Әхәт Сафиуллин: Түрәләрнең халыкка мөнәсәбәте
Соңгы вакытта, үзара килешкән сыман, түрәләрнең ил халкын мыскыл итүе, аңа карата оятсызлыгы ачыктан-ачык яңгырый.
Бер хатынның авылдагы балалар бакчасының нигә ябылуы турындагы соравына каршы аңа Карелия башлыгы бу мәсьәләне үзенә хәл итәргә кушты: “Балагыз турында әтисе, бабалары кайгыртсын”. Липецк өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы түрә студентларга, сезне бәяләр канәгатьләндерми икән, монда проблема сезнең аз хезмәт хакы алуыгызда, дип белдерде. Бер депутат ярлыларга карата табигый сайланышны исенә төшерде: “Мин интеллектуаль баскычның аскы өлешендә торучы, үзләрен югары керем белән тәэмин итә алмаучы гражданнар категориясе барын аңлыйм. Тик бу әле дәүләт алар өчен җаваплы дигәнне аңлатмый”. Ә спортсмен-депутат О.Глацких яшьләр белән очрашканда: “Дәүләт сезгә берни дә тиеш түгел!” – дип ярып салды.
Халыкны мыскыл итүне: “Минималь физиологик ихтыяҗын тәэмин итү өчен кешегә аена 3500 сум бит җитә”, – дип, Саратов өлкәсенең мәшгульлек, хезмәт һәм миграция хезмәте башлыгы Н.Соколова башлап җибәрде. Дөрес, моның өчен шундук эшеннән алынды. Саратов өлкәсе депутаты Н.Бондаренко, ай буе шушы акчага гына тукланып, моның кешеләрне мәсхәрәләү икәнен раслады һәм бу турыда матбугатта язып чыкты. Ул бер айда 7 кг га ябыккан. Табибләр әйтүенчә, аның ярсучанлыгы, зиһен таркалуы, даими арыганлыгы ярлы рационы аркасында көчәйгән. Гел ашыйсы килгән. Аның атнасына 875 сумлык рационын язып тормыйм, тик болай туклануның сәламәтлеккә зур зыян салуы, хроник авыруларга китерергә мөмкинлеге хак. “Властьлар шундый диетаны Саратов өлкәсе халкына гына түгел, ә Россиянең миллионнарча халкына тәкъдим итүен искә алып (куллану кәрҗиннәре төбәкләрдә бер-берсеннән 100 сумга гына аерыла), үз халкына карата илдә геноцид сәясәте алып барыла дияргә мөмкин”, дип нәтиҗә ясый ул. Ә илдә, Росстат мәгълүматы буенча, 2017 елда –19,3, президентның ФҖга юлламасында 20,3 млн кешенең кереме яшәү минимумыннан (10088 сум) ким.
“Хәзерге Россия җәмгыятенең проблемасы – ил байлыгын гадел бүлү мәсьәләсе, – дип яза Н.Бондаренко. – Узган ел без 27 триллион сумлык нефть һәм газ саттык, ә бюджетка шуның яртысыннан киме генә эләкте. Безгә, акча юк, диләр. Ә топ-менеджерларга алар табыла. Безнең барлык байлыгыбыз халыкка эшләргә тиеш. Куллану кәрҗиннәрен иң аз дигәндә ике мәртәбәгә арттырырга кирәк”.
27 триллион акчаның яртысыннан киме генә бюджетка кергән икән, илдә акча ничек җитсен?! Димәк, дөбер-шатыр килеп капитализм юлына аяк баскач, байлыгыбызның барлык өлкәсен дә шәхси кулларга биреп, зур акылсызлык эшләдек! Ә Кытай, киләчәктә моның нәрсәгә китерәсен төрле яклап үлчәгәннән соң, сәнәгать өлкәләрен дәүләт кулында калдырды һәм хәзер, безнең хөкүмәт кебек, акча юк, дип тә еламый, казнасын ничек халык кесәсе хисабына тутыру турында баш та ватмый.
Н.Бондаренко дөрес әйтә. Тик бу яңалык түгел: бу турыда галимнәребез дистә еллар буе әйтеп килә, тик ишетүче юк – хакимият хөкүмәтнең халыктан максималь ераклашуына китергән система төзеде. Ул күпчелек халыкның ярлы икәнен, россиялеләрнең проблемаларын аңламый. Сәбәбе – халык һәм түрәләр кереме балансы бозылуында: алар халык белән бәйләнешен югалтты. Аларның “ач тору – файдалы” дигән киңәше дә шуннан килә. Депутат әйтмешли, әгәр һәр түрә үзләре кабул иткән яшәү минимумы диетасы аша үтсә, без андый тинтәклекне ишетмәс идек.
Депутатларның халыкка карата мыскыллы карашы, оятсыз киңәшләре ник ешайды? Әллә власть, сугыш кына булмасын, дип ярлылыкта яшәгән халык инде моңа күнекте, хәзер аны бездән бернинди ярдәм дә көтмәслегенә күндерәсе генә калды, диеп уйлап, шул эшкә керештеме? Әллә: “Советлар периодыннан соңгы элита үзен барысыннан да уңган-булган, илдәге бөтен уңайлыклар алар өчен генә барлыкка килгән, тик әлегә монда алардан һаман нәрсәдер көтеп яшәүче вак-төяк кешеләр дә бар әле, дип саный”, – дигән Төбәкләр проблемасы институты генераль директоры Д.Журавлёв хаклымы? Өскә күтәрелә алган, тик иске карашлары һич үзгәрмәгән бу кавем үзенең элитлыгына да ышанмый, алай да астагыларга барыбер җирәнеп карый. Алар бу тормышта үзләрен генә күрә, ә башкалар – алардан берни дә таләп итәргә тиеш булмаган, бары тик салымнар гына түләргә тиешле вак кешечекләр генә. Түрәләр снобизмы (борын күтәреп үзен әллә кемгә санап йөрү) – тиз генә бетә торган авыру түгел бугай.
Халыкның тормышын начарландыруга юнәлгән сәясәт алып бару – аннан оятсызларча көлү. Росстатның эшләмәүче пенсионер һәм инвалидларга караган саннары таң калдырырлык: 2018 елның икенче кварталында, 2017 ел белән чагыштырганда, аларның акчалата мөмкинлекләре 960 һәм 2100 сумга азайган. Нигә шулай? Хөкүмәт каршындагы Финанс университеты проректоры А.Зубец әйтүенчә, “бу кешеләрнең акчаларын инфляция, түләү мәҗбүри булган чыгымнар (салым, ТКХ хезмәте, штраф һәм кредитлар) азайтты. Гәрчә болар барлык халыкка кагылса да, пенсионер һәм инвалидлар аерата авырлык кичерде – бюджет акчасыннан башка аларның бүтән керем алыр урыннары юк”.
2015-2017 еллар арасында милек, җир һәм транспорт салымнары җыю эш хаклары үсешеннән 1,84 тапкырга арткан. Шуңа күрә кешеләр кредит алырга мәҗбүр – бер елда халыкның кредит түләве 21,4 %ка арткан. Яхшы тормышлы кеше акча теләнеп йөрми...
Халыкның бу шартларда ничек яшәвен Росстат та раслый. 2018 елның 2 нче кварталында кеше башына айлык акча 6200-19758 сум туры килгән төркемнәр чыгымының 38-53 проценты ашау-эчүгә тотыла. Ашау-эчү чыгымнары елына – 1,8, белем алуга – 9 % ка кимегән, ә транспорт, медицина, ТКХ чыгымнары 11, 9,9 һәм 2,5 % ка арткан. Боларның ни турында сөйләвен аңлатып торасы юк...
Дәүләтнең киләчәктә тормыш яхшырачак дип ничәмә еллар ышандырып килүенә карамастан, быелда да “яктылык” көтелми. Фараз буенча, халыкның кереме уртача (аның ни икәнен беләбез) 1,5 проценттан артмый. Чын эш хакы 4-6 процентка үсәчәк. Ләкин ул үсешнең барысын да мәҗбүри түләүләр, салым һәм инфляция юкка чыгарачак.
Россиянең халык артисты В.Меньшов бер интервьюсында: “Хисапларында Силуанов һ.б. министрлар китергән саннар манипуляциягә, хәтта алдауга охшый бара. Халыкның тормыш дәрәҗәсе түбәнәя, керемнәре чынында өчтән бергә кимеде. Инде ярты ил билен кыскан хәлдә яши”, – диде.
Мондый хәлгә кайчан чик куелыр? Эшләр болай барса, президентның яңа срогына биргән вәгъдәләре дә үтәлми (элеккесе дә 50 % тирәсе генә үтәлде). В.Меньшов фикеренчә, алар үтәлерлек түгел. Әллә власть халыкның урамнарга чыгу мөмкинлеген сизмиме? Сизәргә тиеш, чөнки сәбәпләр күп җыелды. РФАның Социология институты халык аңында үзгәрешләр барын күрсәтә. Ул илдәге социаль тигезсезлектән риза түгел һәм социаль гаделлек таләп итә. Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнүче үзәк – ВЦИОМ 2014 елдан бирле халык социаль оптимизмының шактый кимүен күрсәтә. Халык – властьтан, ә власть халыктан аерым яши. Халык көне-төне пропаганда белән шөгыльләнүче телеканалларга да ышанмый – аудиторияләре саега. 12,9 процент тамашачысы булган Беренче канал зыянга эшли башлаган, дәүләт 2025 елга кадәр аңа 12 млрд сум субсидия бирмәкче. Бу канал дәүләтнең төп рупоры булып санала. Хәзер кешеләр, бигрәк тә яшьләр, күп мәгълүматны интернеттан ала – ул безнең каналлар кебек алдамый...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев