Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Каршы йорт килене

Вокзал тулы халык арасыннан, барысын да аралап, чегән хатыны Мәйсәрә янына килде дә, күзенә карап: “Юлың кыска бит, балам, сөрт күз яшьләреңне.

Әйдә, бир кулыңны, барысын да әйтеп бирәм”, - диде. Мәйсәрә куркуыннан ике кулын да артка яшерде. Үзе борчылуын сиздермәскә, менә-менә мөлдерәп яшьләре түгеләм дип торган күзләрен читкә юнәлтергә тырышты. “Тиң ярың да авылда калган бит, шәһәр дип хыялланган буласың. Язмышыңны алдан беләсең килсә, эзләп табарсың”, - дип артык бәйләнмичә генә чегән кире урынына да барып утырды.

Мәйсәрә аптырап калды. Сүзләргә игътибар итмәскә тырышса да, күңелгә шом йөгерде. Ни өчен соң бу багучы нәкъ менә аның янына килде? Бер карасаң, башкалардан әллә ни аерылып та тормый кебек...

Авылдан әнисе яныннан китәсе килмичә, бик озак уйланып йөрде ул. Менә бүген дә әнисен борчыйсы килмичә, күз яшьләрен көчкә тыеп чыгып китте дә, юл буе еламсырап барды. Кулындагы төенчеге дә бик авыр тоелда аңа, аяклары да тыңлар–тыңламас кына атлый. Күңеленең, бәгыренең бер чите өзелеп авылда каладыр сыман тоела. Чөнки әнисенең дә яшертен генә күз яшьләрен сөртәчәген ул белә. Бер дә читкә чыгып китмәс иде дә, авылда әзерләп куйган эш юк. Аннары апалары янында укып, берәр һөнәр дә үзләштерәсе килә. Әнисе үзе дә: “Авылда калма, кала тормышында кайнап яшә, без күрмәгән рәхәтләрне дә сиңа күрергә язсын”, -  дип үгетләп тора, үзенә япа-ялгызы кыен булгангадыр инде, ике туганның янәшә яшәвен тели.

Болай да башындагы уйларның очы-кырые юк иде, инде чегән сүзләре дә килеп өстәлде. Ничек инде юлың кыска булачак?! Поездга билет алынган, урыным билгеле дип уйлады ул. Ә авылда тормыш корырлык кешене урамнарны аркылыга-буйга, ике-өч урап та таба алмады. Аннан елаганымны кайдан белде дә, шәһәргә китүемне кайдан сизде икән дип, аптырап куйды.

Ташкентка килеп җитеп, апаларының ишек кыңгыравына басу белән, тагын шул чегән сүзләре исенә төште. Керә-керешкә үк, нихәл диясе урынга: “Чегән юлың кыска була дигән иде дә, исән-имин килеп җиттем әле менә”, - дип көлеп куйды да, бу көтелмәгән очрашуны шуның белән онытырга тырышты. Апасы янында аңа рәхәт иде. Туйганчы сөйләштеләр, серләштеләр, бар эшне дә бергә эшләделәр. Бик дус һәм бердәм иде кыз туганнар.

Авыл, анда калган ялгыз әнисе өзелеп сагындырса да, шәһәрдә барысы да үзгә иде. Иртәнге якта укып, төштән соң эшләргә дә мөмкинлек булды. Апасының кайгыртуын, ярдәмен тоеп яшәде. Укуда да, эшендә дә яңа дуслар, танышлар тапты. Әлбәттә инде, яшь кыз белән танышырга, дуслашырга теләүчеләр дә булды. Ибраһим белән ике арада сузылган дуслык җепләре сагыну сагышын киметте. Аның татар егете булуы, нәкъ Мәйсәрә кебек бәхет эзләп килүе, Татарстаннан күчүе да күңелгә җылы өстәде. Гомумән, боегып утырырга вакыты да, теләге дә булмады кызның.

Шулай артык ялыктырмыйча гына бер ел вакыт узып та китте. Җәйге каникул белән отпускны бер вакытка туры китереп, Мәйсәрә авылга кайтып, әнисенең хәлен белеп, азрак булышып килергә уйлады. Авылга кайтасы үзе бер рәхәт иде. Атлап түгел, очып, канатланып кайтты ул анда.

Әллә чегән хатыны юраган юш килде, әллә тәкъдире шулай язылган иде, Мәйсәрәгә шушы кайтуыннан соң, кабат калага килергә насыйп булмады.

Үзе киткәндә үк авырулары сиздереп торган әнисе шактый олыгайган, әллә тормыш ачысы, әллә сагыну сагышы аның маңгаена тирән буразналар салган, битендә, кулында җыерчыклары арткан. Әнисенә барып сарылды, кысып кочаклады да, Мәйсәрә шул вакытта кабат аны калдырып калага рәхәт тормышка чыгып китәргә көче җитмәячәген аңлады. Әнисе бәхетсезлеге аша бәхетле булуны аңламый иде ул. Ана белән кыз, бер-берсенең күз яшьләрен сөртә-сөртә, бик озак сөйләштеләр, дөнья яңалыкларына кагылдылар, авыл хәбәрләренә тукталдылар. Икәү янәшә булганда бик рәхәт иде аларга.

Тормышта болай да күп күрде инде Гаҗилә. Тормыш иптәшен, ике баласын югалтты. Инде исән балаларын да сагынып, елга бер кайтуларын зарыгып көтеп, саргаеп яшәргә тиеш түгел иде кебек. Тумышы белән шушы авылныкы булса да, аның биредә туган-тумачасы юк иде. Күрше-күлән, авыл халкы белән аралашып, аларның ярдәмнәрен тоеп яшәсә дә, ялгызлык җанын өтте, кайгы вакытсыз картайтты аны. Иң элек, 50 яше дә тулмаган килеш, тормыш иптәшен югалтты. Кышын агач кисәргә йөреп, үпкәсенә салкын тидерде дә, шуннан тернәкләнә алмыйча, дөнья куйды Сәлиме. Икәү тарткан тормыш йөге бер Гаҗилә җилкәсенә калды. Ир-ат эшен дә, хатын-кыз эшен дә үзе тартты. Олы кызы читкә китеп урнашса да, калган өч баласын кеше итәргә, аякка бастырырга ай-һай зур тырышлык кирәк булды. Инде аякка бастылар дигәндә уртанчы балалары авырып бер-бер артлы үлеп китте. Кечкенә генә йөрәк боларын да күтәрде. Шундый кыенлыклар күтәргән, кайгы-хәсрәт яшьләрен эчкә йоткан ананы картаймыш көнендә кабат ялгызын калдырып китәргә таш йөрәк кирәк булыр иде. Әнә бит, кызы кайткач, Гаҗилә ачылып китте, тамагыннан азык үтә башлады, бар нәрсәгә күңеле үсте. Балалары бәхете хакына үзен корбан итәргә, теләсә нинди авырлыкларны күтәрергә әзер булган әнисенә карап Мәйсәрә бер түгел, мең сокланды. Читкә чыгып китүе өчен үкенде. Вакытында кайтып, әнисенә кадер-хөрмәт күрсәтә алуы өчен шатланды. Ләкин әле бу вакытта чегән сүзләрен искә алмады.

Юл аркылы гына торучы каршы йортка солдат егет кайткач, аңа баш-аягы белән гашыйк булгач кына, вокзал урындыгында утырып торган көн хәтерендә яңарды Мәйсәрәнең. Менә бит аның авылда калган тиң яры кем икән. Бәхет аны читтә түгел, ә каршы йортта көткән икән. Калада калган Ибраһимны да оныттырып, күрше егете аңа күз кысты. Ә Мәйсәрә, мәхәббәткә - мәхәббәт, хөрмәткә хөрмәт белән җавап бирде.

Шулай итеп, бик күп авылдаш кызларының борынына чиртеп, Мәйсәрә каршы йортка килен булып төште. Ике йорт арасында сукмак бетмәде, капка ябылмады. Иң мөһиме - өлкәннәр кадер-хөрмәттә яшәде, ялгызлыкның ни икәнлеген белмәде.

                      

Ләйсән Әхмәтшина

"Өмет"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев