Әхәт Сафиуллин: Илдә – битарафлык чире
Байлар елдан-ел кесә симертә, гади халык һаман ярлылана. Bloomberg агентлыгы санавынча, 24 иң бай Россия миллиардерларының хәзинәсе, 2018 ел башыннан бирле 14 млрдка артып, 271 млрд долларга җиткән.
Ярлылар санын китереп тору кирәкмәс, бездә бу категориягә бары тик яшәү минимумыннан ким эш хакы алып яшәүчеләр генә керә, шуннан 100 сумга “баючы” ярлы саналмый! Халыкка социаль ярдәм күрсәтүне күздә тоткан дәүләт программалары шуларның эш хаклары яшәү минимумына җитмәгәннәргә ярдәм итүне генә күздә тота. Хөкүмәтнең кече һәм урта бизнеска, фермерлыкка каршы юнәлдерелгән сәясәтен күреп яшәгәнгә күрә, илдәге уртача байлыкка ия сыйныф кешеләренең саны да күп түгел.
Россия халкының тормышын хәерчеләнә барабыз дип кенә бәяләргә була. Европа демократия һәм хезмәттәшлек институты җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Н.Нарочницкая әйтүенчә, “бүген кешеләрне, моннан 100 ел элеккеге кебек, күзгә ташлана торган, ХХI гасыр өчен оят булган байлар белән ярлылар арасындагы упкын ярсыта, безнекеләрнең фәкыйрьлеге хәзерге Европадагы ярлылар үлчәве буенча түгел, ә сугышка кадәрге ярлылар үлчәве буенча ярлы”. Мондый дөрес бәяне Росстат та, “коммунизм”да яшәүче депутатлар да бирә алмый – алар халык тормышын белми һәм, ил сәясәтенә караганда, белергә дә теләми. Алар халык хисабына казнаны ничек акча белән тутыру турында гына уйлый. Яңа гына телевидение Федерация Советының “самозанятый” кешеләргә салым салуны хуплавын хәбәр итте. Аңлаешлы телгә күчерсәк, ничек тә очын очка ялгап яшәргә маташкан кешеләрнең, бераз акча эшләү ниятеннән, ниндидер эш белән (әйтик, талдан кәрҗин үреп, уенчыклар ясап сату һ.б.) шөгыльләнүе дип аңларга кирәк. Тик моны хуплау урынына – салым!.. Болай да төрле салымнар белән изелгән, кредитлар алырга мәҗбүр ителгән, коммуналь хезмәтләр өчен дә түләр хәле калмаган халык, редакцияләргә хатлар юллап: “Тора-бара сулаган һава өчен дә салым кертелмәсме?” – дип тикмәгә генә сорамый...
Түрәләрнең эш хаклары халык яшәешенә бәйләнмәгән. Эш аларның зур акчаларында да түгел, ә халыкның хәерчелеге, кешеләрне шул ярсыта. Ә байлар белән ярлылар арасындагы упкын тирәнәя бара, проблема хәл ителми. Бу – конфликт өчен җитди сәбәп. Хөкүмәт әгъзаларының, быел эш хаклары моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә үсте, дип белдерүе халыкның ачуын тагын да кабартты.
Илдә гади халыкны ярсытучы факторлар – буа буарлык. Әнә, коррупциягә каршы көрәш турында ничә ел сөйлибез, тик тамырына балта чапканыбыз юк. Түрәләр декларациясендә чын керемнәре яшерелә, ә тиешле чаралар күрелми. Гражданлык җәмгыяте төзибез, дип авыз суы корытабыз, ә чынында тоталитар дәүләткә әйләнеп беттек дияргә була: халыкның иреге елдан-ел кысыла. Илдә оппозиция туа алмый, чөнки ул властька кирәк түгел. Милли проектларның исәбе-хисабы юк: төбәкнекеләр белән санаганда, ярлыларга ярдәм итү буенча гына да йөз төрле! Ләкин аларны алу өчен төрле белешмәләр җыярга кирәк, ә “ярдәмнәре” – 50-100 сум! Демографик хәлне яхшыртуга юнәлдерелгәннәре дә берничә. Тик кешеләрнең чын проблемаларына формаль, тәкәббер караш аларда декларацияләнгән “кайгырту”ларны юкка чыгара. Мәсәлән, күптән түгел Россия мәгариф министры О.Васильева балаларны уллыкка (кызлыкка) алган ата-аналарны “так называемые родители” дип атады һәм бу халыкта тискәре дулкын тудырды. Ничә еллар буе фатирлы булырга теләп, үз акчаларын биргән меңнәрчә кеше фатирсыз да, акчасыз да кала бирә, кешеләрнең банкларда акчалары “яна”. Азык-төлеккә бәяләр, коммуналь хезмәтләренә тарифлар арта (эш хаклары сыңар тиенгә дә күтәрелми), ә ел саен үсә барган инфляция һәм доллар курсы “рубль”не буш кәгазьгә әйләндерә. Авыллар бетә бара, хәзер илдә 1-10 кеше генә яши торган авыллар ел саен арта. Колхозлар беткәннән соң, авылларда – эшсезлек. Бу миллионнарча кеше эшсез дигән сүз! Алар эшсез дип саналмый да, чөнки аларны бу статуста теркәүче юк – димәк, алар, Росстат күрсәткечен бозмыйча көн күреп ята. Ә элеккеге колхоз (һәм кешеләрнең пай) җирләрен кулларына төшергән, үзләре шәһәрдә яшәгән инвесторлар чын җир хуҗалары түгел, алар – вакытлылар, аларга акча гына кирәк. Җирнең чын хуҗалары – авылларда яшәүче фермерлар! Тик дәүләт шуны чирек гасыр буе аңлый алмый!
Болар бүген генә туган проблемалар түгел, алар, миллионнарча кешене стресслар кичерергә мәҗбүр итеп, дистә еллар буе яшәп килә, Ә телевидение каналларында – ток-шоу да ток-шоу. Бай эстрада артистларының һәр адымы, эчке киемнәрен чыгарып селкү, концерт дип аталган шул ук ток-шоуларда ярым шәрә барган чыгышлар... Безнең тышкы сәясәтне кабул итмәгән чит илләрне (асылда АКШ белән Украина) яманлау, әйтерсең дөньяда без генә актан да ак!.. Кайчак: “Украинада мондый хәлләр килеп чыкмаса, безгә санкцияләр кертелмәсә, безнең телевидение (һәм радио, дәүләт рупоры булган газеталар) нәрсә белән шөгыльләнгән булыр иде икән?!” – дип гаҗәпләнергә кала. Телевидениене карасаң, безнең тормыш – җәннәт, дип уйларга мөмкин. Ә хәттин ашкан үз проблемаларыбызны уртага салып сөйләшә торган ник бер тапшыру булсын! Илдә – икътисади форумнар да форумнар! Ә ник бер адым алга китик! Бер тиенлек файдасы да булмагач, нигә кирәк икән алар?!
Бу “күңелле тормыш” гади халыкны шатландырамы? Юк, ачуын китерә, ярсыта, кесәсеннән йодрык күрсәтергә этәрә. Ничәмә еллар буе яхшы якка бернинди үзгәреш тә юклыгын күреп яшәгән халыкның киләчәккә булган өмете сүнә, ул битарафка әйләнә: аны берни кызыксындырмый, чөнки ул власть алдында көчсезлеген төшенә. Чишелешләренә өмет тә калмаган проблемаларның барысы да мәдәният, икътисади һәм әхлак өлкәләренең генә түгел, хәтта сәясәт өлкәсенең саегуына да китерә. Шуңа күрә халыкның яңалыклардан илдәге хәлләр буенча бары тик футболчы Мамаев белән Кокорин турындагыларын зур игътибар белән күзәтүенә гаҗәпләнергә кирәкми.
Кешеләр инде коррупция, ришвәтчелек, бюджет акчасын урлау, салымнан качу, кесәләрен калынайту өчен вазифаларыннан файдалану кебек күренешләргә күз йома, хәтта аларны акларлык сәбәпләр таба. Бу тискәре күренешләрне начар дип бәяләү, совет заманы белән чагыштырганда, өчтән бер мәртәбә кимегән. Хәзер тормышыбызда “барыбызга да яшәргә кирәк” һәм “матур яшәүне тыеп булмый” дигән мораль өстенлек ала. Болар исә бары тик: “Акча! Акча! Акча!” дигән шигарьгә әйләнә. Социологлар намус һәм әхлакның түбән төшүен искәртә. Исәпләү буенча, ришвәткә тискәре карашта булучылар саны соңгы ун елда – 23, салым түләмәүчеләргә тискәре караштагылар саны – 29, бюджеттан акча урлауга карата тискәре карашта булучылар саны 29 процентка кимегән.
Ярлылар катламы моралендә дә тайпылыш сизелә: халык билетсыз йөрүчеләргә, алименттан качучыларга түземлерәк карый башлаган. Ә илдә алиментлар буенча бурыч миллиардларча сум белән исәпләнә. Транспорттагы “куян”лык, кибетләрдәге вак-төяк чәлдерү, коммуналь чыгымнар өчен түләмәү, утка аз түләү өчен электр исәпләгечләре белән манипуляцияләр соңгы елларда ярлылар өчен үзенә күрә бер спорт төренә әйләнгән. Әлбәттә, яхшы тормыштан түгел!
Тикшеренүләргә нәтиҗә ясап, “Левада-үзәк” социологлары, соңгы елларда җәмгыятьтә индивидуализмның яңа төре формалаша, ягъни кеше беренче чиратта җәмәгатьчелек мәнфәгате турында түгел, ә үзе хакында кайгырта дип белдерә. Бу әхлакый инфекцияне йоктыручы – безнең яңа элита.
Дөрес, катгыйрак бәяләр дә ишетелә: социаль моральнең, әхлакның түбән төшүе – халыкның дәүләтне басып алган катламына карата булган сүзсез һәм көчсез җавабы ул. Күренекле журналист В.Костиков язганча, бу – үзенә күрә яңа рус анархизмы: анда каршы тору методы булып сәяси протест түгел, ә урындык белән башка сугу тора.
Ирексездән сорау туа: “Бу проблемаларны ил җитәкчелеге беләме икән?” Белсә, нигә бернинди үзгәреш тә юк? Нигә власть үзе белән халык арасында шундый куркыныч конфликт тудыруга бара?! Кирәк чакта сүндерү өчен, зур акчалар хисабына тоткан көч структураларына ышанамы? Аңлашылмый. Әллә ил җитәкчелегендә утыручылар СССР тикле бөек державаның җимерелүен сизми калганнармы?..
Әллә, дим... Юк, башка берни дә әйтмим – артык проблема үземә дә кирәк түгел: экстремизм турындагы законны бозуда гаепләүләре бар – ә аңа власть теләгән һәр нәрсәне кертергә була ич... Дума юкка гына кабул итмәгән бит аны!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев