Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Әхәт Сафиуллин: Чын сәбәбе – күз алдында...

Һәр трагедия, киләчәктә булдыр­мас өчен, чын сәбәбен ачыклап, җитди чаралар күрүне таләп итә.

Казан мәктәбендә 9 кешенең гомерен өзгән җанөшеткеч вакыйга да күнегелгән схема буенча узды: кайгы уртаклашу, матди ярдәм, матәм көне игълан итү, хокук сакчыларын «көчәйтелгән режим»га күчерү, мәктәпләрдә тикшерүләр үткәрү... 

Ярар, буласы булды. Инде онытылды дигән бу трагедияне миңа, авылга кайткач, көтмәгәндә генә зиратыбыз хәтерләтте. Әниебез каберенә баш ияргә баргач, энем, бер яңа кабер янында туктап: «Казан мәктәбендә атып үтерелгән кыз ята монда», – диде. Баксаң, аның әбисе тумышы белән безнең авылдан икән. Менә йөр син, мондый трагедияләр кайдадыр читтә, ул безгә кагылмый, дип!...

Һәр трагедия, киләчәктә булдыр­мас өчен, чын сәбәбен ачыклап, җитди чаралар күрүне таләп итә. Һич тә схема буенча атна-ун көн истә тотып яшәүне генә түгел.

Бу трагедиядән соң да аның сәбәпләре турында мәгълүмат чараларында сүзләр күп булды, төрле фикерләр әйтелде. Власть исә, моның теракт түгеллеген белеп, җиңел сулап куйды сыман, чөнки аларның сәбәбе гадәттә сәясәт белән бәйле була. Теракт түгел икән, билгеле, бу фаҗига халыкта сораулар тудырды: ул чагында нәрсә соң бу? Дәүләт, хокук саклау органнары ил халкын мондый фаҗигаләрдән сакларга сәләтлеме, юкмы?

Ә Илназ Галәвиевне мондый адымга этәргән сәбәп бик җитди булырга тиеш иде бит. Тикшерүнең беренче этабында ук аның психик тайпылышлы, үз эченә бикләнгәнлеге, агрессивлыгы, әти-әнисе һәм классташлары белән мөнәсәбәтенең начар булуы ачыкланды. Ә хәрби комиссариат медкомиссиясе аны солдат хезмәтенә яраклы дип тапкан булган. Әгәр армиягә алынып, кулына автомат эләккән булса?..

Шулай итеп, җәмәгатьчелектә бу трагедиянең сәбәбе егетнең психик тайпылышлы булуында дигән фикер ныгып калды. Әлбәттә, ашыгыч нәтиҗә ясау­чылар аның башка сәбәпләрен дә атады. Янәсе, мәктәптә профессионал сакчы торса, фаҗига булмас иде. Алар уку йортлары сагына Росгвардияне тартырга тәкъдим итте. Тик вакыйганың төп сәбәбен ачыкларга җөрьәт иткән «АиФ» газетасы язганча, бу чараның файдасы да шикле. Кеше җинаять ясарга уйлый икән, ул аны башка урында да (кибет, күргәзмә, мәчет яки чиркәү һ. б.) башкара ала. Ә һәр ишеккә сак куеп булмый. Сакчылар һәм полиция саны буенча Россия инде болай да дөньяда беренче урында.

Кайберәүләр мәктәп һәм студентлар тормышын «дөрес идеология белән баетырга» тәкъдим итә. Ләкин парадокс шунда: идеология кешеләрне берләштерми, ә тарката гына. Моны 70 ел буе идеология белән яшәгән илебезнең җимерелүе ачык раслады. Сәбәпнең берсе итеп корал сатудагы җитешсезлек тә күрсәтелде. Тик җинаятькә барырга теләүче зат аны башка төр корал белән дә ясарга мөмкин бит.

Димәк, боларның берсе дә бу трагедиянең төп сәбәбе була алмый. Журналист В.Костиков аның төп сәбәбе – илебезнең 1990 еллар башыннан болганчык «кыйммәтләр системасы»нда яшәве, дип раслый. Ә «система» исә яшьләрне тормыш башында ук ни өчен яшәүләрен аңлау сәләтен югалтуга һәм ахыр чиктә чарасызлыктан үзләре яшәгән мохиткә – әти-әниләренә, дусларына, укытучыларга, дәүләткә каршы килүләренә, җыела килгән ачуларын басу юлларын эзләргә этәрә. Әйтик, Галәвиев ни өчен үзен – Алла, ә башкаларны үлемгә дучар ителгәннәр, дип игълан иткән? Һич тә психик авырудан түгел, ә тормыш мәгънәсен һәм ориентирларын югалтудан, дип уйларга кирәк. Ул үз әйләнә-тирәсендә ни күреп үскән? Акча хакимлеге, коррупция, йогынты белән сату итү, бизнес комсызлыгы, түрәләр ялганы, шикле суд системасы, мәгълүмат чараларының һәм кеше хокукларының чикләнүе. Шуңа күрә күпләрдә, бу «кыйммәтләр системасы» белән нишләргә, аннан ничек котылырга, үз протес­тыңны ничек белдерергә, дигән сорау туа. Кешеләр каушап кала, чөнки чарасызлык халәте кичерә. Шуннан соң килеп чыга да инде «санкциясез» чыгышлар. (Ә бездә андый чыгышлар чиркәүгә генә рөхсәт ителүен һәркем белә.) Шушы халәттәге кешеләрнең психикасы бозык булса, алар теләсә нинди җинаятькә барырга мөмкин.

Әлбәттә, күпләр Казандагы фаҗигагә китергән дип санаган психик авыру да – безнең тормышта билгеле фактор. Ни гаҗәп, ул югары үсештәге илләрдә күбрәк. Әйтик, аның белән Германия халкының – 9, Эстония белән Латвиядә 7 һәм 6 проценты авырый. Ә бездә, Израиль, Грузия, Австрия һәм Франциядә азрак. Ләкин Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы андый авыруларның 75-80 проценты «инкогнито» (белгертмичә) яши дип саный. Димәк, алардан теләсә кайсы вакытта, теләсә кайда, теләсә нинди фаҗига көтәргә мөмкин. Казан вакыйгасы да шундый очракның берсе.

Хәзерге көндә Россиядә ачык­ланган андый авырулар – 6 млн кеше. Моның төп сәбәпләре – депрессия, стресс, акча заманы куйган таләпләргә яраша алмау куркынычы. Безнең балалык һәм яшьлек чоры – бернинди кайгысыз вакыт дип уйлавыбыз миф булып чыга. Соңгы 5 елда бездә алар арасында психик авыручылар саны 20 % ка арткан.

Власть илне яңа дини идеология белән җәлеп итәргә омтыла. Ә бу исә иң элек хакимиятнең үзендә илне кайсы юнәлештә алып барырга кирәклеген аңлау юклыгын раслый. Чөнки идеология – кешеләр игътибарын илдәге уңайсыз күзәтүләрдән һәм нәтиҗәләрдән читкә юнәлтү өчен бик уңай уен. Ул патриотик ялтыравыклар белән бергә властьның ышанычсызлыгын томалап калдырырга һәм аның илдәге хәл вә халык тормышы өчен җавап­лылыгын өстеннән төшерергә ярдәм итә.

Казан трагедиясенә тирән социологик «яру» (вскрытие) үткәрсәк, яшьләр психикасы бозылуның төп сәбәпләре ярлылык һәм кискен социаль тигезсезлек икәнен күрербез. Әйе, cоциаль психология өлкәсендә эшләүче белгечләр «кыйммәтләрне югалту» дип атаган күренешләр чылбырын (теракт, трагедия, фаҗигаләр) ниндидер идеологиянең булмавы түгел, ә нәкъ ярлылык тудыра. Бу уңайдан берничә сан китерик. Россиядә 500 иң бай гаиләдә ил финанс активының 40 % ы (!) тупланган. Ә бу байлыкның күп өлеше чит илләрдә саклана. Үзәк банкның рәсми белдерүенчә, ел саен Россиядән 150 млрд доллар чит илләргә агып тора. Соңгы 10 елда «коммуналка» түләве 62,9 % ка арткан. Бу саннарга бернинди комментарий да кирәкми, чөнки без боларны үз җилкәбездә тоеп яшибез. Тормышыбыз дәрәҗәсе елдан-ел начарлана, ярлылар саны, кимү урынына, ел саен арта бара. Инде ул шул дәрәҗәдә түбән ки, монда яшьләрнең генә түгел, олылар психикасының бозыла баруы да гаҗәп тоелмас. Дөресен генә әйткәндә, психопатка әйләнә барабыз. Соңгы вакытларда җәмгыятебезнең икегә аерыла баруы, социаль тигезсезлек, ориентларны югалту, власть һәм дәүләт институтларына ышанычның кимүе турында күп әйтелә. Бу хәл-тенденциянең нәтиҗәсе болай: Җәмәгатьчелек фикере фондының 2020 елда үткәргән сораштыруы халыкның хәтта чиркәүгә булган ышанычы да 2014 елгы белән чагыштырганда, күпкә кимүен күрсәтә.

Бүгенге көндә халыкта тормыштан канәгатьсезлек, шомлану һәм аптыраганлыкның үсүен барлык социаль хезмәтләр – Кремльгә якыны да, «чит ил агентлары» да раслый. Әйтик, демографияне яхшырту максатыннан кайбер чаралар күренүгә карамастан, илдә балалар туу күрсәткеченең һаман түбәнгә тәгәрәвенә гаҗәпләнәсе юк. Иртәгә ни буласы билгеле булмаган тотрыксызлык шартларында яшәүче яшь гаиләләр балалы булырга ашыкмый, чөнки аларда, аны ил кирәк дип санаганга лаеклы һәм намуслы кеше итеп үстерә алырбызмы, дигән сорау туа. Малаебыз Илназ Галәвиев кебек булмасмы?
Димәк, мондый трагедияләр асылында психик тайпылыш түгел, ә җәмгыятебезнең бозык булуы ята. Тик власть бу турыда ишетмәмешкә, аңламаганга салыша һәм бөтен чаралар белән моны халкыннан яшерергә тырыша. Телевидениене карасаң, безнең тормыш ал да гөл дигән тәэсир кала. Анда, идеологиянең бер тармагы буларак, һаман хәрби маневрлар, парадлар, танклар өйрәнүе, яңадан-яңа кораллар күрсәтелә. Әйтерсең безнең икътисад илне саклау өлкәсенә генә эшли (Чынында хәрби бюджетыбыз АКШныкыннан – 16, НАТОныкыннан 22 тапкыр ким.) Юкка түгел бу: халыкның тормыш уңайсызлыклары турындагы уен оныттыру өчен. Телевидениедәге бетмәс-төкәнмәс күңелле шау­-шулар, шау-токлар да тикмәгә генә түгел. Дәүләтебез безне тормыш турындагы күңелсез уйлардан арындырырга тырыша. Ярлылыкны нигә күрсәтергә, янәсе, әнә күңелле тапшырулар карагыз, онытылып торыгыз! Тик ярлылык дәрәҗәсенә җиткерелгән халыкка алар кирәкми шул...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X