Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Иршад Гафаров: Сугышта юлбарыстан көчле халык...

Статистикадан билгеле булганча, 1939 елда Татарстанда 2915277 кеше саналып, шулардан 1421514 е татарлар була, бу 48,76%. Димәк һәлак булучы якташларның 170660 ы – татарлар. Бу республикадагы татарларның 12 % (!).

Быел икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлануга 78 ел тула. Җиңүгә илебез керткән өлешне санап бетереп булмаслык, чөнки ул фашизмны тар-мар итүдә төп рольне үтәде. Тик соңгы елларда еш кына: «Җиңү рус солдатларының батырлыгы, рус халкының фидакяр хезмәте аркасында мөмкин булды», – дигән сүзләр ишетәбез. Бу тарихи дөреслеккә туры килми, биредә совет халкы тарафыннан фронтка бөтен нәрсәне җитәрлек алган совет солдатының батырлыгы аркасында яуланды дигән әйтем урынлы булыр иде. Ул чорда Гитлер һәм аның тарафдарлары бик теләсәләр дә, төрле милләтләргә бүленү булмады. Ил алдында куркыныч туганда, халкыбыз бердәм булып дошманга күтәрелде. Хәзерге вәзгыять моның ачык мисалы булып тора һәм шуңа да без «россия сугышчылары» дигән сүзләрне ешрак ишетәбез.

Фикеребезне саннар белән раслыйк. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен СССРдагы 70тән артык милләт вәкилләренә Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исем бирелде. Биредә әлеге исемгә ике тапкыр лаек булган атаклы очучы Әмәтхан Солтан сүзләрен китерү урынлы: «Мин татар герое да, лак герое да түгел. Мин – Советлар Союзы Герое. Ә кем улы? Әти һәм әнинеке. Аларны берсеннән берсен аерып буламы?» 

Геройлар арасында 8160 рус, 2089 украиналы, 309 белорус, 161 татар, 108 еврей, 96 казах, 91 грузин, 90 әрмән бар. Шулай ук 25 кеше – Дагстан халыклары вәкиле, 7(8) кырым татары, 8 бурят, 8 кабардин, 4 француз, 11 немец, 4 поляк һ.б. Тагын республикабыздан 183 кеше, шулар арасында шактый татар, бу бүләккә тәкъдим ителсә дә, аларга бирелмәде. Әйтик, күкрәкләре белән дошман амбразурасын 13татар каплаган булса да, аларның берничәсе генә герой исемен ала. Шул исәптән Л.И. Брежнев китабында искә алынган Тәтеш районыннан Сәләхетдин Вәлиулловка да орден гына бирәләр. 1947 елның 1 ноябренә барлыгы 193 милләт вәкилләре орден һәм медаль белән бүләкләнгән.

Александров исемендәге бакчадагы мәңгелек ут янында: «Беркем дә, бер нәрсә дә онытылмады!» – дигән язу бар. Шулай булгач, ни өчен телевидение каналларында, бигрәк тә  Россиядән читкә эшләгәннәрендә, Җиңү көненә әзерләнгәндә генә булса да, теге яки бу милләтнең батыр улларына һәм кызларына багышланган тапшырулар оештырмаска? Шул исәптән кайчандыр СССРда яшәгән украинлылар, белорус, казах, грузин, азәрбайҗан һ.б. турында. Бу бүгенге ил җитәкчеләрендә борчу тудырган мәсьәлә – патриотлык һәм интернациональлек рухы тәрбияләүгә кертелгән зур өлеш булыр иде. Бер үк вакытта бу һәр көн телевидение экраннарында буталган буш куыклар һәм алдакчылар авызын капларлык чүпрәк тә булыр иде.

Моны көн саен, берничә каналда чит кешеләрнең эчке киемендә казыну, кемнең ничә тапкыр иренә яки хатынына хыянәт иткәне турында, өч-дүрт баласының әтиләре кем икәнен белмәгән аналарны күрсәтү, алар турында сөйләү урынына күрсәтсәләр, файдасы да күпкә яхшырак булыр, бәлки.

Сугыш чорында инде хәзерге сөйләмнән юкка чыгу дәрәҗәсенә җиткән интернационализм рухы көчле булган, бары тик җырдагы сүзләрне генә искә алырга мөмкин: «Каткан ипи кисәген дә урталай...» Биредә сирәк очрый торган мисалны атап китәсе килә: 1944 елның 23 июнендә Витебск өлкәсенең Орша районында украи­налы Ильченко һәм татар Бари Шәвәлиев икәүләп дошман дзотының амбразурасын томалый. Алар ике бертуган кебек, газиз җирне үзләренең каннары белән чылатып, үлемсезлеккә атлый. Икесе дә, үлгәннән соң, Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Эзтабар Р.Х.Насыйров А.Матросов турында мәгълүматлар эзләү буенча шактый зур эш башкара. Күпләгән мәгълүматлар, фотографияләрне чагыштыру нигезендә, ул аның Башкортстанның Өчиле районы Кунакбай авылыннан татар Шакирҗан Юнус улы Мөхәммәтҗанов икәнен белде. Моны эксперт-галимнәр дә раслады.

Берничә ел элек президент үзенең юлламасында авырлыкның күп өлешен үз җилкәсендә рус халкы алып чыкты дигән иде. Бу турыда беркем дә бәхәсләшми. Мин әле мәктәп елларыннан ук математика барлык фәннәрнең алиһәсе дигән гыйбарәне хәтерлим. Шуңа да кайбер саннарга мөрәҗәгать итәсем килә, чөнки бөтен нәрсәне чагыштыру аркылы белеп була. 

1939 елда СССРда 99 591 520 кеше рус милләтеннән була, шулардан 5756600 яу кырында ятып кала. Бу гомуми халыкның 5,78 % тәшкил итә. Украиналылар югалтуы 4,89% (28111007-1377400), белоруслар 4,79% 5275393-252691), еврейлар 4,7% (3028538 -142500), татарлар – 4,35% һ.б.

Татарлар турындагы мәгълүмат дөрес түгел. «Хәтер» китабында язылганча, фронтка Татарстаннан 700 меңнән артык кеше чакырыла (бөтен халыкның 24%), шулардан яу кырында 370 меңе ятып кала (соңгы мәгълүматлар буенча 388 мең), бу – барлык чакырылышның яртысыннан да артык.

Статистикадан билгеле булганча, 1939 елда Татарстанда 2915277 кеше саналып, шулардан 1421514 е татарлар була, бу 48,76%. Димәк һәлак булучы якташларның 170660 ы – татарлар. Бу республикадагы татарларның 12 % (!).

Фикеребезне дәвам итик. 1939 елда СССРда 4313488 татар милләтеннән булган кеше саналган, димәк республикадан читтә 2891974 (67,04%) татар яшәгән. Кривошеев китабыннан күренгәнчә, сугышка 1700 мең татар чакырылган (бу барЛык татарларның 34,4%), димәк  илебезнең бүтән төбәкләреннән 1358680 (79,9%) татар яуга киткән. Аталган автор мәгълүматыннан күренгәнчә, сугышта 187700 татар һәлак булган. Язганыбызча, 187700 һәлак булган татарның 170660ы Татарстаннан булгач, бүтән төбәкләрдән сугышка чакырылган 1 млн 359 мең татарның бары 17040 гына яу кырында калган булып чыга? Бу бары 1,25% кына. Билгеле, бу бернинди кысаларга да сыймый! Бу дөреслеккә дә туры килми!

Әгәр бүтән төбәкләрдән чакырылган татарлардан һәлак булучылар 4% кына дип алсак та (54347), тулаем татарларның югалтуы 5,216% (4313488 -225007) булачак. Бу руслардан кала, икенче күрсәткеч булыр иде. Шуны да искәртик, руслар, украин, белоруслар үз өйләре тирәсендә сугышса, татарларга гаиләләреннән һәм «кече ватан»нарыннан еракта башларын салырга туры килде. Бу урында Сталин генералларының бертавыштан: «Татарлар – иң яхшы солдатлар!» – дип язуларын гына искә алмый булмый.   

Укучыларның игътибарын тагын бер тарафка юнәлтик. Республикада җиде дивизия, йөзләгән аерым марш роталары оеша. 225 якташыбыз Герой исеменә, 50 Дан орденының тулы кавалеры була, 200 меңнән артыгы орден һәм медаль белән бүләкләнә. Шул ук вакытта татарларга дәрәҗәләр, бүләкләрне бирергә бик ашыгып тормауны да искәртергә кирәк. Бу турыда мисаллар нигезендә күп тапкырлар искә алынды. 

Республиканың Ватан сугышында җиңүгә керткән өлеше турында күп яздылар, Казанга «Фидакяр хезмәт каласы» дигән мактаулы исем дә бирелде. Бөек Ватан сугышы елларында Республика армияне кирәк-ярак белән тәэмин итү үзәгенә әйләнде. Фронт өчен барлыгы 600 ләп төр продукт җитештерелде. Хәзер Украинада барган хәрби вәзгыятьтә катнашучыларның балаларына, гаиләләренә дәүләт тарафыннан шактый күп ташламалар бирелә, алар моңа лаек. 

Тик күңелдә бер төер кала. Чын «сугыш балалары» һаман хөкүмәтебез игътибарыннан читтә кала бирә. Ә бит аларның иң кечесенә дә быел 78 яшь тула. Хөкүмәт җитәкчеләре дә, Дәүләт Думасы депутатлары да «сугыш балалары» да, аларның балалары да түгел, югыйсә бу турыда сүз кузгатырлар иде. Дөрес, илебезнең 30 лап төбәгендә аларга күпмедер ташлама кертелгән, ә күпме генә «Без булдырабыз!» дип күкрәк каксак та, республикада аларны олуг бәйрәм белән котлау өчен открыткалык та акча юнәлтә алмыйлар. Ә шул ук вакытта дистәләгән спорт клубларына уенчылар сатып алырга, аларга гади кешенең төшенә дә кермәгән күләмдә хезмәт хакы түләргә, кием-салым, уен өчен кирәк-ярак алырга миллиард сумнар табыла.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев