Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Казан кызы Балида ял иткәндә суда батып үлгән

Фаҗига Тибубио авылы янында Пасут комлыгында булган.

22 яшьлек казанлы Авелина Назарова Балида ял иткәндә суда батып үлгән. Бу мәгълүматны jawapos басмасы раслый.

Аларның мәгълүматлары буенча, фаҗига Пасут комлыгында булган. Казан кызы өч дус кызы һәм бер егет белән диңгездә су коенган. Көчле дулкын берничә туристны алып киткән.

Дуслар бер-берсенә ярдәм итәргә тырышкан, әмма Авелинаны коткара алмаганнар.

Фаҗига тотрыксыз һава шартлары һәм су асты агымы аркасында булган дип фаразлана, диелгән басмада.

 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев