Мәдәни җомга

Кадрия Идрисова: Дәүләт горурлыгы – гаиләләрдә

Яшьләрнең бүгенгесен аңлау, аларның фикерләрен ишетү мине күп вакыт сагайта да, уйландыра да.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның III татар хатын-кызлары җыенында әйтелгән сүзләре еш хәтергә төшә. “Телне, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклау – дәүләти мәсьәлә, әмма аны хәл итүдә хатын-кызларыбызның роле бәяләп бетергесез”, – дигән иде ул. Бу инде республика җитәкчелегенең татар халкының телен, йолаларыбызны, милли тәрбия ысулларын киләчәк буыннар өчен саклап калуда безгә дә, ягъни “Ак калфак” оешмасына да ышаныч белдерүе иде. Шулай булмаганда, Татарстанда инде VI тапкыр Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены оештырылмас иде. Әйе, кешелекнең киләчәге – әниләр кулында. Аналар – бүгенге белән киләчәкне тоташтыручы күпер. Әгәр ул баласына милли горурлык хисләрен сеңдерә алса, бала үзе дә, аның оныклары да татар булачак. “Ныклы һәм әхлаклы гаилә исә көчле милләтнең нигезен тәшкил итә һәм әхлагы югалган гаилә аркасында милләт тә югала”, – ди мәшһүр галимебез Ризаэддин Фәхреддин. Галим шулай ук “Дәүләтнең горурлыгы аның гаскәрендә түгел, ә бәлки, беренче карашка күзгә ташланмый торган гаиләләрендә”, – дип ассызыклый.

Милләтне милләт итүче – шәхес, шәхесне исә гаилә һәм нәсел формалаштыра. Шәхес тәрбияләрлек ныклы гаилә формуласы – ул тәрбияле яшьләрдә. Ә XIX гасыр азагында, XX гасыр башында милләтебез мәшһүре Закир Кадыйри “Кызлар дөньясы” дигән әсәрендә: “Сез әгәр тәрбияле яшьләр, әхлаклы егетләр, галиҗәнап кызлар җитештерергә теләсәгез, һәрнәрсәдән элек гаиләләрегезне әхлаклы итегез, яшьләрне тәрбияләрлек бер мохит әзерләгез”, – дип яза. Ә Гаяз Исхакый: “Кыз тәрбия кылу – угыл тәрбия кылу түгел. Угылга яраган юллар кызга ярамый, кызга яраган эшләр угылга килешми”, – ди. Ә без угыл-кызларыбызны ничек тәрбия кылабыз? Гаилә кору өчен нинди әзерлекләр үтәбез? Ярый ла, бала гаиләсендә тигез канат астында тәрбияләнеп, әти-әни, әби-бабай тәрбиясе күреп, хатын-кыз, ир-атның вазифаи ролен аңлап үссә. Ә күпме хәзер ялгыз гына тәрбия кылынган балалар?!. 

Күңелне борчыган мәсьәләләр, сораулар гаҗәеп күп. Тормыш мәктәбенә әзерлекне кем бирә? Гап-гади генә мисал: машина йөртү өчен укыйбыз, теоретик яктан да, гамәли яктан да белемебезне тикшерәләр. Техникада йөрү хокукы бирә торган танык­лык алу өчен бар яктан да әзер булырга кирәк. Ә Аллаһ биргән иң камил бәндәләр белән тормыш итү өчен нинди чара күрәбез? Дөресен әйтергә кирәк, милләтебезнең мәгънәле, әхлакый кануннарга таянып яшәү рәвеше безгә тапшырылмаган. Буыннар чылбырының бәйләнеше югалды, дисәк тә һич арттыру булмас. Балаларга рухи тәрбия җитми. Алар Интернет белән бергә-бер калды. Бу бала нигә илтифатсыз, ник итагатьсез, юньсез, дибез. Башта үзебездән, бала хакы дигәннән башлау дөресрәк тә бит. Ә нәрсә ул бала хакы? Матди яктан булышам, машина, фатир алып бирдем, өйләндердем, хәзер инде йорт та салдым, диючеләр нык ялгыша. Бала –  ата-ананың көтеп алынган уртак мәхәббәт җимеше, мәгънәле исем кушылып, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны үтәп, ата тәрбиясе, ана тәрбиясе, әби-бабай тәрбиясе белән үссә, шул вакытта бала хакы хаклана. Күренекле төрки дөнья анасы, бүгенге көндә 156 онык-оныкчаның дәү әнисе – Рәшидә Искахыйның улы Госман хәзрәт ата-ана өстендәге тәрбия җаваплылыгын иман, әхлак, бәдән (ашату, эчертү һ.б.), гакыл (белем өйрәтү), рух, җәмгыяви (җәмгыятьтә үзен тотарга өйрәтү), җенси тәрбия кебек җиде төргә бүлеп карарга тәкъдим итә. Ул балалар тәрбияләүдә мәрхәмәтле булу, кырыс гамәлләр кылмау, балалар арасында гаделлек саклау, балаларга ялгышу хас икәнлекне истә тоту, кимчелекләрне төзәтүдәге (кечкенәдән зурга таба күчү) кайбер кагыйдәләрне дә хәтердә тоту кирәклеген дә искәртә.

Яшь егет-кызлар белән кү­решү, очрашу минем өчен бик тансык, алар белән күрешүләргә һәрвакыт бик теләп барам. Яшьләрнең бүгенгесен аңлау, аларның фикерләрен ишетү мине күп вакыт сагайта да, уйландыра да. Аларның күбесендә үзе өчен генә яшәргә омтылыш күрү, бернәрсәгә һәм беркемгә дә бәйле булырга теләмәүләре, әлбәттә, авыр хисләр дә уята. Ә моның сәбәбе – аларның үзләренә җавап­лылык алырга теләмәүләре. Бу уңайдан Рәшид ибн Сәиднең бер фикере искә төшә: авыр заман көчле шәхесләр барлыкка китерсә, җиңел тормыш көчсезлек тәрбия­ли. Хөрмәтле гүзәл затларыбыз, юкка гына гаилә, милләт тәрбиясе турында сүз алып бармыйбыз. Милләтне шәхесләр тәрбияли. Ә гаиләләребез, нәселләребез ни дәрәҗәдә? Милләтебез сагында шәхесләр хәрәкәте тора. Менә без, хатын-кызлар оешмасы да, аңлы, фикерле рәвештә затлылык, зыялылык сыйфатларын үзебездә дә булдырып, тәрбияләп, эшебездә бу юнәлешкә игътибар итсәк иде.

Гадәттә, кешенең эчке халәт һәм тышкы халәте була. Заманча кыланам дип, эчке халәтеннән читләшеп, башка мохиткә тартылучылар да җитәрлек. Кызларыбызның чит милләт кешесенә кияүгә чыгуы фаҗига итеп кабул ителергә тиеш. Монда төп гаеплеләр без – ата-аналар. Чөнки без кызыбызны милли үзаң сеңдереп тәрбия кылмаганбыз. Бу эш бала карында чакта ук башланырга тиеш иде. Ә инде ул “Мин Сашага кияүгә чыгам”, дип кайтып әйткәндә соң була. Онытмыйк, милләтнең анасы – хатын-кыз, ә дәүләтнеке – ир-ат.

“Татарлар: гамәл стратегиясе”нең кабул ителүенә инде бер елга якын вакыт узды. Без, хатын-кызлар оешмасы, Стратегия үтәлешен тәэмин итүдә дүрт юнәлештә эшчәнлек алып барабыз. Гореф-гадәтләрнең үтәлеше (милли кием, тел, сөйләшү даирәсен киңәйтү, йолаларыбызны кайтару, шәҗәрәләребезне төзү) – беренче нәүбәттәге эшләребез. Бу уңайдан сүз нәсел шәҗәрәләре турында гына бармый. Ул балалар бакчаларыныкы, мәктәп­ләрнеке, авылларыбызныкы да булырга мөмкин. Белгечләребез җиде буын хәрәкәтен барлап яшәү халыкка 175 еллык милли саклану гарантиясе бирүен искәртә. Аннан соң уңышлы татар милли гаиләләрен барлау, аларның яшәешен үрнәк итү дә безгә йөкләнә. Татар гаиләләренең өч буын хәрәкәте 75 елга телебезнең сакланып яшәвенә китерәчәк. Татар халык ашларына дипломатия теле, сәламәт азык, экологик чис­та хәләл азык буларак та әһәмият бирелергә тиеш. Бөтендөнья татар конгрессы каршында Татар халык ашларын популярлаштыру мәсьәләләре буенча Координация Советы төзелде. Ә инде сәламәт тәндә – сәламәт рух икәнлеген барыбыз да беләбез. Сәламәт милләтнең генә киләчәге бар.

Барыгыз да белгәнчә, халык саны алу якынлаша. Иң күп татарлар яши торган җирлекләр – Татарстан, Башкортстан, Оренбург, Чиләбе, Свердловск, Төмән, Пермь, Әстерхан. Ә гомер-гомергә милләтебезнең каркасы булып Казан, Уфа, Оренбург, Әстерхан шәһәрләре тора. Безнең һәркайсыбызга иң әүвәл халык саны алу тарихы белән танышырга кирәк. Ул өч чорга бүленә. Россия Империясе чорына (1728-1859) җирләрне тартып алу белән тәмамлана. Совет чорындагысы милләтләр белән уйнау, аны төркемнәргә таркату, төрки халыкны көчсезләндерүгә юнәлдерелә. Россия Федерациясе чорындагысы исә нәрсә белән тәмамланасын әлегә беребез дә тәгаенли алмый. Татар гаиләләре генә милләтне саклый, ә милләт – дәүләтне. Шуның өчен дә татар гаиләләрен эчтән ныгыту кирәк. Шуны аңласак иде: төрки халыклар белән көрәш алып бару һәрберебезне көчсезләндерә. Без – әниләр. Ана үз баласына үзе хуҗа. Үз милләтебезнең көчен, санын, куәтен арттыру өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә бурычлыбыз.

Киләсе елга “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының 30 еллык юбилее. Шул нисбәттән татар шәхес хатын-кызларының энциклопедиясен әзерләү, якын киләчәктә телевидениедә, милли радиоларда мәшһүр гүзәл затларыбызга багышланган даими сәхифәләр, документаль фильмнар, баланы күркәм шәхес итеп тәрбияләүгә юнәлдерелгән “Тәрбия баскычлары” тапшыруын, югары сыйныф укучыларына, үсмер кызларыбызга “Зыялы туташ”, “Зыялы хатын-кызлар”, “Бирнә биргән – бикә килен” тәрбия клубларын булдыру – кайбер алмаксатларыбыз. Үткән чор шәхесләрен барлап, бүгенге көн шәхес хатын-кызларыбызны таныту да алда торган бурычларыбызның берсе булып тора. Әлбәттә, хатын-кызларыбыз үзләре яшәгән җирлекләрдә милләтебезнең киләчәгенә, телне саклауга булыша торган тәгаен эшләрен дәвам итәр.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: