Мәдәни җомга

Әхәт Сафиуллин: Ышаныч - фермерларда

Россиянең еллык икътисади үсеше – 1,5-2%. Табигый байлыкларга башка бер генә дәүләт белән дә чагыштырып булмаганча бай һәм үтә бөеклеккә дәгъва кылган ил өчен бу күрсәткеч - юк дәрәҗәсендә. Эшләр шулай барса, “үсеш” тукталачак.  Җиң сызганып эш­ләү урынына, һаман санкция керткән башка илләрне сүгәбез, алардан үрнәк алмыйбыз, уңыш чараларын үзебездә кул­ланмыйбыз.

Кайчандыр бик артта калган илләр дә икътисад  буенча безне узып китте. Кытай моның ачык үрнәге. Мисалга икътисад үсеше 6-7%  булган Вьетнамны да китерергә бу­ла. Анда бизнес белән шөгыль­ләнергә теләүчеләрне бездәге кебек таламыйлар, зур ташлама бирәләр. Нәтиҗәдә  ул  халкын үзе җитештергән азык-төлек белән тулысынча тәэмин итә,  чит илләргә дә чыгара, ә балык сату буенча хәтта Америка базарын яулады. Ә без һаман  “импортозамещение” дип сөйләшүдән ары уза ал­мыйбыз,  гаять зур территория, уңдырышлы җирләр була торып, үзебезне ашамлык белән тәэмин итә алмыйбыз. Авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү буенча  безне хәтта дөньяда иң артта калган ил булган Көньяк Африка республикасы  да (КАР) күпкә артта калдырды. Аларның барлык кибет киштәләре берсеннән-берсе затлы һәм без­дәгедән ике-өч мәртәбә очсыз, иң мөһиме – үзләре җитештергән  кырыкмаса-кырык төрле ит һәм сөт ризыклары, җиләк-җимеш, яшелчә белән тулган! Хәзер  КАР – дөньяда ашамлык  җитештерү буенча алдынгы 6 илнең берсе! Ә  аның  нибары 1221 мең кв.км  территориясе бар, аның да ни­бары 15 проценты гына  авыл хуҗалыгы өчен яраклы, җитмәсә,  корылыклы еллар еш кабатлана. Аларда импорт  юк диярлек. Бер газета язганча, “ бары тик караңгы почмакка бер-ике шешә француз шәрабы сыенган, Португалиянең шикле балык консервасы белән Италиянең зәйтүн мае яшеренгән – КАР  җитештерүчеләрен катгый рәвештә яклый, кибетләренә читләрне теләмичә генә кертә”. Тагын да  гаҗәбе шунда: гигант күләмдәге авыл хуҗалыгы продукциясен нибары 38 мең фермер җитештерә! Әйе, бездәге кебек агрохолдинглар түгел, ә гап-гади, тик үтә дә намуслы 38  мең фермер.

Монда 25 ел элек Германиядән күчкән инженер Г.Хайцманга йөзем куакларына сибәргә суны спекулянтлардан сатып алырга туры килгән. Ул,  йөзем җитештерү белән бергә,  кәҗәләр асрый – сөтен, сырын һәм каклаган итен (билтонг) сата. Аның төп кагыйдәсе: азык-төлек  тәмле булырга тиеш! “Үземнең сырны һәрвакыт ашап карыйм,  үземә ошап җитми икән, кибеткә бирмим”, – ди ул. Хәер, бу кагыйдә КАРның һәр фермерына  хас һәм нәкъ шуның белән оталар да. Алар, азык-төлекне мөмкин кадәр очсызландыру өчен, сырга пальма маен кушу һәм 2 доллар торган товарын 100 долларга сату турында уйлап та карамый! Чөнки һәркем үз абруен күз алмасы кебек саклый. 

“Бездә экологик ашамлыклар тантанасы, – ди фермер  Г. Лаундау. –  Мин Америкада булдым. Анда ашамлык түгел, ә тоташ химия. Нью-Йорк мәйданына помидор куеп калдыр да бер елдан әйләнеп кайт,  ул яңа гына өзгән кебек булыр – аңа консервантлар тутырылган! Бездә күп фермерлар хайван асрый һәм сөт продуктларын моннан 300 ел элек Нидерландтан килеп урнашкан бабаларыбыз ысулы белән җитештерә. Шуңа күрә безнең сыер ите дә, сарык яки дуңгыз ите дә - чын ит. Минем күршем Россиядә булган иде, анда да ашамлыклар җитештерүнең артуын әйтте. Бу яхшы, тик шунысын хәтерләргә кирәк: ашамлыклар очсыз, чын  һәм тәмле булырга тиеш, ә суррогат түгел”.

Бу илдә 13,5 млн баш хайван асрала, ит җитештерү  культка әйләнгән (17 млн кв. кмдан артык мәйданлы Россиядә 18,7 млн баш эре мөгезле терлек, 24,7 млн баш сарык һәм кәҗә исәпләнә), кибет киштәләре  ит, сөт ашамлыклары белән тулган, алар Россиядәгедән өч мәртәбә очсыз. Фермерлар хайваннарны иркен, яхшы үләнле махсус болыннарда көтә.  

Димәк, КАР 150 млн кешене (Россиянең бөтен халкын) туендырырлык ашамлык җитештерә. Күрше Ботсвана, Зимбабве, Зам­бия, Анголада да шушы ил фермерлары җитештергән ашамлык һәм яшелчәләр. Ә бу уңышның рецепты бик гади: хайваннарга катнаш азык ашат­маска, анти­биотик һәм үстерү  гормон­нары кадамаска, борыла да алмаслык араннарда асрамаска   кирәк! Әлбәттә, моның өчен   фермерлар намуслы булырга тиеш. Ә безнекеләрнең күпчелеге шундый гади таләпләрне аңламый. Аларга бары тик бозауны тизрәк үстерергә һәм суеп сатарга, акча “сугарга” булсын! КАР базар һәм кибетләрендә чит ил товарларының мескен хәлдә булулары импортны тыю һәм югары пошлина аркасында  түгел, монда аларны сатып алучы юк. Әйтик, яңа гына суйган үз итләре булганда, нигә кеше  әллә кайчан туңдырылган итне сатып алсын?! Иң мөһиме  – монда ашамлыклар һәркем сатып алырлык бәядән! Кәҗә сөтеннән эшләнгән сырның бер килограммы 3 мең сум торган  Мәскәү базарындагы шикелле түгел, ә дүрт тапкыр очсыз. 

Кызганыч, безнең җитештерүчеләр  шушы гади кагыйдәне үзләштерә алмый,  намуссыз һәм әхлаксыз юлга баса. Шуңа күрә хәзер Россиядә импорталмаштыру ике төр яссылыкта гына күзәтелә: йә тиеннәр генә торган, күп итеп сәламәтлек өчен зарарлы пальма мае кушылган “каймак­лы” һәм “сыр” ашамлыклары, йә Европадагы бәядән дә биеклектәрәк торган тәмле деликатеслар.

Әлбәттә, хәзер Россиядә дә кайбер уңай үзгәрешләр күзәтелә башлады: 2017-2018 еллар сезонында игеннән зур уңыш җыелды һәм, 40,4 млн тонна бодай сатып, дөньяда лидерлыкка ирештек. Аны Мисыр, Төркия, Согыд Гарәбстаны, Нигерия, Бангладеш ала. Хәтта  Литва импортының 89 проценты - бездән алган бодай.  Узган  сезонда көнбагыш мае буенча да рекорд куйдык – аны 2,17 млн  тонна җитештереп, Украинадан кала икенче урынга чыктык. Читтән шикәр чималы кертү дә 78 процентка төшкән, чөнки заводларыбыз чөгендер белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителә.

Климатик шартлар булмау сәбәпле, бездә кайбер азык җитештерелми. Әйтик, шо­колад җитештерүнең артуы нәтиҗәсендә, составында какао булган продуктлар импорты 24 процентка арткан. Кызганыч: шул ук күләмдә илгә пальма мае кертү дә арткан: азык-төлек сәнәгате ашамлыкларга очсыз ингредиентлар кушуны арттыра дигән сүз. Матбугат хәбәрләренә караганда, бу техник май бер литр чын сөттән сәламәтлеккә зыянлы өч литр ялган сөт  ясау мөмкинлеге бирә икән.  Ә  кибет киштәләре болай да ялган азык-төлек, алкогольле эчемлекләр, ә даруханәләр ялган дарулар   белән тулган. 

Ләкин Россиягә кертелә торган азык-төлек күләме хәлиткеч булып кала. Тик яңа суйган һәм туңдырылган ит күләме кертү  – 38, кош ите импорты 13 %ка кимегән инде. (Дөрес, дуңгыз итен артык җитештереп, БДБ илләренә һәм Кытайга сатабыз). Авыл хуҗалыгы министры Д.Патрушев сүзенә караганда, 2018 ел нәтиҗәләре буенча чит илләргә азык-төлек сату күләме 23 млрд долларга җитеп, корал сатудан кергән керемнән 8 миллиардка артып китәчәк.

Тик җиләк-җимешне барыбер сатып алырга туры килә, чөнки кайберләре бездә үсми.  Цитруслыларны сатып алу – 10, бананнар – 2, кофе – 6, чәй – 4 процентка арткан. Ә читтән алма кертүнең 29 процентка артуы һич аңлашылмый! 

Ничә еллар буе үзебезне  ашамлыклар белән тулысынча тәэмин итә  алмавыбызның  төп сәбәбе – фермерларга тиешле шартлар тудырмау. Кече һәм урта бизнесны үстерү турында сөйләп, асылда аларны бетерүгә юл тотуыбыз - тупикка китерүче  адым! Бу өлкәдәге  фермерлык эшенә аяк чалуны туктатырга, аларга  чын ярдәм итүгә күчәргә кирәк. Тик әлегә дәүләт, аерым фермерлар белән эшләргә теләмичә,  һаман агроолигархлар җитәкләгән агрохолдингларга өстенлек бирә. Сәбәбе дә гап-гади.  “Федераль авыл советы” җәмәгатьчелек хәрәкәте рәисе, Урал фермеры В.Мельниченко әйтмеш­ли, агроолигархлар - властьтан чыккан кешеләр. Шуңа күрә  80 процент дәүләт ярдәменең аларга бирелүе гаҗәп түгел. Димәк, ничә меңнәрчә фермерларга бу ярдәмнең тиене дә эләкми!  “Әгәр федераль власть  бирмәсә, бер олигарх та 9-12 млрд сумга сөт комплексы, дуңгыз фермасы төзи алмас иде, – ди фермер. – 2014 елда агроолигархлар бан­кротлык чигенә килеп терәлгәч, бурычларын өсләреннән төше­рүне (списать) сорады. Монда ике юл бар иде: тотарга да бурычларны бетерергә, яисә азык-төлек бәяләрен кискен генә күтәрергә. Икенче очракта моның сәбәбен уйлап табарга кирәк иде. Таптылар да: импорт­алыштыру! Кулланучылар кесәсеннән 1,5 триллион сум тартып алдылар, шул исәптән, авылга бернинди катнашы булмаган шәһәрнекеләрдән дә. Әгәр хәзерге аграр сәясәт үзгәрмәсә, бәяләр һаман үсәчәк. Солярка бәясен ярты елда бер­нинди нигезсез рәвештә 7 сумга күтәргәннәр икән, ничек үсмәсен ул?! Электроэнергия бәясе дә  даими  күтәрелеп тора. Әгәр без, барлык аграр сәясәте системасын үзгәртеп, игътибарны  авыл территорияләр үсешенә, яңа технологияләр кертүгә  юнәлдерсәк, крестьяннар илгә сыйфатлы һәм очсыз продукция бирәчәк.  Моны монополистлар да, олигархлар да эшли алмый – аларга яхшы акча гына кирәк. 

Нигә бездә һаман ниндидер ЧП? Самолётлар егыла, боралаклар мәтәлә, көпә-көндез кешеләр атып үтерелә, космоска җибәргән кораб оча алмый, ел саен меңнәр гектар урманнар яна, хәрби базаларда кораллар шартлый, көн саен куркыныч авто аварияләр, аларда кешеләр һәлак була? Нишләп ел саен өлеш кертеп фатирлы булырга теләүче меңнәрчә кеше алдана? Нигә безнең тиешле хезмәтләр һәм контроль органнары  һәр ЧПдан соң гына “усиленный режим”да эшли  башлый? Нигә һаман халыкны алдауга корылган финанс пирамидалары яшәп килә?  Нигә кибет һәм даруханә  киштәләре сәламәтлеккә зарарлы ашамлык һәм ялган дарулар белән тулы? Нигә безгә чит илләрдән порошоктан ясалган сөт продуктлары керә? Нигә ашамлыкларыбызга зарары турында инде күп сөйләнгән пальма мае кушыла? Нигә безнең кибетләребезне чит ил товарлары, ашамлыклары басып алды .Нигә  һаман санкцияләр керткән илләрне чәйнәп, “импортозамещение” дип көне-төне лыгырдыйбыз, ә җиң сызганып эшкә алынмыйбыз? 

 Иң беренче сәбәп – илдә хөкем сөргән гомуми җавапсызлык һәм тәртипсезлек. Хәзер намуслы булу – тискәре, елгырлык, оятсызлык уңай сыйфатлар санала. Шулай булмаса, безнең түрәләр дәүләт казнасын ярыша-ярыша таламаслар иде. Эләгергә мөмкин икәнен дә белеп урлыйлар, акчасызлыктан түгел, каннарына сеңгән гадәт  буенча.

 Без җавапсыз калган сораулар кочагында көн күрәбез. Вакыт-вакыт күңелгә хәтта: “Әллә безнең илдә хөкүмәт дигән нәрсә бөтенләй юкмы?!” – дигән сорау да килә. Чөнки яшәешебезнең кайсы ягын гына алма, рәте-чираты юк. Ә җавапсыз сораулар тудырып торучы хөкүмәтебез гади халыкны шундый “яратып” кыса ки, инде сулыш алуы авырлаша башлады. Хәзер халык:  “Урамда йөргән өчен салым кертмәсләрме?” – дип куркып яши, инде салым кертерлек башка өлкә калмады да бугай...

Ә ил патриоты булу өчен кешечә тормышта яшәү зарури. Тик бездә моны аңлаучы кеше юк...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: