Мәдәни җомга

ҮКЕНЕЧКӘ КАЛМАСЫН ИДЕ...

“Серле телефон”га бер апа шалтыратып: “Яшем инде 60ка җитеп килсә дә, синдә басылып чыккан хатларны яратып укыйм.

Чынлап та, һәркемнең үз язмышы... Ләкин кулыма телефон алырга яшьләр көтеп алган бәйрәм – Гашыйклар көне сәбәп булды. Үткән елларда бу бәйрәмгә карата кешеләрнең фикерләрен бастырган идегез, укыгач, үземнең фикеремне дә язарга җыенган идем дә, соңга калдым, дип язмадым. Ә быел менә “Серле телефон” булдырдыгыз, безнең өчен бу бик җайлы булды. Үзем мин һәркемнең фикерен ихтирам итәм, кеше бит үз тормышына, тәҗрибәсенә, яшәеш рәвешенә таянып фикерли. Әйе, Изге Валентин көне мөселманнарга бөтенләй кагылмый, дип әйтүчеләр бар. Яшемә караганда, мин дә бу фикерне хупларга тиеш идем, әмма үткән тормышымны анализлагач6 “Нигә безнең яшь чакта да мондый бәйрәм булмады икән?! - дип уфтанып алам. Минемчә, Гашыйклар көне, беркемгә дә зарар китерми, телисең икән – бәйрәм итәсең, теләмәсәң – чираттагы гади көн итеп кабул итәсең. Ни сәбәпле әби кешенең башына мондый уй төште икән, дип гаҗәпләнәсездер. Ә хәл болай булды. Зур оныгым Рузиләне бик иркәләп үзем үстердем. Әти-әнисе гел эштә, мәктәпкә, түгәрәкләргә үзем йөрттем, яшерен серләребез белән бүлештек. 10 нчы сыйныфта укыганында Гашыйклар көненә егетләрдән бик күп “валентинкалар” алгач, икәүләшеп укыдык. Ул минем белән киңәшләште. Шәһәрдә яшәгәч, хат-бүләкләрнең күбесе рус милләте егетләреннән иде. Оныгымнан әлеге егетләрнең холыклары, нәрсә белән шөгыльләнүләре, укулары турында сораштым, бу бәйрәмгә сыйныфташларының карашларын белешеп, үзеңне егетләр алдында ничек тотарга, бу бәйрәмне дөрес кабул итәргә өйрәттем. Аннары, параллель класстан оялчан, үзе яхшы да укымаган, әмма әнисенә ике энесен тәрбияләргә булышкан татар егетенә игътибарымны юнәлттем. Оныгым аның гади генә язылган открыткасына карап, кәефе бөтенләй төште. Бу хәл онытылган да булыр иде, күрәсең, язмыш булгандыр. 10 нчы сыйныфны тәмамлагач, Рузиләм мэр отрядында эшләп алырга булды. Менә шунда Рөстәм белән аралаша башладылар алар. 11 нче сыйныфны тәмамлап кына Рөстәм армия хезмәтенә китте, Рузиләм үзе сайлаган һөнәре буенча югары уку йортына укырга керде. Рөстәм дә хезмәттән кайтып эшкә урнашты, нефть һәм газ университетына читтән торып укырга керде. Бик тырыш, тәрбияле егет булып чыкты: әнисенә булыша, энеләрен ярата, Рузиләм дә аның үтә игътибарлы булуына карап артык иркәләнә. Ахыры хәерле булып, күз-сүз генә тимәсен иде үзләренә! Аларга карыйм да, үземнең яшьлегемне искә алам. Безнең яшьлектә дә бу бәйрәм булган булса, бәлки, минем язмышым да бөтенләй башка сукмактан киткән булыр иде дим. Ни өчен дисезме? Мин авылда үстем, үсмер чактан Кәрим исемле егет белән дус булдык. Ул бик тыйнак, тыныч холыклы иде. Аның белән миңа һәрчак күңелле булды. Миңа карата җылы хисләре барын тоя идем, әмма моңа игътибар итмәскә тырыштым, ул үзе дә миңа әйтергә кыймады. Җәйге каникулларда авылга кайтсак күрешә идек, ул мине клубка алырга керә. Ул сөт ярата иде, мин аңа яңа гына савып кергән сөт әзерләп куя идем. Клубта төнгә хәтле йөрибез дә, ашыйсы килсә, ул безне, бер төркем яшьләрне, үзләренә ашарга алып керә. Әнисе безне тәмле пилмәннәр пешереп көтеп ала иде. Шул көннәрне искә төшерсәм, әле дә йөрәгем кысылып ала. Әле дә сагындыру ул яшьлек еллар. Озакламый миңа бер егет ябышты һәм, төрле каршылыкларга карамыйча, мине үзеннән беркая да җибәрмәде. Кияүгә чыктым, 2 бала үстердек. Ә Кәрим өйләнмичә озак йөреде. Кияүдә булсам да, ул мине ташламады, ирем белән дә дуслашты. Яше олыгая баргач, ул да өйләнде, хатыны аңа бер егет бүләк итте. Кызганычка каршы, ирем яшьли үлеп китте, аның кайгылы хәбәрен ишеткәч ук безне эзләп килде ул. Минем елаганны күреп, күз яшьләрен тыя алмады. Әмма ачык итеп: “Кирәккән чакта, көнме-төнме, яңгыр-кар явамы, икеләнмичә, чакыр мине!” – диде. Чынлап та, сүзендә торды ул. Тол икәнемне белеп тә, беркайчан да ямьсез тәкъдимнәр ясап күңелемне кыерсытмады. Дөрес, хатыны белән араларын бозмаска тырышып, күп мәртәбә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Әмма аның да гомере кыска булып чыкты. Үлеренә бер атна вакыт калганда апам кереп бик кызыклы хәл сөйләде. Автобуста ул бер хатынны очраткан булган, минем турында сүз чыккач, әлеге хатын безнең туй көнен исенә төшереп: “Туйларында Кәрим бик күңелсез йөреде, аракы эчми торган кеше, эчеп тә куйган иде. “Нәрсә булды?” – дип сорагач: “Бүген аның туе! Мин бит аны яратам! Ул мине яратмады!”- диде дә, кинәт үксеп еларга кереште”, - дип сөйләгән. Шул сүзләр мине уйландырды. Мин бит аның яратуын белә идем. Үземдә дә аңа карата җылы хисләр барын тойдым. Әмма аларны мин дуслык хисе дип кабул иттем. Әгәр шунда кыюрак булса, минем дә карашым, хисләрем үзгәрер иде. Ел саен ул, беренче булырга тырышып, туган көнем белән мине бер көн алда котлый иде. Ә бер елны ул миңа шалтратмады. Баксаң исә, ул авырып хастаханәдә яткан булган. Ә вафатыннан өч көн алда, куркыныч төш күреп, сулыш алалмыйча, бик куркып уянган идем. Моны мин бәхилләшергә килүе булгандыр, дип фаразлыйм. Гомеренең соңгы минутларында хастаханәгә туганнары саубуллашырга килгәндә, минем бертуган абыемны ишектә күрүгә (аның җизнәсе була) елап җибәрде дип сөйләделәр. Аның хастаханәдә ятканын вафатыннан ярты сәгать алдан гына ишетеп, шунда юл алырга торганда, икенче берәү шалтыратып өлгерде...  Хәзер инде бары тик үкенергә һәм аның якты истәлеген күңел түремдә сакларга гына калды... Яшьләргә сүзем шул: яратасыз икән, эчегездә генә сакламагыз. Гашыйклар көне, валентинкалар бүләк итү нәкъ менә кыюсызрак, оялчан егет-кызлар өчен уйлап табылгандыр. Форсаттан файдаланып калырга тырышыгыз, тик соңыннан үкенерлек булмасын иде”, - дип сөйләде Флера апа.

 

Рәүфә КАНГАЗИНА

Төмән шәһәре

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: