Мәдәни җомга

Иршад ГАФАРОВ: ЭРЕ ЧЕБЕН ПӘРӘВЕЗГӘ ЭЛӘКМИ...

О.Бальзакның акыллы бер сүзе искә төште: "Законнар - пәрәвез оясы белән бер ул: эре чебеннәр аны ертып кача, вак-төяге генә килеп каба". Бу әйтемне Казандагы энергоуниверситет профессоры Газизуллин тарафына юнәлтсәң дә була. Үзенең хезмәт урыныннан явыз файдаланып, студентларның белемнәрен тикшермичә генә имтиханнарына билге тезеп, шуның өчен алардан 94 мең сум...

О.Бальзакның акыллы бер сүзе искә төште: "Законнар - пәрәвез оясы белән бер ул: эре чебеннәр аны ертып кача, вак-төяге генә килеп каба".
Бу әйтемне Казандагы энергоуниверситет профессоры Газизуллин тарафына юнәлтсәң дә була. Үзенең хезмәт урыныннан явыз файдаланып, студентларның белемнәрен тикшермичә генә имтиханнарына билге тезеп, шуның өчен алардан 94 мең сум күләмендә ришвәт алуы турындагы хәбәрдән соң туды ул. Аңа карата җинаять эше кузгатылган, ә суд утырышында, билгеле ки, ул үз гаебен танымаган. Шуңа да карамастан аны 4 елга ирегеннән мәхрүм итүне һәм дәүләт файдасына 1,5 млн сум акча түләтүне сораганнар. Әмма казыйлар аны 2,5 елга гомуми режимдагы япкынга озатырга һәм 800 мең тәңкә түләргә хөкем итә. Иреккә чыкканда, Газизуллин инде пенсия яшендә булачак. Пенсия күләмен 15 мең сум чамасы дип исәпләсәк, ул калган гомеренең соңгы көненә кадәр дәүләт алдында бурычлы булып калачак. Профессорның хезмәт хакы 25-30 меңнәр чамасы. Билгеле, бу акчага иркен яшәп булмый. Совет чорын күпме сүксәләр дә, ул вакытта профессорларның хезмәт хакы мул тормыш алып барырга да, хәтта кайчак өйдә хезмәтче тотарга да бик-бик җитә иде.
Инде сүзне Джек Лондон җөмләсе белән дәвам итсәк, "Ришвәт төртүче дә каракның үзеннән һич тә чиста түгел". Шуннан сорау туа: "Ә бездә ришвәт бирүчеләр хөкемгә тартыламы?" Хөкем органнары кычкырып игълан итәргә һич тә ашыкмый. Күптән түгел Россия таможнясының башлыгы А.Бельяниновның йортында тентү уздырдылар; аның утарында аяк киеме тартмаларында дистә миллионлаган сум акча, берничә йөз мең доллар һәм евро табылуы турында хәбәр булды. Сукыр вә шыр-томана кешегә дә ачык аңлашырлык: коп-коры хезмәт хакына эшләп, тартмаларга доллар туплап булмый! Әмма ошбу шома түрәне эштән азат иткән булдылар да, аны җәзага тарту, җинаять эше кузгату турында хәбәр ләм-мим. Шул секундта ничек "Белое солнце пустыни" киносының герое Верещагинның сүзләрен искә алмыйсың ди: "За державу обидно!"
Ерак Көнчыгышны үстерү прог­раммасының бик начар үтәлеше, аңа каралган финанс чыгымнарының әрәм-шәрәм ителүе турында да хәбәр ишетелде. Тик Көнчыгышны үстерү министрлыгының башлыгы А.Галушка шуннан бик аз вакыт узуга Ерак Көнчыгышны үстерүдәге асаба уңышлары өчен махсус орден белән бүләкләнде, моңа тәҗрибәле тикшеренүчеләрнең дә хәйран исе китте...
О.Бальзак сүзләренә өр-яңадан кайтып, Дәүләт Советының бишенче чакырылыш, 17 нче утырышында Санау Палатасы рәисе Алексей Демидовның чыгышына тукталасы килә. "2015 елда Санау Палатасы бюджетка 2 млрд 56 млн сум акча кайтарырга ярдәм итте. Безнең материаллар буенча прокуратурага закончалыкны торгызу буенча 65 тәкъдим кертелгән. Шулар нәтиҗәсендә 214 вазифаи зат хакими һәм дисциплинар җаваплылыкка тартылган, 4 есе эштән азат ителгән (укы - бүтән кәнәфигә күчереп утыртканнар), 2 сенә карата җинаять эше кузгатылган". Хуҗа Насретдин әйтмешли: "Ишкәннәр икән ишәк чукмарын!" "Ә берәрсен тимер рәшәткә артына кертеп япканнармы?" - дигән сорауга җавап эзләмәгез.
Бу урында Цицерон сүзләре дә искә төшә: "Җәза бирелмәү - җинаятьчелек өчен иң зур бүләк". Шәп әйтелгән. Дөрестән дә: "Шелтә-кисәтү - чыршы чәере түгел, бераз ябышып торыр да төшеп китәр", - дигән фикер каракларның да, ришвәтчеләрнең дә күңелләрен ашкындырып яши. Җитмәсә, суд утырышларының "чуртанны суга батырып үтерү турындагы" карарлары халык күңелендә бер дә канәгатьлек уятмый бит. Хәзер дә, әнә, дәүләт акчасын әрәм-шәрәм итүчеләрне һәм дә каракларны, рәшәткә артына утырту урынына йә депутат итеп сайлыйлар, йә бүтән кәнәфигә күчереп утырталар. Бер дә булмаса, оешмасын бөлгенлеккә чыгартып, җинаять эше кузгатудан йолып калалар. Димәк, алар югарыдарак утырган түрәләрнең сый-нигъмәт өстәлен баетып акланадыр инде... Әле моның ише шома чуртаннарга берәр нинди "сул резьбалы гайкалар буенча фәнни-тикшеренү министрлыгы" төзеп куюлары һәм шул чуртаннарны суга батырабыз дип, елгадан күлгә озатулары да мөмкин. Әлеге фикер запастагы өлкән лейтенант булган "бөек" Сердюковны илнең саклык министры дәрәҗәсенә күтәргәч һәм ул биш ел эчендә ил бюджетына 3 млрд сумлык зыян китергәннән соң яңгыраган иде. Дөрестән дә, әлеге шәхес 2013 елның 1 декабреннән (эштән азат ителгәч) машина төзү буенча Федераль тикшерү үзәгендә 5 млн сумлык оклад белән генераль директор итеп, ә 2015 елның 14 декабреннән соң "Вертолеты России" холдингының директорлар Советы әгъзасы итеп тә билгеләнде ләбаса.
Маркиз Астольф де Кюстинның "Николаевская Россия" исемле хезмәтенә дә мөрәҗәгать итик. Ул 1839 елда берничә ай Россиядә яши һәм үзенең күргәннәре турында китап язып калдыра. Хезмәтне озак еллар буе Россиядә бастырмыйлар, чөнки анда патша хөкүмәте күңеленә хуш килмәгән фикерләр байтак. Мәсәлән, ул болай дип язган: "Россия - фәкать хөкүмәт кенә тик үзе теләгәнне генә сөйли торган ил ул, чөнки анда фәкать аның гына сөйләргә хокукы бар". Бу сүзләргә Д.Медведевның хезмәт хакы түбән булуга зарланган укытучыларга бизнес белән шөгыльләнергә яки ничек булса да бүтәнчә акча табу юлларын эзләргә киңәшеннән соң игътибар итәргә туры килде. Үзе турында ул: "... я выбрал аспирантуру и преподавание на низкой зарплате. И чтобы сводить концы с концами, читал много лекций (?) и вел много семинаров". Билгеле, бу сүзләргә югары уку йортында эшләмәгән кеше ышанырга да мөмкин. Тик, беренчедән, аспирантлар лекция укыган югары уку йортларында студентлар нинди белем алдылар икән, дигән сорау туа, чөнки бу эш бары тик профессорларга, бер дә булмаса доцентларга гына рөхсәт ителә иде. Шәт, шундый "аспирант-лекторлар" сүзен тыңлаганга, ул үзе дә хәзер шулай фикерлидер. Икенчедән, лекция һәм семинарларның күләме уку елы башланганчы ук билгеле була һәм ул ел барышында үзгәрми, димәк ки, ниндидер өстәмә лекция уку мөмкинлеге буш сүз булып кала.
Заманында Ф.Мольер болай яза: "Илдә законнар күплеге табиб­ләрнең чамасыз ишәюе кебек үк хәвефле хәл: йә көчсез, йә авыру бу дәүләт". Игътибар итәсезме - Дәүләт Думасында да, Дәүләт Советында да һәр чакырылышта дистәләгән канун кабул ителә. Кайчак хәтта "Депутатлар алар белән танышып чыгарга өлгердеме икән?"- дигән хәвеф били. Мәсәлән, С.Миронов: "Алтынчы чакырылышта без Кырым буенча гына да 132 канун кабул иттек. Соңгы утырышта да 40 тан артык канун әзерләмәсен карадык", - ди. ("Вести", 23.06.16). Д.Локк юкка гына: "Законнарны бик аз төзегез, ләкин аларның үтәлешен таләп итегез", - димәгәндер.
Кайбер чакларда башка сыймаслык очраклар да була. Мәсәлән, күптән түгел кабул ителгән канун авылдагы хуҗалыкларны терлек һәм кош тизәкләрен эшкәртү һәм зарарсызландыру турында тиешле оешмалар белән килешү төзүен таләп итә. Бу эшләнмәгән очракта эшмәкәрләр җавапка тартылачак. Ә андый оешмалар әлегә республикада юк та икән. Шуңа да Р.Миңнеханов: "Минем исем китә, безнең илдә нинди генә ахмаклыклар кабул ителми. Фермаларда тирес ул калдык-постык түгел, ә киләчәктә кырчылыкта файдаланыла торган чимал. Ул ашлама бит!" Шуннан аның залда утыручы Дәүләт Думасы депутаты А.Сидякинга мөрәҗәгать итеп: "Сез анда нәрсә карыйсыз? Нигә кешеләрне мыскыллыйсыз?"- дигән сүзләрен залдагылар алкышлар белән кабул итә дә инде.
Билгеле, шул чаклы күп кануннарны үтәүне тәэмин итү дә җиңел түгелдер. Шуның өстенә аларның кайберләренең бер-берсенә капма-каршы килү очраклары да бар бит. Җитмәсә, рәислек итүчеләрдән, җитәкчеләрдән аларны үтәүне катгый итеп таләп итү дә юк дәрәҗәсендә.
О.Бальзакның бер фикере белән янә ассызыклыйк: "Принципта, бөек сәясәтче вәхши булырга тиеш, шунсыз ул җәмгыять белән тиешенчә идарә итә алмаячак". Мин кансыз түгел, явызлык та теләмим, бары тик өстә утыручылар гади халыктан бигрәк, түрәләргә карата да гайкаларны кыса төшсә иде.
Кануннарның бозылуын да әйтми түзеп булмый. Бу хәтта гади кануннарга гына түгел, Конституциягә дә кагыла. Аның 43 нче маддәсенең икенче өлешендә: "Граждане России имеют право на получение основного общего образования на родном языке, а также на выбор языка обучения в рамках возможностей, предоставляемых системой образования в соответствии со ст. 6 Закона "Об образовании", - дип язылган. 2002 елның 30 августында III Бөтендөнья татар конгрессында ясаган чыгышында В.В.Путин әйтте: "...Полная дурь и бред, если кто-то где-то запрещает в многонациональной стране изучать родной язык или препятствует этому... Абсолютно недопустимо, если кто-то говорит о том, что нужно сокращать изучение родного языка..."
Халыкта, шул исәптән русларда да: "Уң кул сулының ни эшләгәнен белми", - дигән әйтем бар. Әгәр ул аны белсә яки бу турыда аңа әйтсәләр, 2007 елның 1 декабрендә гомуми белем бирү мәктәпләренең программасыннан милли компонентны алып ташлау турындагы фәрманга кул куймас иде. Бу инде милли мәктәпләрнең һәм гимназияләрнең ябылуларына, ә туган телләр предмет буларак кына укытыла торганнарында аның юкка чыгуына ук китерергә мөмкин. Шуның өстенә, оптимизация (укы - "яптымизация") сылтавы белән балалар аз булган мәктәпләрне бергә кушып, рус телендә укытуга күчерәләр.
Хәзерге вакытта мәктәп­ләрдә укытуны рус телендә алып бару концепциясе буенча фикер алышу бара. Аның нигезендә барлык фәннәрне дә бары тик рус телендә генә укыту күзаллана. Асылда ул милли мәктәпләрне юкка чыгаруга юнәлтелгән. Хәтта коммунистлар чорында да туган телдә белем алуга комачаулык тумады, укучылар ныклы белем алды.
Заманында К.Д.Ушинский: "Милли тел юкка чыкса, халык үзе дә бетә", - дип язган иде. Ул хәзерге мәгарифтәге, мәктәптә бер дәрес тә бирмәгән түрәләрдән акылсызрак булмагандыр. Ул шулай ук башлангыч мәктәптә туган телдә укытуның кирәклеген искәртә, тик шул вакытта гына бала катлаулы сүз төркеме төзи ала дип ассызыклый. Бу уңайдан СССРның булачак тышкы эшләр буенча халык комиссары Г.В.Чичеринның туган сеңлесе С.В.Чичеринаның сүзләренә дә тукталасы килә. Ул 110 еллар элек Чүпрәле якларында да була һәм мәктәпләрдә имтиханнар уздыра. Аларның нәтиҗәсе турында түбәндәгеләрне яза: "...Туган телләрендә укытылган мәктәпләрдә имтиханнарны канәгатьләнерлек дәрәҗәдә биргәннәр, ә урыс мөгаллиме укытып, дәресләр дә фәкать рус телендә генә барган мәктәпләрдә имтиханнарны тапшыра алмаганнар". Бу сүзләргә шәрех кирәк түгел.
Бер уңайдан татар язуын латин хәрефләренә күчерүне тыю, бердәм дәүләт имтиханнарын бары тик рус телендә генә бирдерүне дә искә төшерергә кирәк дип саныйбыз. Безнең халыкта: "Урман авызындагы күренә, борын астындагы күренми", - дигән мәкаль бар. Элек тә, хәзер дә гаммәви мәгълүмат чыганакларында зур кайгы хисе белән Балтыйк буе илләрендә, Украинада рус телле мәктәпләрнең ябылуы турында сөйлиләр һәм язалар. Шул ук вакытта Россиянең үзендә ничәмә-ничә йөзләгән милли мәктәпләрнең ябылуы турында бер кәлимә сүз дә ишетелми.
Телгә генә түгел, хәтта намус ирегенә дә киртә шактый. Бу турыда Кюстин түбәндәгеләрне язып калдыра: "Религиозная нетерпимость является главным тайным рычагом русской политики. Терпимость к иноверной церкви в России не гарантируется ни общественным мнением, ни государственными законами". Фикеребезне берничә сан белән генә раслыйсыбыз килә. 2012 елның 28 июненә Пекин шәһәрендә - 70, Лондонда - 100, Нью-Йоркта - 140 мәчет булса, ике миллион мөселман яшәгән Мәскәү шәһәрендә алар дүртәү генә.
Сайлаулар турында да берничә сүз. Яңалык булмаса да, искә төшерәбез, төрле матбугат чараларында 1996 елда үткән туры һәм чиста сайлауларда президент булып Б.Н.Ельцинның сайлануы турында күп яздылар. Ә бит шул чорда 60 % рәсәйлеләр аны ришвәтче, шул кадәрлесе үк илнең икътисадын җимерүче дип санады. Ниһаять, әлеге сайлауларда Б.Ельцинның җиңмәвен Д.Медведев та танырга мәҗбүр булды ("Россия 1", 29.09.2012).
Яңадан Совет чорына әйләнеп кайтсак, ул вакытта депутатлар сайлаучылар алдында үзләренең вазифаларын үтәүләре турында даими рәвештә хисап тотты. Хәзер бу турыда ишеткән дә юк. Дөрес, ул чактагылар халык депутатлары булып атала иде. Хәзер алар арасында Ф.Сафиуллин, Т.Миңнуллин кебек татар халкының мәнфәгатен яклаучылар сирәк.
Маркиз Астольф де Кюстинның тагын бер фикеренә кайтыйк: "Илле ел да үтмәс, йә цивилизация көтелмәгән варварлар изүенә юлыгыр, йә Россиядә Көнбатыш Европа әле һаман да кичереп бетерә алмаган соңгы революциядән дә хәтәррәк туфан кузгалыр. Һәрбер илнең үз язмышы бар бит. Россиянең тәкъдире - Көнчыгышны яулап алу һәм соңыннан кисәкләргә вакланудан хасил". Безнең карашка, Нострадамустан бер дә ким әйтмәгән...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: