Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Әхәт Сафиуллин: Сый урынына – вәгъдә

Бездә бушлай медицина түләүле бахиладан, ә түләүле медицина бушлай бахиладан башлана.  Мәзәк.

Күренекле журналист  В.Кос­тиков язганча, Россиядәге бүгенге власть системасын тәнкыйть­ләүче радикаллар, илебездә дәүләтчелекнең табигате үк бозылган, дигән фикергә килеп, 1917 елда игълан ителгән “пролетариат диктатурасы” һәм “халык власте” урынына бюрократия диктатурасы урын алды, дип саный. Без аның билгеләрен – властьның халыкка хисап бирмәвен, югары җитәкчелектә җаваплылыкның булмавын күреп яшибез. Бүген безнең илдә элекке – Сталин, Хрущёв, Брежнев, Горбачёв һәм Ельцин вакытындагы законсыз эшләр турында гына җәелеп сөйләргә мөмкин. Ә  хәзерге хәлебез хакында олы трибуналарга күтәрелеп сөйләү гадәте юк. Янәсе, әле моңа йә илдәге демократия әзер түгел, йә халык тотрыклылык тели, йә дошманнар даирәсе комачаулый.

Мөгаен, бюрократия диктатурасының иң ачык билгесе – дәүләт аппаратының үсеше. Күптән түгел генә газеталар бер министрның үзенә 15 урынбасар (!) таләп итүе турында язды. 175 млн халкы булган Россиядә революциягә кадәр берничә ел элек 250 мең түрә булса,  бүгенге көндә 146 млн халыклы илебездә  1,5-2 миллион чамасына җитте.  Аларга хезмәт күрсәтүче шофёрлар, сакчылар, сәркатипләр, шәхси аш пешерүчеләр һәм пресс-сәркатипләр саны буенча дөньяда беренче урында торабыз. Власть аларны һәм түрәләр санын кыскартырга вәгъдә бирә, ә министрлык һәм ведомостволар саны арта тора. Бүген Россиядә 22 министрлык бар... һәм  һәрбесе нәрсәнедер күзәтә. 

Русларның “Җиде багучы караган бала күзсез кала” дигән мәкале түрәләргә карата да бик дөрес.  Алар күп, ә илдә рәтле тормыш юк: инде алты ел рәттән (!) халыкның кереме кими, ярлылар саны арта, ә рәсми ярлылар саны,  һаман үзгәрешсез калып, 20 млн дип санала. Бездә махсус Икътисади үсеш министрлыгы да бар, тик үсеш  кенә юк. Киресенчә, ил авыр кризис чорында бәргәләнә сыман. Ә төрле икътисади форумнар  санап бетергесез! Телевидение аларда төзелгән килешүләр турында пафос белән сөйли, газеталар әллә нинди яңалык сыман яза, ә ил икътисадында бернинди үзгәреш тә сизелми. Аларның ил тормышына бернинди йогынтысы да булмавын күреп: “Бернинди файдасы булмагач, ни кирәге бар икән соң ул форумнарның?!” – дип гаҗәпләнеп куясың. Илдәге тормыш дәрәҗәсенең елдан-ел түбәнәя баруына карамастан, бу проблеманы ил күләмендә уртага салып сөйләшергә, анализларга алынган ник бер форум, күләмле чара үткәрелсен! Хәер, аңлашыла да: бу бит иске ил җитәкчеләрен чәйнәү түгел. Халыкның властька үз фикерләрен  җиткерү чарасы да юк: митинглар үткәрергә санкция бирмиләр, ә соңыннан, Путин әйткәнчә, “закон кысаларында” ирештерә алмагач, халык нишләргә тиеш икән соң? Моңа җавап бирүче юк. Аның каруы, халыкның  июль азагында Мәскәүдәге “законсыз” акциясеннән соң бик оператив рәвештә берничә кешене төрмәгә яптылар. Халыкны куркыту һәм кисәтү өчен монысы... 

Ә проблема исә шулкадәр җитди һәм шундый “өлгерде” ки, андый чыгышлар башка шәһәрләрдә дә булырга мөмкин. Хәер, ул ил күләмендә бара да инде. Тик аның формасы һәм форматы гына үзгәрде. Төрле шәһәрләрдә,  эш хакларының бик түбән булуы аркасында, табиб һәм шәфкать туташларының төркем-төркем булып эштән китү турында гаризалар язуын белеп торабыз. Шөкер, әлегә бу нәрсә укытучылар арасында сизелми – түзәләр. Башка илләрдә табиб һәм укытучы бик абруйлы һәм яхшы хезмәт хакы алучы һөнәр иясе саналса, бездә нәкъ киресе күзәтелә: дәүләт, хезмәтләрен гаять түбән бәяләве белән, аларның абруен  плинтустан да түбән төшерде. Алар, очын очка ялгап бару өчен, берничә ставкага эшләргә мәҗбүр ителде. Югыйсә, ил президентының аларга хезмәт хакын “кешечә” түләүне күздә тоткан май указы да бар. Хәер,төбәк губернаторлары аны “үти” дә, тик  эш хакларын реаль күтәреп түгел, ә оптимизация дигән булып шәһәр һәм авылларда медучреждениеләрен ябып, штатларны кыскартып, аларны берничә ставкага эшләргә мәҗбүр итү бәрабәренә. Җитмәсә, төрле манипуляцияләр белән өстәмә эшләре өчен тиешле акчаларын йә бөтенләй кисеп, йә өлешчә генә түләп мәсхәрәлиләр.

Шул сәбәпле табибләр    йә ком­мерция  сырхауханәләренә китеп бара, йә чит илләргә таю ягын карый. Россия Сәламәтлек министрлыгы мәгълүматы буенча, бүген илдә 25 мең табиб һәм 130 мең  шәфкать туташы, фельдшерлар җитми. Чит илләргә китүче табибләр санын беркем дә әйтә алмый. Мәскәү  шәһәренең терапевтлар фәнни җәмгыяте рәисе профессор П.Воробьёв әйтүенчә, Петрозаводск дәүләт университеты каршындагы медицина институты аларны бары тик Финляндия өчен генә әзерли диярлек. Булачак табибләр фин телен вузда укыганда ук өйрәнә, аннары, Финляндиягә китеп, анда имтихан бирә һәм шунда эшли. Гомумән, Россиядә вуз бетергән яшь табибләрнең нибары 15 проценты гына сырхауханәләребездә эшкә кала. “Ни өчен шулай?” дигән сорауны биреп тә торасы юк: табибләрнең эш хаклары бик түбән. СССР җимерелгәннән соң һәр тармакта башланган башбаштаклык сәламәтлек саклау һәм мәгариф системасында да  дәвам итә: үзләренә буйсынган кешеләрнең эш хакларын  баш табиб һәм мәктәп директорлары билгели. Мәсәлән, хастаханәнең баш табибе аена – 200 мең сум, ә гадәти табиб 30-35 мең сум хезмәт хакы алырга мөмкин. Бу проблема ил масштабында шулай. Дөрес, власть табибләрнең эш хаклары мәсьәләсен ике елда чишәргә вәгъдә итә. Ә бит алар да, укытучылар да эш хакларының ташка үлчим икәнлеге турында инде ун елга якын ачынып сөйли, әмма аны чишәргә алынучы шушы көнгә хәтле булмады – власть хәлнең критик ноктага җитүен көтте бугай. Хәзер тагын яңа вәгъдәләр яңгырый... Монысына да ышануы кыен, чөнки безнең илдә  вәгъдәсезлек тә  җавапсызлык белән бергә кулга-кул тотышып атлый. Президент В.Путин авызыннан чыккан: “Кешеләр  хезмәтләренә лаеклы эш хакы алырга тиеш” дигән сүзләр дә халык тарафыннан вәгъдә буларак кабул ителгән иде дә, тик ул да сүздә генә калды...

Россия телевидение алып баручысы, күренекле шәхес В.Познер газетада безнең табибләрнең айлык эш хаклары – 250 мең, ә укытучыларныкы 100 мең сум булырга тиеш, дип язып чыкты. Дөрес, Россия өчен бу саннар зур булып тоелыр, ләкин аларны долларга яисә еврога күчерсәң, йә Дәүләт Думасы депутатының эш хакы (400 мең сум) белән чагыштырып карасаң, бик тә тыйнак сан килеп чыга, ди ул.

Моны раслау өчен Европада бик  абруйлы саналган укытучының (табибләр буенча мәгълүматым юк) нинди хезмәт хакы алуын китерәсем килә.  

2017 елгы мәгълүматлар буенча Европа  рейтингында урта мәктәптә зур аерма белән Люксембург беренчелекне тота –  еллык эш хакы 62-110 мең  (4,5- 7,9 млн сум), икенче урында Германия –50,3-66,7 мең евро (3,6-4,8 млн сум).  Италиядә укытучы елына  – 37,2 мең,  Испаниядә   49,2 мең еврога хәтле ала.

Ә бит илдә табиб һәм укытучыларныкы гына түгел, күпчелек халыкның  эш хакы куйган хезмәтләренә бәрабәр булудан бик ерак тора. Бу аңлашыла да, чөнки алар инде алты ел буе күтәрелү урынына, кими бара, ә коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар, салымнар, төрле штрафлар, әйберләргә бәяләр арта тора. Инде халык ничек очын очка бәйләргә белмичә аптырый.

В.Путин быел журналистлар белән очрашканда, күзен дә йоммыйча, әйе, халыкның кереме бик акрын арта, дип белдерде. Шуннан соң матбугатта, бер дә артмый, киресенчә, кими бара, дигән язмалар күренде. Ә монда, бер караганда, президент та хаклы сыман, чөнки ул реаль артуны түгел, ә уртача эш хакының артуын күздә тота, чөнки аңа даирәсе шулай тукып килә. Чыннан да уртача эш хакы арта бара. Ничек? Түрәләрнең (бер газета ирония белән язуынча, “мохтаҗлар”ның) эш хаклары артуга бәйле рәвештә. Ә ул чынлап арта. Мәсәлән, быел 1 октябрьдән Путин белән Медведевнең, Саклану, Гадәттән тыш хәлләр, Эчке эшләр министрлык­лары, Федераль иминлек хезмәте, Росгвардия, Тышкы разведка хезмәте, Федераль сак хезмәте Дәүләт фельдъегерлык хезмәте, Генераль прокуратура, РФ Тикшерү комитеты җитәкчеләренең эш хаклары  4,3 процентка артты. Ә сентябрь аенда барлык түрәләрнең эш хакы да 4,3 процентка арткан иде. Димәк, илдә уртача эш хакы да артты. Тик халык моны үз кесәсендә сизми, түрәләр генә кыштырдата ул акчаларны.

Әлбәттә, телевидение бу турыда шауламады. Ә Путинның Шойгу белән тайгада йөрүен бөтен каналлар да бик тәфсилләп күрсәтте. Ул бездә дәүләти әһәмияткә ия вакыйга буларак кабул ителде, күп комментарийлар тудырды. Ә чит илләрдә, газеталар язуынча, бу турыда әйтеп тә тормаганнар. Гомумән, чикнең теге ягында Россия турында искә дә алмыйлар икән, әйтерсең андый ил дөньяда юк. Нигә шулай? Бу сорауга журналист В.Костиков: “Әйтерсең Россия озакка сузылган сәяси ялга чыккан да, аннан “гадәти көнкүреш”кә кайтырга ашыкмый, – дип җавап бирә. – Бу моңсу күзәтүне безнең әйдәп баручы социаль үзәкләр дә раслый. Соңгы айларда ил тормышында сәяси һәм социологик анализлар ясарлык бернинди әһәмиятле вакыйгалар да булмады”.

Димәк, уйланырлык, анализ ясарлык нәрсәләр юк дигән сүз. Сайтлар халык өчен әһәмияте булмаган икенче дәрәҗәдәге мәгълүматлар белән тулган. Ил халкы игътибарын битләрдәге миң-бетчәләргә һәм җыерчык­ларга юнәлтәләр, табибләр эшенә карата үз карашларын белдерергә чакыралар. Газеталарда – бетмәс-төкәнмәс мәктәп гаугалары. Телевидение сәясәте җәнҗаллы шоуларга тикле түбән төште. Атналар, айлар буе күренекле артист һәм җырчыларның туйлары,  аерылышу вакыйгалары, кемнең ничә тапкыр кияүгә чыгуы яисә өйләнүе, кемнең читтә “җилдән туган” ничә баласы барлыгы хакында берничә исемдә, ә эчтәлеге белән бер-берсен кабатлаган “җитди” тапшырулар алып баралар, аларның “патша сарайларын” күрсәтәләр... Ә сериаллар исә бер-берсеннән артистлары белән генә аерыла: барысында да үтереш тә үтереш, кан да кан... Ирексездән: “Әллә соң безнең сәясәт үтерешчеләр әзерләүме?!” – дип гаҗәпләнәсең. Хәзер бездә хәтта сыра турындагы яңа рег­ламент та зур вакыйга сыман кабул ителә. Тавык йомыркасын ничек дөрес итеп юу – кул беләнме, әллә щётка беләнме? – турында “үткен дискуссия”­ләр, җәмәгать туклану системасында омлетның калынлыгы хакында  “җитди” бәхәсләр бара.  Роспотребсоюз рестораннарга 800 пункттан торган таләпләр куя. Ә АКШта  алар – 80, Казахстанда – 40. Шуннан соң Казахстанда инвестицияләрнең безнекенә караганда 4 тапкырга артык икәненә гаҗәпләнергә кирәкме?    

Мондый тапшырулар, “Яңалыклар”дагы очсыз мәгълүматлар, моның ише сериаллар халыкның ачуын китерә. Чөнки кешеләргә илдә нинди үзгәрешләр көтелүе  мөһимрәк. Киләчәктә яңа сәяси исемнәр күренерме? Әллә без тагын дистә еллар буе телеэкраннардан шул бер үк йөзләрне күрербезме? Җитди кадрлар алышынуы булырмы? Ләкин сәяси һәм икътисади фаразларның күбесе нейтраль характерда: үсеш тә юк,  түбән төшү дә. Ә сәяси партияләр хакында  искә алучы да юк – әйтерсең алар идән астында.

Ә бит болар барысы да бюрократия диктатурасының җитәкчелек итү рәвеше. Юкка гына күрсәтми бит түрәләр үзләренең шундый активлыгын! Болар барысы да халык игътибарын төп проблемалардан – салымнарның, торак хезмәтләре тарифлары, дару, транспорт бәяләре үсешеннән, медицина һәм мәгарифнең түләүлегә әйләнә баруыннан читкә юнәлтү өчен эшләнә.

Тормыш дәрәҗәсе көннән-көн начарлана барган халык сыйфатсызрак азык-төлеккә күчә генә түгел, гадәти азыкларны сатып алуны да киметә башлаган. Мәсәлән, сөт продуктларын куллану Россиядә Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдим иткән нормадан кимегән. Кешеләр гадәти дарулар сатып алудан да тыела. Россиядә аларга таләпнең уртача европалыларныкыннан 3 тапкырга ким булуына карамастан. Аларга караганда саулыгыбыз яхшылыктан түгел, ә акча янчыгыбызның юка булуыннан бу.

Ничек кенә булмасын, нәтиҗәдә бар авырлык халык җилкәсенә төшә. Чөнки авыр әйләнүче бюрократия машинасында баручы түрәләр дә алар җилкәсендә бит... Ә алар исә бик күп. Аларны туйдырыр­га, алар урлыйсы һәм чит ил банкларына салачак миллиардларны әзерләргә кирәк...

Октябрь аенда Президент В.Путин Африка илләре лидерлары белән очрашу вакытында аларның Россиягә булган 20 млрд доллар бурычларын кичерү турында белдерде: безнең халык җилкәсенең түзәрлек запасы моңа гына түзәр әле, дип уйлагандыр, мөгаен. Хәер, кем белә, бәлки, уйлап  тормагандыр да – бездә уйлап баш вату, уйлап эш итү гадәте юк та бугай. Алай гына да түгел, хәтта уйлап эш йөртеп икътисадын үстерүче илләрдән үрнәк алу гадәте дә юк бездә... Аның каруы, безнең түрәләрнең һәрберсе – сүз остасы, һәрберсе вәгъдә маһиры...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев