Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Әхәт Сафиуллин: Көрәш иллюзиясе

“Илдә коррупционерларга каршы көрәш ничек бара?” дигән сорауга җавап эзләгәндә, илне басып алган бу афәтнең әлегә йомшак, ясалма рәвештә генә,  һич тә аның тамырын корыту максаты белән алып барылмавын күреп торабыз.

Гадәттә ничәдер елга колониягә озатылуларына игътибар итеп, аларга суд тарафыннан бик зур гына штрафлар да салынуын искә алмыйбыз.  Асылда ул штрафлар ни турында сөйли, аны түлиләрме? Соңгы вакытларда матбугатта суд тарафыннан хөкем ителгән зур дәрәҗәдәге казна караклары һәм ришвәтчеләр турында материаллар еш күренә. 

Сүзне иң элек “үзебезнең кадр”  – Югары Ослан районының элеккеге башлыгы Александр Тимофеевтан башлыйсы килә. 2012 елда ул 5 миллион ришвәт алуы өчен 300 млн штрафка тартылды (димәк, төрмәгә утыртасылары килмәгән). Ул аның бик аз өлешен генә түләде дә башкасына “көче җитмәде”. Шуңа күрә штрафын 4 еллык колония белән алыштырдылар. Анда ул китапханә мөдире булып эшләгән һәм яхшы эше өчен 14 мәртәбә мактауга ирешкән һәм шуңа күрә 2015 елда колониядән  срогыннан алда (УДО) азат ителгән. Димәк, шулай итеп төрмәдән дә, зур штрафтан да котылган.

Бу мисал 2011 елда кабул ителгән коррупционерлар кулына кергән акчаларга бәрабәр  штраф салу турындагы законның ничек эшләвен бик ачык күрсәтә. Аның асылы буенча, 1 млн ришвәт алган түрәне колониягә япмыйча, алган ришвәте күләменнән 25 тапкыр зур булган штраф кына түләтү иде. Ләкин бер-ике елдан суд приставларының статистикасын гомумиләштереп, хокук сагындагылар бу  системаның эшләмәвен, андый зур штрафларны бик азларның гына түләвен аңлыйлар. Шуннан соң, җыюны арттыру өчен, аларны киметергә булалар. Ләкин хөкем ителгән түрәләр хәтта күпкә киметелгән суммаларны да начар түли.

Гомумән, суд тарафыннан чыгарылган хөкемнәр турында: “Штрафлар системасы уйланылмаган, – ди Татарстан прокуратурасының коррупциягә каршы көрәш турындагы законның үтәләшен күзәтү бүлеге башлыгы Ринат Латыйпов. – Әгәр дә Тимофеев капчык белән ул 300 млн сум акчаны алып килсә, шундук: “Ул бу акчаны кайдан алган?” дигән сорау туар һәм без аңа карата берничә башка эш ачарга тиеш булыр идек!”     

Сыктывкар шәһәре мэры Роман Зенищев салынган 1,5 млн сум күләмендәге  штрафны үз вакытында түләмәве өчен суд приставлары тарафыннан дәгъ­ва ителгән 100 мең сум үтәү җыелмасы дигән өстәмә штраф та түләргә тиеш. Каты режимлы колониягә 10 елга ябылган Зенищевнең барлык бурычы 25,5 млн сум. Ул моны кайчан түләп бетерер – ул бу турыда комментарий бирмәгән.

Ә ришвәт алуы өчен 8 елга хөкем ителгән Киров өлкәсенең элеккеге губернаторы Никита Белых, киресенчә, түләнмәгән 48,2 млн штраф турындагы проблемасы белән бик теләп уртаклашкан. Ул арест салынган милкен сатудан нибары 5-7 млн сум гына җыелыр, калганын түләрлек мөмкинлегем юк, дип белдерә. Апрель аенда суд аның бурычын түләүне 5 елга озайтып тору турындагы үтенечен кире каккан. Хәзер ул колониядә үзенең китапханәче булып эшләгән эш хакыннан ай саен 4800 сум түләп бара. “Дәүләткә булган штрафымны түләп бетерү өчен миңа нәкъ 1000 ел кирәк”, дигән экс-губернатор.

Элек илнең экономик үсеш министрлыгын җитәкләгән Алексей Улюкаев, 130 млн сум штрафын түләү өчен, арест салынган банктагы счётын бераз ачтыруга ирешкән. Шуннан соң суд аның милкеннән тәэминат (обеспечительный) арестын алган. Бу исә – 2 млн доллар, 100 млн сум акча, сәгатьләр, кыйммәтле монеталар, җир кишәрлекләре, машина, Смоленск өлкәсендәге йорт. Экс-министр һич тә ярлы яшәмәгән! Күрәсең, суд аның хәленә кергән һәм никтер: “Бу кадәр байлыкны син кайдан, нинди акчаларга алдың?”  дигән уңайсыз сорауны биреп тормаган.

2013 елда үзенең кабинетында 19 млн сум ришвәт алганда тотылган Красноярск краеның  арбитраж суды казые Сергей Русов 10 ел каты режимлы колониягә һәм 200 млн сум штрафка хөкем ителгән. Хәзер аның дәүләткә бурычы 199,9 млн штраф һәм тагын 14 млн сум күләмендә башкарма җыелма.

Сахалин өлкәсенең бик зур ришвәтләр өчен 13 елга  колониягә һәм 500 млн штрафка хөкем ителгән экс-губернаторы Александр Хорошавинның да дәүләткә бурычы бик зур. Тентүләр үткәргәндә аның үзеннән һәм туганнарыннан 1 млрд сум акча конфискацияләнгән иде. 

“Атаклы” коррупционерлар арасында “көч-хәл белән генә тапкан” бөтен байлыгын сак­лап кала алганнары да бар. Мәсәлән, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең (ФСИН) элеккеге башлыгы Александр Реймер моның тере шаһиты. Ул электрон браслетлар сатып алганда алдашу юлы (мошенниклык) белән 3,4 млрд сум урлавы өчен 8 ел колониягә хөкем ителгән һәм 800 мең сум штрафка тартылган булган. Тик аны да түләмәгән – суд карарын йомшартканнар.

1,9 млн доллар ришвәт өчен 10 елга колониягә хөкем ителгән һәм 950 мең сум штрафка тартылган Россия Пенсия фондының С.-Петербург һәм Ленинград өлкәсе бүлегенең элеккеге башлыгы Наталья Гришкевичның байлыгына да беркем кагылмаган. Үзенең 40 мең сум эш хакына ул Финляндиядә 200 мең еврога йорт сатып алган. Аның Приморский районындагы 8 бүлмәле фатирын да, алтын-бриллиантларын да (тентү вакытында 2 кг бизәнү әйберләре һәм кыйммәтле металлдан эшләнгән аш-су приборлары – барлыгы 260 ювелир эшләнмәләре табылган) беркем дә конфискацияләмәгән.

Мәскәү янындагы Ленин районы башлыгының элеккеге урынбасары Лев Львовка да язмыш якты чырай күрсәткән. Ул 2011 елда төзелеш фирмасы башлыгыннан 1 млн доллар ришвәт таләп итүдә гаепләнгән. Мәскәү өлкәсе суды аны 950 млн сум штрафка тарткан! Инде 1,5 ел СИЗОда утырган Львов, аны түләргә теләмичә, апелляция биргән. Шуннан соң суд аны 8 ел каты режимлы колониягә хөкем иткән һәм 100 млн сум штраф салган. Тик хәйләкәр түрә, утыр­мавым да, түләмәвем дә хәерле дип, Украинага чыгып сызган. Анда аның гражданлыгын алган һәм, карьера ясап, президент администрациясендә дә эшләгән. Ә адвокатлары исә Мәскәүдә аның өчен көрәшне дәвам иткән. Нәтиҗәдә Мәскәү шәһәр суды аны шартлы рәвештә 4 елга (бернинди штрафсыз!) хөкем иткән.  

Мәскәү өлкәсе Думасының экс-депутаты Василий Дупак та җиңелчә курку белән генә чикләнгән. Ул җир белән алдашуларда гаепләнеп, дәүләткә 15 млрд сум зыян китерүе өчен,  шул сумманың  0,006 % ын түләргә тиеш булган. Кесәсендә ике ил паспорты булган Дупакны чик аша чыгып барышлый аэропортта кулга алалар һәм шартлы рәвештә 6 елга колониягә һәм 1 млн сум штрафка хөкем итәләр.

Әстерхан шәһәренең экс-мэры Михаил Столяровка да елмая бәхет дигәнең. Аңа суд карары белән чыгарылган 500 млн штраф сәер рәвештә 100 миллионга калдырыла. Приставлар штрафны  пенсиясеннән һәм акцияләр кеременнән тота. Хәзерге көндә ул дәүләт казнасына 83 млн сум штраф һәм 35 млн сум өстәмә башкарма җыелмасы түләргә тиеш.

Менә шундый хәлләр бездә коррупциягә каршы көрәш фронтында. Беренчедән, безнең түрәләр миллионлап һәм миллиардлап кына урлый, икенчедән, кешесенә караптыр, мөгаен, аларны әллә ниткән зур срокларга хөкем итмиләр, өченчедән...

Хәер, нигә санап-күрсәтеп торам, бу мисаллардан нәтиҗәләрне һәркем үзе ясасын. Тик шунысы хак: коррупция дигән афәт аңа каршы көрәшүчеләр һәм аларга хөкем чыгаручылар арасында да рәхәтләнеп яши бирә. Шулай булгач, безнең илдә коррупциянең бетүе икеле: мондый алымнар һәм адымнар белән көрәшү гомер буена барырга мөмкин...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев