Мәдәни җомга

"КАРГЫШ КЕШЕ БАШЫННАН ЙӨРИ"

Халык арасында, каргыш агач башыннан йөрми, кеше башыннан йөри, дигән гыйбарә бар. Шушы уңайдан үземнең дә бер вакыйга турында язасым килә.

Геройларының исемнәрен баш хәреф белән генә күрсәтәм. Бу – тормыштан алынган, чын хикәят. Әтнә районына караган Д. авылында Х. апа – безнең кодагыебыз, өч егет үстерә. Алар өчесе дә таза-сау, олы йөрәкле, эш сөючән булып үсә. Өчесе дә армиядә хезмәт итеп, Казанга кайтып урнаша. Балалары армиядә чакта Х. апа Казанның «Гортоп» дигән оешмасына эшкә урнаша. Аңа шушы оешманың Савиново бистәсендәге агач барагыннан бер бүлмә бирелә. Кодагый уллары белән шунда тыныч кына яши. Ул вакытта анда киң болын, яшел үлән… Шуңа да кодагый казын-тавыгын күп итеп асрый. Казга үлән булсын бит аңа.   Вакыт үтә тора. Кече малай Х.га да өйләнер вакытлар җитә. Матур итеп туйлар уздыралар. Шушы кечкенә генә бүлмәдә өч хатын-кыз, ике ир кеше һәм балалар көн итәргә тиеш була. Тынычлык бетә, ахрысы. Шул кечкенә генә бүлмәне урталай бүлеп, ике бүлмә ясарга туры килә. Керү-чыгу ишекләре дә аерымга әйләнә. Ә Х. кодагый, бернигә дә карамый, казын-тавыгын асравын дәвам итә. Ике ана, бер ата казы бар иде аның. 1 ана казны – бер улына, икенчесен икенче улына тәгаенләгән була.   Казлар март ахыры-апрель башында йомырка сала башлый. Х. җизнигә тәгаенләнгән каз 3-4 йомырка сала да, туктый. Ашавы, үз-үзен тотуы да үзгәрә. Казлар Х. җизни эштән кайтканда каңгылдашып каршы ала, бигрәк тә йомырка салудан туктаган ана каз аяк арасына керә-керә үзенчә нидер сөйли. Җизнине кошлар да, хайваннар да, эт-мәчеләр дә ярата иде. Таныш булмаган этләр дә аның янына килеп, башын сыйпаттырып китә торган иде. Каз күзләрен ача-йома, ике күзеннән дә тамчы-тамчы яшь ага. Бу хәл атналар буе дәвам итә. Казның хәле начарлана, бөтенләй дә ашаудан кала. Тәҗрибәле берәү казның күкәйлеген тотып карый, ул таш шикелле каткан була. Казны суярга туры килә. Эчендә күкәйләре ватылып, чери башлаган була аның. Ел саен күп итеп бәби чыгарган казга күз тигәндер дип фаразлана. Казны суйган вакытта күрше бүлмәдә генә яшәгән С. апа, казларыгызны орыша-орыша яшь киленегез куа иде, дип әйтә. Тик торганда гына күкәйләр изелми, дип тә әйтәләр.   Вакытлар уза. Көз айлары җитә. Исән калган бер ана каз 12 бәпкә үстерә. Сусыл чирәм, суы да якында гына. Бибиләр зур, матур булып үсә. Канатлары ныгый. Беркөнне казлар кагыналар-кагыналар да, югарыга күтәрелеп, очып та китәләр. Бер оя казның берсе дә әйләнеп кайтмый.   Еллар үтү белән әлеге күңелсез хәл онытыла. Егетләр барысы да Казанның яңа төзелгән йортларыннан иркен фатирлар ала. Балалары да үсеп җитеп, үзләренчә яши башлый.   Ул арада СССР дигән империя дә җимерелә. Х. кодагыебызның өч улы да якты дөньяны калдырып, бакыйлыкка күченә. Озын гомерле булмады алар. Бу тормышның авырлыгын хатыннарына калдырдылар. Бигрәк тә кече килен Р.га авырлыкларны күбрәк күтәрергә туры килә. Озак кына авырып ятканнан соң, бер аяксыз калды, сызлавы икенче аягына күчте. Ельцин заманында кызының ире ике баласын калдырып, үзе эшли торган йөк машинасы белән юкка чыкты. Улы Р. да группировкаларга эләгеп, тиз генә арына алмады. Инде актык чиккә җитеп, үләр алдыннан Р. апа, кемнәр безгә болай каргады икән, дип ачына. Аның шулай ачыргаланганын ишеткәч, ана казның күз яшьләре искә төште.   Бу язманы апам С.ның соравы буенча яздым.

 

 Рафаэль БӘЙРӘМОВ

"Өмет"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: