Мәдәни җомга

Күл шайтансыз булмый

Геосәяси планда, Көнбатыш һәм Россиянең уртак максатларда («Зур Европа» төзү), тик капма-каршы яктан эш итүе инде сер түгел.

АКШ Конгрессының вәкилләр палатасына Россия Президенты В.Путинны, әлеге вазифага 2024 елда ул кабаттан да дәгъва белдергән очракта, дәүләт җитәкчесе дип танымау турында резолюция проекты кертелүе мәгълүм булды. Авторлары Стив Коэн һәм Джо Уилсон тарафыннан әзерләнгән ул проектта бу шәхеснең сайлаулардагы закон бозулар нәтиҗәсендә генә хакимияттә саклануы, ә инде алга таба да анда калуы законсыз булачагы турында әйтелә. Күл шайтансыз булмый, ди мәкаль. Күрәсең, АКШ парламентында да үз «клишаслары» бар. Резолюция проектында РФ Конституциясенә төзәтмәләрнең дә Россия законнарына һәм бу илнең үзенә алган халыкара йөкләмәләренә туры килмәве хакында искәртелә. Димәк, аларга нигезләнеп кабул ителгән хокукый нормалар һәм кылынган гамәлләр дә законсыз булып чыга. Документта бу хакта: «Президент В.Путинның бүгенге һәм соңгы срогы төгәлләнүен аңлаткан 2024 елның 7 маеннан соң да үз вазифасында калырга ниятләгән теләсә нинди омтылышы АКШ тарафыннан аны танымауга китерергә тиеш», - диелә.

Искә төшереп үтик, төзәтмәләр РФ Конституциясенә 2020 елның июлендә уздырылган Бөтенроссия тавыш бирүе нәтиҗәләрен дә исәпкә алып кертелде. Ә аңа кадәр хакимияттәгеләр халыкны, үзгәрешләр Конституциянең нигезен тәшкил итә торган 1, 2 һәм 9 нчы бүлекләренә (алар конституцион строй нигезләре, кеше һәм граждан хокуклары вә ирекләре, Конституциягә үзгәрешләр кертү һәм аны яңадан карау турында) кагылмый, дип ышандырды. Чөнки Төп Законның 9 нчы бүлегендә әйтелгәнчә, ул чакта моның өчен Конституция Җыены җыярга һәм референдум да үткәрергә кирәк булыр иде. Ә безнең очракта төзәтмәләр федераль конституцион закон рәвешендә генә кабул ителде. Президент исә, «киң күңеллелек» күрсәтеп, халык фикерен дә ачыклау өчен, Бөтенроссия тавыш бирүе үткәрү тәкъдиме белән дә чыкты. Әлбәттә, юридик яктан монда аерма зур.

Тик, күренә ки, бүген инде, Төп Законга 2020 елның июлендә кертелгән әлеге төзәтмәләргә таянып, кеше һәм ватандашлар иреге вә хокуклары белән санлашмау гына түгел, хәтта конституцион җәмгыять нигезләрен какшата торган законнар да кабул ителә. Җөмләдән, илдә бүген зур бәхәсләр уяткан һәм федерализм принципларын боза торган «РФ субъектларында гаммәви хакимиятне оештыруның гомуми принциплары турында» дигән 1256381-7 санлы закон проекты да – шундыйлардан. Ә мондый куркыныч инде, Конституциянең хокукый бөтенлеген һәм саклану системасын бер читеннән җимереп, кемнәрнеңдер анда кул тыгу һәм кул уйнату механизмы булдырылуы турында да сөйли. Тик шуңа да карамастан бүген бу теманы күтәрүгә, хокук белгечләренә генә түгел, гаммәви мәгълүмат чараларына да ниндидер табу салынган.

Ә инде АКШ Конгрессына кертелгән резолюция проектына килгәндә, бер яктан, четерекле тема анда дөрес тә куелган кебек. Әмма, миңа калса, мәсьәләнең икенче ягы да бар. Ни өчен бу мәсьәлә нәкъ менә бүген күтәрелә соң? Әллә В.Путин чираттагы «туры линия»дә 2024 елда югары постка кабат дәгъва кылачагы турында әйтергә җыенамы? Ай-һай! Чөнки моңа иртәрәк булуы турында ул әле узган айда гына әйткән иде кебек. Димәк, андый ният 2023 ел ахырында гына белдерелергә мөмкин. Шулай булгач, бу мәсьәләне сайлауга кадәр ел ярым алдан куертуның ни хаҗәте бар соң? Ә эш, күрәсең, сайлау алды технологияләренә бәйле. Геосәяси планда, Көнбатыш һәм Россиянең уртак максатларда («Зур Европа» төзү), тик капма-каршы яктан эш итүе инде сер түгел. Ә АКШ Конгрессына реакция исә, парламенттан гына түгел, Кремльнең матбугат хезмәтеннән дә бар. Димәк, үзәк ТВ каналларына халыкны тонуста тоту өчен бу шәп «информацион сәбәп» һәм яңа импульс та булачак. Иҗтимагый аңны бер ел шулай эшкәрткәннән соң, 2023 ел ахырында, ихтимал, бик кыстатып кына, үз ниятен В.Путин да белдерергә мөмкин. Ә мондый ярашу инде, АКШ һәм Россиянең парламент дәрәҗәсендә дә үзара килешенеп эш итүен күрсәтә.

Фоат УРАЗАЙ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: