Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Әхәт Сафиуллин: Җавапсызлык чире

Язмамның темасы власть органнарының халык белән эшләвенә кагылышлы булганга күрә, сүземне В.Путинның 20 июньдә үткәргән “Туры элемтә”сеннән башлыйсым килә.

Әлбәттә, халыкта моңа бу төр “очрашу”га караш төрлечә, аны  хуплаучылар да күп: сораулары Путинга ирешкәннәр,шушы форсаттан файдаланып, җыелып килгән парларын бушата, кайберсенә бәхет тә елмая. Массакүләм мәгълүмат чаралары исә, үзара ярыша-ярыша,  күкләргә чөеп мактый, янәсе президент халык хәлен аңлый, тормышын яхшырту юлларын эзли. “Российская газета” хәтта В.Путинның элемтә диаграммасын да төзеп бастырган: аның мондый элемтәне 2001 елдан бирле 17 тапкыр үткәрүе, 4 сәг. 8 минутка сузылган быелгысында ул  81 сорауга җавап биргән. Шунысы гаҗәп: мондый чара ел саен диярлек үткәрелүенә карамастан, россиялеләрнең аңа  булган сораулары кимеми, елдан-ел арта гына бара. 

Ил халкы бик күп һәм аларның проблемалары да хәттин ашкан, шуңа күрә бер Путин гына аларны шундый ысул белән чишеп бетерә аламы? Юк, бары тик тагын бер елга аларны тынычландыра гына. Ил масштабындагы проблемаларны мондый ысул белән чишәргә омтылу - яраксыз практика. Бу – асылда кул белән идарә итү дип атала. Ә бит халыкның тормыш-яшәеше, проблемалары җәмгыять законнары буенча, власть структуралары аша көйләнергә тиеш. Ә бездәге власть исә халыктан ерак тора,  димәк, аның тормышыннан, проблемаларыннан аерылган,  аның – үз тормышы, үз кайгысы. Аларның күбесе шәхси байлыкларын ничек арттыру, ничек яшерү турындагы “кайгы” белән яши. Моны хәзер һәр көн диярлек яңалыклардан белеп торабыз: казна кесәсеннән миллиардлар урлый һәм миллионлаган  ришвәтләр ала торгач, кайберләре барыбер эләгә. Аларда тентүләр үткәргәндә табылган акчалар һәм башка байлыклар чәчләр үрә торырлык, аларны хәтта күз алдына китерү дә кыен!

Кыскасы, халыкның үз тормышы, түрәләрнең – үзенеке. Алар арасында – упкын. Хәзерге вакытта, Россия хуҗалык һәм дәүләт хезмәте фәннәр академиясе  (РАНХиГС) исәпләве буенча, илдәге ярлылар саны  19 млн түгел, ә 35 млн!  Росстат мәгълүматлары буенча ил халкының 48,2 процентының акчасы ашау белән кием алырга гына җитә. Димәк,  россиялеләр елдан-ел ярлылык чигенә таба бара. Шуннан соң халыкта президентка булган сорауларның күплегенә  гаҗәпләнәсе юк. 

Иң аянычы шунда: хәзер халык үз проблемалары белән түрәләр катына керә дә алмый, ә хат белән җибәрелгән зар-шикаятьләре исә, максатчан тикшерелеп, тиешле чара күрү урынына, асылына төшенмичә, бернинди үтемле чара күрелмичә, копия аша язылган диярлек формаль  җаваплар белән генә чикләнелә. Моны президентка бирелгән сораулар бик яхшы раслый: аларда җирле власть чишә алмаслык бер генә проблема да юк! Тик түрәләр гади кеше хәленә керергә, аның проблемасын аңларга теләми. Алар бары тик кешеләр үз проблемаларын Путинга җиткергәч кенә халык­ка “якыная” төшә, зарларын “аңлап”, шундук чишәргә алына. Ә гаммәви мәгълүмат чаралары исә бу турыда берсен-берсе уздыра-уздыра шаулаша, “бәхетлеләр” турында зур пафос белән сөйли бирә. Ә бу турыда шаулашырга түгел, ә оялырга кирәк, чөнки үз төбәгендә яшәүче халыкның ничек сулавын, аның проблема-хәлләрен җирле власть ияләре белеп-күреп торырга һәм чишәргә тиеш ләбаса! Өстән фәрман көтмичә, вазифасы буенча! Чөнки аларны Мәскәүдән торып Путин чишеп бетерә алмый, аның максаты – ил масштабындагы җәмгыяви закон-кануннар, гомуми мәсьәләләр турында кайгырту. Шуңа күрә матбугатның: “Быел Путин халыктан килгән 81 сорау­га җавап бирде!” – дип күкләргә чөю һич  урынлы түгел, бу турыда тыйнак кына, хәтта оялып кына әйтеп узарга мөмкин, чөнки бу элемтә илдәге җәмгыяви законнарның тиешенчә эшләмәве һәм түрәләрнең үз вазифаларына үтә дә җавапсыз караулары турында сөйли. Ә кул белән идарә итү  исә илдә нәрсәдер тиешенчә түгеллеген генә раслый. 

Әлбәттә, халыкны тынычландыру өчен мондый элемтәне ай саен да үткәрергә була. Тик моның ил күләм файдасы булмаячак: түрәләр, стресслы берничә көннән  соң, тагын элекке хәл-халәтләренә кайтачак һәм төбәкләрдәге җайсыз тормыш чираттагы элемтәгә хәтле тагын шулай дәвам итәчәк.

Урындагы түрәләрнең халык мәнфәгатьләренә төкереп карау­лары һич тә яңалык түгел. Ул Россиянең һәр төбәгендә, һәр почмагында дистәләгән еллар буе шулай дәвам итеп килә. Мондый хәл Татарстанда да нәкъ шулай. Моңа берничә тапкыр үземә ышанырга туры килде...

Хәзер, сер түгел, язучыларга китап чыгару мәсьәләсе бик кыенлашты. Ә язган нәрсәне, билгеле,  китап итеп күрәсе килә. Шуңа күрә аны яисә үз акчаңа чыгарырга,  яисә  чыгару өчен,  матди ярдәм сорап, кайбер оешмаларга, район хакимият башлык­ларына мөрәҗәгать итәргә туры килә. Шунда түрәләрнең халыкка /язучы да шушы категориягә керә бит!/ карата чиктән тыш җавапсызлыгы белән очрашыр­га туры килә. Дөрес, түрәләр арасында төрлесе бар: хатыңны укыйлар, ярдәм итәргә тырышалар. Мәсәлән, Дәрвишләр бистәсендә урнашкан Казан оптика-механика заводы директоры Сергей Раковец хәтта В.Шукшин хикәяләре тәрҗемәсен чыгару өчен җитмәгән акчаны урынбасары аша өйгә китереп бирдерде. Шулай ук мин “Корстон Казан” генераль директоры Рәис Мөбәрәкҗановка, “Таттелеком” компаниясе генераль директоры Лотфулла Шәфигуллинга һәм “Бәхетле” ширкәте генераль директоры Мөслимә Латыйповага да рәхмәтле: гәрчә ярдәм итә алмасалар да, хатларыма җавап бирделәр.

Иң гаҗәпләндергәне – Балык Бистәсе районы башлыгына (райондашым!)  9 мең сум матди ярдәм сорап язган ике хатыма да бернинди җавап алмавым булды. Аннары аның электрон почтасына җибәргән хатым да эзсез калды. Төптән уйлап карасаң, гаҗәпләнерлек кенә түгел, ә сине кешегә санамаудыр  бу! Юк, үземне әллә кемгә санамыйм, тик алай да язучы кешенең хатын бөтенләй игътибарсыз калдыру бернинди кысага да сыя торган гамәл түгел дип саныйм. 

 Республика газеталарында басылган публицистик язмалар тупланган “Нишләвең бу, Россия?” дигән ул китабымны барыбер бастырдым.  Үземнең пенсия акчасына. Шуннан соң аны бас­тыруга тотылган акчаны өлешчә кайтару уе белән, берничәшәр данә район китапханәләренә алдыруларын сорап, Әтнә, Мамадыш, Арча, Теләче һәм Саба районнары башлыкларына хат белән мөрәҗәгать иттем. Тик хатыма бары тик Саба районы башлыгы гына җавап бирде, калганнары  аларны чүп кәрҗиненә ташлады.  Шуннан соң ирексездән: “Язучы хатына да җавап бирмәгәч, халык белән ничек эшли икән бу район башлыклары?!” – дип гаҗәпләнеп куйдым.  Димәк,  республикабыз Президенты Рөстәм Нургали улына да җаваплы урыннарда утыручы менә шушындый җавапсыз түрәләр белән эшләргә туры килә – аңа да юллыйдыр халык зар-интизар хатларын.  

Тагын бер нәрсә турында. Ул – безнең татарлыкның бер чиренә әйләнгән куркаклык: без,  Мәскәү нәрсә әйтер, дигән шик белән авырыйбыз. Саба районы башлыгы  хатымны мәдәният бүлегенә юллаган һәм алар, танышу өчен, бер данә китабымны сорап алды. Һәм бераздан аның башлыгыннан, китабыгызны алдыра алмыйбыз, дигән хат килеп төште. Димәк,  ул китабымда ниндидер “криминал” тапкан. Ә анда  исә яшәешебез чагылган һәм бар саннар һәм фактлар Россия массакүләм мәгълүмат чараларыннан алынган. Әлбәттә, күреп торабыз: яшәешебез кешечә түгел. Китабым мәдәният әһелендә шушы ягы белән тискәре караш тудырган булырга тиеш. Шуңа охшашлы очрак Казан шәһәре китапханәләрен китаплар белән тәэмин итү сис­темасы белән дә кабатланды. Танышу өчен ике китабымны илтеп биргәннән соң бер ай үткәч, Оксана дигән ханым, шалтыратып, китапларны алудан баш тартты. Сәбәбен дә әйтмичә. Минемчә, сәбәбе ике булырга тиеш: беренчедән, ул - “криминал” китап, икенчедән, татарча язылган. Китапларны алырга баргач, мин аннан моның сәбәбен күрсәтеп, рәсми җавап бирүен сорадым. Тик әле һаман язмача җавап алганым юк. Монда татар китапларын алдыру мәсьәләсен рус телле кешенең хәл итүе дә  гаҗәпләндерә. Тикшереп баксаң, минемчә, шәһәр китапханәләре өчен татарча китаплар русчаныкылар белән чагыштырганда, күпкә ким алына.

“АиФ” газетасы быелгы 24 нче санында РФА Федераль фәнни-тикшеренү социологик үзәге директоры академик Михаил Горшков белән әңгәмә бастырган иде. Анда ул да кайчак властьның алар үткәргән тикшеренүләрне өнәмәүләре, тырнак астыннан кер эзләү дип бәяләүләре, хәтта кайчак аларны властька каршы оппозиция  итеп күрүләре турында әйтә. Димәк, ил җитәкчелеге һәм власть ияләре арасында шундый тенденция саклана: аларның илдәге хәлне яхшы итеп күрәселәре килә, ә чынбарлык ошап бетми. Шушы караш исә төбәкләрдәге власть ияләренә дә йоккан, шуңа күрә аларга, монда криминал, ягъни өстәгеләргә ошамый торган нәрсә юкмы, дип шикләнү хисе хас. Тик фактлардан беркая да китеп булмый, саннарны “түгәрәкләп” һәм “шомартып” кына тормыш-яшәешебез уңай якка үзгәрми. Шуңа күрә түрәләр халык тормышын ничек бар, шулай күрер­гә, халык яшәешен җиңеләйтү, аның проблемаларын чишү турында уйлап эшләргә тиеш. Бу – аларның җаваплы вазифаларының иң әһәмиятлесе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев