Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Әхәт Сафиуллин: Билне кыса барабыз

Гади тормышыбыз хакындагы уйлар тынгылык бирми. Ходай  зур табигый байлыклар бүләк иткән  илебез халкының күпчелеге нишләп начар тормышта яши?

Нигә “Росстат” чынында 40 проценка җиткән ярлылар, ягъни  яшәү минимумыннан (МРОТ) ким эш хакы алып эшләүчеләр санын нибары 20 миллион дип кенә күрсәтә? Хәерчеләр дип аталырга тиешле бу  кавем саны елдан-ел арта бара! (Шул ук вакытта Россиядә  2018 елда  долларлы миллионерлар саны, 40 меңгә артып, 172 мең кешегә җиткән!) 

Минималь эш хакы 2019 елдан   11280 сумга тикле “җитәчәк” икән! Югыйсә, икътисад фәне докторы С.Смирнов әйтүенчә, ярлыларның өчтән ике өлеше – балалы, ә аларның 60 процентының ата-аналары эшли торган гаиләләр. Күпчелек халыкның ашамлык алыр акчасы да юк. Хәл тагын да кискенләшә бара: кайбер намуссыз  эш бирүчеләр, хәтта шуны да түләмәс өчен, кешеләрне тулы булмаган эш көненә күчереп, нибары 6-7 мең сум түли башлаган.

Россиядәге  шикелле эш хакы дөньяның башка бер илендә дә юк! Эш хакының азлыгын   җитештерүчәнлекнең түбән булуы белән аңлаталар,  шул ук вакытта җитәкчеләрнеке  эшчеләрнекеннән уннарча тапкыр артык!  Ә җитештерүнең түбән булу сәбәпләренә килгәндә, совет заманында төзелгән предприятие җиһазлары искереп бетте (заманча станоклар җитештерү буенча алдынгы илләрдән 50 елга артка калдык), аларны күптән яңартырга кирәк иде. Ә предприятиеләрне  юк бәягә генә кулга төшергән яңа байлар моңа акча түгәргә теләми – аларны керем генә кызыксындыра. Бездәге җитәкчеләрнең эшне оештыру сәләте бик түбән. Ломоносов исемендәге университетның икътисад факультеты деканы А.Аузан әйтүенчә, җи­тәкчеләр эш урыннарын яхшырту турында уйларга да  курка.  

Хәзер яшәешебездә чын мәгънәдә аномаль күренеш тудырган байлар хакында. Дөнья миллиардерлары рейтингы  күрсәтүенчә, безгә каршы кертелгән санкцияләр Россия бизнесменнарының керемнәре кимү түгел, киресенчә, уртача 10,8 % артуга китергән. Ә американнарныкы – 7,5, инглиз­некеләрнеке 3,4 % ка гына арткан. Швейцария банкирлары  исәпләвенчә, хәзер Россиядә 74 долларлы миллиардер бар, алар өлешенә илдәге шәхси байлыкның 82%ы туры килә. Халык ярлылана, ел саен билен кыса төшә, ә алар байый: быел байлыгы 50 млн доллардан артык булган дөнья миллионерлары  арасында Россия 13 нче урынга чыккан РФнең Хезмәт һәм социаль яклау министры М.Топилин “хөкүмәт сәгате”ндә, халыкның ачуын китереп, илдә эш хакла­рының “моңарчы булмаган” 11 %ка үсүе турында рапорт бирде. Бәлки, ул моны байлар турында әйткәндер?  Чөнки халыкның 2018 елның 9 аендагы рәсми  кереме  башка хәлне күрсәтә (долларда): хастаханә нянькасы – 4,6, балалар бакчасы тәрбиячесе – 4,2, төзүче – 6,7, медтуташ –4,9, авыл хуҗалыгы эшчәне – 4,5, аш-су пешерүче – 4,6, укытучы 5,1 мең доллар булган. Аның ярлылана баруын эш хакыннан эш хакына тикле микро бурыч  алучыларның артуы да раслый.  

Безнең олигархларның еллык кереме бюджетныкылардан уртача 200 мең тапкырга (!) артык. Аңлап булмый: санкцияләр безгә кертелгәнме соң?  Халык очын очка ялгап яши, ә байлар акчаны ничек туздырырга белми. Әйтик, олигарх Г.Тимченконың еллык кереме 4 млрд 400млн, В.Аликперовныкы 3 млрд 350 млн доллар. Иң ким дигәне Л.Федунныкы: 1 млрд 600 млн доллар. Алар шәхси самолётларында оча, ялларын чит ил диңгезләрендә шәхси яхталарында, кайберләре хәтта шәхси утрауларында үткәрә. Безгә санкция кертелә башлаганда, олигарх М.Бажаев, 400 кунак, чит һәм үзебезнең эстрада йолдызларын, хәтта Лондонның Король симфоник оркестрын чакырып, 250 млн сумга юбилеен  үткәрде. Ә безгә таныш М.Прохоровның 50 яшьлеге “нибары” 142,5 млн сумга төшкән. 

20 Россия миллиардерының  яхталары бәясе агымдагы ун елда илнең Хәрби диңгез флоты өчен төзелгән барлык хәрби кораблар бәясен узып киткән. (Алар арасында бер Дәүләт Думасы депутаты да бар.)
“Россия  миллиардерлары белән  “артка” калган Американыкылар арасында төп аерма шунда, – ди Социаль икътисад институты директоры А.Бузгалин, – безнекеләр – нефть һәм металлургия компанияләре хуҗалары, ә аларда – дөньяви яңа технологияләр империясен булдыручы эшмәкәрләр. Безнең магнатларның компанияләре һәм алар үзләре яңа технологияләр хисабына түгел, ә гомуммилли ресурслар хисабына байый”.
Советлар чорында безнең җир асты байлыклары бөтен халыкныкы дип саналды һәм аларны сатудан кергән акча  балаларны, студентларны бушлай укытырга да, халыкны бушлай дәваларга да, бушлай фатирлы итәргә дә, бәяләрне күтәрмичә торырга да һ.б. җитеп бара иде. Ә  ил “капиталистик” рельска басуга, ул байлыклар елгырлар кулына күчеп, халыкныкы  булудан туктады.  Бөтен нәрсә түләүлегә әйләнде, халык җилкәсенә төште. Хәзер Россиядә 1 млн сум акчаны МГУ профессоры – 1,5,  табиб – 3, укытучы – 4, пенсионер 7 елда, Саклык банкы һәм “Роснефть” идарәсе әгъзалары – 4 вә 5, ә “Газпром”ныкылар 8 сәгатьтә эшләп ала.   

Тагын шунысы да гаҗәп: санкцияләргә эләккән компанияләргә дәүләт зур финанс булышлыгы күрсәтеп килә. Америка әнә, безгә  яңа санкцияләр кертергә җыена. Бу уңайдан  Д.Медведев: “Дәүләт яңа санкцияләр исемлегенә эләккән компанияләргә булышлык күрсәтәчәк”, – дип ярып салды инде. Дистәләгән миллион ярлыларга түгел, ә миллиардлаган керем алучыларга! Югыйсә, без андый “булышу”ның нәтиҗәләре турындагы дәресне үттек инде:  күп  компанияләр, ул акчаларны банкларда уйнатып,  зур керемнәр алды...

Нигә хәерчеләр дәрәҗәсендәге ярлылар да, миллион һәм миллиардлаган  керем алучы байлар да 13 процент салым түли?! Аны керемгә карап түләтергә тиешле прогрессив шкала кертү турындагы закон проектын Дума ник һаман кире кага? Шушы көннәрдә  финанс министры А.Силуанов, артык байлыкка салымны  (“налог на роскошь” 2014 елда кабул ителде)  арттырырга кирәкмәс, дип белдерде: “Мы знаем, что богатые – люди неглупые и найдут пути, как обойти это решение”. Ул моны бу төр салымның бик аз җыелуы  уңаеннан әйтте. Янәсе, “глупый” булмаган байларның чит илләрдәге артык байлыкларын табып булмый. Табарга кирәк! Теләгәндә, тиешле органнар шуларны ачыклый алмыймы?! Ә аны читләтеп узып була икән, димәк, ул законнар махсус шулай язылган!.. Ә бит ярлылар   минималь эш хакыннан 100 сум артык акча алса да, алар бу исемлектән төшеп кала (әйтерсең “бай”га әйләнә). 

...Ил җитәкчелеге 1991 елдан 2017 елның августына хәтле башка  илләрнең безгә  булган 140 млрд (2017 елгы курс белән 8,4 триллион) сум бурычларын кичерде. Бу – Россия бюджетының  яртысы! “Үзәк банк мәгълүматы буенча, чит илләрнең  безгә тагын 43,6 млрд доллар бурычлары калган. Алар ил җитәкчеләренең аларга биреп торган шәхси  акчалары түгел, ә халыктан җыелган салым акчалары! Ә ул акчаның 1 триллион сумына мәгариф һәм сәламәтлек өлкәсе чыгымнарын  ике мәртәбә арттырырга, 500 млрд сумын авария хәлендәге торакларда (11 млн кв. м) яшәүчеләрне яңаларына күчерергә, 200 млрд сумы эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексация ясау өчен тотарга мөмкин булыр иде.  Ә хәзер хөкүмәт, Дума депутатлары белән бергә, ил казнасын ничек итеп гади халык хисабына тутыру турында уйлый. Йә өстәмә бәягә салымны (НДС),  йә әйберләр бәясен күтәрә. Хәзер   утка социаль норма кертү идеясен күтәреп чыкты. Нормага сыешмыйсың икән, арттырып түлисең! Моннан балалы гаиләләр күбрәк зыян күрәчәк – утны күбрәк кулланырга мәҗбүр. Җитмәсә, Көнбатышка көне-төне газ куып яткан Россиянең күп  төбәкләренә шушы көнгә хәтле газ кермәгән! Аларда, бигрәк тә авылларда – электр плитәләре,  җылылык системасындагы насослар да ток белән эшли һ.б. Бу халыкта зур ризасызлык тудыра. Мәсәлән, Свердлов өлкәсеннән  Е.Корнякова газетага  язган хатында: “Йоны үскәнен дә көтеп тормыйча кешеләрне сарыклар шикелле кыркулары шулкадәр  гарьләндерә, – ди. – Конституция буенча социаль булырга тиешле безнең илдә нигә хөкүмәт халык турында гел, тагын нәрсәсен алып була, дип кенә уйлый икән?  Әллә миңа, Украинадагы шикелле, тәрәзәгә буржуйка торбасы чыгарып куяргамы? Үз халкыңны күпме шулай яшәү белән үлем чигендә яшәтергә була?”

Сүрия белән Украинаның Донбасс һәм Луганск өлкәләренә меңнәрчә тонна матди ярдәм күрсәтеп киләбез. Сүриядә  йөзләгән  миллионнар торган күпме техниканы югалттык, күпме корал сарыф иттек! Башларын салган хәрбиләребез саны күп­медер тагын?..  

Нигә Россиядә ел саен бөтен нәрсәгә бәяләр, коммуналь хезмәт тарифлары  артып тора? Боларны йә монополистларның үзара килешүләре нәтиҗәсе яисә энергия ресурсларының кыйм­мәтләнүе, ә ресурс хуҗалары, бөтен нәрсәгә бәя артуы белән аңлата. Шулай итеп, һич тә чишелмәслек си­херләнгән әйләнеш килеп чыга. “Газпром” да, “Роснефть” тә, ток җитештерүче компанияләр дә гаять зур керемнәр ала. 

Ни өчен бездә гражданлык җәмгыяте туа алмый? Нигә илдә оппозициягә туарга ирек бирелми? Нигә  кече һәм урта бизнесны үстерү зарурлыгы турында көне-төне сөйләвебезгә карамастан, алар нигә буыла, булганнарын да нигә бетереп ятабыз? Нигә аларның эш урыннары, базарлар һаман янып тора?

Нигә бездә һаман ниндидер ЧП? Самолётлар егыла, боралаклар мәтәлә, көпә-көндез кешеләр атып үтерелә, космоска җибәргән кораб оча алмый, ел саен меңнәр гектар урманнар яна, хәрби базаларда кораллар шартлый, көн саен куркыныч авто аварияләр, аларда кешеләр һәлак була? Нишләп ел саен өлеш кертеп фатирлы булырга теләүче меңнәрчә кеше алдана? Нигә безнең тиешле хезмәтләр һәм контроль органнары  һәр ЧПдан соң гына “усиленный режим”да эшли  башлый? Нигә һаман халыкны алдауга корылган финанс пирамидалары яшәп килә?  Нигә кибет һәм даруханә  киштәләре сәламәтлеккә зарарлы ашамлык һәм ялган дарулар белән тулы? Нигә безгә чит илләрдән порошоктан ясалган сөт продуктлары керә? Нигә ашамлыкларыбызга зарары турында инде күп сөйләнгән пальма мае кушыла? Нигә безнең кибетләребезне чит ил товарлары, ашамлыклары басып алды? Нигә һаман санкцияләр керткән илләрне чәйнәп, “импортозамещение” дип көне-төне лыгырдыйбыз, ә җиң сызганып эшкә алынмыйбыз? 

 Иң беренче сәбәп – илдә хөкем сөргән гомуми җавапсызлык һәм тәртипсезлек. Хәзер намуслы булу – тискәре, елгырлык, оятсызлык уңай сыйфатлар санала. Шулай булмаса, безнең түрәләр дәүләт казнасын ярыша-ярыша таламаслар иде. Эләгергә мөмкин икәнен дә белеп урлыйлар, акчасызлыктан түгел, каннарына сеңгән гадәт  буенча.

Без җавапсыз калучы сораулар кочагында көн күрәбез. Вакыт-вакыт күңелгә хәтта: “Әллә безнең илдә хөкүмәт дигән нәрсә бөтенләй юкмы?!” – дигән сорау да килә. Чөнки яшәешебезнең кайсы ягын гына алма, рәте-чираты юк. Ә җавапсыз сораулар тудырып торучы хөкүмәтебез гади халыкны шундый “яратып” кыса ки, инде сулыш алуы авырлаша башлады. Хәзер халык:  “Урамда йөргән өчен салым кертмәсләрме?” – дип куркып яши, инде салым кертерлек башка өлкә калмады да бугай...

Ә ил патриоты булу өчен кешечә тормышта яшәү зарури. Тик бездә моны аңлаучы кеше юк...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев