Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Камәрия Хәмидуллина: Милләт яшәеше – милли мәгарифтә

Татар мәктәбе саналган мәктәпләрдә еш кына: “Нинди фәннәрне ана телендә укытасыз?” – дигән сорауга: “Татар телен һәм татар әдәбиятын!” – дигән җавап ишетергә туры килә. Милләтебезгә ана телебезне дә башка телдә укытырга күчү куркынычы янамыймы соң?

Авар халкының бөек шагыйре Рәсүл Гамзатовның бер  истәлеге бик гыйбрәтле.

Танышы, авар хатыны, сугышта улын хәбәрсез югалта. Һәм башына кайгыдан кара шәл яба һәм аны салмыйча яши. Еллар уза. Рәсүл ага чит илләргә чыгуының берсендә бу ананың улы исән икәнен белә, аны таба, сөйләшә. Иленә кайтып: “Улың исән, кара шәлеңне сал!” – ди. Ана шатлыгыннан шәлен салып җиргә ата. Әмма кинәт “Телне онытмаганмы, нинди телдә сөйләштегез?” – дип сорау бирәсе итә. Шунда ана Рәсүл агадан “Оныткан, тәрҗемәче белән сөйләштек!” – дигән җавап ишетә. Ана иелеп кара шәлен җирдән күтәрә дә кире башына яба һәм: “Ул бит хәзер минеке түгел инде”, – ди.

2021 ел – республикабызда телләрне саклау елы дип игълан ителде. Бу юкка гына түгел Татарстан – ул ана телебезне яклау, саклау өчен бөтен шартлары да булган, Җир шарындагы бердәнбер мәйдан, ә мәркәзебез Казан – дөньяга сибелгән халкыбызның уртак башкаласы.

Әйе, тел язмышы – ахыр чиктә милләт язмышы да. Ул гаиләгә бәйле.  Әмма шуны онытмыйк: хәзер үзләре телне җуйган, кухняда 2-3 сүз белән генә аралаша торган, роман-повестьларны ана телендә уку ихтыяҗын җуйган әти-әниләр, әби-бабалар бала тәрбияли. Мондый чорда ана телен саклау проблемасын гаилә генә хәл итә алмый. Аның моңа егәре җитми. “Тел гаиләдә сакланырга тиеш!” – дигән сүзләр белән үзебезне юатып килү һич дөреслеккә туры килми.

Милли мәгарифне күтәрмичә, аны дөрес сукмакка куймыйча торып, бүгенге вәзгыятьне үзгәртеп булмаячак. Мәгарифе булганда гына, тел саклана, халык яши, аның яшәвенең төп күрсәткече дә – мәктәбе, әлифбасы.

Ирексездән, 1990 еллар искә төшә. Ул вакытта Казаныбызда бер татар мәктәбе дә калмаган иде. Ул елларда татар мәктәбе ачып, эшләтеп җибәрү өчен нинди генә чаралар күрелмәде!

Мәдәният сарайларында, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, татар җәмәгатьчелеген, ата-аналарны җыеп, җыеннар үткәрелде. Башлап йөрүчеләр район халык мәгарифе бүлеге мөдирләре, хакимият вәкилләре булды. Җыеннар шимбә, ял көннәрендә уздырылды. Аларга мәктәп җитәкчеләре, директорлар, уку-укыту бүлеге мөдирләре чакырылды. 2-3 ел дигәндә, һәр районда, аннары һәр микрорайонда татар гимназияләре, мәктәпләре ачылды. 1995 елга Казанда 40 татар мәктәбе эшли иде инде. Алар татарча дәреслекләр белән тәэмин ителде. Мәктәп директорлары фәннәрне татар телендә укытырга кадрлар эзләү, эшкә кабул итү белән мәшгуль булды.

Бу – милли мәгарифтә күтәрелеш еллары булып хәтерләрдә калды.

2008 ел җитте. Бердәм дәүләт имтиханы фәкать рус телендә бирелергә тиеш дигән фәрман чыкты. Татар телендә эшләп яткан мәктәпләр әкрен генә рус телендә укытуга күчә башлады. Имеш, татар телендә укып бала бердәм дәүләт имтиханын бирә алмаска мөмкин. Әле беркем дә бу имтиханны тапшырып карамаган иде. Алдагы еллар боларның нәкъ киресен исбатлады: татарча белем биргән мәктәпләрдә укыган бер бала да аттестатсыз калмады, “бишкә” укыган балалар мәктәпне медаль алып тәмамлады, һәркем үзе теләгән югары уку йортына керде. Имеш, татар телендә укытсак, татар гимназияләренә бала җыеп булмаячак, дип акланырга тырыштылар. Укытуны рус теленә күчергәнгә карап, татар мәктәбенә балалар барыбер күпләп килмәде.

Бу ни өчен шулай килеп чыкты соң? Милли мәктәпләрдә милли фольклор белән мавыгуга өстенлек бирелде. Милли мәктәпнең нигезенә аның төп концептуаль принцибы – фәннәрне ана телендә укыту принцибы салынмады. Гәрчә, Россия законнары буенча моңа мәктәпләрнең хокуклары бар иде. Ә менә милли фольклор никадәр кирәкле, әйбәт, кадерле әйбер булмасын, ул милли мәктәпнең төп күрсәткече була алмый. Милли мәктәп замана белән бергә бераз кызурак та атларга, ана телендә конкуренциягә сәләтле дөньяви белем бирергә тиеш.

Татар мәктәбе саналган мәктәпләрдә еш кына: “Нинди фәннәрне ана телендә укытасыз?” – дигән сорауга: “Татар телен һәм татар әдәбиятын!” – дигән җавап ишетергә туры килә. Милләтебезгә ана телебезне дә башка телдә укытырга күчү куркынычы янамыймы соң? Без бүген телне саклау мәсьәләсендә уяу, актив, таләпчән булырга тиешбез.

Милли мәктәп халыкның милли үзаңы белән бәйле. Милли үзаң даими эшләүне сорый. Ул биш вакыт намаз белән бер. Милли мәктәпнең асылын, өстенлекләрен даими аңлатып тору кирәк. Халыкка җиткерергә, дәлилләр белән җиткерергә, язарга, сөйләргә кирәк.

Телне саклау дигәндә әдәби телебезне саклау турында сүз барырга тиеш. Тукай, Әмирханнар телен, 1000 еллык тарихы булган, җитлеккән, чарланган, чакматашка әйләнгән камил әдәби телебезне киләсе буыннарга тапшыру турында. Һәрбер уздыра торган чараларыбызда телебезне, әдәбиятыбызны барлауга өстенлек бирик, игътибарны көчәйтик. Ул чараларга яшьләрне чакырыйк, аларга халкыбызның шанлы тарихын аңлатыйк.

Телне һәм халыкны яшәтү өчен милли мәгарифнең өзлексез системасын булдыру кирәк. Иртәме–соңмы, без өзлексез милли мәгариф системасын булдыру белән шөгыльләнергә мәҗбүр булачакбыз: татар балалар бакчасы, фәннәр ана телендә укытыла торган татар мәктәбе яки гимназиясе. Андый милли мәгариф моделе соңгы 30 ел эчендә Казанда гамәлгә куелды: Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе.

Гимназия 1990 елда ачылып, бүген анда 800 бала укый. 65 педагог эшли. Аларның һәркайсының рус һәм татар телләре – камил, татар телен фән итеп укыта алырлык дәрәҗәдә беләләр. Бу – гимназиядә эшләүнең төп шарты. Һәм бик мөһиме: педагогларның 30 проценты инглиз, алман, гарәп яки төрек телен белә. Балалар да уку йортыннан ана телен, рус телен һәм ана теле нигезендә, ким дигәндә, бер чит телне белеп тәмамлый.

Гимназиядә укучы һәр ир бала милли спорт көрәше мәктәбендә шөгыльләнү мөмкинлегенә ия. Сабантуйларда көрәшәләр, Татарстан, Россия, халыкара ярышларда җиңү яулыйлар. Казанда Илһам Шакиров исемендәге бердәнбер татар музыка мәктәбе эшли. “Казан” бию ансамбленең балалар студиясе эшчәнлек алып бара, анда йөзләгән бала шөгыльләнә. Робот техникасы түгәрәкләрен белемле яшьләр җитәкли.

Бүгенге көндә гимназия балалары һәм элегрәк укып чыккан укучыларыбыз ике дәүләт каналын: ТНВ һәм “Шаян” TV каналларын лаеклы рәвештә тартып бара. Сезнең гаиләләрегезгә Тукай теле бүген икенче гимназия укучылары авазы белән барып керә. Роза Әдиятуллина, Алмаз Гафиятовлар, Айсылу Лерон – яшь ТНВ балалары – алар бик күп. Бүген халыкта танылу алган укучыларыбыз арасында Надир Баһавиев, Альбина Насырова, Руслан Айсин, Йолдыз Миңнуллина, Ләйлә Миңнуллина, Сөмбел Гафарова кебекләр шактый. Без аларның иҗтимагый активлыгын, фидакарьлеген, эшчәнлекләрен югары бәялибез, горурланабыз. Аларны заманында Сорбонналарда укыган гали милләттәшләребез белән чагыштырып булыр иде.

Гимназиядәге мохит әдәп-әхлак ягыннан югары бәяләнә. Хокук саклау органнарында учетка куе­лучылар булганы юк. Аллага шөкер! Ә бит гимназиягә бер бала да сайлап алынмый.

Химия фәненнән барлык укучыларыбыз диярлек 80 нән артык балл җыя. 2019 елда Рәмил Баһавиев, беренчедән унберенчегә кадәр фәннәрне татар телендә укыган бала, 4 фәннән 399 балл җыйды. Ул республикада бердәнбер шундый бала булды, аның классташларының да нәтиҗәләре яхшы. Рус теле, химия фәннәреннән моңарчы да 100 баллга тапшыручы укучыларыбыз даими булып торды. Ә 2020 елда беренчедән унберенчегә кадәр ана телендә укыган Илназ Фәйзрахманов (Кукмара, Ядегәр) шундый югары дәрәҗәгә иреште. Баланың табигый үсешен көчәйтә торган, гармонияле яшәешен тәэмин итә торган мәгариф ул – милли мәгариф!

“Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы!”

Милли мәгарифнең Мәрҗани гимназиясе моделен, аның бөтен принципларын, проектлары, технологияләре белән бергә, рес­публиканың һәрбер районында, Россия төбәкләрендә булдырырга кирәк. Моның өчен өстәмә чыгымнар соралмый. Булган мөмкинлекләрне дөрес файдалану, әзер тәҗрибәне өйрәнү теләге, милли мәгариф проблемасын чишүгә көчле омтылыш, ихтыяр кирәк.

Россия төбәкләрендә дә мондый милли мәгариф үзәге моделен гамәлгә куеп була. Якшәмбе мәктәпләре, милли иганәчеләребез мәктәпләрен милли мәгариф үзәге итеп оештыру – реаль эш. Шушы юнәлештә иҗтимагый оешмаларның активлыгын көчәйтергә, читтән көтеп тормыйча, бар көчебезне телебезне саклауга юнәлтергә кирәк. Тел бит безнеке – Ана теле!

Без бит мәгърифәтле, үз дәүләтен тоткан халык балалары!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев