Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Әхәт Сафиуллин: Тагын реформа, тагын ялган сүзләр...

Капитализмга күчкәннән соң алып барыла торган керәле-чыгалы реформаларның күбесе пенсия мәсьәләсенә кагыла: аларның ниндиләрен генә үткәреп карамадылар! Тик яхшы булачак дип шаулый-шаулый үткәрелгән ул реформаларның тиздән бөтенләй тормышчан түгеллеге ачыкланды, чөнки алар, нинди нәтиҗәләргә китерәчәкләрен төптән уйлап тормыйча, ашык-пошык кына кабул ителгән закон инициативалары буенча барды.

Соңгысы, баллар системасының да тормышчан түгеллеге, кемдер әйтмешли, үткәрә  башлауның икенче көнендә үк ачыкланды, моны хөкүмәттә утыручылар да танырга мәҗбүр булды. Бездә халык файдасына булачак дип үткәрелә торган реформалар, төрле яктан тикшерелмичә, керәле-чыгалы гына кабул ителгәнгә күрә, киресенчә, халыкка авырлыклар гына тудыра. “Монетизация” дигән реформа да пенсионерларның шактый ташламаларын тартып алган иде.

Илдә тагын бер реформа үткәрергә җыеналар: хөкүмәт пенсиягә чыгу яшен ир-атлар өчен – 65, хатын-кызлар өчен 63 яшькә  күтәрү турында игълан итте. Премьер-министр Д.Медведев әйтүенчә, бу  –  “гади түгел, тик кирәклек” чарасы. Сәбәбе  – илдә демографик мәсьәләнең бик кискен торуы:  пенсионерлар саны елдан-ел арта, ә эшләүчеләр саны, киресенчә, кими бара икән. Берничә ел элек бер пенсионерны тоту өчен өч кеше эшләргә тиеш булса, хәзер исә бу сан икегә генә калып бара. Димәк, Пенсия фондының кесәсе такырая. Ил җитәкчелеге бу хәлдән чыгу әмәлен бары тик пенсиягә чыгу срогын озайтуда гына күрә. Хәзер түрәләрнең экранда шаулауларына караганда, бу реформа хәтта пенсияләрнең артуына китерәчәк, хөкүмәт исәпләве буенча, эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе киләсе елда ук 1 мең сумга артачак. Реформаның монысы В.Путинның: “Мин президент булып торганда, пенсиягә чыгу яше күтәрелмәячәк” дигән сүзенә карамастан үткәрелә. Аның матбугат сәркатибе Песков сүзенә караганда, янәсе, президентның бу чарага бернинди катнашы юк. Бик сәер аңлатма, илдә бара торган күләмле реформа президенттан башка гына үткәрелә икән...

Русларда: “Спасение утопающих – дело рук самих утопающих” дигән гыйбарә бар. Әгәр хәзерге вакытта пенсияләр аз икән, аны күтәрү пенсионерларның үз эшләре булып чыга. Ә безнең илдә уртача пенсия, башка илләр белән чагыштырганда, мыскал гына. Әйтик, ул Америкада – 75600, Даниядә – 17600, Германиядә – 89000, Япониядә – 126000 , Испаниядә – 63000, Франциядә – 89000, Бразилиядә 44000 сум булса, Европага нефть белән газ сатып яткан Россиядә исә 14000 сум. Чын мәгънәсендә мыскал гына бит бу! Статистика күрсәтүенчә, Россиядә лаеклы ялга чыккан пенсионерлар уртача тагын 6,4 ел эшләүләрен дәвам итә, янәсе, пенсиягә чыгу яшен күтәрү аларга бернинди зыян да китерми. Эшлиләр, әлбәттә, чөнки ел саен арта барган ТКХ хезмәтләренең һәм  бәяләрнең  артып торуы шартларында 14 мең сумга ничек көн күрмәк кирәк?! Шуңа күрә, очын очка ялгап бару өчен, безнекеләр эшләргә мәҗбүр, ә чит ил пенсионерлары исә дөнья буенча сәяхәт итәләр. Шул ук вакытта бездә башка статистика да бар: эшкә яраклы ир-атның 43 проценты 60 яшькә, ягъни пенсия яшенә дә җитә алмыйча дөнья куя. Әлбәттә, түрәләр статистиканың монысын күрмәмешкә салына.

14000 сум – ул эшләп пенсиягә чыкканнарныкы, ә эш стажы җитмичә социаль пенсия алучыларныкы  исә, быел 1 апрельдә бераз артканнан соң, нибары 9072 сум тәшкил итә. Ни өчен шулкадәр түбән соң бездә пенсияләр, дигән сорауның җавабы көн кебек ачык: Россиядә хезмәткә түләү  бик түбән, башка илләр белән чагыштырганда, аны бушка эшләү дип  бәяләрлек кенә. В.Путинның Федераль җыенга җиткерелгән юлламасында әйтелгәнчә, 2017 елда, әгәр рәсми статистикага ышансак, безнең илдә 20 млн 300 мең кеше яшәү минимумыннан да ким хезмәт хакы алып эшләгән! Йә әйтегез, аларның мыскыл дәрәҗәсендәге бу хезмәт хакларыннан илнең Пенсия фондына нинди взнос керсен?! Аларны ярлылар дип түгел, ә хәерчеләр, мескеннәр дип атарга гына кала. Шунысы гаҗәп, мондый хезмәт хакы алып эшләүчеләр тиз генә бетмәячәк әле: Путин үзенең  дүртенче президентлык чоры ахырына – 2024 елга аларның санын 10 млнга тикле киметәчәк кенә. Моннан алдагы президентлык чорында үтәлергә тиешле Май указларының яртылаш кына үтәлүен белгәнгә күрә, моның үтәлеше дә бик зур шик тудыра. Ә бит әле бездә яшәү минимумы һәм аннан чак кына артык хезмәт хакы алып эшләүчеләр дә берничә миллион кеше! Димәк, Пенсия фонды акча  янчыгының юкару сәбәбе күз алдында... Кеше үз хезмәтенә тиешле хак алып эшләргә тиеш. Ә салым хезмәт хакына бәрабәр рәвештә алынырга, ягъни миллионнар алып эшләүчеләр аны күбрәк түләргә тиеш. Тик безнең хөкүмәт, ил җитәкчелеге һәм Дәүләт Думасы депутатлары моңа аяк терәп каршы, чөнки бу аларның үзләренә кагыла, ә безнең власть ияләре  үз байлык­ларын сакларга өйрәнгән.

Россиядә пенсия реформаларыннан башка бик күп сөйләнелә торган тагын бер өлкә бар: ул – кече һәм урта бизнес мәсьәләсе. Аларны үстерү зарурлыгы турында бездән дә күп сөйләүче башка ил дөньяда юк! Тик шул ук вакытта аларга каршы төрле юллар белән рәхимсез һәм ачык­тан-ачык көрәш алып барыла. Мәсәлән, белүебезчә, Дәүләт Думасы, аларга салымны арттыру турында закон кабул итеп, алар санын яртылаш киметеп куйды. Аннан соң безнең түрәләр бик тә “тәртип” ярата: санитария таләпләрен үтәү сәбәбе белән урамда, базар тирәсендәге җирдән сатуны гына түгел, хәтта тәртип белән урнашмаган дигән сылтау белән палаткалардагы сәүдәне дә бетерде, шулай итеп, кече бизнес белән шөгыльләнүчеләрне пыран-заран китерде. Шулай “тәртип”кә китерә торгач, күп­ләр үз эшләрен ябарга мәҗбүр булды. Алай гына да түгел, гади кешеләргә базарларда сату итү мөмкинлеге дә бетерелде, чөнки алар тора-бара алыпсатарлар кулына күчеп бетте. Аннан соң илдә кредит ставкалары да гаять югары. Бу өлкәдә мондый “тәртип  урнаштыру”ның асылында бу төр бизнесларга каршы чын көрәш ята – зур бизнес ияләре өчен мондый конкурентлар кирәкми. Чөнки безнең түрәләр,  шул ук думачылар, асылда әнә шул зур бизнес ияләре бит. Тик, алар бизнесларын йә хатыннары, йә туганнары исеменә генә язып бирделәр. Шуңа күрә декларациясенә күз салсак, хатыннарының ирләренә караганда йөзләрчә миллион артык керем алуларын күрәбез. Бездә әледән-әле базарлар яна икән, бу да юкка гына түгелдер дип уйларга кирәк... 

Шуңа күрә бездә капитализмга күчкәннән соң барлыкка килергә тиешле урта сыйныф һаман туа алмый. Нинди соң ул урта сыйныф? Бу сорауга Аналитик кредит рейтингы агентлыгы эксперты Елена Анисимова:

– Аның төгәл билгеләмәсе юк, – дип җавап бирә. – Бу – ипотека һәм автокредитын түләргә сәләтле, ягъни торагы һәм автомобиле булган, тиешенчә куллану дәрәҗәсенә ия һәм запас акча туплый ала торган акыл хезмәте иясе. Урта сыйныф дип аталу өчен Мәскәүдә – 120 мең, төбәкләрдә 60-90 мең сум эш хакы алып эшләргә кирәк. Россиядә эшләүчеләрнең бары тик 8-9 проценты гына үзен урта сыйныф вәкиле дип саный ала. Мәскәүдә андыйлар – 18, Санкт-Петербургта 13 процент.

Ходай россиялеләргә һәртөрле реформага чыдарлык түземлек, сүзләр боткасыннан араларлык колакчын бирсен. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев