Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Әхәт Сафиуллин: Гаделсез салым

Безнең илдә “физик затларның керем салымын үзгәртергә кирәк”, дигән сүзләр инде унсигез ел буе тынып тормый, чөнки ул бик гаделсез: яшәү минимумыннан ким керем алучы  да, миллионнарча сум керемле дә бертигез – 13 процентлы салым түли.

Бу салым кертелгән 2001 елда илнең иң яхшы тәэмин ителгән 20 процент россиялеләре белән 20 процент ярлылары арасындагы аерма 13,9 мәртәбә булса, хәзер исә бу күрсәткеч – 15,3. Бер караганда, хөкүмәт, төрле пособиеләр (акчалата ярдәм) исәбен арттыра барып, илдәге ярлылык белән көрәшә дә шикелле. Икенче яктан, социаль программаларны тәэмин итү максатыннан салымнарны күбрәк җыю өчен көрәшә. Керемнәрне яшерү торган саен кими бара, һәркем һәр сумнан  законлы 13 тиен салымын түләргә тиеш! Ләкин югары үсешле илләрдә алай түгел.

“Яшәү минимумы дәрәҗәсендә керем алучыларны салымнан азат итәргә кирәк, – ди Салым институты профессоры Владимир Кашев. – Беренчедән, РФның Салым кодексында ачык итеп, керем икътисади файдалы табыш, дип язылган. Ә акча көн күрер өчен генә җитә икән, бу бит эш хакы сарыф ителгән хезмәтне компенсацияләү генә. Икенчедән, 1-2 “минималка” гына акча алып эшләүчеләр арасында бюджеттагылар һәм социаль ярдәм алучылар да аз түгел. Аларның эш хакыннан 13 процент салым алып, аннары шул ук акчаны бюджеттан кире кайтаруда нинди мантыйк бар?” 

Германиядә, шушы мантыйкны истә тотып, ике яшәү минимумына тигез булган суммадан салым алынмый. Безнең акча белән санаганда, бу – 49 мең сум. Австриядә  67 мең сум алып эшләүчеләр, Кытайда 38,6 мең сум эш хакы алучылар салымнан азат ителә. (Бу суммалар безнең минималка белән чагыштырырлык та түгел бит!) Ә аннан соң салымның прогрессив шкаласы кулланыла – керем югары булган саен аның проценты да югары күтәрелә. Алай да алар кесәсендә барыбер салым түләмәүчеләрнекеннән күбрәк акча кала. Бу очракта гаделлек хөкем сөрә. Ә нигә бездә алай түгел?

Бездә дә шундый салым системасын кертү хакында ничә еллар буе сүз бара. Тик үзгәреш кенә юк.  2017 елда Дәүләт Думасы берьюлы прогрессив салым шкаласын кертү турындагы закон проектының дүрт вариантын кире какты. Ләкин 2018 елның язында Думаның салым комитетына бишенче инициатива кертелде. Ләкин әле ул һаман каралмыйча ята. Ә бит мондый закон проектының соңгысында бу шкаланың бик тә йомшак варианты каралган. Елына 3 млн сумга тикле, ягъни аена 250 мең сум керем алучыларга ул бернинди дә начарлык та китерми: алар әнә шул 13 процент салым түләячәк. Аның каравы елына 100 мең сум (аена 8,3 мең сум) эш хакы алучылар өчен 5 процент, ә еллык керемнәре 3 млн сумнан артыкларга 18-25 процент ставка каралган иде. Моны Швециядәге 57 процент белән чагыштырып та булмый. Бу очракта ул, 484 мең кешегә кагылып, алардан кергән керем 1 триллион сумнан артып китәчәк. Тик бу инициативаның  да тормышка ашуы икеле. Хөкүмәт башлыгы Д.Медведев шушы көннәрдә тикмәгә генә “якындагы 6 елда РФнең салым системасы үзгәрешсез калачак”, дип белдермәгәндер. Бәлки, Дума шуңа күрә дә бу инициативаны карарга ашыкмыйдыр.  

Ни өчен үзгәрешсез калырга тиеш икән соң безнең салым системасы? Моңа нинди аргументлар китерелә? Янәсе, күп баскычлы салым ставкасы 90 нчы елларда Россиядә дә булган, тик алар бюджетны начар тулыландырган. Имеш, байлар салымнан качуның төрле юлларын табып килгән. Ә салым инспекцияләре төрле урыннарда керем алучыларның  декларацияләре белән тулган булган. Мондый исәп-хисап ясау финанс белемнәре түбән булган салым түләүчеләргә авырга туры килгән. Шуңа күрә бердәм 13 процентлы салым кертелеп, декларацияләр бирү гамәлдән чыгарылган.

Тагын бер сәбәпне Дәүләт Думасының Бюджет һәм салым комитеты әгъзасы Дмитрий Юрков китерә. “Санкция шартларында, илнең нормаль тормышы өчен финанс тотрыклылыгы бик тә мөһим булган вакытта яхшы гына эшләп килгән системаны үзгәртү хәтәр нәрсә, – ди ул. – Әлбәттә, прогрессив шкала яклылар көткән керемнәр артачак. Андый зур керемнәргә гадәттә бик бай кешеләр ия һәм алар гадәти эш хаклары гына түгел, ә бизнестан кергән керемнәр дә. Аларны исә бизнес ияләре яхшы юристлар ярдәмендә яшерергә тырышачак”.

Федераль салым хезмәте (ФСС) мәгълүматлары буенча, 2017 елда елына 10 млн керем алучылар саны бөтен Россия буенча нибары 41429 кеше булган. Ә 10 млрд сум супер керем алучылар исә нибары 113 эшмәкәр икән. Ирексездән законлы сорау туа: нәрсә, безнең дәүләт шушы салым түләүчеләрне дә контрольдә тота алмыймы?! Ала, тик теләк юк, ә бу исә тикмәгә генә түгел дип уйларга кирәк.

“Франциядә эре салым түләүче физик затлар белән эшләүче махсус инспекция оештырылган, – ди В.Кашин. – Моны Россиядә дә оештырып булыр иде. Тик моның өчен салым контроле системасын үзгәртергә кирәк. Шуннан башлыйк: Россия бюджетына керемне бары тик Россиядә елына 183 көннән артык яшәүчеләр генә түләргә тиеш. Ә бай кеше даими рәвештә Лондонда яисә Монакода яшәсен һәм керемнәрне аның компаниясе теркәлгән төрле илләрдән алсын. Шуңа күрә бу керемнәрне җыя, ягъни исәпкә ала торган механизм оештырыр­га кирәк. Әйтик, бизнесменның компаниясе Россиядә теркәлгән икән, ул салымны да Россиядә түләргә тиеш. Безнең ил пас­порты алган Жерар Депардьегә салымын барыбер Франциягә түләргә туры килгән.

Икенчедән, Россиягә эре эшмәкәрләр үз керемнәренең күп өлешен офшорга җибәрүче илләр белән финанс мәгълүматы белән алмашу турында килешү төзергә кирәк. Евросоюз илләренең теләсә кайсы салым түрәсе, ЕС гражданының финансы турында белешмә алу өчен, офшор хезмәтенә мөрәҗәгать итә ала. Ә безнең ФСС моны булдыра алмый.

Ниһаять,  зур керем алучыларның керемнәрен чыгымнары белән чагыштыру юлы белән, салымнан качучыларны активрак ачыкларга кирәк. Хәзерге технологияләр дәрәҗәсе моны эшләргә зур мөмкинлекләр бирә түгелме?

Европаның салым картасына күз салсак, барлык кешегә дә бертигез салым  системасы  бары тик элеккеге СССР составында булган илләрдә генә саклануын күрербез. Аларда шул бер үк проблема: күләгәдәге керемнәр өлеше зур, ә халык салымнары белән эш җайга салынмаган.”Бүгенге көндә Россия хөкүмәтенең төп максаты – керемнәрне агарту (күренмәле итү), – ди РФА доценты Олег Филиппов. – Кайбер гражданнарның салымын күтәрү дә бу процессны акрынайтырга мөмкин.  Әле бу мәсьәләне чишәр вакыт җитмәде. Ләкин В.Путин, киләчәктә бу мөмкин булыр, диде. Дәүләт прогрессив шкаланы хуплавы өчен кайбер шартлар өлгерергә, финанс органнары барлык керемнәргә дә инвентаризация үткәрергә тиеш. Хәзерге вакытта, эш хакларын карталарга күчерү, “тере” акчаларсыз түләүләрне хуплау һәм аларны контрольдә тоту юлы белән бу эшләнә дә инде. Киләчәктә керемнәр турындагы декларацияне мөмкин кадәр гадиләштерә торган мәгъ­лүмати система булдырырга кирәк. ФСС салымны барлык чыганаклардан да үзе җыярга өйрәнергә һәм гражданнарга бу турыда үзе хәбәр җибәрергә тиеш. Менә шул чагында салым мәсьәләсендә без тигезләшергә теләгән илләрдәгечә булыр”.

Булырын, бәлки, чыннан да шулай булыр. Тик кайчан? Бу мәсьәләнең күп еллар буе чәйнәлеп тә шушы көнгә хәтле бернинди үзгәрешләр дә булмавын күреп яшәгән халык гаделсез салым системасының кешечә эшли башлавын тагын күпме көтәргә тиеш? Чөнки бу мәсьәләне чишәргә ашыгучы юк. Ә Дәүләт Думасы тикшерергә кертелгән прогрессив шкала вариантларын һаман кире кагып килә. Моның сәбәбе, минемчә, аны кертер өчен тиешле шартларның өлгермәвендә генә түгел, ә аның безнең күп санлы түрәләргә, шул исәптән, Дума депутатларына да, кагылышлы   булуында  түгелме?.. Шулай булмаса, моңарчы аның тиешле шартлары да әзерләнер, тиешле законы да кабул ителгән булыр иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев