Мәдәни җомга

Иршад ГАФАРОВ: ЗАМАНАНЫҢ ҮГИ БАЛАЛАРЫ

Үз тормышыбыз никадәр генә болгавыр булмасын, без Ватан сугышы, сугыш ветераннары турында һәрдаим истә тотарга бурычлыбыз. Шөкер, Дәүләт тарафыннан да бу мәсьәләгә караш елдан-ел актуальләшә бара. Хәер, башкача булуы мөмкин дә түгел, чөнки алар күрсәткән батырлыкларны бернинди бизмәнгә дә салып булмый. Илебездә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эшләре башланды да...

Үз тормышыбыз никадәр генә болгавыр булмасын, без Ватан сугышы, сугыш ветераннары турында һәрдаим истә тотарга бурычлыбыз. Шөкер, Дәүләт тарафыннан да бу мәсьәләгә караш елдан-ел актуальләшә бара. Хәер, башкача булуы мөмкин дә түгел, чөнки алар күрсәткән батырлыкларны бернинди бизмәнгә дә салып булмый. Илебездә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эшләре башланды да инде. Бу турыда Русия хөкүмәте тарафыннан да, республикабызда да махсус карарлар кабул ителде.

Әлеге мәкаләне язарга мине, юк, бер мине генә түгел, күптән борчыган бер сорау мәҗбүр итте. Дөресен әйтергә кирәк, ветераннар әле шактый булса да, алар арасында инде чын геройлар күп калмады. Кайчандыр:

Фронтовиклар кими барган саен
Сугыш батырлары күбәя, -

дип язган шагыйребез, чыннан да хаклы, дип уйлыйм.

Миңа үз гомеремдә шактый ветераннар белән очрашырга, аралашырга, мөмкин кадәр аларга ярдәм кулы сузарга туры килде. Бер нәрсә исемдә калган - күпләренең инде искә алып сөйләр сүзе юк дәрәҗәсендә, чөнки алар алгы сызыкка да барып җитә алмаган. Кемнәрнеңдер эшелоннарын фашистлар бомбага тотканда, алар шунда яраланып яки имгәнеп, өйләренә кайтып киткән. Кемдер хәрби склад, тимер юл, күпер яки солдат киемнәрен юган хатын-кызларны саклаган. Шуңа күрә алар пионерлар слетына, укучылар белән очрашуларга барырга да ашкынып тормады, чөнки, үзләре үк әйткәнчә, алар балаларга сөйләрлек батырлык эшләргә өлгерә алмый калган. Билгеле, алар хакында минем бернинди дә начар уем юк, алар, хәрби боерык үтәп, куелган җирдә үз бурычларын үтәгән. Алар законлы рәвештә барлык ташламалардан да файдаланды, файдалана һәм файдалансын да. Күбесе үзләрен генә түгел, балаларын, оныкларын да фатирлар белән тәэмин итте. Кайберләре моны хәтта бер генә тапкыр гына да эшләмәде.

Ә чын геройлар, гадәттә, тыйнак кына: "Безгә, дошманны үткәрмәскә, дип приказ бирелгән иде. Үткәрмәдек! Шактый иптәшләребез шунда, окопларда мәңгелеккә ятып калды. Безнең урында бүтәннәр булса, алар да шулай эшләр иде!" - дип җавап бирә иде.

Менә инде хәзер кайбер фронтовиклар булмаганны да булды, дип сөйләргә, мактанырга ярата, үзләренә һаман игътибар таләп итә. Фикеремне раслап, укучылар игътибарына берничә мисал да китерәсем килә. Партия өлкә комитетында эшләгәндә без беренче кабул итү бүлмәсендә еш кына кизү тора идек. Төп бурычыбыз - сорау белән килүче гражданнарны тыңларга, мөмкин кадәр аларга ярдәм итәргә, ләкин югары җитәкчеләр янына җибәрмәскә. Шундый көннәрнең берендә бүлмәгә Тәтеш районыннан берәү килеп керде (әхлак кануннарын саклап, авыл һәм теге кешенең исемен язмаска булдым). Аның костюмына күпсанлы орден-медаль планкалары беркетелгән иде. Мин элек шул төбәктә партия комитеты секретаре булып эшләгәнгә, аның нинди адәм икәнен яхшы хәтерли идем. Ул үзен бик агрессив тотса да, аның моң-зарын ахыргача тыныч кына тыңладым. Шуннан җавап урынына мин аңа бер сорау гына бирдем:

- Абзый кеше, сезне кай арада Ленин ордены һәм бүтән орденнар белән бүләкләделәр соң? Берничә ел элек кенә аларның берсе дә юк иде бит әле? - дидем.

Шуны ишеткәч, әлеге танышым тиз-тиз генә бүлмәдән юкка чыкты. Мин аны бүтән күрмәдем дә.

Икенче мисалны мәгариф министры урынбасары булып эшләгән чордан китерәсе килә. Бер көнне кабинетка шулай ук күкрәгенә байтак орден-медаль планкалары таккан бер ветеран килеп керде. Ул мәгариф системасының бер тармагында җитәкче булып эшли иде. Шуннан әлеге фронтовик миңа ничек итеп партизан булып йөрүен, үзенең шәхси "проводнигы" (фронт сызыгы аша озатып йөртүче) булуын тәфсилләп сөйләде. Бүлдерми генә, ихтирам белән аны тыңладым. Аннары ул, килүенең сәбәбенә күчеп, үзенең торак мәсьәләсен яхшыртуда ярдәм итүемне үтенде. Мин инде аның ике тапкыр фатир алуын белгәнгә, бу юлы да җавап урынына сорау гына бирдем:

- Абзый, белүемчә, бер генә көн партизан булган кешене дә I яки II дәрәҗә "Партизану Отечественной войны" медале белән бүләкләделәр. Ә ничек соң сезгә, партизанлыкта күпме йөреп тә, ул медаль тәтемәде соң? - дидем.

Шуннан соң минем министрлыкта 10 ел эшләү дәверендә дә ул абзый каршымда бүтән пәйда булмады.

Мондый мисалларны тагын да китерер идем, ләкин минем максатым ул түгел. Бары тик укучыларның игътибарын "Әни килде" спектаклендә Шәүкәт абый Биктимеров башкарган "герой"га юнәлтер идем. Ул сәхнәдән менә мондыйрак сүзләр сөйли: "Менә мин нәчәлник янына орден планкалары тагып, бер кулымны җиң эченә тартып керәм дә, үземә кирәк мәсьәләне тиз арада хәл итәм. Ә син (энесе Инсафка) сугышта күп батырлыклар кылып, аннан гарип булып кайтсаң да, мескен булып йөрисең!"

Әлегә кадәр сүзем, юристлар теле белән әйтсәк, преамбула гына иде. Әйткәнемчә, сугышта дары исен иснәмәгән ветераннар, аларның балалары, хәтта оныклары да барлык ташламалардан файдаланды һәм файдалана килә. Хуш, шулай булсын, алар моңа лаек.

Инде әйтәсе килгән төп фикергә күчәм. Бу - минем генә түгел, сугыш чорында дөньяга килгән меңләгән яшьтәшләрем фикере дә. Авыз ачып "әти" дип әйтергә өлгермәгән балалар турында элек тә, хәзер дә кем дә булса искә төшердеме яки төшерәме? Алар ач, ялангач килеш: "Әй, атасыз баладан нәрсә көтәргә була соң?" - дигән мыскыллау сүзләрен күп тапкырлар ишетеп үсте. Кызганычка, аларның күбесе, үзләренә күрсәтелергә тиешле яхшылыкны көтеп ала алмыйча, фани дөньядан китеп тә барды инде.

Мәсәлән, минем әтием Гафаров Әхмәдулла Көнбатыш Украина һәм Белоруссияне азат итүдә, ак финнәр белән сугышта катнаша. Яралана, госпитальдә дәвалана. ВКП(б) сафларына керә. Сугышка киткәнче, Чүпрәле районы партия комитетында беренче секретарь ярдәмчесе булып эшли. Бу турыда мин архив мәгълүматларыннан "сов. секретно" пичәте алынгач белдем. Алардан күренгәнчә, бу турыдагы карарга партия өлкә комитеты секретаре Алемасов кул куйган булган. Димәк, хәзергечә әйтсәк, әти комитетның номенклатурасында торган.

Ул 1941 елның декабреннән алып, сугышның соңгы көннәренә кадәр алгы сызыкта була, сугышчан медальләр белән бүләкләнә. Кызганычка, инде сугыш тәмам булгач, ул ерак Эстониядә мәңгелеккә ятып кала. Шулай итеп, мин ата назыннан мәхрүм калдым, миңа авыз ачып "әти" дип әйтергә туры килмәде. Дөрес, башта безгә - 9 сум, әтинең сеңелесе балигъ булгач, 19 сум пенсия бирделәр анысы.

Җиңү көне бездә инде күп еллар дәвамында тантаналы рәвештә билгеләп үтелә. Ләкин әле моңарчы, сугыш елларында туган балалар турында беркемнең дә бер кәлимә сүз дә әйткәне булмады. Алай гына да түгел, аларның дөньяда булу-булмавы турында искә алучы бармы икән?! Мин инде пенсиягә өстәмә яки нинди дә булса ташламалар турында әйтмим дә. Хәтта 9 Май көннәрендә аларга ике генә сүз язылган открытка да кызганыч! Без һаман да замананың үги балалары булып кала бирәбез.

Билгеле, бу мәсьәлә республикада гына хәл ителә алмый. Моның өчен Русия дәүләте тарафыннан махсус карар - кечкенә генә булса да ташламалар турында канун кабул ителергә тиеш.

Билгеле булганча, сугышта катнашучылар өчен 1943 елдан банкларда махсус счетлар ачылып, шунда хезмәт хаклары һәм дәүләт бүләкләре өчен бирелә торган акчалар күчерелә барган. Хәзерге вакытта алар "Полевое учреждение Банка Красноармейское"да саклана. Сугышта һәлак булучыларның варислары шунда хатлар да яза башлады. Ләкин әлегә аларга буш, формаль җаваплар гына килә. Күбесенә, варислыкны раслый торган кәгазьләр җитәрлек түгел, дигән сылтама язалар.

Шуларны искә алып, мин барлык расламаларның күчермәсен җибәргән идем. Миңа инде: "Сезнең тарафтан куелган сорауга җавап бирә алмыйбыз, чөнки бу федераль канун нигезендә саклана торган банк серен ачу булыр иде", - дип җавап бирделәр.

Менә сиңа мә! Атасының банкта исәп-хисап счеты булу-булмау турындагы хәбәрне бердәнбер варисына әйтү дә банк серен ачу санала икән бит! "Ә моны кем белергә тиеш соң?" - дигән урынлы сорау туа. Димәк, варислар фани дөньядан китеп баргач, әлеге акчалар банк яки шундагыларның файдасына кала булып чыга. Шулай шул, дәүләт үзе халыктан теләсә нинди сәбәп белән акча каерса да, бирергә бик атлыгып тормый.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: