Әхәт Сафиуллин: Саннар белән шаяру
Җәмәгатьчелек һәм экспертлар Росстат күрсәткечләренә күптәннән ышанмый, чөнки ул, ил җитәкчелеге күрергә теләгәнне бирергә тырышып, саннар белән шаярырга ярата. “Уртача” саннар белән эш итү – аның асылы дияргә була, чөнки бу ысул җитәкчелек күзенә ятышлы “цифр”ны бирә.
Менә инде ничә еллар буе ил җитәкчелеге укытучы һәм табибләрнең эш хакларын күтәрү турында сайрый. Бу турыда президентның май указларында да әйтелә. Ул укытучыларның эш хакын төбәкләрдәге уртача эш хакы дәрәҗәсенә җиткерү максаты куйды. (Ә табибләрнеке ике тапкыр артык булырга тиеш.) Статистикага ышансак, болар үтәлә дә. Тик нинди ысул белән?
Әйтик, укытучы төбәктәге уртача 37 мең сум эш хакын алырга тиеш. Ул нәрсәләрдән җыела? Аның нигезенә 8 мең сум оклад салына. Аңа категория һәм нагрузкалар өчен өстәмәләр кушылгач, 12 мең сумга җитә. Аңа тагын дәфтәрләр тикшергән һәм сыйныф белән җитәкчелек иткән һ.б. өчен өстәлә һәм эш хакы 21 мең сум тирәсе чыга. Әлбәттә, көченнән тайганчы эшләргә әзер торган укытучылар өчен тагын да өстәмә мөмкинлекләр бар: БДИ үткәрүдә катнашу, балаларны музейларга алып бару, укучыларны олимпиадага әзерләү һ.б. Нәтиҗәдә үзенең эшен намус белән башкаручы укытучының эш хакы шул 21 мең сум килеш кала, ә биш кеше өчен армый-талмый эшләүчеләрнеке 50 мең сум тирәсе җыела. Росстат күрсәткечләре буенча уртача 37 мең сум килеп чыга. Тик мондый “уртача”ның кемгә кирәге бар? Күпчелек укытучының реаль эш хакы мондый “уртача”дан 16 мең сумга ким бит. Менә шуңа күрә дә аларның реаль эш хакларын күтәрү турындагы ачынулы сүзләр ничә еллар буе тынмый. Мондый уртача бары тик ил җитәкчелегенә һәм, әлбәттә, президентның май указларын “тырышып” үтәүче губернаторларга гына кирәк.
Моның шулай икәненә Президент В.Путин да ышанды бугай: 2018 ел ахырында Федераль дәүләт статистика хезмәте җитәкчесе Александр Суринов вазифасыннан бушатылды. Ни сәбәпле? Илнең төп исәп ведомствосында нәрсә тиешенчә булмаган?
Бу сорауларга җавапны элек Росстат фәнни-тикшеренү институты директоры булып эшләгән икътисад фәннәре докторы Василий Симчура “АиФ” газетасында бирә.
Росстат саннарына ризасызлык В.Путинның декабрь аендагы матбугат конференциясеннән соң туа. Анда президент, Россия Банкы хисапларына нигезләнеп, ил халкының чын кереме 2018 елның 11 аенда 0,5 процентка үсте дип белдерде. Тик экспертлар шундук Росстатның шул вакыт аралыгында керемнәрнең 0,1 процентка кимүе турында белдерүенә игътибар итте. Һәм, әлбәттә, уңайсыз хәл килеп чыкты: нигә шундый аерма? Шуннан соң ил җитәкчелегенең бу соравына аңлаешлы һәм төпле җавап бирә алмаган А.Суринов эштән китү турында гариза язарга мәҗбүр булган.
Беренче премьер-министр А.Силуанов: “Исәпнең торышы коточкыч”, – дип бәяләде. Ә В.Симчура моңа, статистик саннар белән идарә итү тагын да коточкычрак, дип өстәде. Исәпләү ысуллары даими рәвештә үзгәреп тора. Ничек тә яхшырак күрсәткеч китереп чыгару өчен, төрле манипуляция ярдәмендә базис күрсәткечләр киметелә, ә агымдагы исәп саннары күтәрелә. Шуннан соң саннарның төгәллеге түбән тәгәри, статистикага ышаныч кими. Шуңа күрә дөрес хәлне күрсәткән идарәчел мәгълүматка мохтаҗ җәмәгатьчелек һәм экспертлар Росстатны тәнкыйтьли.
Нәтиҗәдә Росстат саннарны әвеш-тәвеш китерә һәм хәтта үз саннарында үзе үк бутала башлый. Мәсәлән, ул башта 2017 елда авыл хуҗалыгының рекордлы – 20 процентлы үсеше турында белдерә, аннары, үзенең баштагы исәпләрен 2016 елда үткәрелгән авыл хуҗалыгы исәбе белән чагыштыра һәм инде “рекордлы” үсеш 10 процентка да тартмый. Нәтиҗәдә илдә шундук моңарчы чынында булмаган 10 млн тонна ит, яшелчә һ.б. төр азык-төлек “юкка” чыга. Бәла бер үк саннарның күп мәртәбәләр тикшерелүе һәм каралуында түгел, ә шушындый эквилибристик операцияләрдән соң рәсми саннар һәм кешеләр чынында күреп торган исәпләр арасында тагын да зур аермалар барлыкка килүендә. Бу бигрәк тә илнең бер үк күрсәткечләрен чит илләр һәм халыкара статистикалары белән чагыштырганда ачык күренә. Әйтик, Россиянең контракт буенча Германиягә җибәрелгән углеводородлар безнең статистика буенча 10,9 млрд долларлык исәпләнсә, немецларда – 27,1 млрд доллар.
“Әгәр чын хәлне белми, кешеләрне ишетми икән, андый статистика нигә кирәк? – дигән иде В.Путин бер киңәшмәдә. – Статистиканың максаты – түрәләргә ярарга тырышу түгел, ә җәмгыятькә хезмәт итү”. Тик бу хезмәт вәкилләрен һөнәри намуслыкка өндәү генә аз. Башта алар эшенә комачаулый торган төп проблемаларны чишәргә кирәк.
“Бу өлкәдәге күп ялгышлар беренчел мәгълүмати саннарны җыйганда ук башлана, – ди В.Симчура. – Предприятие һәм оешмалар статистик исәпләрне формаль рәвештә төзи. Шушы көнгә хәтле халыкара стандартларга (Россия моңа 1993 елда ук күчкән иде) туры килгән тулы мәгълүматлы исәп алуга ирешә алмадык. Нәтиҗәдә без үз илебезне белмибез: “натура”да ул нәрсә һәм нинди күләмдә җитештерә, кешеләр һәм бизнес нинди милеккә хуҗа, алар күпме чыгым түгә һәм күпме эш хакы ала? Болар барысы да якынча гына билгеле. Әгәр чын хәлне чагылдырган төгәл саннар юк икән, аларны эшкәртү өчен бернинди заманча җиһазлар да ярдәм итмәячәк”.
Шулай булгач, нишләргә соң? Аныңча, Россиянең бөтен активларына – җиргә, җир өсте вә җир асты байлыкларына, күчемсез милекләргә, машина һәм җиһазларга, чимал һәм материал запасларына, барлык матди һәм интеллектуаль байлыкларга инвентаризация үткәрергә. Дөрес, бу кыйммәтле һәм авыр эш, ләкин аны инде сузарга ярамый. АКШта предприятиеләр исәбен һәр 5 ел саен алалар. Ә бездә бу соңгы тапкыр 1961 елда үткәрелде.
2020 елдагы халык санын алуны да бөтенләй башкача үткәрергә кирәк. Россиядә кемнәрнең, ничек һәм кайда яшәүләрен санау гына җитми (болар элеккеге сан алу нәтиҗәсен кабатлау гына булачак), ә һәр аерым гаилә хәлен ачыклау сорала. Кешеләрдән турыдан-туры (ялланган агентлар аша түгел) ихтыяҗлары ниндилеген, нинди шартларда яшәүләрен һәм үз тормышларын ничек бәяләүләрен сораштырып белергә кирәк. “Турыдан-туры”ның сәбәбе билгеле: кешеләр хәзерге заказлы сораштыруларга ышанмый.
Росстатның яңа җитәкчесе итеп билгеләнгән 38 яшьлек Павел Малков 2012 елга хәтле Саратов өлкәсендә, аннары Икътисади үсеш министрлыгында эшләгән. Аңа калган мирас җиңелдән түгел. Гомумән, Росстат – иң артка калган икътисад өлкәләренең берсе. Аның хезмәткәрләренең эш хаклары да башка министрлык һәм хезмәтләр белән чагыштырганда иң киме санала. Җитмәсә, хезмәткәрләренең өчтән ике өлеше статистика профиле буенча һөнәриләр түгел: элеккеге инженерлар, табибләр, агрономнар, юристлар, хәрби хезмәткәрләр. Хәзер Россиядә бу төр һөнәриләр әзерләнми. Советлар заманында бу эш белән өч институт һәм берничә техникум шөгыльләнсә, алар барысы да юкка чыгарылган. Ә кайбер икътисади вузларда калган статистика кафедраларында исә практикада саннар белән эш итә белүчеләр юк диярлек.
Әлбәттә, ил җитәкчелегендә П.Малков Росстат эшен тиешле агымга куяр дигән ышаныч зурдан. Бу ведомствога елына 70 млрд сум финанс ярдәме дә вәгъдә ителә. Ләкин Икътисади үсеш министрлыгы составында булып, аның уңыш һәм уңышсызлыкларын бәяләргә тиешле Росстатка бу булышырмы? Бу хәл үзе үк нормаль күренеш түгел бит. В.Симчура да моңа шикләнеп карый. “Росстат – белешмә хезмәте һәм архив түгел, – ди ул. – Аның максаты – мәгълүмат туплау һәм тәэмин итү түгел, ә саннар белән идарә итү. Ул санаучы түгел, ә илдәге хәлне объектив бәяләүче арбитр”.
Бу уңайдан ул Росстат статусын Хисап палатасыныкы белән тигезләү яклы. Аның фикеренчә, ул хөкүмәттән бәйсез булырга һәм Дәүләт Думасына гына буйсынырга тиеш. Моның тагын да идеал варианты – аны Хисап палатасы белән бер ведомствога кушу. Ул ведомство дәүләт акчасының тотылуын контрольдә тотучы гына түгел, кабул ителгән карарларның абсолют үтә күренмәлелеген тәэмин итүче орган булырга тиеш.
Сүз уңаенда, икътисад буенча 70 ләп Нобель премиясе лауреатларының күбесенә ул статистик ысулларны яхшырту һәм статистиканы практик максатларны чишүдәге эшләре өчен бирелгән. Ләкин барлык бу галимнәр статистика ятим сыман читтә, фән һәм дәүләт идарәсе күләгәләрендә ятмаган, ә алдан баручы илләрдән чыкканнар. Бездән түгеллеге аңлашыладыр...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев