Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Иршад Гафаров: Туган тел сакланырмы?

Районнарда Сабантуйлар, конкурслар, җыеннар, конференцияләр һ.б. чаралар үткәрелде. Тик Татарстанда яки Россия төбәкләрендә яңа татар мәктәбе ачылды, дигән хәбәрне, ни кызганыч, бөтенләй ишетмәдек.

«Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге» елы тәмамлануга алты айдан артык вакыт үтте һәм ирексездән «Аның нәтиҗәсе нинди булды соң?» – дигән сорау туа. Билгеле, районнарда Сабантуйлар, конкурслар, җыеннар, конференцияләр һ.б. чаралар үткәрелде. Тик Татарстанда яки Россия төбәкләрендә яңа татар мәктәбе ачылды, дигән хәбәрне, ни кызганыч, бөтенләй ишетмәдек. Ә бит «тел саклауга» аз акча тотылмады. Ирексездән  Габделҗаббар Кандалый шигыре искә төшә: «Түбәтәйне кыңгыр салып, абыстайны (дус-ишләрне) янга алып»... Татар, аның бердәмлеге, теле язмышы өчен җавап бирергә тиеш түрәләребез шактый төбәкләрдә булды. Ә татар телен саклауга багышланган күп гамәлләр күләгәдә калды.

Тюрколог А.Н.Гаркавец сүз­ләрен искә алыйк:«Мине немецларның истәлекләрне нәшер итүгә булган мөгамәләсе таң калдырды. Әгәр нинди дә булса китапта Германия турында бер яки ике сүз генә табылса да, әлеге истәлекне тулаем бастырганнар», – дип яза галим. Шәхсән үзем ике дистә елдан артык Мәскәү, Казан, Ульян архивларында, китапханәләрендә газета, журналлардан бөртекләп татарлар, аларның теле, диалектлары турында мәгълүматларны аерым картотекаларга туплый бардым. Шуның нәтиҗәсендә «Әдәби тел һәм мишәр диалекты» исемле китабым дөнья күрде. Китапның төп фикере халкыбызның бердәмлеген, телен саклау иде һәм бу юнәлештә минем китабым да кулланышка керә алыр иде. Ни кызганыч, тырышлыгым бушка булды, чөнки әлеге китапны укучыларга җиткерүдә ярдәм сорап Телләрне саклау һәм үстерү комиссиясенә, Милли шурага, Бөтендөнья татар конгрессына, Мәгариф министрлыгына, бүтән кайбер оешмаларга, җитәкчеләргә, шәхесләргә мөрәҗәгать итсәм дә, минем үтенечем  җавапсыз калды яки акча юк дигән хәбәр генә ишеттем. Язганымча,  җыр­лап-биюләр, күңел ачуларны оештыруга, кыйммәтле бүләкләр алырга акча табылса да.    Ә телебезгә, татарларның бердәмлегенә басым ясау һаман дәвам итә. Бу юнәлештә милләттәшләребез үзләре дә читтә калмый. Галим А.Борһанов әйтүенчә, Пенза өлкәсендә без «мишәрләр» түгел, ә «көнбатыш татарлар» дигән яңа атама да барлыкка килгән икән. Гәрчә, әле 1926 елның 17 декабрендә үткән беренче Бөтенсоюз халык саны алу вакытында да мишәрләр бары тик Башкортстанда һәм Пенза губернасында гына аерым халык итеп күрсәтелгән. Мәсәлән, ул вакытта Башкортстанда 137,9 мең, Пенза губернасында 100,6 мең мишәр  яшәгән дигән саннарны очратабыз. Ике регионда да мишәрләр туган телләре итеп татар телен атаган. Бу турыда хезмәтемдә мин тулырак итеп язган идем. Шулай ук Ульяновскида «без болгарлар» дигән төркем барлыгын да искәртәсе килә.

Дөрес, татар телен өйрәнүгә бөтен мөмкинлекләр тудырылган диючеләр дә табылды. Мәсәлән, Дәүләт Думасы депутаты И.Гыйл­метдинов «дәүләт тарафыннан туган телләрне өйрәнүгә бернинди дә киртә куелмый» дип матур итеп әйтеп тә куйды. Билгеле, өченче тапкыр депутатлыкка сайландырылгач, матур сөйләп була инде ул. Тик мәктәпләр программасыннан милли компонетны алып ташлау, бердәм дәүләт имтиханын бары рус телендә генә тапшыру турындагы карарлар күктән төшмәде бит! Уку елының яртысында мәктәпләргә, гимназияләргә канун саклаучылар килеп, меңләгән укытучыны аннан куып җибәрүне дә өстән җибәрелгән карар нигезендә эшләнде дип искә алырга кирәк. Шуның өстенә, татар телен өйрәнү өчен бары тик ике сәгать кенә калдыру. Анысы да әле мәҗбүри түгел, шулай булгач без ничек итеп киртәләр юк, дип әйтә алабыз соң?

Бу үз чиратында милли телдәге мәктәп һәм гимназия­ләрнең эшләүдән тукталуына һәм татар, чуаш,удмурт һәм предмет буларак өйрәнелгән башка телләрнең юкка чыгуына китерергә мөмкин. «Оптимизация» дигән сәбәп белән ябылган, ә алар барысы диярлек милли мәктәпләр, укучылар рус телендә һәм рус мәктәпләре программасы нигезендә укый. Шуның өстенә, татар телендә укыган балаларны бер татар мәктәбе итеп берләштермиләр, ә рус мәктәпләренә кушалар. Бу – татар теленең юкка чыгуына туры юл. Монысы инде урындагы түрәләр кулы белән эшләнә. Шуның өстенә кайбер саф татар районнарында да татар мәктәпләренең булмавы гаҗәпкә калдыра.

Заманында К.Д.Ушинский: «Милли тел юкка чыкса, халык үзе дә бетә», – дип язган иде. Ул хәзерге мәгариф мәктәпләрендә бер дәрес тә бирмәгән түрәләрдән акылсызрак булмагандыр. Ул шулай ук башлангыч мәктәптә туган телдә укытуның кирәклеген искәртә, шул вакытта гына бала катлаулы сүз төркеме төзи ала дип ассызыклый. Бу уңайдан СССРның булачак тышкы эшләр буенча халык комиссары Г.В.Чичеринга туган сеңел тиеш булган С.В.Чичеринаның сүзләренә дә тукталасы килә. Ул 110 еллар элек Чүпрәле якларында да була һәм чуаш мәктәпләрендә имтиханнар уздыра. Аларның нәтиҗәсе турында түбәндәгеләрне яза: «...Ту­ган телләрендә укытылган мәктәпләрдә имтиханнарны канәгатьләнерлек дәрәҗәдә биргәннәр, ә урыс мөгаллиме укытып, дәресләр дә фәкать рус телендә генә барган мәктәпләрдә имтиханнарны тапшыра алмаганнар». Бу сүзләрне шәрехләү кирәк түгел.

Әле дөрес сөйләүне дә дөрес хәл дип әйтергә шөһрәт итә алмыйбыз. Хәзер республикада күп телле мәктәпләрдә татар теле дә өйрәнеләчәк дип лаф орабыз. Күп телле мәктәпләр бишәү булачак дип фаразлана һәм Казан, Чаллы, Әлмәт шәһәрләре, Актаныш күз алдында тотыла. Ә авылларда? Шуның өстенә сүз чынында татар телен генә түгел, ә гуманитар фәннәрне генә булса да туган телдә өйрәтү турында, моны тормышка ашыра алырлык укытучылар әзерләү турында барырга тиеш. Совет чорында педагогик институтта махсус татар группалары бар иде, ә хәзер болар юк.

Берничә ел элек ТНВ каналында И.Кыямов белән ярты сәгатькә якын әңгәмә корган идек. Сүз күбесенчә милли мәсьәләләр турында барды. Тапшыру вакыты җиткәндә мин телевизор каршында идем инде,тик безне күрсәтү урынына 30 минут балыкларның тавышсыз гына авыз кыймылдатканын карап утырдым. Тапшыру техник сәбәп­ләр аркасында күчерелде дип аңлаттылар. Сәбәп икенче атнада аңлашылды, минем: «Классик университет белән педагогик университетны кушу татар мәгарифе һәм мәдәнияте өчен зур афәт булды», дип әйтүем кайсыдыр түрәгә ошамаган икән.Хәзер инде бу хәл «мәнди анасына»да яхшы аңлашыла.

«Европаның җирле телләр һәм аз санлы халыклар теле Хартия­сендә» түбәндәгеләр язылган: «Максат – төбәк телләрен һәм аз санлы халыклар телләрен өйрәнү өчен җитәрлек формада һәм кирәкле күләмдә укыту  һәм өйрәнүне барлык этапларда да тәэмин  итү». Дәвамы: «Университет һәм бүтән төрле югары белем алуны аз санлы халыклар телендә дә  тәэмин итәргә». Ә безнең илдә туган телләр  гомуми белем бирү мәктәпләрендә дә юкка чыгу алдында тора! Шуны да искәртәсе килә: Россия 2001 елда Хартияне имзаласа да, Дәүләт Думасы аны расламады...

Заманында Козьма Прутков «мәсьәләнең тамырына» карарга кушкан. Безнең очракта сүз авыл мәктәпләре турында барырга тиеш. Белгәнемчә, язучыларның, шагыйрьләрнең күбесе авыл җирендә туып, белемне дә туган телдә алган. Шулай булгач, мең елдан артык тарихлы татар әдәбиятының киләчәге булырмы соң, дигән урынлы сорау туа. Шуның өстенә әдәби телдә сөйләшә алырлык сәхнә әһелләребезне дә югалтабыз бит. Бу хәл инде хәзер үк күренә башлады. Мәсәлән, Идел Болгарстанында Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгында Багдад илчеләре белән очрашу мизгеле сәхнәләштерелгән иде. Шунда Алмуш хан авызыннан «традиция», «цивилизация» дигән сүзләрне ишетү акылыма сыймаслык хәл булып яңгырады.

Кемнәрдер, күпме генә кабул итмәскә тырышса да, төрки-татарларның рус мәдәниятенә, бигрәк тә аның теленә зур тәэсир итүен кире кагу мөмкин түгел. Кайберәүләр моны монгол чоры белән бәйләргә тырыша. Безнең карашка, бу, беренчедән, әле монголларга кадәр үк руслар, болгарлар, кыпчаклар һәм бүтән халыклар арасында тыгыз икътисад, сәүдә, хәтта кан бәйләнешләре дә булу белән бәйле. Икенчедән, Монгол империясе кул астында руслар да, төрки халыклар да булган. Алар, билгеле, үзара кушылган һәм гасырлар буенча ут күршеләр булып яшәгән. Әлеге хәл бүген дә дәвам итә. Бу үз чиратында телләрнең бер-берсенә тәэсир итүнең табигый күренеш булуын раслый.

Моның эзләре аеруча рус телендәге татар  алынмаларында сакланган.  М.Г.Худяков терминнарның төрле өлкәләрдә булуын күрсәтеп үтә. Төрки лексикасы: 1) кешеләрнең җәмгыятьтә тоткан урыны турында; 2) сәүдә өлкәсендә, товар  һәм акча атамаларында; 3) хәрби өлкәдә; 4) атчылык белән шөгыльләнүдә; 5) хайваннар һәм үсемлекләр дөньясына карата; 6) кием-салым атамаларында; 8) дин һәм бүтән өлкәләрдә киң таралган.

Хәзер дөньяда «мәйдан» сүзен белмәгән кеше сирәк, ә ул бит татар сүзе. Аны заманында М.Шолохов үзенең атаклы әсәрендә дә кулланган иде. Ә рус телендә татар сөйләменнән алынган сүзләр – санап бетергесез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев