Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Әхәт Сафиуллин: Безгәме соң чит үрләр!..

Бөтендөнья икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы тикшеренүе күрсәткәнчә, Россия дөньядагы илләр арасында эш сәгатенең күләме ягыннан – бишенче, ә сәгатенә минималь түләү күләме буенча... 32 ил арасында 31 нче урында тора. Аек акыл белән аңларлык түгел!

Димәк, хәзерге көнгәчә исән калган фабрика, завод, автопарк, агрохолдинг, шахта һ.б. предприятиеләрдә  йөзләрчә мең россияле эшли. Күбесенчә, таңнан кичкә кадәр. Хезмәтләре авыр, ә аның өчен түләнә торган хаклар искитәрлек аз. Ә логика буенча, кем күп эшли, хезмәте өчен хакын да күбрәк алырга тиеш. Башка илләрнең күбесендә ул шулай, тик Россиядә түгел...

Әйе, күп эшлибез. Мәсәлән, 2017 елда Германия эшчесе  1356 сәгать эшләсә, россияле – 1980 сәгать.  Шул эшләгән сәгатьләргә минималь түләүнең күләме буенча, долларга күчереп исәпләгәндә, бер сәгать эш көненә Германиядә 10,3 доллар түләнсә, Россиядә исә 1,3 доллар. Күрәсезме нинди аерма! Шуңа күрә Россиядә уртача эш хакының – миллионнар алучыларныкы белән бергә кушып исәп­ләгәндә дә! – нибары 14 мең сум икәнен барыбыз да белә. 

Бездә бернинди мантыйкка сыймый торган хәлләр хөкем сөрә. Әйтик, берничә ел рәттән бөртеклеләрдән рекордлы уңыш алабыз. Логика буенча, безнең авыл эшчәннәренең эш хакы да мулдан булыр­га тиеш. Тик аларның хезмәтенә түләү исә 15-20 мең сумнан артмый. Җитмәсә, Россия  фермерлары, ел саен җитештерүне арттыруның файдасы юк, дип саный. Әнә Ставрополь фермеры Сергей Уваров, күп ашлык җитештергән саен начар яшибез, дип белдерергә мәҗбүр. “Гектардан 50 ц бодай алган идек, тик ул беркемгә дә кирәкмәс булып чыкты – килограммына 8 сум түләделәр, – ди ул. – Дөрес, быел бодайга бер сум артыграк түләргә әзерләр, ләкин ул өстәмәне инде ягулыкка арткан бәя ашап бетерде. Бодайга бәя күтәрелгән саен власть, ясалма рәвештә экспортка югары пошлина, хәтта эмбарго кертеп, аларны шундук төшерә”. Нигә илне туендыручыларның яхшы хезмәте аларның үзләренә зыян гына китерә, дип гаҗәпләнергә генә кала. Мондый хәл ил буенча шулай! Мисал өчен ерак барасы да түгел. Заманында Балык Бистәсе районында яшәүче энем дә, ел буе артыннан йөри торгач, пай җирләрен ызанлатып, фермер булып теркәлгән иде. Тик хөкүмәттән бернинди ярдәм дә күрмәгәч, ул фермерлыктан кире кайтты. Чөнки власть аннан ай саен күпсанлы хисаплар гына таләп итеп килде, ә үстергән ашлыгын урнаштырырга бернинди булышлык күрсәтмәде,  ул үстергән бодай белән арпаны мыскыл итәрлек бәягә генә сатып алды. Ә ягулык бәяләре исә ел саен арта тора. Бездә фермерларга ил буенча менә шундый караш. Шуңа күрә алар саны кими бара, чөнки алар, байыйсы урында, бөлә бара. Шул ук Уваров әйтүенчә, анда 10 кеше эшләгән булса, тиздән берничәсен эштән җибәрергә мәҗбүр булачак...

Хезмәткә түләү безнең илдә һәр өлкәдә шулай, башка илләрнеке  белән чагыш­тыр­ганда, аны бушка эшләтү дип атау дөрес булыр. Бик авыр һәм куркыныч саналган шахтёр хезмәтен генә алыйк. Үзәк газеталарның берсендә Кемерово өлкәсеннән мактаулы шахтёр Фёдор Макеев: “Бу хезмәт коточкыч куркыныч. Анда кайчак температура 0 градуска җитә. Шахтаны җилләтү өчен көчле җилләр исә. Шахта тирәнәйгән саен куркыныч арта: җир үзенең  ятмасына кергән өчен күмер һәм газ төкереп җавап бирә, – диде. –  Иртәнге сәгать 4 тә торырга кирәк, ә смена 14 сәгатьтә тәмамлана. Өйгә кайткач, икенче иртәгә тикле, үлгән кеше сыман ятасың. Мондый эшкә күпләр кызыгырмы? Җитмәсә, 30 мең сумлык эш хакына. Бу акчага яшьләр ничек тормышларын җайласын да балалар үстерсен?”   Димәк, гомереңне куркыныч астына куеп эшләүнең бәясе  30 мең сум...

Икътисад фәннәре кандидаты, Плеханов исемендәге университет доценты Людмила Швец сүзләренә караганда, россиялеләр бик күп эшли. Алда Германия белән чагыштыру өчен китерелгән саннар – рәсми рәвештә исәпкә алынганнар гына. Чынында исә күп кенә компанияләрдә, бигрәк тә кече һәм урта бизнеста, артык эшләгән сәгатьләр теркәп барылмый. Хәтта инде алар Россия өчен нормага әйләнде. Хәзер эш атнасы бездә 40 сәгать урынына 50 дә, 60 сәгать тә була. Ә нәтиҗәсе? Нык үсештәге илләрдә, Европада һәм Америкада эш атнасы кыскара, ә җитештерүчәнлек арта бара. Ә бездә барысы да киресенчә. Без күп эшлибез, тик безнең хезмәт җитештерүчән түгел. Әлбәттә, моның сәбәпләре төрлечә.

Беренчедән, эш начар оештырыла. Хәзерге көндә хезмәтне нормалаштыру белән үзәкләштерелгән рәвештә бездә беркем дә шөгыльләнми, шуңа күрә аның актуаль критерийлары юк. Аерым өлкәләр әлегә совет стандартлары белән эш итә, тик алар искерде – компьютер һәм роботлар һ.б. барлыкка килде. Һәр компания эш режимын һәм графигын, күп очракта түшәмнән алып, үзе раслый. Күп эш бирүчеләр азрак сәгать, ләкин тигез активлык белән эшләгән эшчеләрнең хезмәте сыйфатлырак булуын  аңламый.

Икенчедән, квалификацияне күтәрү эше алып барылмый. Элек, совет заманында хезмәткәрләр 3-5 ел саен үз квалификацияләрен күтәрергә тиеш дигән стандарт бар иде, хәзер ул юкка чыкты. Көнбатыш илләрендә эш бирүчеләр эшчеләр квалификациясен күтәрүгә эш хакы фондының 1,5-3 процентын тотса, бездә исә ул 0,3 процент кына. Күп очракларда ул  да җитәкчеләр өчен еллык конференцияләр үткәрүгә тотыла.

Өченчедән, кешеләр хисабына файда алу... Хәзерге көндә иң аз хезмәт хакы ашамлык җитештерү һәм җиңел сәнәгать өлкәсендә – анда кешеләр нибары 10-16 мең сум алып эшли. Авыр физик хезмәт таләп иткән авыл хуҗалыгы һәм агач эшкәртү өлкәсендә нибары 20 мең сум тирәсе генә алып эшләргә мөмкин (сүз уңаенда, бүгенге көндә авыл эшчәннәре бу акчаны төшләрендә дә күрми – колхозлар таркалганнан соң авылларның күбесендә бернинди эш тә калмады). Төзелештә һәм аның белән бәйле эшкәртү сәнәгатендә эш хакы 30-32 мең сум, хәтта бик зарарлы шартларда эшләүче химикларныкы да 40 мең сум чамасы. Алар бит пенсиягә чыкканчы ук төрле авырулар аркасында инвалид булып кала.

Шулай итеп, чын эш белән шөгыльләнүче кешеләр тиеннәр генә ала булып чыга. Ләкин иң зур гаделсезлек – начальниклар белән эшчеләр эш хакларының коточкыч аермасында ята. Бу турыда Росстатның кызыклы статистикасы бар. 2015-2017 еллар арасында авыл һәм урман хуҗалыгы җитәкчеләренең уртача эш хакы 60700 дән 74500гә, ягъни 13800 сумга үскән. Ә бу өлкәләрдәге квалификацияле эшчеләренең эш хакы 20000 нән 23400 гә, ягъни нибары 3400 сумга гына арткан.

Бюджет сферасында җитәкчеләр белән хезмәткәрләрнең эш хакына чикләр кертелә, алар арасындагы аерма 8 мәртәбәдән артмаска тиеш. Бизнеста андый чик куеп булмый. Ул совет заманында бердәм тариф челтәре аркасында яшәп килде. Начальниклар күбрәк алды, ләкин аерма бик зур түгел иде. Япониядә “7-10 тапкыр” булган бу аерманы әле дә саклыйлар. Ә бездә исә бу мәсьәләдә – тулы чиксезлек. Кайбер тармакларда хезмәткәрләр үз начальникларыннан кайчак 300 мәртәбә ким хезмәт хакы ала.

Дүртенчедән, безнең эшмәкәрләрдә үз предприятиеләренең киләчәгенә карата ышаныч булмау. Бизнесың белән иртәгә ни буласы билгесез икән, нигә модернизациягә һәм яңа технологияләргә акча түгәргә? Шуңа күрә күпләр ун ел алга карап эш итү  турында түгел, ә бүген, хәзер максимум табыш алу хакында гына уйлый. Бездә бүгенге сәнәгать җиһазларының яше уртача 20 ел икән, нинди җитештерүчәнлек турында сүз алып барырга мөмкин? Димәк, аларда модернизация күптәннән булмаган. Тагын проблема шунда: без күп еллар буена җиһазларны чит илләрдән сатып алдык. Хәзер, санкцияләр кертелү аркасында, бу мөмкин түгел, ә үзебезнеке бик аз. Әле аны проектлаштырырга өйрәнергә, аннары җитештерергә, кулланырга кирәк, Моның өчен кирәкле вакытыбыз юк. Без җиһазлар буенча  үсештәге илләрдән болай да 30-40 елга артта калдык.

Үсештәге илләр югары технологияле һәм фәнгә нигезләнгән җиһазлар җитештерүгә үзләренең  тулаем  продуктларының 20-40 процентын тотса, Россия нибары 10 процентын гына. Чөнки дөнья базарында чимал белән ашлык түгел, ә нәкъ менә югары технологияле продукцияләр кыйммәт тора.  Россиядә башка илләрдән сабак алу да юк, яхшыны күреп, шуны үзебездә куллану да юк. Түбән эш хакының турыдан-туры ил икътисадына “сугуын” да аңлый алмый безнең түрәләр. Әйтик, түбән эш хакы алып эшләүченең нинди сатып алу сәләте булсын?! Алдынгы илләр күптән аңлаган нәрсәләрне бүгенге көндә дә аңлый алмавыбыз нәтиҗәсе буларак, бездә һәр нәрсәнең нәкъ киресе эшләнә дә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев