Мәдәни җомга

Хыянәтне кичермәгез!

Минем кияүгә чыкканыма 15 ел була. Шуның белән ир белән яшәвемә нокта куелыр дип уйлыйм. Нигә алай дип әйтәсез, дип сорарсыз. Хәзер сөйлим.

Мин яшь вакытта бик чибәр, горур кыз идем. Бер егетне дә якын китермәдем. Булачак ирем артымнан озак йөрде. Башка егетләр, очрашмаячагымны белгәч, югалалар иде. Ильяс бирешмәде. Гел чәчәкләр күтәреп килә, бүләкләр ташый. Язмыш булгандыр, тора-бара аңа ияләшеп киттем. Кияүгә чыгарга тәкъдим ясагач, каршы килмәдем. Ильяс хәлле гаиләдән, 26 яшьтә инде машинасы да бар иде.  Әти-әниләре дә бик тәртипле кешеләр.
 Туебыз бик купшы узды. Кайнатам белән кайнанам бик тырышты инде. Мин үзем гади генә гаиләдән бит. Әтием вафат, әнием балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.
 Гаилә тормышыбыз матур башланып китте. Иремнең әти-әниләре фатир алып бирде. Бер елдан кызыбыз туды. Мин үземне бик бәхетле итеп санадым, иремне көннән-көн катырак ярата башлаганымны сиздем.
 Кызыбызга 2 яшь иде. Мин бала белән декрет ялында өйдә утырам. Менә шушы вакытта ирем миңа беренче тапкыр хыянәт итте.
  Ильяс эшеннән соңга калып кайта башлады.  Дуслары белән  әле мунчага, әле балык тотарга дип китеп югала. Дус хатыныма сөйләгәч, ул: «Дускаем, син колагыңны торгыз, сөяркәсе бардыр», – дип, күңелгә шик салды. Мин  җаен китереп, иремнең телефонын кулга алдым. Смсларны, язышуларны карап чыктым. Шикләнерлек сәбәп тапмадым.  Тынычлангандай булдым.
  Көннәрдән бер көнне ирем чәчләрен кистереп, матур костюмнарын киеп классташлары белән очрашуга китте. Һәм... шул төнне өйгә кунарга кайтмады. Телефоны сүнгән. Төне буе борчылып, йоклый алмый чыктым.  Башыма төрле уйлар килде. Салган килеш машина таптагандыр, больницага эләккәндер дип уйладым.  Бергә аралашып йөргән, аерылган классташ дусты   Робертка шалтыраттым – ул да трубканы алмады.
  Дус хатыным күрше йортта гына яши. Иртәнге 6 да баланы аңа калдырдым да, такси чакырып, Роберт яшәгән фатирга киттем. Йортның өченче катына күтәрелгәч, звонокка басасы иттем. Ләкин ишек ярым ачык икәнен күреп, акрын гына эчкә уздым. Фатир тәмәке төтене белән тулган, хәмер исеннән башым әйләнеп китте. Кухняга уздым. Анда... Роберт өстәл янында  утырган килеш, башын стенага терәп гырлап йоклый. Өстәлдә буш шешәләр, тәмәке төпчекләре, тозлаган кыяр салынган тәлинкә, ипи кисәкләре ауный. Мин Робертны уятмыйча гына алгы бүлмәгә үттем.  Диванда... ирем  бер хатын белән анадан-тума чишенгән килеш йоклап яталар! Баскан җиремнән катып калдым. Кычкырасым килде – тавышым чыкмады, елыйсым килде – яшем чыкмады. Башыма килгән беренче уй – идәндәге буш шампан шешәсе белән  сөяркәсенең башына китереп сугу иде. Ләкин кулларым да, аякларым да тыңламады. Бераздан  акылыма килдем. Кесәмдәге телефонымны алып бу чиркангыч күренешне фотога төшердем. Аннары шыпырт кына чыгып шылдым. Кергәнемне сизми калдылар.
 Көндезге 12 ләрдә гаепле кыяфәт белән арып хәлдән тайган ирем кайтып керде. Берни дәшмәдем. Нинди сөйләшү! Хыянәтче ирнең йөзенә дә карыйсым килмәде. «Кичә рестораннан соң Робертта утырдык, шалтырата алмадым, телефоным сүнгән иде», – дип акланырга тотынды.  Мин дәшмичә генә телефондагы фотоны ачтым да Ильяска суздым. Ир дигәнем агарып ук китте, тезләнеп гафу үтенә башлады:

 – Кадрия, зинhар гафу ит, бу минем беренче hәм соңгы ялгышым, – дип ялварды. Күзләреннән яшьләр чыкты хәтта.
 Ул Энҗе исемле классташ кызыннан шулай үч алган икән. Кайчандыр, мәктәптә укыган вакытта кыз Ильястан көлеп йөргән, янәсе. Хәзер – ялгыз хатын, ирләр кочагына үзе керергә тора. Ильяс гаепле түгел, аракы зиһенен бутаган. Ирем бу хәл башка кабатланмаячак дип, антлар итә башлады.
  Ләкин күңелемә таш кереп утырды. Аерылырга дигән карарым катгый иде. Тик әнием, үзе ялгыз гомер иткән хатын, иремне кичерергә үгетләде. «Ирләрнең кайсысы йөрми? Баланы ялгыз үстерү җиңел дип беләсеңме әллә?!» – дип, аерылышырга гариза бирмәскә өндәде.
  Әнинең үгетләүләренә бирелеп, иремне гафу итәргә булдым. Ләкин бер шарт белән – яшәргә район үзәгеннән Казанга күчәчәкбез. Казанда мөмкинлекләр дә байтак. Яңа тормыш, яңа кешеләр... Хыянәтне кичерү җиңелрәк булачак дип уйладым.
  Өч ай эчендә район үзәгендәге бай йортыбызны сатып, Казаннан фатир алдык. Эш табу да авыр булмады. Ирем үзе эшләгән банкның Казан филиалына күчте, хәтта хезмәт хакы да артты.
 Шулай итеп, минем ирем тәртипле иргә әйләнде. Эштән вакытында кайтты. Шикләнерлек бер сәбәп тудырмады. Мин эшкә чыктым, бала мәктәпкә китте. Ун ел шулай сизелми дә үтеп китте.
 Әле күптән түгел  Казанның үзәк урамындагы супермакетка кердем. Карыйм, прилавкалар арасында ирем йөри. Винолар сата торган бүлектә эчемлекләр сайлый. Алай гына түгел, янында бер хатын-кыз басып тора. Болар эчемлекләр алдылар, ике пакетка продукт төяп кассада түләделәр дә, чыгу ягына юнәлделәр. Мин артларыннан күзәтеп барам. Иремнең машинасы торган якка атлады болар. Багажникка пакетларын урнаштырдылар. Бер заман ирем хатынның биленнән кочаклап алды да, ирененнән үбә башлады. Шул вакытта инде түземлегем бетте. Йөгереп килеп, иремнең аркасынан йодрык белән төя башладым.  Янында торган хатын-кыз аптырап китте, елмаеп җибәрде. Шул вакытта мин ул хатынны танып алдым. Ирем белән бер түшәктә яткан Энҗе бит бу! Мин аның йөзен мәңгегә хәтердә калдырдым!
 Ярсып, елап өйгә йөгердем. Ирем артымнан куа китте дип уйлыйсызмы? Юк! Ул кич белән генә кайтты. Исерек. Яныма килеп аклана башлады. Энҗене очраклы гына очраткан икән. Күптән күрешмәгән классташлар бит: яшьлекләрен искә төшереп, утырып алырга уйлаганнар.
 Мин иремне өйдән кудым, ул карышмады. Сумкасына кирәкле киемнәрен, теш щеткасын, кырынгычын салды да чыгып китте.
 Хәзер мин аны түгел, үземне әрлим. Ун ел элек хыянәтен кичермәгән булсам,  башка кеше белән гаилә кора алган булыр идем. Хәзер миңа 40 яшь, мин кемгә кирәк?
 Миңа шундый авыр. Иремне яратаммы соң мин? Бу сорауга җавап та бирә алмыйм. Миңа кызым җәл, әтисен сорап  елый... Ләкин аерылышырга бу юлы гаризаны бирәчәкмен!

 

Фәгыйлә ШАКИРОВА

"Сөембикә"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: