Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Әхәт Сафиуллин: Томанлы сәясәт

Мантыйк буенча, һәр илнең эчке сәясәте беренче чиратта халкының мәнфәгатьләрен   канәгатьләндерүгә  –  тормыш  дәрәҗәсен яхшыртуга, яшәеше өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелергә, ә тышкы сәясәте шушы максатны тормышка ашырырга булышырга тиеш.

Халык шул чакта гына иленең тышкы сәясәтен аңлый ала. Эчкесе белән ярашып, шушы максатка хезмәт итмәгән тышкы сәясәт  халыкта  ризасызлык тудыра – ул аны аңлый алмый, ә аклау һәм хуплау турында сүз дә булырга мөмкин түгел.


“Җәмәгать фикере” фонды  сораштыруларына караганда,  соңгы ике елда саны 10 процентка кимүгә карамастан, бүген Россиянең 50 процент халкы илнең тышкы сәясәте белән кызыксына. Чөнки кешеләрнең илдә һәм халыкара мәйданда барган хәлләргә иле белән бергә үзләренең дә катнашы барлыгын тоясылары килә. Ләкин социологлар  бүгенге сәяси система  кысаларында халыкның илдәге  вакыйгаларга йогынтысының юк диярлек икәнен раслый. Сәяси һәм гражданлык процесслары алардан читтә бара сыман.

Ә тышкы сәясәттә исә күп нәрсә аңлаешсыз, кайчак хәтта сәер. Монда халыкны күп сораулар кызыксындыра.. Әйтик, иртәгә Трамп ни күрсәтер? Киләчәктә “Кремльнең яңа дусты” Эрдоган үзен ничек тотар? Сүриядәге хәлләргә катнашуыбыз безгә ни бирә? Көнбатыш санкцияләре тормышыбызга ничек тәэсир итә, ул кайчанга тикле дәвам итәр? Украина белән аерылышуыбыз озаккамы, әллә мәңгелеккәме? Чөнки болар барысы да  ниндидер дәрәҗәдә безнең тормышыбызга йогынты ясый торган сораулар.

Тышкы сәясәтебез белән кызыксынуның бераз кимүе аңлатма таләп итә. Чөнки кайбер өлкәләрдә ул шактый ук сизелерлек. Әйтик, шул ук Сүрия вакыйгаларына карата. Октябрь аенда  “Левада-үзәк” сораштырулары күрсәткәнчә, Сүрия  конфликты Россиянең бары тик 13 процент халкын гына кызыксындыра, ә  40 проценты Сүриягә кагылышлы шактый билгеле вакыйгалар турында берни дә белми.

Күренекле журналист В.Кос­тиков карашынча, ил халкында Сүрия конфликтына катнашуыбызның  Россиягә нинди файда китерүен төгәл аңлау юк. Америкага килгәндә, барысы да аңлаеш­лы, анда – катгый прагматизм: Трамп, АКШ Сүриянең нефтькә бай районнарыннан китмәячәк, дип турыдан-туры белдерә. Кызык хәл: Сүриягә беркем дә ча­кыр­маган америкалылар инде аның нефтен урлап сата, ә без нинди файда  күрәбез?

Үзләренең гөнаһсызлыгына инанган безнең өстәгеләр еш кына үз гамәлләренең мантыйгын халыкка аңлатырга теләми яисә аңлата белми. Россиянең октябрь аенда Африка илләренең безгә булган 20 млрд доллар бурычларын кичерүен генә алыйк.  Бары тик соңыннан, “күрелмәгән мондый юмартлык” халыкның ярлы катламында бик тискәре караш тудыруын, моның власть рейтингына  начар тәэсир итәчәген аңлаганнан соң гына, власть вәкилләре, аңнарына килеп, кешеләрнең моны дөрес аңламаулары турында сөйли башлады. Янәсе, болар борынгы заманнан калган бурычлар, аларны беркем дә кайтарып бирмәячәк иде. Ә бу гамәл исә Россиягә киләчәктә Африкада киң мөмкинлекләр ача.

Шушындый ялгышлык, совет заманыннан ук килә торган тышкы сәяси дусларны  үз гражданнары хисабына бүләкләү  практикасы кебек үк, кешеләрдә аның уңышы турында шик тудыра. Шул ук “Левада-үзәк” сораштырулары күрсәткәнчә, соңгы 4 елда, Россия дипломатиясенең уңышларына караганда уңышсызлыклары күбрәк, дип санаучылар саны 6 процентка арткан. Бүген Тышкы эшләр министрлыгы эшенә югары билге куючылар саны 45 процент   тәшкил итә.

Кешеләр тышкы сәясәтебезнең уңышы дип Кырымны Россиягә кушуны, Сүриядәге нык позициябезне, Россиянең халыкара абруе үсүен, Кытай белән хезмәттәшлекнең ныгуын атый. Уңышсызлыкны Украина, АКШ һәм Евросоюз белән мөнәсәбәтләребезнең бозылуында, санкцияләр кертелүендә, безнең спортсменнарны кайбер халыкара ярышларда катнаштырмауда күрәләр. Шул ук вакытта сораштырулар яңа “туганнарыбыз” – Кытай һәм Төркиягә карата булган сагаюның үсә баруын да раслый: бу яңа “бөек дуслык”  тора-бара Россия  мәнфәгатенә зыян китермәсме? Кытай бигрәк тә сагайта. Беренчедән, бу илнең безгә территориаль дәгъва кылып, заманында хәтта  провокациягә тикле барды бит: 1969 елда 58 хәрбиебез  (кытайлар санавынча – 300 кеше) үлеменә, 70 кә якынын яралануга китергән Даман утравы вакыйгасын искә төшерик. Икенчедән, Кытай чит илләрнең бер юань бурычын да кичерә һәм бушлай бер юаньлек ярдәм дә күрсәтә торган ил түгел. Ул, белүебезчә, бернинди сугышсыз һәм конфликтсыз гына элеккеге СССР составында булган Урта Азия республикаларында  һәм элеккеге дустыбыз Вьетнамда һ.б. илләрдә үз мәнфәгатен зур ихтыяри көч белән  бик уңышлы үткәреп килә. 

 Халыкта газүткәргечләр  төзүгә карата да сагаюлы караш кү­­­зә­телә. Россия-Көнбатыш мө­нә­сәбәтләре җитди рәвештә бозылып китеп, “Газпром”ның ул  торбаларын законнан тыш дип белдерсәләр, ни булыр? Хәер, бу мәсьәләдә Украина белән низаг­лар болай да һәр ел саен чыгып тора. Соңгы вакытта билгеле булганча, Украинаның үзе аша Европа илләренә газ куучы үткәргечне ябып кую мөмкинлеге турында җитди сүзләр йөри. В.Путин әле шушы арада гына Украина газына 25 процент ташлама ясавыбыз турында белдерү ясады. Тикмәгә генә түгел бит бу: димәк, Украина безне аны ябу белән чынлап куркуга төшерә.  (Ә үз халкына газ буенча бернинди ташлама да ясалмый, киресенчә, аның тарифы ел саен үсә бара. Бу ташлама да халык исәбенә дип аңларга кирәк.)  Россия халкының бик кыйммәтле газүткәргечләре мәсьәләсен илнең тышкы сәясәтенең уңышы дип халыкның нибары 1 проценты гына атый. Бу сагаюларның көчле икәнен күрсәтә түгелме?

Тулаем алганда, сораштырулар, халык илнең тышкы сәясәтен яхшы аңлый, диярлек булмавын раслый. Россиялеләрнең 54 проценты, соңгы вакытта бу сферада телгә алырлык уңышларыбыз бармы, дигән сорауга җавап бирергә авырсына.
Әлбәттә, тышкы сәясәт белән кызыксынуның кимү сәбәбе аңлашыла да. Ил икътисады бер урында таптана, тормыш  дәрәҗәсе түбән, икътисад үсешенең  перспективасы томанлы. Шуңа күрә аларны, ил тышындагы вакыйгаларга караганда, карабодай бәясенең үсүе, коммуналь хезмәтләр тарифларының артуы күбрәк кызыксындыра, дөрес­рәге, борчуга сала. Ә илдә борчылырлык сәбәпләр арта  бара. Алты ел рәттән халыкның кереме кими, шуңа күрә ул һәрнәрсәдә – азык-төлектә, ялында, белем алуда, ТКХ хезмәте мәсьәләсендә һ.б. янга калдырырга тырышып яши. Хәтта  уртача 460 сум торган даруларның да 140 сумлык дженерикларын  (копияләрен) генә сатып ала. Быелгы җәйдә россиялеләрнең 60 проценты ялларын өйдә генә үткәргән.

“Левада-үзәк” сораштырулары 18-24 яшьтәгеләр арасында сәясәтчеләргә ышанычның  өлкән буынга караганда сизелерлек рәвештә түбән булуын күрсәтә. Әйтик, аларның төрле яшьтәге аталарының ышанычы тышкы эшләр министры Лавровка – 14, хәрби министр Шойгуга – 13, премьер Медведевкә – 9, коммунистлар лидеры Зюгановка 6 процент булса, яшьләрнеке  моннан сизелерлек түбән һәм ул һаман төшә бара. Власть моны аларга интернетның начар тәэсир итүендә күрә. 

Буыннар аерымлыгы әле күп­тән түгел генә булып узган ва­кыйгаларга карашта да сизелә. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фи­керен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) сораштыру күрсәткәнчә, Россиянең 23 процент халкы үзләрен үзгәртеп кору корбаны дип саный. Нигездә, бу – өлкән кешеләр. Аларга телепропагандистларының тырышлыгы нык тәэсир итә, мөгаен. Чөнки  власть рейтингының түбәнәюе фонында Горбачёв һәм Ельцинның сәяси  мирасына көчле атака бара. 1980 еллар ахырында бик популяр булган үзгәртеп кору, ачыклык, яңача фикерләү кебек бик популяр булган төшенчәләр хәзер хәтта сүгенү сыман кабул ителә. 

Яшьләрнең 1980-1990 еллардагы реформаларга карашы башкача. Аларга консерватив дулкын аз тәэсир ите. Алар телевизор карамый диярлек. Ә мәгълүматны һәм вакыйгалар бәяләмәсен бәйсез челтәрдән вә яшьтәшләре белән аралашудан ала, аларның – үз карашлары.

Шуңа күрә власть бераз югалып калган сыман. Аңа яшьләрнең тәртибе (җәмгыятьтә үз-үзен тотышы) торган саен аңлаешсыз була бара. Ә аларга тәэсир итү инструменты юк. Демонстрация һәм урам хәрәкәтләрен тыю, суд һәм полиция чукмарлары – алар белән диалогны җайлау өчен начар ярдәмчеләр. “Болай яшәп булмый” кәефе студентлар даирәсенә торган саен күбрәк үтеп керә. Шулай итеп, власть әкренләп яңа буынның тормышка карашы өстеннән контрольне югалта бара. Чөнки аның тормышка карашы һәм тәртип моделе  мәгариф  системасы белән түгел, торган саен күбрәк интернет белән формалаша. Ә монда исә дәүләтнең позициясе бик көчле түгел: сис­тема буларак интернет дәүләт контроленә бирелми.

Берсен япсалар, анда икенче һәм өченчеләре пәйда була. Президент тикмәгә генә 2019 елның 1 декабренә яшьләрнең интернеттагы тәртибен өйрәнергә боермады. Бу исә властьның бу ситуация белән идарә итә алмавын раслый. Әлбәттә, бу боерык - уңай күренеш: яшьләрнең  менталитетын, нәрсәләрне өстен күрүләрен  һәм гадәтләрен аңлау бу өлкәдә сәясәткә төзәтмәләр кертү өчен кирәк. Ләкин, В.Костиков язуынча, менә нәрсә сагайта: Кремльдә һәм хөкүмәттә  яшьләрне рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбияләү хакында киңәшмә артыннан киңәшмә  үткәрелә. Тик алар совет заманындагы искереп беткән стилистиканы хәтерләтә. Шуңа күрә анда катнашучылар эч пошудан иснәнүләрен көчкә тыеп тора. Ярар, өстәгеләр яшьләр проблемасын, аларның нинди уйлар белән яшәүләре турындагы яңа мәгълүматларны белде дә ди. Төп сорау барыбер кала: шуннан соң властьның яшьләргә мөнәсәбәте ничек булыр, ул нинди гамәл кылыр?

 Күптән түгел ВЦИОМ һәм Сәяси конъюнктура үзәге социологлары халык арасында бик кызык сораштыру үткәргән: бүген  совет киногеройларыннан  кем Россиянең сәяси лидеры була алыр иде? Сайлау өчен күрсәтелгән 11 персонаждан 20 вә 12 процент белән беренче ике урынны “Язның унҗиде мизгеле”ннән Штирлиц  һәм “Эт йөрәге” фильмыннан профессор Преображенский алган. Яшьләр белән эшләү буенча карар кабул иткәндә власть нинди юлны сайлар? Штирлицнымы, әллә Преображенскийнымы?

Ноябрь ахырында В.Путин “Россия лидеры” конкурсында катнашучылар белән очрашуында, Американы ачкан сыман: “Әйе, халыкның реаль кереме артмый, ситуацияне үзгәртергә кирәк”  дип белдерде (бер ай элек, халыкның кереме бик акрын арта, дигән иде). Ә бит “ситуация”не инде берничә ел элек – 2013 елга караганда халыкның тормыш дәрәҗәсенең начарая баруы беленгәч үк! – үзгәртергә кирәк иде. Тик алты ел буе берни дә үзгәрмәде! Тагын ачыкладылар: янәсе, ситуацияне үзгәртергә кирәк икән...  Тик сүздән эшкә күчү юк.

Менә шулар турында уйланып утырасың-утырасың да, ачуыңны басу өчен рәхәтләнеп сүгенеп куясың. Эчтән генә, чөнки ситуацияне үзгәртергә кирәк икәнен аңлый һәм белә торып бармакка-бармак та сукмаган, халкын яратмаган безнең властька тел-теш тидерергә ярамый. Бюрократизм чире белән агуланган власть, башкасын булдыра алмаса да, үз-үзен якларга булдыра ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев