедә көнчелек, әлбәттә, булмый калмый. Әмма иманлы кеше үзенең иманы, гыйлеме белән шушы көнчелекне тыеп торырга тиеш. Аның әрсезләнеп, авыруга әйләнүенә юл куймау зарур. Авыруның кечкенә генә билгеләре сизелә башласа, без табибкә барабыз, дарулар эчәбез, авыртуны басарга тырышабыз. Көнчелек тә – шундый чир. Бездә нәрсәгәдер шундый борчылу, көнчелек бар икән, тизрәк тәһарәт алырга, намазлар укырга кирәк, алай итеп тә баса алмасаң, ураза тотарга һәм Аллаһ Тәгаләдән күңелеңдәге шушы чирне чыгаруны сорарга кирәк. Чөнки, әйткәнемчә, көнчелек Аллаһ Тәгалә безгә әманәт итеп биргән сәламәтлегебезне дә бетерүгә сәбәп булып тора. 

Дөнья, җаннар яралтылганнан соң, Аллаһ Тәгалә балчыктан адәм баласын яралтты, нурдан фәрештәләрне, уттан җеннәрне яралтты. Һәм шушы балчыктан яралтылган адәмне Аллаһ Тәгалә бөтен нәрсәдән өстен куйды.

Ул үзе яралткан бар мәхлукатка, бөтен җан ияләренә мөрәҗәгать итеп, кешегә сәҗдә кылырга кушты. Шушы вакытта бер Иблис кенә сәҗдә кылмады. Ул адәм баласыннан көнләште. Мин уттан яралтылган килеш, ничек итеп, балчыктан яралтылган кешегә сәҗдә кылыйм, диде. Шуның өчен ул Аллаһ Тәгаләнең ләгънәтенә тарыды. Көнчелек Иблисне шушы хәлгә төшерде. Бу – дөньяда эшләнгән беренче гөнаһ булды. Һәм бу гөнаһ  көнчелек нәтиҗәсендә.

Икенче гөнаһ җирдә эшләнде. Ул да көнчелек нәтиҗәсендә булды. Кабил белән Һабил, Аллаһ ризалыгы өчен дип, корбан чалдылар, Һабилнең корбанын Аллаһ Тәгалә кабул итте, Кабилнекен кабул итмәде. Кабилнең корбаны начар сыйфатлы иде. Һабил Кабилгә, күңелендә бозыклык йә үзендә хәрам булган кешенең догасын, корбанын Аллаһ Тәгалә кабул итми, диде.

Кабил бу хакта: «Минем күңелемдә бозыклык бардыр, мин хәрамга да катышамдыр, шунысыннан тыелырга кирәк, пакьләнергә кирәк», – дип уйланырга тиеш иде. Әмма ул, Һабилнең кабул ителгән корбаныннан көнләшеп, аны үтерде. Җир йөзендә беренче гөнаһ та менә шулай көнчелек нәтиҗәсендә булды. Без, адәм балалары, иманлы кешеләр, үз-үзебезне шушы көнчелек, хөсетлек дигән чир белән бимазаламаска, аны тыеп торырга тиеш. Басуны чүп үләне басса, аны утап торалар. Адәм баласы да үзен көнчелектән арындырырга тиеш.

Кеше биш тапкыр намазын укымаса, күңелен кирәкмәгән уйларга юнәлтеп, көнчелеккә бирелеп, үзен-үзе бетерергә мөмкин. Әмма аның намазы риядан түгел, ихластан, чын күңелдән булырга тиеш. Шул чакта гына ул көнчелектән шифага әйләнер.

Иманнарыбызның зәгыйфь булуы канәгатьсезлеккә китерә, бездә хөсетлекне уята. Без кешедән күпсенәбез, үзебезнекен әзсенәбез. Аллаһ Тәгалә әйтте: «Кем гамәлне әзрәк кылса, шайтан аның күңеленә вәсвәсә салыр, байлыгы таулар хәтле булса да, аның күңеленә аз булып күренер. Ризыгы таулар хәтле булса да, бетәр кебек тоелыр һәм ул канәгатьләнү тапмас. Хөсетлек, көнчелек – күңел хастасы», – диде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм: «Ялкау кешенең дусты булмас, ялганчы кешегә ышанучы булмас, көнче кешенең күңеле тыныч булмас», – дигән.

Мал-мөлкәтле бер кешедән көнләшәбез икән, димәк, без Аллаһ Тәгаләнең бу кешегә бирүеннән көнләшәбез булып чыга. Бер сәхабәдән: «Син кешеләрдән көнләшәсеңме?» – дип сораганнар. «Нишләп мин кешеләрдән көнләшим? Берәүнең байлыгы күп, ул рәхәт яши, – дип көнләшер идем, бәлки, бу байлык аны җәһәннәмгә алып баручы, тәмугка алып керүче байлыктыр. Шушы кешегә тәкъдирләнгән тәмуг өчен мин аннан көнләшимме? Йә булмаса, берәүнең гамәлләре аны җәннәткә алып бара торган булса, Аллаһ Тәгаләнең бу кешегә биргән нигъмәтеннән күпсенимме?» – дигән.

Берәүдән күпсенсәң, Аллаһ Тәгалә үзеңнекен юк итәр. Бу кешегә гамәлләр өчен җәннәт насыйп булып, без аны күпсенәбез икән, димәк, безнең үзебезгә насыйп булырдай җәннәтне югалтуыбыз бар, Аллаһ сакласын.

Бу – сынау дөньясы. Аллаһ Тәгалә дәрәҗәне дә, байлыкны да безгә сынау өчен бирә. Ул берәүне байлык белән сыный икән, моңардан иманлы адәм һич көнләшмәскә тиеш.

Йә Раббым, нинди яхшылыклары өчен шушы бәндәңә нигъмәтләр бирдең, миңа да изге гамәлләр кылып, шушындый дәрәҗәләргә, нигъмәтләргә ирешергә насыйп кыл, дип Аллаһ Тәгаләдән сорарга кирәк. Менә шулай итеп сорау көнләшү булмый. Изге гамәлләр кылуда кешенең көнләшүе дөрес санала. Әйтик, берәү күп-күп итеп намазлар укыса, иртә кич Коръән укыса зикердә утырса, икенче кеше: «Мин нишләп бу кешедән калышам әле, ул җомга намазына йөри, мин дә аңардан калышмыйча, җомгага йөрим әле, ул биш вакыт намаз укый, мин дә укыйм әле, бу кеше ураза тота, мин дә аңардан ким түгел, мин дә ураза тотыйм әле», – дип көнләшсә, мондый көнләшү һич гөнаһ түгел. Без күңелебездән көнләшеп, бер кешегә начарлык теләп йөрсәк,  аның байлыгы бетүен теләсәк, яки аның сәламәтлегеннән көнләшсәк, болар  Аллаһ Тәгаләгә билгеле. Яманлыкны язып баручы фәрештә безнең кылган начар гамәлләребезне генә түгел, ә уйлаган яман фикерләребезне дә дәфтәренә теркәп бара. Шул гамәлләребез өчен җавап бирергә туры киләчәк.

Шуңа күрә Аллаһ Тәгалә барчабызның да күңелләренә сабырлыклар биреп, Үзе кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тые­лып яшәргә насыйп итсә иде. Көнчелегебезне тыя алмыйча, иманны зәгыйфьләндерә торган гамәлләрне эшләмәскә Аллаһ Тәгалә безгә сабырлыклар бирсә иде.


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев