Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Үкенечле үткәннәр

Якшәмбе булса да, иртәдән телефон шалтырады.

Башкаларның иртәнге йокысы бүленмәсен дип, атлас халатын тәненә элеп кенә җибәрде дә, телефонын алып балконга йөгерде. Телефонның теге ягында карлыккан ир кеше тавышы ишетелде:
– Алло! Сәлам, матурым?
– Алло! Сезгә кем кирәк?


– Ха-ха-ха... Танымаган буласыңмы? Ирең район җитәкчесе булып сайланырга йөри, мең төрле мәшәкате синең өстеңдә, вакытың тыгыздыр. Очрашып сөйләшергә кирәк синең белән!
Башта ир кешене ялгышып шалтырата дип уйлады Әнисә, йокы аралаш. 
Гафу итегез, ялгыштыгыз, – диде ул йокылы тавыш белән.
Ялгышмадым! Трубканы куйсаң, диңгездәге кыланмышларыңны ирең иртәгә үк күрәчәк! 
Йокысы кинәт ачылып китте хатынның. Онытырга теләгән үткәне аны янәдән куып тотканын аңлады ул ...Теге сары мыек бу, каһәр суккан ир...
–  Иртәгә 14:00 дә урам башына чык. Чыкмасаң, үзеңә начар булачак. Минем куркыр әйберем юк, ә менә синең... – Ир тагын ямьсезләп, үзәккә үтәрлек итеп хахылдап куйды. – Иртәгәгә чаклы, кызый, давай!.. 
Элемтә өзелде. Әнисә нидер әйтергә дә өлгерми калды. Якты кояш нурларына төренеп уянып килгән көннең яме китте, хатынның тәне авырайды. Туңганын да сизмичә, башын ике кулы белән кысып тоткан килеш балкон идәнендә озак утырды ул. Җаны бәргәләнде, инде үткәндә калды дип ышанган ямьсез хатирәләр үзәкне өзеп яңадан аңа ябырылды... 

 


...Икенче курсны тәмамлаган җәй иде ул. Өч курсташ кыз бергә җыелып «кайнар» путевка алдылар да, зур хыялларын яшьлек шаукымы белән кушып, шаяра-көлешә сәяхәткә киттеләр. Кызыл диңгезгә!
Шарм-эль-шейх кайнар кояшы белән каршы алды. Отельгә урнашуга, кызлар тизрәк диңгезгә йөгерде. Рәхә-ә-әт! Ком, кояш, диңгез! «Кызлар, бу җәннәтнең бөтен рәхәтен күреп, тоеп калырга тиеш без!» – дип чыркылдады Нурия исемле курсташы. Ул арада Маша кичне кая уздырасын планлаштыра башлады. Диңгез яры буендагы кафеда шәп булачак, дип килеште алар. 
Урта яшьләрдәге, берсеннән-берсе юмарт булып кыланган ир-атлар компаниясе белән дә шул кичне таныштылар. Танышты дип... бергәләп коктейль эчтеләр, биеделәр. Соңрак, алар үзләре белән чакырсалар да, кызлар отельгә кайтып киттеләр, юлдан соң шактый арылган иде. Шуннан соң бу ир-атлар очрашканда сүз катып, шаяртып уза башладылар, кызларга адым саен матур сүзләр яудырдылар. Сәяхәтнең дүртенче көне иде бугай, пляжда янә очрашты алар. Ир-егетләр бергәләп яхта алып, диңгезгә чыгарга тәкъдим итте. Юк, юк, үзләре генә түгел ди, аларның отеленнән тагын ике яшь гаилә дә кушылачак икән. Яхта зур, иркен, шуңа күрә кызларны да чакырырга булганнар. Азрак шикләнеп булса да, ризалашты кызлар. Ир-егетләр киткәч, үзара киңәшмә дә оештырып алдылар. Куркыныч булмас, үзләре генә түгел бит, көпә-көндез баралар.


Әйткән вакытка җыенып килде кызлар. Бераз көтеп карасалар да, теге ике яшь гаилә күренмәде. Кызлар шикләнеп, без дә бармыйбыз, әйдәгез, сәяхәтне башка көнгә күчерик дия башлауга, яхта кузгалып китте. Кызлар өчен мәхшәргә әйләнде ул көн. Искә алып сөйлисе дә килмәгән, бөтен ялның ямен бозган кара көнгә әверелде... Яхтадан төшкәндә сары мыеклысы: «Тавыш-тыныгызны чыгармагыз, миндә барысы да язылган, әти-әниегезгә җибәрергә дә күп сорамам!» – дип флешка селкеп калды. Кызлар отельгә кайтып егылдылар. Кызыл диңгезне дә, бу җирләрне дә күралмый иде алар! Тәнгә яткан хурлыкны тозлы диңгез суы белән генә юып бетереп булмый иде шул!..


Ялның рәхәте калмады, күңелләр төште. Аннан да бигрәк, курку басты. Теге флешка белән шантажлап, тагын яннарына чакырсалар? Кызлар уйлашты, киңәште дә экскурсия, шоппингка дигән акчаларын җыеп, ялдан иртәрәк кайтып киттеләр. Диңгез турындагы якты хыял менә шулай чәлпәрәмә килде, ватылды, чатнады. Кайтып котылуларына сөенсәләр дә, Әнисә бик озак үз хәленә кайта алмады әле. Психологка да барып карады, төшләрендә ул көнне күреп газапланды. Егетләр белән очрашырга да шактый озак вакыт куркып йөрде. Картаеп кына кияүгә чыкты. Инде менә бар да артта калды, барысы да онытылды дигәндә, нәни кызы белән улы үсеп килгәндә генә... 


Әнә шул сары мыек тагын аның бәхетенә кул сузарга җыена. Әнисә тиз генә душ кереп чыкты, үзен тәртипкә китерде, гаиләсенә бер ни дә сиздермәскә тырышты. 
Икенче көнне билгеләнгән вакытта телефон шалтырады. Карлыккан тавышның очрашу вакытын кисәтүе икән...
Урам башында иске кара джип тора иде. Әнисә машинага утырырга теләмәде, руль артындагы кеше ишек ачып кына сөйләште. 
Менә, яшьлегеңнең гүзәл мизгелләре монда язылган, ирең кемлегеңне белмидер әле, – диде ул. – Кыскасы, мин әйткән сумма иртәгә миңа күчмәсә, флешка иреңнең эш өстәлендә булачак.  Сайлауларда «оча» болай булса! Ха-ха-ха!


Әнисә аның кулындагы флешканы йолкып алды да, өенә таба йөгерде. Оят, гарьлек, үкенеч ачысы эчендә уздырды ул көнен. Банктагы счетыннан шактый зур күләмдәге акча барып салдырды. Ә кичен ире Илдуска күтәрелеп карарга да уңайсызланып йөрде. Әле ярый Илдусның эше тыгыз чак, ул да әллә ни хисләргә бирелеп тормады. Гаилә тормышы үз җае белән бара кебек тоелса да, ул көннәрдә Әнисәнең күңелендә җил-давыл кайнады. Нишләп, нишләп шулкадәр кадерле әйберләр белән түләргә туры килә ул көн өчен? Кайлардан гына килеп чыкты бу сары мыек? Барысын да дөньяга чыгарса? Иренең карьерасы ишеләчәк, үзенең монда яшәрлеге калмаячак, гаилә җимереләчәк... Нишләргә-ә-ә?! Өч көннән карлыккан тавыш янә шалтыратты, аннан тагын.... Бәлки, бу кешене үтерергәдер?! Бу куркыныч уй Әнисәнең башына инде ничәнче тапкыр киләәә. Үзе дә куркып китә ул аннан, тик... Тик нишләргә дә белми чарасызлыктан, төннәрен йокысызлыктан интегә, тыныч, бәхетле көннәрне ничек үз җаена кайтарырга? Тормыш янәдән тәмугъка әйләнде. Болай итеп һәр көнне куркып та яшәп булмый... 


Икенче көнне телефоннан янә теге ямьсез тавышны ишеткәч, катгый карарга килде Әнисә. Ни генә булса да болай яшәп булмый иде. Ире аерса, балалары җитешлектә яшәр. Алар бәхетле булыр ичмаса дип уйлады ул. Һәм кичен, барысын да ничек бар шулай сөйләп бирергә, бу хәсрәттән котылырга, дип, ире янына утырды. Ни булса – шул булыр, хатын барысына да әзер иде инде...

 

"Сөембикә"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев