Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Әхәт Сафиуллин: Түрәләрнең – үз тормышы

“АиФ” газетасында (2018 ел, 33 нче сан)  журналист В.Костиковның “В борьбе за народное счастье” дигән язмасы дөнья күрде. Илдәге бүгенге хәл, партия, административ, суд, финанс һәм көч структуралары бюрок­ратияләренең  берләшү  В.Войновичның “Москва 2042”романында сурәтләнгән Россияне хәтерләтә

. Илнең – үз тормышы,  ә бюрократиянең – үзенеке. Автор аны  Федерация Советыннан чыккан  мәгънәсез инициатива уңаеннан әйтә. Сүз сенаторларны яңа “Рупор” мәгълүмати-телефон системасы белән тәэмин итү тәкъдиме турында. Янәсе, алар кичектергесез рәвештә үз штаб-квартиралары – ФС белән элемтәдә булырга тиеш. Финанс ягыннан ул бик кыйммәткә дә төшмидер, тик мондый ашыгыч элемтәнең нигә кирәклеге  аңлашылмый, чөнки сенаторлар ил белән оператив идарә итүдә катнашмый бит. Аларны ашыгыч рәвештә Мәскәүгә җыелырга Россиядә яисә дөньяда нинди хәл мәҗбүр итәргә мөмкин? Бу сорауга җавап бирүче табылмаган. Ә ФС спикеры  В.Матвиенко: “Әгәр бер-берсен сагынсалар гына инде”, – дип  шаяртып алган. Ә хәл һич шаяртырлык түгел, киресенчә, “Рупор” элемтәсен кертү  идеясе  Россия дәүләт системасының бер бик җитди проблемасын – икътисади законнар роленең кыскаруын һәм волюнтаризмның, аның белән бергә  түрә һәм бюрократлар  башбаштаклыгының арта баруын яктырта.

Илдә түрәләрнең артуы инде куркыныч дәрәҗәгә җитте. 1991 елдан соң  Россия территориясенең күпкә кимүенә карамастан, түрәләр саны илдәге һәр 10 мең кешегә 73 тән 108 кешегә тикле үскән. Алар санын киметү зарурлыгы турындагы сүзләр уннарча еллар буе бара, тик  “аппарат”лар   арта гына. Түрәләр саны буенча Россия нык үсешле илләрдән – 1,4, үсә торган илләрдән  2,5 мәртәбә уздыра. Без Кытайның үсеш темпыннан көнләшәбез. Кайчандыр дөньяда артка калган илләрнең берсе  булган  Кытай үсеш темпының бер җитди сәбәбе – бюрократиянең өске, һәм хәтта түбәнге эшелоннарында да, түрәләр санын гына түгел, ә аларның керемнәрен дә нык контрольдә тоту. 

Эшләүче халыкның гомуми санына туры килгән түрәләр саны буенча без аны 5 мәртәбә уздырабыз. Сүз “акчалары тавык чүпләп бетермәслек” башкала түрәләре турында гына түгел, ә эшлекле атмосфера  тарая барган төбәкләр хакында да. Әйтик, Россиянең иң кечкенә Орлов өлкәсендә түрәләр арасындагы  “демографик” үрчү акыл җитмәслек дәрәҗәгә җиткән. Монда халык елдан-ел азая, предприятиеләр ябыла, кече бизнес буыла, ә түрәләр саны арта: бер түрәгә нибары 55 “гади эшче” туры килә. Бу хәлне тәнкыйтькә каршы өлкә җитәкчелегенең реакциясе безнең власть  системасына хас булганча: өстән команда булса – кыскарырбыз. Тик андый команда төшми.

Илдәге гомуми тормыш дәрә­җәсенең түбәнәюенә карамастан, эш хаклары һаман арта барган түрәләрнең иркен тормышы, хезмәт базарында һәм бизнес­та тискәре атмосфера тудыра. Кайбер регионнарда алар  тәмам оятларын югалта. Әйтик, байлыгы белән мактана алмаган Камчаткада олы түрәләр һәм депутатлар үз эш хакларын  һәм пенсияләрен үстерүгә дә резерв тапканнар. Пенсияләре – 150 мең, эш хаклары – 500 мең сумга хәтле.  

Социологлар һәм икътисадчылар илдә урта класс һәм урта бизнесның эзлекле рәвештә кими баруы турында борчыла. Кешеләр, хакимият аппаратында урын алу өчен, бизнестан кача. Көч структуралары, салымчылар, тикшерүчеләр һәм җирле патшачыклар алдында яклаусыз калган урта һәм кече бизнес бетүгә юл тота. Бу исә социаль климатта да чагыла: сораштырулар Россиянең киләчәгенә яный торган тенденциянең арта баруын күрсәтә – ата-аналар һөнәр итеп балаларына хәрби хезмәткә, полициягә һәм түрәлекне сайларга киңәш итә. Элек  ихтирамлы саналган табиб, укытучы, инженер һөнәрләренең дәрәҗәсе төшә. 

Түрәлек яшьләрне хезмәт хакларының зурлыгы, төрле ташлама һәм өстенлекләре белән генә тартмый. Югары кәнәфигә ия булып алгач, тир түкмичә генә дә утырырга була. Начальникларның күбесе эштә үз проблемаларын чишү белән мәшгуль, ә вазифаларын һаман арта баручы “зам” һәм “пом”нар башкара. Хәзер аларның күбесе үз пресс-сәркәтипләрен  тота.  Автор әйтмешли, тиздән безнең урам себерүче белән каравылчылар да пресс-сәркәтипле булыр, мөгаен.

Түрәләрнең җавапсызлыгы ил иминлегенә янау дәрәҗәсенә җитте. Моны яшәешебез раслап тора, тик бу, күрәсең, беркемне дә борчымый. Түрәләргә хас булган сыйфатларның тагын бер куркынычы – эзлексезлек: хәтта иң югары эшелон түрәләренең дә бүген иртән әйткәннәре кичкә кадәр дә җитми – нәкъ кирегә  үзгәрә.  Мисалга пенсия реформасын гына алыйк. Берничә ел элек, Путин: “Мин президент булганда пенсия яше артмаячак”, – дигән иде. Ә арттырыла, реформа закон проекты Дума тарафыннан хәтта  кабул да ителде. Әлбәттә, президент “уңайсыз” хәлдә калды. Аның пресс-сәркәтибе Д.Песков, хәлен йомшарту өчендер, Путинның пенсия реформасына  катнашы юк, дип белдерде.  “Илдә барган шундый җитди реформага ничек  инде президентның катнашы булмасын?!” – дип гаҗәпләнде халык. Билгеле,  реформа  кешеләрдә зур ризасызлык тудырды, халык урамнарга чыкты. Бу турыда Д.Песков: “Әйе, Путин халык чыгышлары турында белә,” диде. Шуннан соң Президент пенсия реформасына үзгәреш­ләр кертү турында телевидение­дән сөйләргә мәҗбүр булды. Монда тагын бер гаҗәп нәрсә бар: Песков аның чыгышын: “Бу аның үз инициативасы”, –  дип белдерде. Янәсе, ул бу турыда беркем белән киңәшмәгән, тоткан да, илдә пенсия реформасы үткәрелүен төшенеп, чыгыш ясаган. Бу – эзлексезлекнең типик мисалы. Мондый инициатива белән реформа Думада тикшерелә башлаганчы чыгарга кирәк түгел идеме? Димәк, ул моңарчы, бәлки халык аны шул килеш йотар, дип көткән. Икенчедән, хөкүмәт тә, Дәүләт Думасы да уңайсыз хәлдә калды. Ә Медведев хәтта икеләтә, чөнки ул хөкүмәт җитәкчесе генә түгел, ә Думада күпчелекне тәшкил иткән “Бердәм Россия” партиясенең лидеры да бит әле! 

Бай һәм иркен тормышта яшәүче түрәләр халык турында “кайгырта-кайгырта” тузга язмаган инициативаларны да якларга  әзер. Ә гади халыкның көн күреше начарлана бара:  илдәге гаиләләрнең 27 проценты инде торак хезмәтләрен түли алмый, 18 процент гаиләнең хәтта дарулар алырлык акчасы да юк. Ил халкы елдан-ел азая: 2017 елда россиялеләр саны 134,4 мең, ә быелгының 5 аенда 77,3 мең кешегә кимеде. Тик болар түрәләр үрчүенә һич тә комачауламый... 

Илнең икътисади хәле авыр: Россия – финанс тетрәнүләре кичерүче 9 ил арасында. “Блумберг” халыкара аналитик компаниясе билгеләп үткәнчә, Россия хөкүмәтенең икътисади тотрык­лылык өлкәсендәге тырышлыгын дәүләт идарәсенең түбән сыйфатлы булуы юкка чыгара. Димәк, безнең түрәләр яхшы эшләргә өйрәнмәгән. Глобализация проблемалары институтының фәнни директоры Михаил Делягин сүзләренә караганда, әгәр дәүләт идарәсе югары дәрәҗәдә икән, хәтта авыр шартларда да тотрыклы үсешкә ирешергә мөмкин. Моның ачык мисалы – 1998 елгы дефолттан соң Россияне кризистан чыгара алган Евгений Примаков хөкүмәте. Моның киресен хәтерләткән 2014 елның ахыры-2015 елның башын алыйк. Ул чакта Россиянең халыкара алтын-валюта резервы тиешлесеннән 1,5 тапкыр артык булуга карамастан, хөкүмәт, сумның түбән төшүен туктату чарасын күрмичә, девальвация һәм миллионнарча кешенең ярлылануын хуп күрде. Доллар курсы, әлбәттә, күп  сәбәпләргә бәйле. Тик иң беренче чиратта ул нәкъ дәүләт идарәсенең сыйфатын чагылдыра. М.Делягин  соңгы елларда Россия  дәүләт идарәсе сыйфатының кимүен әйтә. Власть системасының башкарма дисциплинасы бик түбән. Моның мисалы – РФ Президентның 2012 елгы май указларының үтәлеше. Ул икътисадның, хезмәт җитештерүенең һәм халыкның керемнәрен арттыру темпын үстерүне максат итеп куйган иде. Болар үтәлмәде, ә хөкүмәт, барысы да тәртиптә, дигән кыяфәттә.  Димәк, хөкүмәт дәүләт идарәсенең максатын дөрес бәяләми. Ил үсешен тәэмин итәргә бурычлы түрәләр, алар артында ни торуы белән кызыксынмыйча, формаль статистик күрсәткечләрне үстерергә тырыша. Әйтик, инфляцияне киметү максаты куйганнар иде, 2017 елда аны 2,5 процентка хәтле киметтеләр дә. Тик нинди бәя белән! Үсешләре өчен предприятиеләрнең акчалары калмады, күбесенең икътисади активлыгы бетәшкән хәлдә

Бүгенге көндә Россиянең идарә рулендә үзләрен һәр өлкәдә бик белдекле һәм бик булдыклы санаган артык күп кеше утыра,  ә укырга, өйрәнергә теләми . Бездә менә шунысы иң куркынычы да инде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев