Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Клара Филиппова: Ике чор ачлыгы

Чор дип башлаганбыз икән, әүвәл  ачыклыйк әле.

Беренчесе - шартлы рәвештә, Татарстан Республикасы төзелүнең 20 һәм 50 еллык юбилейлары, ягъни 1940-1970 еллар аралыгы булсын ди. Шуннан чыгып, үткән тарихыбызны актарып карыйк. Сугыш (1941-1945) еллары турында бик күп мәгълүматлар билгеле булса да, өч яшь чагымдагы  фаҗигаләр хәтеремдә калмаган. Ә ачлык, ялангачлык, мәктәптә белем ала башлаган елларымны хәтеремдә йөртәм. Авыл тормышы, җир эшен башкару – барысы хатын-кызлар, балалар җилкәсендә калганлыктан, без кечкенәдән басуда чүп утау, башак җыю, печән пакусын әйләндерү һ.б. эшләрне җигелеп тарттык. Яз көне җир өсте күренүгә чергән бәрәңге эзләргә көтүләп йөри идек, ә үләннәрдән - кычыткан, болында кузгалаклар күренә башлауга, тозлы суда кайнаткан “шулпа”сы, төп ризык булып саналды. Шулай ачлык булса да, ару-талуны белмичә яшьлек дәрте, күңел күтәренкелеге, авылдашларны ярату - хөрмәтләү йөзеннән көн саен диярлек биеп–җырлап күңел ачу кичәләре, концерт-спектакльләр куя идек. Авылда бер мунча, бер кое булса, авыл халкы бертигез рәвештә шул “байлык”тан файдаланды, шырпы, тозлар юк вакытларда йомышка, ягъни күршеңнең төтенен күрүгә -“утка керү” дә бар иде. Авылдагы салам түбәле, кечкенә карындык тәрәзәле, җирдән аз гына калку “өй” - землянкаларда яшәдек, әмма бердәм, ярдәмчел булдык. Аракы эчү, тәртипсезлек, бер-береңне рәнҗетү һ.б. тискәре күренешләр юк иде, әгәр бер-бер хәл ишетелсә, бик зур вакыйга буларак, халык бәетләр чыгара иде. 

1950 елларда авылларда, район үзәкләрендә Сабантуйлар уздырыла башлады, 1957 елда Мәскәүдә Татарстан сәнгать осталары декадасы зур уңышлык белән узды. Кешеләрнең рухи актив тормыш позициясендә чыныгуы, матди яктан да уңай үзгәрешләрне сиздерә башлады. Урта белем бирү мәҗбүри кертелгәнлектән мәктәпләр, клублар, китапханәләр, сырхауханәләр, кибетләр һ.б. социаль көнкүреш кирәк яракларын халыкка ирештерү максатында төзелеш җәелдерелде. Авылларда да матур заманча бүрәнә, таштан йортлар төзелеше башланды, 20 яшьтәге егет-кызлар авылның төп җитештерү көче булып өлгерде һәм эштән соң  мәдәни учакларының иҗади хезмәтенә ярдәм күрсәтелде. Совет халкына Зур Җиңү алып биргән аталарын-абыйларын онытмыйча, хөрмәтләгән зур-зур парклар калкып чыкты. Авыл хуҗалыгы җирләре, зур көчәнеш­ле машина-техника ярдәмендә фәнни нигездә эшкәртелә башлаганлыктан, халык чын кондициягә туры килгән ипи ашый башлады. Шулай итеп, сугыш һәм сугыштан соңгы чорда (1940-1970) кешелекнең рухи көчлелеге явыз ачлык-ялангачлыкны җиңеп чыкты. 

Икенчесе чор - 1970-2020 елларны башлап карыйк. Бик катлаулы дәвер. Нәкъ шушы вакытта Татарстан Республикасының 50 еллыгы калдырган казанышларны саклау, яклау һәм үстерү өчен материал-техник база җитешле, ә беренчел нәрсәгә игътибар бирергә кирәклеген аңлаган, тартып баручы көч – Советлар Союзы Коммунистлар партиясе үзенең көчсезләнүен сиздерә башлады. Халыкка иң ошамаган ягы – җитештерелгән байлыкны бүлешүдәге “уравниловка” һәм экономик–сәнәгати үсештә торгынлыкның барлыкка килүендә. Экономик сәясәттә хикмәт кемнеңдер шәхси теләү-теләмәвендә түгел, ә табигый һәм иҗтимагый кануннарны санга санамауда, ялгышуда, хатаңны үз вакытында тану һәм төзәтү чараларында соңга калу һәм чыгырдан чыгу һ.б. да. Ә нәрсә чыгырдан яки күчәреннән чыкты соң? Идеология! Әйе, 1961 елда партиянең XXII съездында өченче, яңа Программа (Беренче программа 1903 елда (РСДРП), икенчесе - 1919 елда (РКП(б)  кабул ителде һәм 12 пункттан торган  “Коммунизм төзүченең мораль кодексы” уставка кертелде. Тагын күк­рәктә генә йөри торган билетта “Партия – ум, честь и совесть нашей эпохи” дигән шигарь урын алу да ярдәм итмәде. Машинаңның рулен бер секундка югалтасың икән, чумасыңны онытсаң, аннан йөзеп чыга алсаң ярый да, ә чыга алмасаң – тирән кризис, баткаклык, шакшы, былчырак сине күмеп китә. Партия урынына бик күп эзләнгәннән соң “Бердәм партия”сен таптык та, каптык та!  

Халык тормышын яхшыртабыз дигән сүзләрдә без яшәгән землянкалардан куркынычрак - рухи хәерчелек җирлегендә    киләчәкне “урлаган” матди коллык, ягъни “байлык- ипотека, машина” яшьләребезнең тормышын әхлакый ачлыкка этәрә.  Аларның күбесе эшсез, йортсыз-җирсез гаилә кора алмый, җир алып, өйләнеп, өметле яшьләр урындагы “алпавытлар” тозагына эләгә һәм  җирсез, акчасыз кала, хатыны да ташлый, балалар да ятим кала. 

Бу ике ачлык ачыкланды, ә нәтиҗәдә  киләчәктә, чын бәхетле тормышка өметебез ышанычлымы соң? Башта аның формуласын, гомумиләштереп, билгеләү кирәктер. Тынычлык + сәламәтлек + байлык = бәхет дип алсак, бу өч төшенчәнең кеше язмышы өчен хәл иткеч катлаулы икәнен билгеләү кирәктер. Әйдәгез,  тынычлык­тан башлыйк: тышкы, эчке, гаилә, күңел һ.б төшенчәләрне санап була. Бүгенге күңел тынычлыгы бармы? Ә бозучысы кем? Акча! Шулай булгач, тышкы, эчке һәм гаиләдә бәхет йә бар, йә юк, әмма акчасы күп булганнарны бәхетле дип буламы? Тулы бәхетле булу, иң беренче күңел тынычлыгын булдыру, үзеңне камилләштерү кирәк, ә без бүген бу хакта уйларга  сәләтлеме соң? Шуның аркасында Татарстан Рес­публикасында 25,8%  яшьләребез үз теләкләре белән яшәүдән ваз кичә, эчкечелек буенча 12 нче урыннан 42 урынга “егылган”.  44 % тан артыграк яшьләребез спорт белән шөгыльләнә. Ә нәрсә җитми? Үз-үзеңне танымау! Чөнки рухи ярлылык: имансызлык, телсезлек, гореф-гадәтләребезне санга санамау, милли-мәдәни мирастан ераклашу, китапның күңел чишмәсе икәнен оныттыру (БДИ, ЕГЭ) – барысы да сыйфаттан, сан ягына авышуны өстен санау рухи кризиска китереп тери дә инде. Һәр кешенең аңында: квартираң, машинаң, акчаң - бәхет була икән, бүгенге көнебез рухи “ачлык” чорында чыгу юлларын күрсәтә торган стратегик партия Программасын билгеләп булса икән! 

Яшел Үзән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев