Мәдәни җомга

КАРГЫШ ҖИРГӘ ТӨШМИ

«Кайнанасы каргышы тотты, шуңа газапланып үлде. Кешене гаепсезгә рәнҗетергә ярамый шул», – дип пышылдаштылар авыл хатыннары Суфия апаның җеназасында.

Тату тормады килен кайнана белән. Кайнананың иң яхшысы да козгын булып кычкыра, дисәләр дә, Марзия әбидә гаеп юк иде кебек. Биш вакыт намазын калдырмады ул, һәрчак килененә ярдәм итәргә тырышты. Дүрт оныгын тәрбияләде, мал-туарны карашты, идәнен юды, ашарга пешерде. Тик менә Суфия гына кайнанасының тырышлыкларын бәяләмәде. Балаларын да җай чыккан саен дәү әниләренә каршы котыртты. Иренә дә гел: «Әниең мине күралмый, безне аерырга тели», – дип хәйләләде.   Вакыт уза торды. Балалар таралышып һәрберсе үз гаиләсе белән яши башлады. Суфия пенсиягә чыкты. 80гә якынлашучы Марзия әби дә эшкә ярамый башлады. Көннәр буе өйдә икәү генә калган килен белән кайнана еш сүзгә киләләр иде. Берсендә Марзия әбинең йөрәге түзмәде. Килененең: «Синең улың булдыксыз, тәрбияли белмәгәнсең», – дигәненә түзеп тора алмыйча, Суфияны йодрыгы белән төяргә тотынды. Тегесе исә шуны гына көткәндәй, кайнанасын кыйный башлады. Әле ярый ире кайтып кереп аралады аларны. Шул хәлләрдән соң Марзия әби безгә кергән иде. Үзе елый, авызында кан, протез тешләре чыгып төшкән, җыерчыклы куллары кызарып беткән. «Үзен белсен, ник безнең гаиләгә тап төшерә ул? Сугыш елларында ирсез, ачлык, ялангачлыкта үстердем мин ул җиде баламны, мине гаепсезгә рәнҗеткәне өчен куллары корыр әле», – дип ярсыды күршебез. Шул вакыйгалардан соң озак тора алмады ул, күрше авылга кызы янына китте. Кадер-хөрмәттә яшәп, 97 яшендә дөнья куйды Марзия әби. Матур гына яшәгән җиреннән, кинәт Суфия апа да авырый башлады бит. Үзәккә үтәрлек итеп кулының авырту сәбәбен табиблар әйтә алмагач, имче карчыкларга да барып караган, диделәр. Өч еллап газапланганнан соң, Суфияның кулы күтәрелмәс хәлгә килеп чери үк башлаган. Соңгы көннәрдә хәлен белергә кергән күршеләре әйтүенчә, Суфия апа гел: «Кулым чери бит, теге кортканың каргышы тотты, бәхилләсен инде, ичмаса, тынычлап үлим», – дип саташа торган булган. Күп тә үтми ул җан бирде. Хатынын күмгәннән соң берничә көн узгач, ире: «Төшемдә әнине күрдем, елмая, ап-актан киенгән икән. Һәм шул ук көнне кыш булуга карамастан, өебезгә күбәләк очып килде», – дип сөйләде. Мөгаен, Марзия әбинең рухы, ниһаять, тынычлап туган нигезенә керә алгандыр...

                                                                             

Язгөлем МӨДӘРИСОВА

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: