Көчләп кияүгә бирделәр

Мине 53 нче елда көчләп кияүгә бирделәр. Авылда яраткан егетем калды.
Ирем – энеләре, мин сеңелләре белән йоклый идек. 1954 елда абыем армиядән кайтышлый безгә хәл белешергә керде һәм минем ничек яшәгәнемне күреп, икенче көнне ат белән килеп алды. 1954 елда кыз балам туды. Тагын да авыр көннәр башланды, сеңелләремә минем балам ошамады.
Кызым өч айлык булганда мине ипи пешерергә эшкә чыгардылар. Ипи пешерергә бик тиз өйрәндем. Ун яшьлек сеңлем баланы имезергә алып килә иде. Балалар җыярга ярамый дип, мине эштән бик тиз бушаттылар. Ике туган апамнар Казахстаннан кайткан иде, аларга ияреп китәргә булдым. Инәем баланы алып калырга риза булды. Ике ел да булмады, мин баламны сагынып кире кайттым. Приютка тимер юлга эшкә кердем. Ике төн кар көрим дә, аркага капчык асып, Корган авылына юл тотам. Икенче көнне кире китәм. Кышны шулай үткәрдем. Җәй көне вагоннан урын бирделәр, балага балалар бакчасыннан урын булды.
Кызым беренче класска укырга төште. Аннан кияүгә чыгып Ярмәкәй районына кайтып киттем. Русча белсен дип, баланы Бәләбәйгә укырга бирдек. Үсеп җитте, башта Уфага, аннан Омскийга укырга китте. Анда кияүгә чыгып калды. Озак яшәмәде, улы белән кире кайттылар да безне судка биреп, ике бүлмәле фатирыбызны тартып алды. Миңа үз гомерендә әни дип эндәшкәне юк. Туганнарым сөйләшеп тә карадылар, бер нәрсә ишетергә теләми. Авылда очрашсак, башын читкә борып, мине күрмәмешкә салышып үтеп китә.
Телевизордан әниләре эчеп ташлап киткән балаларның 30 ел үткәч әниләрен эзләгәнен күрсәтәләр. Мин шуларга аптырыйм. Ә минем кызым мине танымый. Аллага шөкер, бабаем белән әйбәт яшәдек, пенсия күп алдык. Бабаем исән чакта башкорт-татар ансамбле бар иде, шунда йөрдек, бабай гармунда уйный, мин җырлый идем. Туганнарым, дусларым бик күп, барсы да хөрмәт итәләр.
Җәннәт аналарның аяк астында, ди, кызым да бер үз ялгышын аңлар. Мин аңа рәнҗемим дә, каргамыйм да. Бер Аллаһы Тәгалә риза булсын.
Әниләрегезнең кадерен белегез! Миңа Аллаһы Тәгалә озын, матур гомер бирде.
Күп сәламнәр белән Миңнегөл әбиегез.
Кустанай өлкәсе.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 гыйнвар 2021 - 06:15Вахит Имамов: Төп кайгыбыз – җанисәпСоңгы ун ел эчендә Башкортстанда алып барылган мәкерле сәясәт шактый сискәндерә.19500
-
22 гыйнвар 2021 - 06:00“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 2 (2021) Коеп куйган сәнгать әсәредер – Кукмараның көяз итекләре!5202
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.33001
-
21 гыйнвар 2021 - 09:00А.Попова: «Татарстан инфекция таралуга каршы тору чаралары буенча илдә иң яхшы нәтиҗәләрнең берсен күрсәтә» Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Казанга эш визиты белән килде.11200
-
21 гыйнвар 2021 - 08:58Казанның автотранспорт предприятиеләре кадрларда кискен кытлык кичерә Хәзерге вакытта 1209 машина йөртүче һәм кондуктор җитешми.9600
-
21 гыйнвар 2021 - 08:51Васил Шәйхразиев Уфада Татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер алышачак Милли шура рәисе Башкортстан башкаласының милли автономия һәм үзәк җитәкчеләре белән очрашачак.9500
-
21 гыйнвар 2021 - 08:47Казанда беренче татар онлайн-мәдрәсәсен тәкъдим иттеләр Онлайн-мәдрәсә проектын Татарстан Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрият йорты тормышка ашырды.10900
-
20 гыйнвар 2021 - 08:52Алмаз Миргаязов: “Ешлык юк, дип елап утырмадык!” Китапны хәзер укып кына түгел, тыңлап та була, дип хәбәр итте бүген президентыбыз Рөстәм Миңнеханов инстаграм аккаунтында. Моңа кадәр тиңе булмаган уникаль милли радио - “Китап” үз эшен Казанда 98, 6 ФМ ешлыгында башлап җибәрде.18400
-
20 гыйнвар 2021 - 08:50Без бергә, бердәм һәм мәңгелек Яшьләргә зур ышаныч, беренче тапкыр электрон формат... Җанисәпкә кагылышлы яңалыклар хакында Милли Шураның чираттан тыш киңәйтелгән утырышында сөйләштеләр. Бөтендөнья татар конгрессы җанисәп уңаеннан мөрәҗәгать белән дә чыкты. Халык санын алуга әзерлекнең, бу процессның татарлар өчен ни дәрәҗәдә мөһим икәнлегенә дә басым ясалды.5100
-
20 гыйнвар 2021 - 08:44Авыл ипотекасына биш каттан да биек булмаган күпфатирлы йортта гына торак алып була Авыл ипотекасына сатып алынган яки төзелгән торакта ярты ел дәвамында теркәлергә кирәк.17801
-
20 гыйнвар 2021 - 08:41Шәйхразиев татар иҗтимагый үзәген ябуны таләп итүгә бәйле фикерен әйтте: Суд хәл итәр Суд үзенең карарын кабул итәр, диде Милли Шура рәисе.9800
-
19 гыйнвар 2021 - 07:02Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов коронавирустан прививка ясатты Район үзәк хастаханәсенә 140 доза вакцина кайтарылды.26000
-
19 гыйнвар 2021 - 06:57Татарстанда ковидтан прививка ясаткан кешеләргә махсус паспорт бирергә җыенмыйлар Вакцина инфекция йоктырудан сакламый, ә авыруның җиңел узуын гарантияли.27100
-
19 гыйнвар 2021 - 06:51Ярминкә тәмамланды, фермерлар калды Татарстан Хөкүмәте башлангычында узган ел республика шәһәрләрендә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрләде. Казанда гына да 628 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган.18300
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
17 декабрь 2019 - 14:00Хокук белгече - татарча кануннар турында
-
11 гыйнвар 2021 - 10:08Салават: "Улымның җиңүе минем туган көнгә иң зур бүләк булды" Рөстәм Татарстан флагы астында чыгыш ясый һәм аның туган республикабыз данын яклавы белән мин бик горурланам, - ди ТР ның халык артисты Салават Фәтхетдинов.52600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 562-11-02
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика