Мәдәни җомга

Ходай җибәргән җәза

Авылда ир белән хатын аерылыша.

Йорттагы мал-мөлкәтне, кашык-тәлинкәсенә кадәр санап, бик тиз бүлешә болар. Һәркем үз өлешен үзенә ташып та куя. Тик бер җан иясенә генә: «Минеке, кулыңны сузма!» — дип чытырдап ябышучы күренми. «Артык кашык» — яшь ярымлык малай ни атасына, ни анасына сыймый, бәхетсез нарасыйны туп кебек анда-монда типкәләп йөртә башлыйлар. «Син ал, — ди хатынына ир. — Миңа ул кирәкми. Тудырган анасы баксын». Ә хатын бүтән ялганмаслык иттереп кырт кисә: «Миңа нәрсәгә синең имгәгең! Яңадан кияүгә чыгып, алма кебек балалар табам әле мин. Үзең ал!»   Бу хәбәр, җил белән бергә йорттан йортка таралып, күрше авылга да барып ишетелә. Сатучы Сәмәния кибетен бикли дә, сулуына кабып, өенә йөгереп кайта:   — Карале, Хәким, фә­лән-фәләннәрдә читкә кагылган бала бар икән, әйдә, уллыкка алыйк шуны! Безнеке юк бит инде, бул­мас та, ахры. Үзебезнеке дип сөеп-яратып үс­терербез, — ди ул иренә. Хә­ким берсүзсез ризалаша. Җитештә яшиләр, ник алмаска ди! Бала — өй бизәге ич. Тормышларына ямь өстәлер, ичмасам.   Ирле-хатынлы, ат җигеп, күрше авылга китә­ләр. «Йөрәгеннән өзелгән бит, әнкәсе бирмәс», — дип, юкка гына юл буе борчылып бара сатучы Сәмәния. Хәким дә: «Ир бала атага якын, атасы улыннан җиңел генә баш тартмас», — дип, урынсыз шик-шөбһә кузгата. Ябык, чандыр малайны, өстендәге керле күлмәген дә алыштырмыйча, сөе­нә-сөенә Хәким белән Сәмәниягә тоттырып җи­бә­рәләр.   Нәгыйм яңа әти-әнисенә кайтканда ук ияләшә. Бала сөяргә тилмергән кулларның җылысын йө­рәге белән тойган нарасый шушы ике кеше өчен кадерле һәм бердәнбер булачагын алдан ук сизә бугай. Чынлап та, ирле-хатынлы аны яратып-иркәләп туялмыйлар. Яратмас җиреңнән яратырсың шул! Түгәрәк йөзле чибәр малайның акылына, зирәклегенә бөтен тирә-күрше шакката. Биш яшендә Нә­гыйм, йөгән күтәреп, әтисе янына атлар карашырга йөри, абзар ишеген ачып аларны үзе чыгара, үзе кире куып кертеп яба. Шуклыгы бе­лән дә башка балалардан аерыла ул. Әйтик, аякларын салындырып сирт­мәле кое бурасына тотынып атына, әтисе кое өс­тен авыр капкач белән томаласа, малай җайлы гына куптарып ташлый. «Бәладән баш-аяк» дип, Сәмәния, эшкә киткәндә, иртән бердәнберен күрше Рәис абзыйларга тапшырып калдыра. Анда алты бала, олырак­лары, биг­рәк тә Кадрия исемле кызлары, Нәгыймгә күз-колак булыр, ди. 9 яшьлек Кадрия исә малайны зирәклеге һәм тапкырлыгы өчен үз итә. Нәрсә генә яшерсәң дә, Нә­гыйм шул әйбернең кайда икәнен әйтә. Кайчакта бу хәл кызның ачу­ын да китерә. Гелән-гелән ялгышмыйча әйтеп торгач, эзләп интекмәгәч, уенның кызыгы бетә бит.   Коточкыч фаҗига буласы көнне урамдагы бала-чага тау астында уйный. Кызлар, чокырлар казып, чәчәк күмә һәм бәләкәйләрдән шуларның кайсысына чәчәк салынган, кайсысы буш икәнен әйтергә куша. Аста — балалар, ә өстә бульдозер эшли, тауны урталай кисеп юл яралар... Аңа берсе дә күтә­релеп карамый, һәркемнең уенда бер нәрсә: кем җиңә? Әлбәттә, зирәк Нә­гыймгә тиң­нәр юк, ул «монда — чә­чәк, монда — буш» дип, чокырларга бармак белән генә төртә. «Бар, кайтып кит әле, син гел беләсең, синең белән кызык түгел», — дип, Кадрия малайны пырылдатып өенә куа, ә Нәгыйм китми, аяк терәп карыша...   Шау-шу, чыр-чу белән бульдозер актарган алагаем зур кантарның аска очуын күрмичә дә калалар. Барысы да куркы­шып ян-якка сибелә. Нә­гыйм өлгерми, кантар аны сытып җиргә сеңдерә. Олыраклар юлга табан чаба, ә аннан арбасына балчык төягән трактор төшеп ки­лә. Кул селкеп туктаталар. Кадрия тракторчыны таный: Нә­гыймнең үз әтисе — Әнис абый. Кайчандыр бәгырь кисәгеннән ваз кичкән, ә соңыннан аның ничек үскәнен читтән генә күзәтеп, уфтанып һәм үкенеп йөргән ата, балчык өеме астында калган баланың үз улы икәнен ишеткәч, акылдан шашарга җитеп, куллары белән туфракны казырга керешә. Ул арада авылга хәбәр оча, ат чаптырып, Нәгыймнең икенче әтисе дә килеп җитә.   «Ике әти нишләр икән? Малайны кайсы алып китәр икән, дим. Бала гына булсам да, шуны уйлыйм, — дип сөйли Кадрия бүген. — Әле кулы белән казып, әле кәйлә белән чокып Нәгыймне астан тартып чыгарган Әнис абый бер мәлгә үле гәүдәне нишләтергә дә белмәгәндәй чайкалып басып торды да тораташка әйләнеп телдән калган Хәким абыйның беләгенә китереп салды. И ул Сә­мәния апаның тилерүләре! Безгә керә дә: «Ник минем бердәнберем үлде соң?! Сез алтау әнә, алтыгыз да исән», — дип үке­рә-үкерә елый.   Кайчандыр: «Миңа нәр­­сәгә синең имгәгең, яңадан кияүгә чыгып алма кебек балалар табам әле мин», — дип кәперәйгән Хәтирә, әйе, бүтән кияүнең кочагына чума. Ходай аңа кыз бала бирә. Тик үсә-үсә баланың акылга сайрак икәне ачыклана. Тагын да үсә-үсә шунысы да беленә: кыз тиктомалдан котырына, тузына башлый. Ашау бе­лән йок­лаудан гайре кыл да кый­мылдатмаган таза гәү­дәле әзмәвер кыз бе­лән Хәтирә апа нигәдер авылдан үзәккә күченә­ләр. Беркөнне Кадрия акырган-бакырган тавышка сискәнеп уяна. Урамда бе­рәү кычкыра, аның кычкыруына ниндидер дөпелдәүләр дә кушыла. Ул капка төбенә йөгереп чыга. Урам уртасында ике хатын сугыша. Хәер, сугышмыйлар, яшьрәге йодрыгы белән олырагының аркасына дөмбәсли. Дөп тә дөп, дөп тә дөп... Хәтирәне әзмәвер кызы кыйный, юк, кызы түгел, җәза кыйный... Ходай җибәргән җәза...    

 

 Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА

"Татарстан яшьләре"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: