Мәдәни җомга

Кайта-кайта укыйм язганнарың...

...Әни бакыйлыкка киткәнгә ике ел булды. Акыл котылгысыз югалтулар булуын, барыбызның да Аллаһтан килеп, Аллаһка кайтуыбызны аңлый да бит, күңел барыбер юксына.

Сагына...Әнинең бер генә булса да сүзен ишетәсе килгән чаклар була. Әни ни әйтер иде икән дип уйлап куйган чаклар булгалый. Әнинең “менә бит!” дип, хуплап, мактап куюын ишетәсе килә...

Күп сүзле түгел иде ул. Эш кешесе иде. Күп сүз сөйләп, юкны бушка аударып йөрүне бөтенләй өнәмәде. Конкрет иде. Әйткәнсең икән, эшләргә кирәк. Эшли алмыйсың икән, кеше башы катырып ышандырып та торма, башкаларны хөрмәт ит.

Әнидән, үгетли-үгетли, истәлекләрен яздыртып калган идем. Ярый әле язган... Укыйм да әни яшәгән дөньяны күзаллап утырам менә. Җир белән күк арасы. Сигез балалы ишле гаиләнең икенче баласы ул.

“Җәйгә чыккач, су ташу минем өстә. Тизрәк бетсен дип, суны тау астындагы чишмәдән зур чиләкләр белән алып менәм. Бер мәртәбә безгә Күңгәрдән әби менеп килә иде, орыша-орыша, чиләгемнең яртысын гына калдырып түккәне хәтердә.

Шул зур чиләкләр белән авылның уртасына сепаратка йөри идем. Авылга бер сепарат. Анда төшкәч, минем сөтемне салырсың әле дип, алдан берәр хатынга ышандырып куям. Ул биек, минем буем җитми. Бер яңгырлы көнне аякларым таеп китте, чиләкләрем көянтәдән аерылды да җиргә утырды. Түгелсә, яхшы булыр иде, бүтән җибәрмәсләр иде, дип елаганым истә. Сөтем чайпалды гына, түгелмәде. Беренче классны бетергән елым иде”.

Беренче класс!

“3нче класста укыганда, әни шәл уртасын бәйләргә тоттырды. 4нче класста шәл тирәсен бәйләргә өйрәткәч, шәл бәйләргә тотындым. Иртән сәгать алтыда торырга, мәктәпкә киткәнче шәл бәйләргә. Кайткач, тагын шәл бәйлибез. Урамда уйнаулар бетте, гел шәл бәйләү. Укы, дәресеңне әзерлә, дип әйтүче юк. Язма эшләрне кич язам, уку – мәктәптә. Бер укучы такта янында сөйли, шул вакытта тиз-тиз укыйбыз”.

Тугыз-ун яшьләр монысы.

“Шулай 7нче класс та тәмамланды. Аннан соң “кая барырга?” дигән сорау алга килеп басты. Ул вакытта уку түләүле иде. Елына 150 сум бирергә кирәк.

Минем укыйсы килә. Әни каршы, әтигә (үги әти) минем укуым бөтенләй кирәкми. Бәхетемә, ул елны иген яхшы уңды. Әни, минем бертуктамый “укыйсым килә” дип йөрүемә түзмәде: “Бар, гаризаңны илтеп кайт”, - диде.

Әтнәдә уку башланды. Анда таләп нык. Математикадан контроль эштән класста санаулы укучыларның гына уңай билге. Минеке “5” иде. Шулай игътибар үзәгенә алындым. Рус теленнән бер калын гына марҗа. Бер нәрсә аңламыйм. “2”леләр ала башладым. 10 класс бетергәнче, мин рус теленнән алга китмәдем, Әтнә кызларыннан күчереп укып чыктым. Киләчәктә укырга китүне уйласам да, мине шул рус теле куркыта иде”.

Гомер буе рус телен начар беләм дип санады инде ул. Гәрчә русча химия, биология кебек катлаулы фәннәрне укып чыкккан булса да. Бик матур гына татарча “аксенты” бар иде. Мишәр ягында үскәч, бездә акцент әллә ни сизелми бит инде. Әнинең кайбер рус авазларын әйтә алмавына аптырый идек. Ничек “цирк, циркуль” дип әйтеп булмасын инде, имеш. Ничек “чай” “щай” булсын инде...

Әтнәдә тулай торакта яшиләр. Дүшәмбе киләләр, шимбә кайтып китәләр. Мәһдиев сурәтләгәнчә. Ә әнинең “үтереп өйгә кайтасы килә”...

 

Лилия ФӘТТАХОВА

Дәвамы: "Сөембикә" 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: