Мәдәни җомга

Иршад Гафаров: Татардан «урыс» тумасын…

“Мәдәни җомга” газетасы, алда көткән җанисәп уңаеннан, Башкортстан татарларына багышланган күп язмалар бирде.

Авторларның берсе Р.Сибәгатов: “Татарлар җиде төркем: ясаклылар, йомышлылар, килмешәкләр, тарханнар, морзалар, алпавытлар, сәүдәгәрләр. Болар – барысы да социаль төркемнәр” – дип яза. Тик ул мишәрләрне искә алырга оныткан. Дөрес, бер урында Уфа губернасында 1897 елгы исәп вакытында 350-400 мең типтәр һәм мишәр башкорт дип язылуын ассызыклый. Әмма “Йомышлылар”ның мишәрләр икәнен  барлык кеше дә белми бит. Ә “мишәр” атамасы этник төркемне түгел, ә катламны, “сословие”не аңлата. 

Мәшһүр тарихчы Н.Карамзин хезмәтендә Көнчыгыш Европа картасы бирелә. Анда 862 елларда Дон белән Клязьма елгалары тирәсендә Мещера төбәге чагыла. Шушы төбәктән күчеп килүчеләрне иң элек “йомышлы татарлар” дип түгел, ә “мещеряклар” дип атаганнар, ягъни гадирәк телгә күчерсәк без аларны “мещера ягыннан килгән татарлар” дип аңларга тиеш булабыз. Бүтән рус телле язма чыганаклардан да мишәрләрнең элек үк Ука, Сура, Цна, Мокша елгалары буйларында таралып яшәве билгеле. Элек татарлар арасында мишәрдән башка “төмәнле” (Темниково тирәсеннән), “алатырлы” (Алатырдан), “бохарлы” (Бохарадан) дигән атамалар яшәве дә, аларның җирлеккә каравын раслый. “Большая советская энциклопедия”дә дә “мишәр” һәм “мещеряк” атамалары  икесе дә кулланышта булган. 

Кайбер тарихи мәгълүматларга мөрәҗәгать итик. 1736, 1737, 1798, 1835 еллардагы кәгазьләрдә “мишәр сословиесе” дигән сүзләр язылган. Мишәрләр ясак түләүдән азат ителгән, ә ул милләткә түгел, ә катламга, кешенең җәмгыятьтә тоткан урынына карап түләтелгән. Аларга дворян дәрәҗәсе бирелү дә мишәрләрнең патша хөкүмәтенә турылыклы хезмәт итүен раслый. Мәсәлән, 1897 елда Пенза өлкәсендә нәселдән килгән дворяннар һәм аларның гаилә әгъзаларының саны 981 була, ә татарлар (мишәрләр) 58530 дип күрсәтелә. Минем сигезенче буын бабам Сәләхетдин 1670 елларда туган, тик аның һәм башка әби-бабаларыбыз турындагы мәгълүматларның берсендә дә “мишәр” дигән атаманы очратмадык. Беренче җанисәп кәгазьләрендә алар “йомышлы татарлар”, ә соңгыларында “лашманнар” дип күрсәтелгән.

XVI гасырдан башлап 400 ел буе мишәрләр дәүләт тарафыннан яки ирекле рәвештә көнчыгышка, ә аннары инде көньяк һәм көньяк-көнчыгыш юнәлешләрдә күчереп утыртыла. И.К.Кирилловның “О территориальном и внутриродовом разделении башкир Уфимского уезда, о живущем на их земле нерусском населении и мерах борьбы с магометанством и перенаселением уезда” исемле аңлатмасында болай дип язылган:

“Мишәрләр, ягъни йомышлы татарлар, төрле шәһәрләрдән Уфа шәһәре төзелә башлагач һәм соңрак та Уфа шәһәрендә хезмәт итү өчен күчереп утыртылган”. 

Д.Рамазанова да: “Хәзерге Башкортстан җирлегенә мишәрләрне күчерү XVI гасыр азагында ук, 1586 елда Уфа шәһәрен төзергә керешү белән бәйле рәвештә башлана һәм XVII гасырда аеруча көчле темпта дәвам итә”, – дип күрсәтә.

1794 елда, Уфа хакимиятенең рөхсәте белән Бузулук өязенең яңа барлыкка килгән Бәшир авылына Буа өязенең Чапкас авылыннан бер төркем йомышлы татарлар күчеп утырган. Без 1803 елның 5 июнь указы буенча Түбән Чәке, Шатыршан, Каракитә, Иске Чәке, Кушкувай авылларыннан 35 җан (ир затлары) күчереп утыртылды дигән язманы да таптык. Бу авыллар минем кече ватаным Чүпрәле районында урнашкан.

1897 ел мәгълүматларыннан күренгәнчә, Уфа губернасына бүтән төбәкләрдән 178824 кеше, шул исәптән Сембер губернасыннан 6294, Самарадан – 20012, Рязаньнан – 6227 кеше күчереп утыртылган. Бу төбәкләрдә хәзер дә күпләп мишәрләр яши.

Патша хөкүмәтенең башкорт-мишәр гаскәрен оештыруын да билгелик. Алар төрле губерналар составында булып 11 башкорт, 5 мишәр кантонына караган. 1812 елгы Ватан сугышы чорында мишәрләрдән берничә полк оештырыла. Беренче мишәр полкы әле пыскып торган Мәскәүгә авангард булып керә. Аннары ул полк М.И.Кутузов фәрманы буенча Мәскәү гарнизонында калдырыла.

1920 елда Башкортстанда мишәрләр яшәгән авылларның саны 120 була, әле бу санга кечкенә поселоклар керми. Мишәрләр, башкорт, татар, типтәрләр бергә кушылып яшәгән авыллар саны да 60 ка якын. Авыллар зур булган. Мәсәлән, Аргаяш кантонындагы Түбән авылында 750 хуҗалыкта 4001 кеше, Яңа авылында 619 йортта 3110, Караболка авылында 801 хуҗалыкта 4129, Тамьян-Катай кантонының Ахун авылында 725 хуҗалыкта 4087 кеше яшәгән. 

1926 елда үткән беренче Бөтенсоюз халык саны алу вакытында 137,9 мең мишәр Башкортстанда аерым халык итеп күрсәтелгән. Мишәрләрне тагын Пенза губернасында гына табабыз (100,6 мең). Хәзерге заманда да мишәрләр күпләп яши торган Түбән Новгород, Рязань, Ульяновск, Мәскәү, Саратов, Самара, хәтта Татарстанда һ.б. төбәкләрдә дә бер мишәр дә күрсәтелмәгән. Бу “әлеге авылларда яшәүчеләр кай арада башкортлашып бетте икән” дигән урынлы сорау тудыра. Чөнки соңрак үткәрелгән җанисәп мәгълүматларында “мишәр” атамасы очрамый диярлек. Дөрес,  2010 елда алар яңадан (Россиядә) күренә – барлыгы 786 кеше, шуларның 716 сы шәһәрләрдә.

Тагын бер фактны искә алыйк. 1926 елда халык санын алу мәгъ­лүматларында халыкларның туган телләрен билгели торган таблица бар. Анда СССРда кулланышта булган 146 тел (барлык халыклар саны 188) бирелә. Шулар арасында 23126 кеше - сөйләшкән теле нугай теле, 11165 кеше сөйләшкән теле – нагайбәк теле дә дип күрсәткән. Ә менә 238500 кеше (бу фәкать ике төбәктә яшәүчеләр саны гына) сөйләшергә тиеш булган “мишәр” теле күрсәтелмәгән. Әлеге мисаллар - мишәрләрнең үзләрен һәрчак татар, ә туган телләре итеп татар телен санауларын күрсәтә торган иң төп дәлилләрнең берсе. Җанисәп кәгазьләрендә тарихи дөреслек тантана иткән, мишәрләр татар халкы составында күрсәтелгән.

Гомер-гомергә башкорт һәм татар халкы үзара аңлашып, дус булып яшәгән, кардәш булган. Әмма үткән гасырның алтмышынчы елларында ике арадан “кара мәче” үтә, аралар суына башлый. Дөрес, гади халык һаман да бер-берсе белән дус яши; концерт-спектакльләр тамашачы белән шыгрым тулы залларда үтә. Бу салкынлык күбесенчә өске катламда сизелә һәм алар тарафыннан оештырыла. Монда “үзәк”нең дә кулы уйнавын искәртмичә булмый. 

Бүгенгедәй хәтеремдә, 80 нче елларда Мәгариф министрлыгына Башкортстаннан бик күп хат килде. Аларда татар укытучылары ничек итеп “авызларын кыйшайтып” балаларны башкортча укырга өйрәтүләре, Явыз Иван заманында көчләп чукындырган кебек аларны үзләрен башкорт итеп язылырга мәҗбүр итүләре, “Совет мәктәбе” журналы урынына “Башкортстан укытучысы” журналына көчләп яздыруларыннан зарлану, моңардан котылырга ярдәм итүебезне сорый иде.

Бу фикерләребезне рәсми мәгълүмат белән дә дәлиллисе килә. КПСС Үзәк Комитетының февраль (1988) Пленумында “Урта һәм югары мәктәпләрне үзгәртеп коруның барышы һәм аны тормышка ашыру буенча партия алдындагы бурычлар” дигән мәсьәлә карала. Әлеге пленумда Е.К.Лигачев ясаган чыгыштан өзек китерик: “Ненормальное положение сложилось, в частности, в Башкирии, где сначала были ликвидированы школы с преподаванием на татарском языке, а затем не стало школ с обучением и на других языках”...

Шул ук чорда Мәскәү тирәсендәге шифаханәдә Башкортстаннан килгән бер гаилә белән ял итәргә туры килде. Ир кеше җитәкче булып эшли. 

Үзе дә, хатыны да татар. Ә ике улы да башкорт булып язылган.

Мин “ирләрчә” шаяртып алган идем, тик ул үпкәләмәде: “Шулай язылмаган очракта киләчәктә улларым алдында дәрәҗәле югары уку йортларының ишекләре ябык булачак һәм аларның карьера үсешенә дә киртә куелачак”.

Бервакыт татар телендә чыга торган “Кызыл таң” газетасының баш мөхәррире белән таныштым. Әңгәмәләрнең берсендә мин турыдан-туры: “Ни өчен сезнең газетаның тиражы күрсәтелми, ә “Совет Башкортстаны”ныкы бирелә?” – дип сораган идем. “Безнеке 150 мең, ә башкорт телендәгенеке 50 мең данә генә. Шуңа безгә тиражны күрсәтүне тыйдылар”, – дип җаваплады.

2007 елда Башкортстан зур тантана белән үзенең ирекле рәвештә Мәскәү дәүләтенә кушылуына 450 ел тулуны билгеләп үтте. Әлеге чарага нәрсә нигез булды соң? Юбилей уңаеннан эшләнгән альбомнан күренгәнчә, бу мәсьәләдә төп дәлил булып XVII гасырга караган Никон елъязмасы күрсәтелгән: «А из Казани писал князь Петр Иванович (Шуйский), … а башкирцы пришли, добивь челом (ягъни бүләк бирделәр), и ясак поплатили». Әлеге язма 1557 ел белән билгеләнгән.

Әгәр хәтта исемнәре, дәрә­җәләре дә билгеле булмаган бер төркем кешенең Мәскәү патшасына түгел, ә Казан воеводасына бүләкләр алып килүен, ясак түләп китүләрен ирекле рәвештә рус дәүләтенә кушылу дип санасак, әйдә, бәхәсләшмибез, шулай булсын. Ләкин бу гына җитәрлек дәлилме? Чөнки “Башкортларны буйсындыру өчен барган ике йөз елга сузылган сугышлар әлеге илчелекнең бөтен халык фикерен чагылдырмавын күрсәтә”, – дип яза Америка галиме А.С.Донелли үзенең “Завоевание Башкирии Россией. 1552-1740” исемле китабында.

Чагыштырыйк. 2014 елгы референдумда Кырым халкының 94 %ы Россиягә кушылу турында теләк белдерсә дә, бу хәлне берничә дәүләт кенә дөрес яки нигезле дип таныды. Шул ук вакытта дистәләрчә дәүләт Россияне агрессорлыкта гаепләп, аңа карата санкцияләр кабул итте. Бу илебезнең икътисадына шактый зарар китерде һәм ул әле дә дәвам итә.

Икенчедән, шундый мөһим мәсьәләне хәл итү өчен, беренче чиратта, дәүләтчелек булу зарур. Ә А.Н.Госмановның язуы буенча, XV-XVI гасырның беренче яртысында башкортларның үз сәяси оешмалары булмаган; алар Казан, Себер ханлыклары һәм Нугай Урдасы арасында таралып урнашкан. “Башкортларның халык буларак формалашуы XVI гасыр­да Башкортстан рус дәүләтенә кушылганнан соң гына мөмкин була”, - дип Г.В.Юсупов та аның сүзләрен раслап яза. Икенче автор Н.Ф.Шуерипов башкортларның үзләре теләп кушылуы турындагы теорияне “әкият” дип атый һәм дворян-патша тарихчыларының башкортлар “үз теләкләре белән рус подданныйлары булды” дигән нигезсез язмаларыннан тыш, бу турыда бернинди тарихи мәгълүматлар да юк, дип белдерә.

Алда аталган елъязмадагы тагын бер хәбәргә күз салыйк: “Того же месяца (сентябрь, 1558 г.) приехал из Сибири царя и великого князя (то есть Ивана Грозного) служивые Татарове Девлетъ-Хозя да Собаня Рязановы, а с ними Едигеря, князя Сибирского, посланники Ивтемир съ товарищы, а привезли дань Сибирские земли сполна, тысячю соболей…, да и грамоту шертную (ант белән расланган) привезли съ княжею печатью, что ся учинил князь в холопстве (коллыкта) и дань на всю свою землю положил, и вперед ежегодъ беспереводно та дань царю и великому князю съ всей сибирськой земли давати”.

Инде чагыштырыйк. Себер кенәзеннән аның ышанычлы кешеләре антлар язылып, мөһер сугылган ярлыкларны һәм бүләкләрне, ясакны патшаның үзенә китереп тапшыра. Киләчәктә дә аңа буйсынып салым түләп торырга вәгъдә итә. Шуңа да карамастан, Себер ханлыгы үз теләге белән Россиягә кушылды, дигән хәбәрне әле беркайда да очратканыбыз булмады! Димәк, инде берничә кешенең воеводага бүләк китереп, ясак түләп китүен Россиягә ирекле кушылу дип була, ә менә Себер кенәзе вәкилләренең патшаның үзенә бүләкләр һәм ант сүзләре язылган ярлык алып килүе берни дә тормый икән!.. 

Башкортларда сакланган берничә риваятькә дә тукталыйк. Яңавыл районында яшәүчеләр сөйләве буенча, рус патшасының Казандагы башлыгы янына Гайнә ыруыннан Айзияк бей (аталган ыругның бер юлбашчысы) бара. Айзияк Казаннан тузга язылган ярлык алып кайта. Ярлык гайнәле-башкортларның рус патшасы кул астына күчүләрен раслый. Дөрес, ярлыкның кәгазьгә түгел, ә тузга язылуы гына гаҗәпсендерә!  Воевода бер табак кәгазь яки пергамент таба алмадымы икән?

Икенче риваять 1555 елның кышында көньяк-көнчыгыштагы  Үсергән, Кыпчак, Бөрҗән, Тәмьян кабиләләренең берләштерелгән илчелеге Казанга, ерак юлга чаңгыларда кузгалуы турында сөйли. Мәскәү патшасына баручы илчелеккә көньяк-көнчыгыш башкорт ыру-кабиләләренең танылган вәкилләре керә. Бу очракта да эре феодалларның алты йөз чакрым арага атларда, бизәкле чаналарда түгел, ә чаңгыларда баруы гаҗәпкә калдыра.

Искә алган альбомда тагын бер нәрсәгә игътибар иттем – юбилей уңаеннан Россия Президенты указында “добровольное вхождение” диелсә, Башкортстан Президенты  указында исә “добровольное присоединение” дип укыйбыз. Ә «вхождение» белән “присоединение” арасында аерма зур бит.

Тарихи мәгълүматлар буенча, руслар Башкортстанга XIV–XV гасырларда үтеп керә башлый. Башкортстанны системалы колонияләштерү Казан ханлыгын яулап алганнан соң башлана. Нәкъ шул чорда башкортлар Мәскәү патшасына ясак түли башлаган.

Кызганычка, бу чорларда Көнь­як Урал буйларына күпме рус кешесенең күченеп утыруы турында төгәл мәгълүмат юк. Бары тик аларның аз булуын, ә күпчелегенең йомышлылар катламыннан икәнлеген генә фаразлау мөмкин.

XVII гасырда инде Башкортстан тулысынча Россиянең колониясенә әверелә. Тарихчылар хәбәр итүенчә, рус колонизаторларына каршы кискен көрәш Башкортстанда “рус” чорының драматик эчтәлеген тәшкил итә.

Ирекле рәвештә кергән булсалар, шундый тәвәккәл каршылык күрсәтелер идеме соң, дигән законлы сорау да туа!

Баш күтәргән башкортлар рус колонизаторларының форпост буларак калыккан шәһәрләрен җимерергә тырыша. Әмма бу эш уңышлы төгәлләнми. 1645, 1661-1662, 1680-1684, 1704-1708 еллардагы восстаниеләрне шундыйлар рәтенә мисал итеп китерергә мөмкин. Алар барысы да рәхимсез бастырыла.

1735 елдан 1741 елга кадәр дәвам иткән восстаниедә 30 мең мөселман җәзалап үтерелә, газап­лана һәм кол ителә, 396 (башка мәгълүматлар буенча 700) авыл талана һәм яндырыла, зур-зур көтүләрне урлап алып китәләр.

Е.Пугачев җитәкчелегендәге күтәрелешнең барлык этапларында да ясаклы һәм йомышлы татарлар активлык күрсәтә. С.Алишев, В.Имамов язуынча, 1773-1775 еллардагы восстаниедә 90-95 мең татар катнаша, Татарстан җирендә генә дә 70 отряд оештырыла. Алар арасында восстаниенең күренекле (шул исәптән 30 полковник, 50 дән артык гаскәри һәм поход старшинасы, йөзләп йөзбашы) җитәкчеләре М.Гомәров, Б.Канкаев, К.Усаев, Я.Кадермәтов һ.б. татар халкы арасында гына ихтирам казанып калмыйча, башкалар арасында да таныла. И.Бәхмүтов (Мәхмүтов), С.Сәгыйтов Пугачевның иң якын көрәштәшләре санала һәм восстаниенең югары советы әгъзалары була. Тик әлегә аларга һәйкәл кую түгел, искә алучылар да сирәк. Дөрес, заманында “Бахтияр Канкаев” исемле тамаша Камал театры сәхнәсендә уйналган иде. Инде ничәмә дистә еллар Казан дәүләтенең бәйсезлеге өчен көрәштә һәлак булган милләттәшләребезгә һәйкәл кую турында сүз йөрсә дә, әлегә хәтта истәлек билгесе дә күренми.

“Вечерняя Казань” газетасының 2003 ел 15 октябрь санында беренче Казан ханы Олуг Мөхәммәдкә Кремльдә һәйкәл куюга карата бәйге оештырылу турында язылган иде. Ни кызганыч, бу мәсьәлә турында сөйләшүләр дә соңгы вакытта тынып калды...

 Алда чын башкортны да, татарны да битараф калдырмый торган мәсьәләләр тора. Беренчедән, бердәм булып, бар көчне, тырышлыкны куеп, туган телне, динне, милләтне, республикалар статусын саклап калу.  Икенчедән, быел үтәчәк җанисәп алуда, үзебезнең кайсы милләткә керүебез, туган телебез  нинди икәнлеге турында төптән уйлап эш итү һәм вак төркемнәргә бүленмәү. Әгәр вак милләтләргә әйләнмәсәк, Россиядә сан буенча икенче урында торучы татар халкының хөр тавышы бөтен дөньяга яңгыраячак. Башкортстанның халык шагыйре Ә.Атнабаев шигыреннән бер өзекне онытмыйк: “Син башкортмы, син татармы, Анда түгел мәсьәлә. Башкорттан да, татардан да урыс туа - вәт бәла!”
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: