Мәдәни җомга

Иршад Гафаров: Ничек яшисең, укытучы?

Хөкүмәт башлыгы Д.Медведев бер чыгышында хезмәт хакы түбән булуга зарланган укытучыларга бизнес белән шөгыльләнергә яки ничек булса да бүтәнчә акча табу юлларын эзләргә киңәш бирде.

Үзе турында ул: “... мин түбән хезмәт хакы булса да, эшкә урнашу урынына аспирантураны һәм укытуны сайладым. Шуңа да очны очка ялгар өчен күп итеп лекцияләр укыдым, семинарлар алып бардым”, - дип мактанып алды. 

Тик, ни кызганыч, укытучыларга акча гына түгел, вакыт та җитми шул. Д.Медведев үзе үк 2013 елның июнь аенда булган “Бердәм Россия”нең “Мәгариф һәм фән – Россиянең киләчәге” исемле форумында укытучылар бирә торган хисапларның 70% турыдан-туры алар эше белән бәйле түгел, дип билгеләп үтте. Ул шулай ук алар бары тик үз вазифалары белән генә шөгыльләнергә кирәклеген дә кисәтте. Тик  кәгазь ташкыны арта гына бара.

Безнең илдә укытучылар катнашыннан башка, бигрәк тә авыл җирендә, бер чара да үтми. Ә аларны үткәрүдә катнашкан өчен рәхмәттән башка берни дә юк. Әле 1988 елда ук статистлар укытучыларның 250 гә якын төрле эш башкаруын  санап чыгарган, ә социологлар аларның атнага 64-70 сәгать эшләүләре турында фаразлый.

Тикшеренүләрдән күренгәнчә, мәгариф өлкәсендәге хезмәткәрләрнең 85% билгеләнгән эш сәгатеннән артык эшли. Шуның белән бергә, класс җитәкчелеге, эш сәгатеннән тыш башкарылган хезмәтләр өчен сарыф ителгән вакытка, күп очракларда, бары тик 40% күләмендә генә түләнелә. 

Тарихка күз салыйк. Кешенең җәмгыятьтә тоткан урынын аның матди хәле, алган хезмәт хакы билгели. Мәсәлән, ХХ гасыр башында Сембер губернасы Буа өязендә укытучыларның айлык хезмәт хакы 29 сум 20 тиен тәшкил иткән. Шул ук чорда шахтерлар айга 20 сум 90 тиен, нефть промыселларында эшләүчеләр – 23 сум 10 тиен, алтын приискаларында эшләүчеләр – 25 сум 50 тиен, завод-фабрикадагылар 19 сум 20 тиен генә акча алган.  Билгеле, бүген бу чагыштыру бер дә укытучылар файдасына түгел.

Бу урында В.Ленин сүзләрен искә алмый булмый. Ул болай дип язган: “Бездә халык укытучысы бер генә буржуаз илдә дә булмаган һәм булмаячак та биеклектә торырга тиеш. Без моңа ... иң мөһиме, иң мөһиме һәм иң мөһиме - аның матди хәлен яхшыр­туны күтәрү өстендә эшләү юлы белән килергә тиешбез”.

Шуны да ассызыкларга кирәк, сугыштан соңгы елларда укытучыларның хезмәт хакы илдәге уртача хезмәт хакыннан югары булган. Үткән гасырның 90 нчы елларында укытучыларның абруен күтәрү буенча республикада шактый эш башкарылды, бигрәк тә авыл җирендә. Аларны торак белән тәэмин итү мәсьәләсе хәтта Министрлар Кабинетының да игътибар үзәгендә иде. Шул ук чорда укытучыларга ягулык кайтаруның күләме торак мәйданына карап бирелә башлады, яктырту өчен керосин урынына электр өчен түләү кертелде. 90 нчы елларда шәһәр укытучыларына да дәфтәр тикшергәндә сарыф ителгән электр энергиясе өчен беркадәр түләү каралган иде. Сыйныф җитәкчеләренә, укытучыларга төрле түгәрәкләр алып барган өчен, дәфтәр тикшергән өчен өстәмә түләү бирелде. “Атказанган мәктәп укытучысы” исемен йөртүчеләрнең хезмәт хакы 30% ка арттырып түләнде. 

Хәзерге вакытта республикада укытучыларның уртача  хезмәт хакы 25 мең сум чамасы дигән сүзләр бар. Бу хастаханәдәге уртача температура кебек булып чыга. Чөнки күп укытучылар норма буенча 18 сәгать урынына артыгын эшләргә мәҗбүр. Әлеге суммага шулай ук кайсыбер укытучыларга бирелә торган төрле өстәмәләр,  мәктәп җитәкчеләренең шактый югары булган хезмәт хакы да кертелә (алар арасында 148, 138, 128 әр мең алучылар да бар,  ә гади укытучының хезмәт хакы күпкә түбән. 

Бюджеттагыларның хезмәт хакы турындагы тема безнең ил өчен иң кискене булып кала. Чөнки президент кул куйган  2012 елның май указлары нефть бәясенә һәм долларның шул чордагы курсына бәйләнгән иде. Соңрак бәяләр үзгәрде, ә биргән вәгъдәләр тулаем үтәлмәде.

Язмабыз мәгариф турында, шуңа да укытучыларның хезмәт хакына күз салыйк. Росстатның соңгы сорашуларыннан күренгәнчә, зур шәһәр мәктәпләрендә эшләүче укытучылар айга 18-20 мең, кечкенәләрендә бары 13-15 меңгә генә риза була. Авыл җирләрендә әлеге сумма 8-10 меңне генә тәшкил итә.

Бу уңайдан чит илләрдә укытучыларның хезмәт хакына да тукталып үтми булмый. 2016 елда уртача хезмәт хакы түбәндәгечә: лидерлыкны 3722 доллар белән Люксембург тота. Аңардан соң урынны 3654 һәм 3263 доллар белән Норвегия һәм АКШ алып тора. Рейтингта күрсәтелгән 71 ил арасында Россия 570 доллар белән 51 нче урынны били. “Укытучы һөнәре дәүләт өчен иң мөһиме!” – дип саныйлар күрше Норвегиядә. Шуңа да анда укытучыларга бездәгедән 12 тапкыр артык түлиләр. 

Россиянең үзендә дә укытучыларга бертигез түләнми. Бер үк географик шартларда урнашкан булуга карамастан 2019 елның июнь аенда Мәскәү укытучылары хезмәтләре өчен 82679 сум алса, Идел буе федераль округы мәктәп­ләрендә ул бары тик 31889 сум гына тәшкил итте. Бу хәл әлеге төбәк мәгариф хезмәткәрләре мәскәүлеләрдән начаррак яки азрак  эшләгән өчен дип аңларга кирәкме? Моны, безнең карашка, бары әлеге төбәк укытучыларын кимсетү, мәсхәрәләү генә дип санарга кирәк! 

Күптән түгел бер таныш директор: “Мәктәпкә таба әйләнеп тә карыйсым килми дигән сүзләрне укытучылардан хәзер еш ишетергә мөмкин, - дип сүзен башлады ул. – Юк, бу сүзләрне алар балаларны яратмаган өчен әйтми, яраталар. Укытучыларны күп төрле кәгазь, белешмәләр язу туйдырды. Барысына да кәгазь кирәк, ә балаларга төпле белем бирү турында берсе дә кайгыртмый, бу турыда уйларга үзләренең дә вакыты калмый!” – диде ул, уфтанып.

Шуның өстенә укучыларның, әти-әниләрнең күңеленә шом салып торган БДИ укытучыларга да авыр йөккә әйләнгән икән. Имтихан буласы көнне алар мәктәпләргә укучылардан ике сәгать алдан килеп имтихан беткәч тә тиз генә китә алмый. Имтихан вакытында урыннан селкенергә дә ярамый. Шуның өчен аларга 2018 елда 19 сум акча биргәннәр (!). Ә юлга ике автобус белән барган очракта, 108 сум кирәк икәнен беркем дә искә алмый! 

Мин укытучы булып эшләгән чорда вәзгыять бүтәнчә иде шул. Дәрес планың булса, ә анда, өйрәнеләчәк тема, сораулар, биремнәр һәм тагын берничә пункт - шул җиткән. Моңа карап белем бирүнең сыйфаты бер дә түбән төшмәде.

Ә хәзерге дәрес планы фәнни трактатны хәтерләтә. Нәрсәләр язылырга тиешлегенә кыскача гына булса да тукталып үтик әле: үткәрү көне (планда һәм фактта), дәреснең темасы һәм аның төре, алымнары, хәл итәсе мәсьәләләр, башкарылачак эшләрнең төрләре (элементлары, эчтәлеге, тикшерү), көтелгән нәтиҗәләр, метапредметные (моңа дөрес тәрҗемә дә таба алмадым) УУД (универсальные учебные действия), ә ул үзе “коммуникативные”, “регулятивные” һәм “познавательные”ларга бүленә, личностные УДД да кирәк. Боларга әле укытучының шәрехе (комментарие) дә бирелергә тиеш. Шулай ук дәреснең технологик картасын да төзергә кирәк. Танышымның әйтүе буенча ул да  ребус төзүгә тиң.

Билгеле, дәрес параллель классларда булса бер план берничә дәрескә ярарга мөмкин, әгәр булмаса, шундый план өч-дүрт данә булырга тиеш бит.

Соңгы вакытларда урыннарда укытучыларга кытлык сизелә башлады, шул ук вакытта аларны әзерләү дә кимеде. Моңа педагогика университетын классик университетка кушу да зур киртә тудырды, чөнки 135 еллык тәҗрибәсе булган, Россиядә иң өлкән педагогика югары уку йорты таркатылды. Күрше республикалардан аермалы буларак, миллионнан артык халкы булган Казан укытучылар әзерли торган югары уку йортыннан мәхрүм калды.

Билгеле, федераль университет булу кирәк иде, ул респуб­ликаның абруен күтәрде. Тик, безнең карашка, ул үз канаты астына кай­чандыр аңардан аерылып чыккан югары уку йортларын алу хисабына оешырга тиеш иде. Ә педагогика университеты заманында император Алек­сандр II галиҗәнапларының махсус боерыгы нигезендә 1876 елның 24 октябрендә укытучылар институты буларак ачыла. Совет чорында ул Татарстаннан башка, Башкортстан, Чуашстан, Казахстан  республикалары, Вотек, Мари автономияле өлкәләре өчен укытучылар әзерли. Соңрак аның нигезендә күрше республикаларда да югары педагогика уку йортлары ачылды. Университет бай тарихы, тәҗрибәле педагоглары белән горурлана иде. Моны аның Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнүе дә раслый. 

К.Д.Ушинский заманында: “Педагогика фән генә түгел, ә сәнгать тә”, - дип язган иде. Хәзер моңа лаек булырлык укытучылар әзерләү нык авырайды шул. Бу милли кадрлар әзерләү эшенә дә китереп сукты. 

Педагогика университетында күп фәннәрне өйрәтү буенча махсус татар төркемнәре оештырыла иде. Федераль университетта алар юк, чөнки аның уку планнарыннан милли һәм төбәк компонентлары алып ташланды. Алда искә алынган югары уку йортына кергәндә имтиханнарны туган телдә биреп була, шуның өстенә авыл балаларына ташламалар да каралган иде, ә хәзер болар барысы да юкка чыкты. Уку рус телендә булгач, милли кадр әзерлибез дип язарга кулым күтәрелми.  

Гомумән, җәмгыятьтә укытучыларга караш үзгәрде. Элек укытучы иң ихтирамлы кешеләрнең берсе булды. Өйгә кайткач, укытучы турында әти-әниләргә бернинди начар фикер ишеттерергә дә ярамый иде. Әйтсәң, үзеңә эләгә. 

Хәзер укучыларның остазларын тыңламаулары, мәсхә­рәләүләре, хәтта кул күтәрүләре  турында телевизор экраннарыннан да күрсәтә башладылар. Бар очракларда да диярлек гаепне укытучы өстенә ташлыйлыр, чөнки аның бернинди дә хокукы калмады, бары бурычы турында гына сөйлиләр. Җитмәсә, укытучыларның үзләреннән дә имтихан ала башладылар. Моны аларга ышанмауга, аларны мәсхәрәләүгә санап, гарьлекләреннән шактый укытучы эштән китәргә мәҗбүр булган икән.

Оптимизация (халыкта аны “яптымизация” дип тә атыйлар) сылтавы белән балалар аз санлы булган мәктәпләрне ябалар, ә укучыларны бүтән мәктәпләргә күчерәләр. Шулай итеп укытучылар эшсез кала. Шуның өстенә татар балаларын рус телле мәктәпләргә күчерәләр.

Россиянең мәгариф министрын алмаштыргач, кайберәүләр яңа җитәкче заманында укытучы булып эшләгән икән, дип шатланышкан иде. Тик ул дин әһелләрен әзерли торган семинариядә эшләгән.  Аның диссертацияләре дә рус православие дине тарихын өйрәнүгә багышланган. Шуңа да: “Бу билгеләү әле эшләп килгән милли мәктәпләргә тискәре йогынты ясарга, руслаштыруның тагын да көчәеп китүенә китерергә мөмкин”, – дип ассызыкладым мин. Ялгышмаганмын. Мәктәпләрдә татар телен өйрәнүне иреклегә калдыру, сәгать санын күпкә киметү, шуның нәтиҗәсендә меңнән артык татар теле укытучыларының эшсез калуы – моңа ачык дәлил.

Инде югары уку йортларында эшләүчеләрнең  хезмәт хакын искә алыйк. Билгеле, Мәскәү, Санкт-Петербург университетларында һәм институтларында ул чагыштырмача күп, ә менә гади югары уку йортларында ассистент, гыйльми дәрәҗәсе булмаган өлкән укытучы айга якынча 12 мең чамасы белән генә канәгать булырга тиеш. Шактый тәҗрибәсе булган доцент 17 меңнән артыграк (2018 елда Россиядә аларның хезмәт хакы уртача 25 мең тәшкил иткән), ә профессор 30 меңнәр тирәсе ала. 

Бу  урында кайбер төбәкләрдәге доцентларның хезмәт хакларын да  атап үтәсебез килә: Воронеж өлкәсе – 29 мең, Краснодар крае – 22,2, Калининград өлкәсе – 15,5, Владимир өлкәсе – 15200 сум тәшкил итә.

Чит илләр белән чагыштырсак, Россиянең югары уку йортларында ул 450 доллар тәшкил итеп, Кытайныкыннан 2,5, ә Согыд Гарәбстаныныкыннан 14,5  тапкыр кимрәк булып чыга.

Инде искә алган Казан укытучылар институты мисалында патша Россиясендәге уку йортларындагы вәзгыять турында да язып үтик. 1876 елда институтның төп укытучылары елга 650 сум хезмәт хакы, шуның өстенә 550 сум ашамлык акчасы, барысы 1200 сум алганнар. Бу акчаның күләмен белү өчен шул чордагы кайбер ашамлык­ларның бәясенә дә тукталыйк: ак ипинең кадагы (400 г) 6,5 тиен, кара ипинең – 2 тиен, 1 сорт сыер итенең килосы - 11,5 тиен, 1 сорт бозау итенең – 14 тиен булган.

Хөкүмәт башындагылар, укытучыларны һаман игътибар үзәгендә тотып, аларны орден, чиннар белән бүләкләүгә тәкъдим иткәннәр, пенсияләренә өстәмәләр  ясаганнар. Мәсәлән, Н.А.Износков дигән укытучы пенсия яшенә җиткәндә 5 орден белән бүләкләнә, пенсиясе 600 сум, ягъни еллык хезмәт хакының 50% тәшкил итә. Ул әле тагын 5 ел эшли, бер үк вакытта хезмәт хакы һәм пенсия дә ала (!). Шуннан соң аның пенсиясенә тагын 120 сум өстәлә. Аның хезмәт юлына да тукталып үтәргә кирәк. 14 ел эчендә үзенең яхшы хезмәте өчен ул коллежский секретарь (капитан-поручик) чиныннан статский советник (бригадир) чинына, ягъни 10 нчы чиннан 5 нчегә кадәр үсә. 

Халыкта: “Шайтан гына өметсез!” – дигән мәкаль бар. Шуңа да кайчандыр безнең җитәкчеләр дә укытучыларга йөз белән борылыр дигән өметтә калабыз. Шәт алар Бисмарк­ның: “Сугышта генераллар түгел, ә мәктәп укытучылары җиңә!” – дигән сүзләрен дә искә төшерер.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: