Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Хәким Гыйләҗев: Нишләп саныбыз кими?

Табибләр исәпләвенчә, Татарстанда онкологик авыруларның күбесе Азнакай районында яши – 100 мең кешегә 530 очрак туры килә.

Бу хакта матбугат конференциясендә Республика клиник онкология диспансерының баш табибе хәбәр итте.

Әлеге мәгълүмат игълан ителгәннән соң байтак вакыт узды. Хәлне җайга салу өчен ниләр эшләнде соң? Уйлап карасаң, район белән озак еллар буе әлеге өлкәдә уңышка ирешүне тәэмин итәрлек мөмкинлекләргә ия булган кешеләр җитәкчелек итә: район башлыгы М.З.Шәйдуллин – белеме буенча ветеринария табибе, райбашкарма комитеты җитәкчесе А.Х.Шәмсетдинов – район үзәк хастаханәсенең элеккеге баш табибе.

Нефть чыга торган район өчен аеруча борчу тудыра торган, беренче чиратта хәл ителергә тиешле көнүзәк мәсьәләләрнең иң әүвәлгесе шундый: бораулау эшләре барышында барлыкка килә торган калдык шлакларны нишләтергә? Бу хакта белгеч фикерен беләсем килеп, «Көнбатыш Себердә җир асты байлыкларын үзләштерүгә һәм нефть-газ комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен» медале белән бүләкләнгән геолог Р.Ф. Лотфуллинга мөрәҗәгать иттем. Аның җавабы бик төгәл һәм ачык булды:

– Шундый технология бар: бораулау эшләре барышында барлыкка килә торган калдык шлакларны бик югары температура тәэсирендә тулысынча яндыралар. Нәтиҗәдә көл шикеллерәк бер продукт килеп чыга. Бу эшләр вакытында бүленеп чыга торган газларның санэпидемстанция тарафыннан рөхсәт ителгән микъдарын, дәүләт тарафыннан расланган нормаларны саклый алырлык көчле фильтрлар куелган булу шарт. Ә яндырыласы җитештерү калдыклары исә аерым технологияләр буенча төзелгән махсус амбарларда җыеп сакланырга тиеш. Ул корылмаларны салу өчен рөхсәт, амбар төзеләсе мәйданда җитди тикшерү эшләре башкарылганнан соң гына, Экология министрлыгы тарафыннан бирелә. Бораулау эшләре барышында барлыкка килә торган калдыкларны саклау чорында, алардан табигатькә дә, кешегә дә зыян килмәслек дәрәҗәдә итеп, куркынычсызлыкны тәэмин итә алырлык амбар-корылманың проекты эшләнә. Әлеге корылма үзе чокыр рәвешендә була: аның киңлеге, тирәнлеге һәм озынлыгы, башкарырга планлаштырыла торган эшләрнең күләменә, җиһазларның җитештерүчәнлек дәрәҗәсенә карап, махсус исәп­ләнә. Андый чокыр-корылмалар кимендә икәү булып, җыела торган яңгыр-кар суларын агызу өчен алар арасында торбалар да куелган булырга тиеш.

Әлеге корылмаларны әзерләгән вакытта төзелешне алдан билгеләнгән нормативлардан тайпылмыйча алып бару таләп ителә. Мисал өчен, башта чокылган җиргә ком түшәлә һәм ул каток белән тыгызлана, аның өстенә арматура белән ныгытылган тиешле калынлыктагы изоляцияләү материалы җәелә, аннары өскә тагын ком салына һәм инде аның өстенә генә тимер-бетон плитәләр куела, ул плитәләр арасы сыеклык кына түгел, хәтта газ да чыга алмаслык итеп томалана – герметиклаштырыла. Корылмаларның икесендә дә, чокырларның бораулау калдыклары белән ни дәрәҗәдә тулганлыгын тәгаен белеп тору өчен, махсус үлчәгечләр урнаш­тырыла. Өстәге сыеклыкны суыртып тору өчен насослар да куела. Алга таба яндырып юк итү өчен бораулау калдыкларын аерып алуның махсус технологиясе эшләнә. Ул калдыкларны подрядчының лабораториясе тикшереп тора, ә лаборатория эшчәнлеге исә үзе даими дәүләт контролендә тотыла. Мәгълүматлар барысы да аерым журналга язып барыла. Ул журналларга тиешле тәртип саны куела, алар тегелә, барысына да мөһер сугыла, тиешенчә дәлилләнә. Калдыкларны саклау урыннарына герметик ябулы махсус машиналарда гына йөртәләр.

Бу эш-гамәлләрнең тәртибе барысы да эш башкаручы подрядчы белән дәүләт арасында төзелә торган килешүләрдә тәфсилләп языла. Мондый төр эшләрне алып бару өчен, алда әйтелгәнчә, махсус төзелгән проект булу мәҗбүри. Агулы калдыклар бары тик шулай махсус урыннарда гына саклана ала, – дип сүзен төгәлләде нефть тармагы ветераны Р.Лотфуллин.

Ютазы тимер юл станциясе ягына илтә торган автомобиль юлы буенда, Азнакай шәһәреннән биш чакрым ераклыкта, гадәти көнкүреш калдыклары полигонына охшаш урын бар. Гадәти диюнең сәбәбе шунда – бу полигонда әңгәмәдәшем югарыда әйтеп узган таләпләр үтәлүнең бер генә билгесе дә юк. Әмма әлеге территориядә кизү торучы каравылчылар анда теләсә-нинди чүп-чарны кабул итми, ә тиешле документлары булган, ягъни радиацияле калдык­лар төялгән йөк машиналарын гына уздыра. Бирегә куркыныч йөк төялгән транспорт чаралары Самара өлкәсеннән, кайчакта исә Алабугадан – үзебезнең Татарстаннан да килә!

Бу шомлы ситуациягә битараф булмаган затлар белән без радиация калдыклары саклана торган әлеге урынның капкасы янында берничә фотосурәт тә төшереп алдык. Койма белән уратып алынган территория эчендә бораулау эшләре барышында барлыкка килә торган зарарлы калдыкларны саклау өчен зур гына амбар бар. Ул тиеш­ле таләпләрне бозып төзелгән, җитмәсә, өскә чаклы тулып та өлгергән. Көнкүреш дозиметры радиация фонының сәгатенә 0,16 мкЗв тәшкил итүен күрсәтте. Бу, әлбәттә, рөхсәт ителә торганнан күпкә артык доза! Ә бит кешегә тәэсир иткән төрле чыганаклардан җыела торган еллык радиа­ция дозасының рөхсәт ителә торган күрсәткечен исәпләгәндә, техноген радиация йогынтыларының барлык эпизодлары да исәпкә алынырга тиеш. Монда хәтта барлык төр медицина тикшерүләре (флюорография һ.б.лар), төрле дәвалау процедуралары вакытында алына торган нурланыш микъдары да керә.

Халык арасында актив тормыш позицияле кешеләр хәзер бик аз. Азнакай кебек кечкенә шәһәрләрдә – бигрәк тә. Шундый санаулы гына булган актив затларыбызның берсе – нефть-химия сәнәгате инженер-технологы, хезмәт ветераны Расих Шакиров районда экологик хәлнең бик тә хәвефле булуы турында җирле түрәләрнең барысына да диярлек сөйләп чыкты. Алар арасында Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе җитәкчесе, атказанган эколог Хәлил Мөстәкыймов, «Роспотребнадзор» территориаль идарәсе җитәкчесенең Азнакай районы буенча урынбасары Илдар Дружков һ.б. бар. Тик 80 яшьлек пенсионерга алар һәммәсе дә беравыздан төксе генә җавап кайтара: имеш, радиация белән бәйле эшләргә тыкшынырга берсенең дә вәкаләте юк. Чиновник статусына ия булгач, әлеге нурланыш аларның үзләрен урап узачак диярсең! Алар фикеренчә, әлеге сораулар «югары инстанцияләрдә генә карала» икән. Ә кешеләр онкология авыруларыннан кырыла! Бу зәхмәт аркасында пенсионерлар гына түгел, җир җимертеп эшләр яшьтәге кешеләр дә еш китә арабыздан. Әле апрель аенда гына шәһәр Советы депутаты Элеонора Алчина вафат булды. Аңа нибары 58 яшь иде! Халык саны бер Азнакай шәһәрендә генә дә соңгы 20 елда 4 меңнән артыкка кимеде.

Куркыныч калдыклар «чүп­лекләре» проблемасы белән ныклап торып шөгыльләнергә вакыт җитте түгелме соң инде?! Афәт каршыбызга килеп терәлде ләбаса. Тик менә ваемсыз түрәләр генә моңа бармак аша каравын дәвам итә. Болар хакында «Советская Россия» газетасында мәкалә дә чыгардым (21.05.2022). Шуннан соң Дәүләт Думасы депутаты А.Прокофьев Саратов шәһәрендә узган семинар-киңәшмәдә Азнакайдагы хәлне үз контроленә алуы турында белдерде. Хәлләр үзгәрерме? Көтеп карыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев