Мәдәни җомга

Каргыш төшә ул

– Сеңлем, яңгыр килә бугай, баудагы керләремне генә җыеп бирче?

Ләйсән иелеп суган чүбе утый иде, күрше картының гозерен ишетеп, дертләп китте.
Карт йомышын әйтте дә, капкага борылды. Ябык иңсәләре куырылган. Ике күлмәк җиңе, әйтерсең буш. Җиң очыннан күренеп торган саргылт төстәге җансыз бармаклар гына тукыма эчендә тере тән барлыгына ишарәли.
Ләйсән түтәл башындагы кисмәктә кулларын юып, күршеләргә юнәлде. 
– Малай элеп калдырган иде, яңгыр килсә, чыланыр, ал әле шуларны... Үзем шуны гына да эшли алмыйм бит, э-эһ... – Карт тирән итеп көрсенде.

Ләйсәнгә бу эшнең бер  авырлыгы да юк анысы. Ә дигәнче баудагы керләрне җыеп, верандадагы диванга кертеп бушатты. 
– Сеңлем, кергән кергән инде, чынаягыма су гына агыз әле. Баядан бирле эчәсем килә...
Суын да агызды Ләйсән, ярар, миннән булсын яхшылык, дигәндәй, бая үзе кертеп аударган керләрне төреп, урнаштырып та куйды. И күңеле булды да инде картның. Куллары тыңласа анысы... Кешегә болай ялынып йөрер идемени? 

Тыштан бик тыныч күренсә дә, Ләйсәннең күңелендә давыл иде бу мизгелдә. Ярый әле кешеләргә уйларны укыр сәләт бирмәгән Аллаһы Тәгалә. Аның башында нинди уйлар кайнаганын белсә, каршысындагы бу ак тузганак кебек бабай җир тишегенә төшәр иде, валлаһи. Ә бәлки, төшмәс иде. Ләйсән хәтерли бит, барысы да күз алдында.

...Бәләкәй иде әле ул. Иртән әбисенең чыш-пыш килеп күрше апасы белән сөйләшкәненә уянды да, шыпырт кына тыңланып ята башлады. Әй ярата да инде ул олыларның сөйләшкәнен тыңларга! Бигрәк тә пышылдап сөйләшсәләр, ниндидер сер чишкәннәрен көт тә тор! Әмма бу юлы күрше апасы елый иде. 
– Имчәкләренә кан төшкән бит, Хәерниса апа, кан... Шулкадәр ерткыч булса да булыр икән кеше... 
Бераз тынлыктан соң, әбисенең басынкы тавышы ишетелде:
– Әйтмә дә инде, Гөлнур, күршекәем. Монда кадәр ишетелеп торды бит үкергәне. Әллә соң чыгып, үзен таяк белән кисим микән, дип, ничә талпындым. Кеше тормышына тыкшынма, үзеңне ярып кертә хәзер, дип туктатты Кадыйр абыең. Тыкшынма дип... күрә торып үтерттереп булмый бит инде...
– Хәзер нишләтеп карыйм икән соң инде аны, Хәерниса апа? Бүген аягына да баса алмады. Әле җылы су гына эчте бераз. Ашамый да... Үлеп китәр дип куркам...
– Анысы, үлүен үлмәс ул... Эчәм дисә, су гына биреп тор. Суга бераз тоз салсаң да ярый... 

Сүзнең ни турында булуын Ләйсән шунда ук аңлады. Кичәге күренеш күз алларына килеп, тәннәре чемердәде, авыртудан, җаны кысылып килде. 
Ул барысын да күрде. Иске шомырт артына качып, елый-елый бу вәхшилекне тамаша кылды. Бәләкәй йодрыклары карт агачның шадра кәүсәсен төйде. Кычкырып елап җибәрмәс өчен, бар көченә иреннәрен тешләде. Теленә тозлы тәм таралгач кына, иренен канатканын аңлады ул. Җаны тетрәнсә дә, булышудан чарасыз иде бала. Карт шомыртны кочаклап, бик озак торды әле ул. Аяклары талды, аркасы туңды, өйгә керәсе килде, ләкин агач артыннан чыгарга  курыкты. Күренсә, әлеге вәхшилек аның үзенә дә кагылыр кебек иде. 

 

...Күрше апасы киткәч, Ләйсән шыпырт кына юрган астыннан чыгып, тиз генә киенде дә, урамга ашыкты. Юк, дус кызлары белән дөньясын онытып уйнау түгел бүген аның исәбе. Кичә өнен алган вәхши җан кайтканчы, тизрәк бер мөһим эш башкарасы килде кызчыкның. Абзар артыннан иң зур, иң сусыл әрекмән яфракларын җыеп, эт эчәгеләренә абына-сөртенә арт яктан гына күршеләрнең абзарына юнәлде. 
Арт капкалары ачык иде. Кызчык, бермәл тукталып, абзарда кеше юклыгына инанды да, тар гына аралыкка узды. Менә ул, монда икән, бәгырькәем! 
Кыз күлмәк кесәсеннән ипи йомшагы алып, абзар идәненә чүгәләде. Кулына йомшак, дымлы иреннәр орынуын тоеп, кытыкланып, көлеп куйды. 
– Мә, аша, аша! – Кыз бакча артыннан алып кергән әрекмән яфракларын малкайның алдынарак этте. Күчтәнәче ошаганга шат иде ул. Ул арада ишегалдында чиләк шалтырады. Сыер, бөтен гәүдәсе белән калтыранып куйды. Аны кызганудан, Ләйсәннең күзләре кабат юешләнде. Аның болай кеше абзарында карак кебек утыруы бер дә матур түгел инде. Кыз сыерның муеныннан кочаклап, колак артын кашыды да, тизрәк чыгарга кузгалды.
– Терел яме, тизрәк терел! 

Күршеләрнең бу кара сыеры соңгы елларда никтер гел соң бозаулый. Башкаларның инде бозаулары арканларлык булып җитешкәндә, боларныкы әле сыер астында имчәк эзли. Нәкъ менә сөтнең иң мул чагында, печән күкрәп үскәндә, башкаларның маллары көнозын көтүдә булганда, күршеләрнеке кипкән печән күшәп, бозау имезә. Бозавыннан аерып, көтүгә дә куып карыйлар. Бичара малкай сабыен сагынып, кача да кайта, кача да кайта. Капкадан да кертмичә, ничә тапкыр көтүгә кире илттеләр үзен. Ләкин аналык хисләрен алай гына җиңеп буламы соң?! Сабые тилмереп көткәндә, ул чакрымнарны әллә ничә урарга да риза кара сыер. Сөт тулы имчәкләрен як-якка чайпалдырып, моңлы гына мөгрәп, урам буйлап йөгереп кайткан малны кызгана иде Ләйсән. Аның үз әнисе дә кызын сагынып, атна саен шулай ничә чакрымнарны җәяү уза бит. Аллап-артлап иңенә аскан сумкаларында баласына дип алган күчтәнәчләре була.

Әнә кичә дә көтүдән качып кайтты күршеләрнең кара сыеры. Хуҗа хатын мунчагыннан эләктереп, капкага борылганда, каршыларына хуҗа ир үзе кайтып керде. 
– Бау кайда? – дип үкерде ул чытырдатып кыскан тешләре аша. – Алып кил бауны! 
Гөлнур ниндидер яманлык тоеп, ирен тынычландырмак булды. 
– Ярар инде, әтисе, хәзер илтәм дә кайтам. Бозавын имезә бит әле, җилененә сөт тулгач, кайтмый нишләсен соң инде... 
– Олак күз алдымнан! Беркая да бармыйсың, – дип җикеренде ир. – Алып киләсеңме бауны, юкмы? 
Ир кулына рәшәткәдәге чыбыркысын алды. Тимерчыбык кушып, җидедән үргән каеш чыбыркысын... Сыер мескен, тартылып, мөгрәде. Бу чыбыркыны ничә татыды бит инде ул. Кара тиресендәге җөйләр шуның эзләре. 

Ир хатыны алып килгән бауны кулына урап, сыерга якынлашты. Мескен хайванның бөтен тәне калтырана иде. Ябык капканы мөгезе белән ачарга теләп тыпырчынса да, тимер келә бирешмәде. Хуҗа кулындагы бау муенына уралды. Ул арада тәнен коточкыч авырту яндырып узды. Чыбыркының чажылдаган тавышы колакларны ертты. Бер... ике... өч... Чаж... чаж... чаж... Чыбыркы тавышына сыерның тилмереп мөгрәгәне кушылды, аннары хуҗа хатынның ачыргаланып елаганы. Хуҗа гына берсенә дә игътибар итмәде аларның, сыерга кизәнеп сукты да сукты. Суккан саен, гайрәте арта гына барды. Малкайның сыртлары канга батты, ахыр килеп, бичара хайван башта арт аякларын чүкте, аннары җиргә үк тәгәрәде. Ирнең кулына килеп асылынган Гөлнурга да эләкте чыбыркы очы. Колак яфрагы ертылып, кашы умырылса да, хатын аларны уйларлык хәлдә түгел иде. Ул җирдә хәрәкәтсез яткан сыерына каплады. Хайванны тәне белән капларга тырышты. Чыбыркы очы аның да ябык аркаларын, ботларын, беләкләрен яндырды. Икесен бергә үкерә-үкерә ярды ир. Карт шомырт артына посып бу вәхшилекне күзәткән кызны ул күрмәде дә. 

Кулым күтәрелми, дип елаганда, шушы хәлне исенә төшерә микән бу карт? Бичара малкайның каргышы төшкән дип, уйламыймы? Башта бармаклары тоймаска әйләнде аның. Балалары врачларга да күрсәтеп карадылар, ахры, шифасы булмады.  Хәзер менә ике кулы тиң тагып куйган нәрсә кебек. Ул аларны күтәрүдән дә, селкетүдән дә чарасыз. Ярый әле янына улы кайтып яши. Картны ашату да, киендерү дә, чалбарын төшереп, йомышка утырту, аннары тәһарәтләндерү дә аның өстендә. Кулың эшләмәсә, ай-һай кыен икән ул. Әле башы кычытып куя, әле битен нидер кытыклый. Күзләре дә хәзер яшьләнергә генә тора. Бите буйлап аккан яшьләрен генә дә үзе сөртеп куя алмый карт, улының бушаганын көтә. 
Кайчак аның хатаны яңа гына савып алып кергән сөттән авыз итәсе килә. Нәүмизләнеп, буш абзарга төбәлсә дә, Гөлнуры да, сыерлары да күптән юк бит инде. Күз көеге булып, ике кулсыз имгәк булып, ул һаман да яши әле..

 

Лилия Гәрәева

"Сөембикә"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: