Әхәт Сафиуллин: Күршеләр юлы дөрес
Россия дә, Кытай да социализмнан капитализмга күчте. Ә нәтиҗәләр нинди? Дөньяның танылган компания экспертлары фаразлавынча, Кытай 2018 елда икътисадының күләме буенча Евросоюзны узып китәчәк, Россиянең бүгенге икътисади хәле гаять авыр: ул үсеш турында хыяллана гына ала.
Кытайны шундый үсешкә нинди реформалар китерде соң? Бер караганда, ул реформаларны без дә үткәрдек ләбаса. Бу сорауга “АиФ” газетасының журналисты Алексей Макурин үзенең “Почему Россия не Китай” дигән язмасында бик ачык җавап бирә.
Баксаң, моның төп сәбәбе ул реформаларга карашның үзгәлегендә икән. Әйе, 1980 елларда СССР да, Кытай да үзгәртеп корулар кичерде. Тик ул Россия икътисадын җимерүгә, ә Кытайныкын чәчәк атуга китерде.
Безнең реформаның Кытайныкыннан төп аермасы шунда: Россия, ялгыш курс алып, совет икътисады моделен көнбатыш моделендә эретте. Ә КХРда реформа моделе баштан ук милли һәм бик прагматик булды: алар икътисади бәйсезлекләрен саклап, Көнбатышныкыннан үзе өчен файдалы өлешен генә алды. Кытай чит илләр өчен үз базарын киң итеп ачты, тик моны бик уйлап эш итте – алар өчен күп кенә өлкәләргә юлны япты. Саклану өлкәсенә генә түгел. Мәсәлән, анда традицион кытай медицинасы әйберләре яисә чәй һәм дөге җитештерүче предприятиеләр ачу тыелды. Бу адымга икътисади гына түгел, ә символик мәгънә дә салынды. Реформалар башлап, кытайлылар үз мирасларын кире какмады, ә аны көчәйтте генә.
Мао Цзедун кытайлылар хәтерендә хәзер дә уңай фигура булып саклана. Аның үлеменнән соң Кытайның коммунистлар партиясе, аның эшчәнлегенең 80 проценты дөрес, ә 20 проценты – дөрес түгел иде, дип белдерде һәм шуның белән аның турындагы бөтен бәхәсне бөтенләйгә ябып куйды. Алар үз тарихларына уңай карашта һәм илләренең бәласендә кем гаепле дигән темага бетмәс-төкәнмәс фикерләр белән үз-үзләрен борчымый. Бу да узганнарына тәнкыйть күзлегеннән генә карап, барлык реформалар да тәмамланмаган, барлык ил җитәкчеләре дә булдыксыз дип санаучы Көнбатыш һәм Россия җәмәгатьчелеге аңнарына охшамый. Әйтергә кирәк, бездә, инде капитализмда чирек гасыр яшәвебезгә карамастан, элеккеге җитәкчеләрне әле һаман төрләндерәләр, чәйниләр – хәтта телевидениедә бу теманы “яктыртучы” берничә төрле тапшырулар барлыкка килде.
Реформалар башында торган Кытай коммунистлар партиясе һәрвакыт социаль юнәлешле булды. Кытайның ерак гасырлардан килгән трактатының төп темасы – түрә халыкка хезмәт итәргә тиеш. Шуңа күрә Кытай лидерларына һәрвакыт югары дәрәҗәдәге җаваплылык хас. Шуның нәтиҗәсендә борылыш чорында компартия җитәкчелеге үз мәнфәгатьләрен милли үсеш мәнфәгатьләренә буйсындырды һәм яңа ситуациягә тиз яраклашты. Ә Советлар Союзының партия бюрократиясе моны эшли алмады.
Кытай үзенең икътисади күтәрелешен экспериментлардан башлады. Анда чит илләр инвестицияләре символына әверелгән махсус икътисади зоналар (МИЗ) башта берничә районда гына барлыкка килде. Бары тик аннары, алар тормышчан икәнлекләрен раслагач кына, бу режим бөтен илгә кертелде.
Россиядән аермалы буларак, Кытай дүрт реформа башкарды. Беренчедән, ул эре дәүләт предприятиеләрен сатмады, киресенчә, шәхси бизнесны аларны барлыкка китерергә этәрде.
Икенчедән, чит ил инвесторлары илгә катгый шартлар куеп чакырылды. Кытай аларга үзенең куллану базарын технологияләр бәрабәренә тәкъдим итте. МИЗда кием-салым сатучы чит ил компанияләрен теркәү тыелды, кием-салым җитештерүче фабрикалар төзүчеләргә зур ташламалар бирелде.
Өченчедән, халкының үз финанс системасына ышанычын саклап калу өчен, Кытай бөтенесен эшләде. Ул үз юанен, премьер Павлов вакытында СССРда сум белән эшләгән кебек, югары курс белән долларга алыштырып “талау” эксперименты үткәрмәде.
Дүртенчедән, 1990 еллар ахырына кадәр Кытайдан чит ил валютасын махсус рөхсәттән башка чыгару мөмкин түгел иде. Шулай итеп, бу ил үзенең валюта фондын тулыландыра барды.
Чит ил офшорларының Кытай бизнесы өчен кирәге булмады, чөнки салымнар буенча табышны ил эчендә алу мөмкин иде. МИЗда барлыкка килгән уртак предприятиеләр беренче ике елда бюджетка түләүдән азат ителде, ә аннары салым ташламаларын озайта алдылар.
Кытайда, бездән аермалы буларак, эшмәкәрләргә караш бик яхшы. Алар шәхси бизнес ияләрен караклар дип санамый, шул ук вакытта анда борынгыдан бирле коммерция, җәмәгатьчелек һәм дәүләт мәнфәгатьләренә ачык мөнәсәбәт урнаштырылган. Элеккеге заманнарда ук вәкилләрен дәүләт хезмәтенә алу тыелган төркемнәр билгеләнгән. Алар арасында – сатучылар. Дәүләт белән идарә итү өчен аларның психологиясе туры килми дип саналган. Кытай бүген дә икътисад белән идарә итү дилбегәсен шәхси секторга бирми. Бүген син корпорация хуҗасы, ә иртәгә премьер урынбасары дигән нәрсә анда юк. Яисә киресенчә: КПК ҮК әгъзасы эре предприятие башлыгы була алмый. Хәтта аларның хатыннары да була алмый, чөнки Кытайда бу катгый тыела. Хәтта бу мәсьәләдә Дэн Сяопин оныгының гаиләсенә дә тап төшкән. (Бездә исә юл йөрү кагыйдәсен бозган Дума депутаты машинасын туктатырга да ярамый!) Ә бит Россиядә киң кулланышта булган бизнестан сәясәткә һәм сәясәттән бизнеска ротацияләү дә Көнбатыштан килә.
Кытайда Россиядә булмаган тагын бер ресурс бар: ул – уйлап башкарыла торган планлаштыру һәм төгәл җитәкчелек.
Шунысын да әйтергә кирәк, анда инде эшче куллар да без уйлаганча бик очсыз түгел. Долларга күчереп исәпләгәндә, анда 2008-2017 еллар арасында эш хаклары 2,5 тапкырга үскән. Халкының 1,4 млрд кеше булуы, бер караганда, – минус, тик Кытай аны да плюска әверелдерә алган. Шулхәтле кешене ашату-эчертү, киендерү – гаять зур проблема! Ләкин анда моңа караш бөтенләй башкача: алар гади халык кына түгел, ә сатып алучылар! Шуңа күрә Кытай бу проблеманы чит ил инвесторларына дөньяда иң зур булган куллану базарын тәкъдим итү юлы белән уңышлы чиште.
Әлбәттә, беренче карашка Кытай дәүләтен мәрхәмәтле дип атап булмый. 1990 еллар ахырына хәтле илдә эш атнасы алты көнлек иде, кешеләргә дәүләт пенсиясе түләнмәде. Ләкин шул ук вакытта һәркемнең – эшчеме ул, эшмәкәрме яисә табибме – табышы ел саен арта килде. Әллә ни күп булмаса да, анда табышның кимүенә китерә торган кризис күзәтелмәде. Ә социаль ярдәмнәр мөмкинлек чыгу белән күрсәтелә башлады. Кытай властьлары үз алларына гел тормышчан максатлар куйды. Анда, бездәге сыман, 500 көндә тормышны үзгәртәбез, дип беркем дә вәгъдә бирмәде. Дэн Сяопин таза тормышлы илне төзү өчен йөз ел вакыт таләп ителә дип белдерде.
Кытай кайбер нәрсәгә бездән өйрәнәме? Өйрәнә, тик СССРдагы Косыгин һәм Павлов реформаларын чагыштыру мисалында. Кытайлылар бу мисалларда социалистик икътисад шартларында үткәрелгән үзгәрешләрнең кайсы ноктасында ялгышлар җибәрелүне аңларга омтылалар. Андагы язмаларда күренгәнчә, СССРның проблемасы шунда: КПСС реформаларны эксперимент рәвешендә түгел, ә массакүләм кампания рәвешендә башлады, димәк, Кытайга бу мәсьәләдә сак булырга кирәк. Шуңа күрә алар икътисадта зур уңышка иреште дә. Ә бездә исә ул реформаларның нәтиҗәсе – алардагының нәкъ киресе. Моны раслау өчен берничә сан китереп үтик. 2008 елда Кытайда җан башына 3471 доллар ТЭП туры килсә, 2017 елда – 8827 доллар, Россиядә исә 2008 елда –11635, ә 2017 елда – 10743 доллар, ягъни түбәнгә тәгәрәгән дигән сүз. Кытайда уртача айлык эш хакы 2008 елда – 366, 2017 елда 929 доллар булса, Россиядә шул елларда 588 һәм 680 доллар тәшкил итә, ягъни 9 ел эчендә ул Кытайда 563 долларга үссә, бездә исә нибары 92 долларга гына. Хәер, моны тормышыбыз дәрәҗәсе буенча барыбыз да белә, моңа бернинди аңлатма да кирәкми.
Кытай капитализмга күчеш чорында һәр адымын уйлап эш итте. Ә без – Россиядәгечә: уйлап-нитеп тормыйча, уптым илаһи юл белән. Иң куркынычы шунда – бу юлның беркайчан һәм бернинди уңышка да китерә алмавын шушы көнгә хәтле аңлый алмыйбыз. Чөнки аңлау өчен уйларга кирәк. Ә уйлар өчен баш кирәк. Ләкин Ходай безгә башны уйлар өчен бирмәгән бугай...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев