Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Иршад Гафаров: Мәшһүр уку йорты

Федераль университет булу республиканың абруен күтәрде, әмма бу хәл милли мәгарифкә, туган телебезгә тискәре йогынты ясады. Чөнки университет федераль уку планнары буенча гына эшли.

Жан авазы 

Иршад Гафаров: Мәшһүр уку йорты
 
Соңгы вакытта гаммәви мәгъ­лүмат чараларында Казанда педагогик уку йорты булмау турында борчылып, яңадан аны булдыру турындагы тәкъдимнәр еш күренә башлады. Дөрестән дә, халкы миллионнан ким булган калаларда да мондый уку йортлары яшәвен дәвам итә.

Билгеле, федераль университет булу республиканың абруен күтәрде, әмма бу хәл милли мәгарифкә, туган телебезгә тискәре йогынты ясады. Чөнки университет федераль уку планнары буенча гына эшли. Ә аларда милли һәм төбәк компонентлары юк, укудан тыш чаралар да рус телендә алып барыла. Безнең карашка, университет бары тик заманында аннан аерылып чыккан югары уку йортларын берләштерү нәтиҗәсендә генә оешырга тиеш иде. 

Педагогика университеты беркайчан да аның эчендә булмады. Ул 1876 елның 24 октябрендә император Александр II нең махсус фәрманы нигезендә, Санкт-Петербург һәм Мәскәүдән соң өченче булып “Укытучылар институты” исемендә педагоглар әзерләү өчен ачылды. Ул - Россиядә сигез тапкыр үзенең атамасын үзгәрткән бердәнбер уку йорты. Аеруча аның исеме эчендәге “татар” сүзе мәскәүлеләр өчен “кызыл чүпрәк” ролен үтәде.

Ул Союзда иң мәшһүр педагогик уку йортларыннан саналды һәм үзенең атаклы педагоглары, галимнәре белән горурлана ала. Аларның кайберләре – институтның фәнни нигезен салучы галим-мөгаллимнәр: Е.И.Парамонов, А.И.Анастасиев, В.П. Брюханов, В.А.Богородицкий һ.б. СССР Фәннәр академиясенең хокукый әгъзалары В.М.Хвостов, А.Е. һәм Б.А.Арбузовлар, К.А.Вәлиев, Д.Б.Греков, Е.В.Тарле, А.М.Корбангалиев һ.б.

Әлеге уку йортын тәмамлаучылар арасында СССРның халык артисты Г. Шамуков, СССРның халык укытучысы А.Сәлахов, язучылар һәм шагыйрьләр Ә.Ени­ки, А.Алиш, Г.Кутуй, Һ.Такташ, С.Хәким, Ш.Маннур, И.Юзеев, Г.Гобәй, Р.Харис, Ф. Галимуллин, барлыгы 40 тан артык исем. Әгәр аны тәмамлаучылар арасында дөнья һәм Европа чемпионнары Н.Гыйләҗева, В.Никонова, Р.Бакиев, Н.Фәсахов, А.Хамматов, О.Данилова, шулай ук Социалистик Хезмәт Геройлары С.Габдрахманова, Г.Гыйматдинов. Заманында аның коридорлары буйлап М.Җәлил үткән.

Юбилей елында 16 факультетта 15 меңнән артык студент шөгыльләнде. Алар арасында 13 чит илдән килгән егетләр һәм кызлар да шактый иде. Шул ук чорда докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре яклау советлары аша 507 кеше кандидатлык һәм 63 докторлык дәрәҗәсенә лаек булды (мәгълүматлар 2006 елга).

Педагогика институты Вятка, Казан, Сембер, Самара, Әстерхан губерналары өчен укытучылар әзерләргә тиеш иде. Алдан институтның матди базасы яхшы булмаса да, 1897 елдан хәзерге К.Маркс урамы 43 санындагы иркен бинага күчкәч, эшләр җайга салына. Әлеге уку йортында белем алырга теләүчеләр күп: көнчыгыштагы – Енисей округы, көнбатышта – Новгород, төньякта – Кострома һәм көньякта Әстерхан якларыннан килеп укучылар була. Шуны да искәртик – институтка бары тик православие динендәгеләр генә кабул ителә.

Беренче директор булып хокукый статский киңәшче (хәрбиләрдә – генерал-майор) Е.И.Парамонов билгеләнә. Аның исеме Межлаук урамындагы бинага беркетелгән истәлек тактасы белән мәңгеләштерелде.

Институт 42 ел эшләү дәверендә 900 гә якын укытучы әзерләп чыгара. Алар Россиянең төрле почмакларында балаларга белем бирә, хәтта ике кеше Палестина җәмгыяте соравы буенча Назарет пансионатына елга 2250 франк хезмәт хакы белән чакыру ала.

Революциядән соң укытучылар институтлары дүртьеллык югары махсус педагогик уку йортлары итеп үзгәртелә. Педагогларның төп өлеше булып элек уку йортында эшләгән тәҗрибәле укытучылар кала. Алар яңа уку планнары, уку йортының матди базасын ныгыту проектын әзерли, чакырылачак профессорларның кандидатураларын раслый. Шулай ук классик университеттан тәҗрибәле галимнәр чакырыла.

Көнчыгыш педагогика институтында (1922-1930) дүрт: тел-тарих, физика-математика, биология-география һәм көнчыгыш бүлекләре оеша. Институтның матди хәле аның карамагына Родионова институтының (хәзерге Суворов училищесы) бинасын бирү ярдәм итә. Бу укучыларның санын арттыруга да мөмкинлек бирә. Мәсәлән, 1927 елда инс­титутта 568 рус, 115 татар, 143 чуаш, 19 удмурт, 26 мари, 13 мордва, 46 яһүди һәм бүтән милләт вәкилләре укый.

Институтта 1929 елда Эшчеләр факультеты ачылу зур әһәмияткә ия. Ул педагогик һәм Идел буеның бүтән югары уку йортлары өчен татар һәм башка милләт яшьләрен студент булырга әзерләргә тиеш иде. Карар буенча 1930 елда укучыларның 50% эшчеләр, 20% батраклар, 30% крәстияннәр һәм ярлы колхозчылар, 60% татар һәм башкортлар, 25% бүтән милләтләр, 15% руслар булу таләбе куела. Кичке бүлеккә кабул ителүчеләрнең 90% эшчеләр сафыннан алына.

1930-1931 елларда Чабаксарда, Йошкар-Олада, Ижевскида мөстәкыйль педагогика институтлары ачыла. Шулай итеп Көнчыгыш педагогика институты әлеге уку йортлары өчен нигез була, ә үзе Татар педагогика институты атамасын ала.

1930-1931 уку елында институтта читтән торып уку, бер үк вакытта кичке бүлекләр ачыла. Читтән торып уку бүлегенә беренче елда 257 кеше кабул ителә. 1932 елның 1 гыйнварына уку йортының көндезге бүлегендә 864, эшчеләр факультетында 483 укучы була. 1933 елның 23 февраленнән педагогика институтларының яңа уку планнары раслана, уку вакыты яңадан дүрт еллыкка әйләнә. Институт татар мәктәпләре генә түгел, арта барган рус мәктәпләре өчен дә кадрлар әзерли, шуңа да аның исемен 1934-1935 уку елында яңадан Казан дәүләт педагогика институты дип үзгәртәләр. Әлеге уку елында анда тарих, тел һәм әдәбият (рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты бүлекләре белән), физика-математика (физика һәм математика бүлекләре белән), табигать (биология һәм химия бүлекләре белән), география, педагогика (мәктәпкәчә һәм мәктәп бүлекләре белән) факультетлары була.

КГПИ структурасында, укытучылар институтыннан башка, читтән торып уку һәм кичке бүлек, көндезге һәм читтән торып институтка керү өчен әзерлек курслары була. 1935 елга ул фәнни хезмәткәрләр һәм халык мәгарифенә кадрлар әзерләүче зур комплекска әйләнә.

Студентларның дөрес уку-яза белүләрен яхшырту өчен, шактый эш башкарыла, чөнки аларның 30%ка якыны рус телендә дөрес яза, укый һәм сөйләшә белми. Шуңа да 1938-1939 елдан рус теле уку планына мәҗбүри фән булып кертелә. Ә математика, физика фәннәренең күп бүлекләре, филология өлкәсе фәннәре татар телендә укытыла башлый.

Финнар белән сугыш вакытында уку планнарына топография, санитар белгечлеге, стройда йөрү, ату, химия буенча белем бирү өчен махсус хәрби кафедра оештырыла. Аның карамагына станоклы һәм кул пулеметлары, винтовкалар, противогазлар һәм бүтән кирәк-яраклар бирелә.

Халкыбызның тыныч тормышы фашистларның илебезгә мәкерле рәвештә бәреп керүе белән өзелә. Сугыш игълан ителеп, берничә сәгать вакыт үтеп өлгерми, студентлар, укытучылар, хезмәткәрләр үзләре теләп фронтка китәргә языла башлый. 80 гә якын студент Ватанны саклаучылар сафына баса. 

Укытуны дөрес оештыру өчен катлаулы мәсьәләләр хәл итәргә туры килә. Сугышның беренче елында 1 сентябрьдән 1942 елның 9 февраленә кадәр бары 9 көн генә дәресләр була, калган вакытта институт коллективы авыл хуҗалыгы һәм оборона эшләренә тартыла. Мәсәлән, әлеге чорда 500 студент, фәнни хезмәткәрләрдән торган ике төркем Кайбыч районында дот, дзот, танкка каршы чокыр, окоплар казуда катнаша. Шул ук вакытта институтның төп бинасын бушатырга карар кабул ителә. Анда 1300 урынлык 1658 санындагы госпиталь ачыла. 1942 елның июль аена уку бинасында һәм тулай торакта урыннар саны 1800 гә җиткерелә. Бу Татарстандагы иң зур госпиталь була.

Дәресләр төрле югары уку йортларында һәм мәктәпләрдә өч сменада, иртәнге 8 дән кичке 11 гә кадәр дәвам итә. Сугыш чорында дүрт чыгарылыш ясала. Чыгарылучылар ТАССР мәктәпләренә, ә 1943 елдан соң бер өлеше фашистлардан азат ителгән Краснодар краена һәм Кабарда-Балкар республикаларына җибәрелә. Мәктәпкәчә тәрбия бүлеген тәмамлаучылар Хабаровск, Иркутск, Чита, Чиләбе, Архангельск үзәкләренә өлкә методистлары яки кабинет җитәкчеләре сыйфатында юллама ала.

Сугышны тәмамлап кайткан мөгаллимнәр үз хезмәтләренә тотына, тик яу кырында калган 28 енә бу насыйп булмый. КГПИ Казанда элеккеге төп бинасын алмаган бердәнбер уку йорты була, чөнки анда Суворов училищесын ачалар. Аның урынына элек госпиталь урнашкан реаль училище бинасын (Межлаук урамы) бирәләр.

1945 елда ректор итеп Ю.Туишев билгеләнә һәм 22 ел буена институтны җитәкли. Ул РСФСР мәгариф министрлыгы рөхсәтеннән башка, үзәктән ягып җылытуны оештыра. Төп бинаның бөтен мичләре сүттерелә. Шуның өчен аны Мәскәүгә чакыралар, әмма министр урынбасары булып эшләгән сабакташы: “Җиңүчеләрне хөкем итмиләр!” - дип аңа ярдәм итә.

Сугыштан соң беренче уку елында 7 факультет, алар эчендә булган 21 кафедра эшли. Төрле сәбәпләр аркасында кадрлар кытлыгы килеп чыга. Уку йортына яшь педагоглар - институт яки университетны, шулай ук Казан, Мәскәү уку йортларында аспирантура тәмамлаган белгечләр килә.

Институтның эшчәнлегендә студентларның педагогик тәҗрибәсенә игътибар ителә башлый. Моның өчен алдан 15 мәктәп билгеләнә (1946), ә 1958 елга алар саны ике тапкырга арта. Студентларга махсус педагогика һәм психология фәннәреннән белем бирелә. Алар мәктәпләрдә тәҗрибәле укытучылар һәм методистлар җитәкчелегендә булачак һөнәрләрендә беренче адымнар ясарга өйрәнә. Бу хәл классик университетта юк дәрәҗәсендә иде, шуңа да аннан мәктәпләргә берничәшәр генә кеше җибәрелде, әле анда да министрлыкка юллама гына килә иде.

Студентларның физик тәрбиясенең матди нигезе ныгытыла. Шуның өчен 1958 елда ректор Ю.Туишев Мари АССР­дагы Яльчик күле янәшәсендә җир алуга иреште. Анда 1959 елда “Яльчик” исемендә спорт-тернәкләндерү үзәге, 1970 елда физик тәрбия факультеты өчен 4 залы булган махсус спорт комплексы ачыла. Бу үз чиратында институтка югары уку йортлары арасында үткәрелә торган 1 Май һәм Ленин эстафеталарында дистә еллап беренчелекне алырга мөмкинлек бирә.

 1962 елда институт 400 урынлык тулай торакны сафка бастыра. 1967-1968 елларда һәр факультетның деканы җитәкчелегендә гыйльми советлар төзелә. Бу үз чиратында алда торган мәсьәләләрне тиз һәм сыйфатлы итеп хәл итәргә мөмкинлек бирде. Казан һәм Буа шәһәрләрендә консультация пунктлары эшли. Анда институт педагог­лары килеп лекцияләр укый, экзаменнар һәм зачетлар ала иде. Бу читтән торып укучылар өчен зур ярдәм булды.

Урыннардагы мәктәпләргә һәм халык мәгарифе бүлекләренә даими ярдәм итү дә институт алдында торган җитди бурычларның берсе иде. Әлеге юнәлештә “Учительская газета”ның уңай бәясен алган укытучыларның иҗтимагый лекторие ачылды. Институт шулай укытучыларның һөнәрен камилләштерү буенча да шактый эш башкара. 1971-1975 елларда Татарстан укытучылар белемен күтәрү институты белән берлектә 2500 кешене махсус курс­лар аркылы үткәрүдә катнаша. Шулай ук урыннарда 3200 укытучыны эченә алган 47 семинар үткәрә.

Яшь укытучыларның һөнәри әзерлеген үстерүдә 1962-63 уку елында оешкан иҗтимагый һөнәр факультеты зур урын ала. Аның составында “Хоровое дирижирование”, режиссерлык, журналистика, физкультура һәм спорт бүлекләре эшләде. 20 ел эчендә әлеге факультет аркылы 7 меңгә якын студент үтте.

1967 елның май аенда ректор булып әлегә кадәр проректор булып эшләгән иң яшь профессорларның берсе М.Зәкиев сайлана. Ул институтны алдынгылар сафына чыгара. 1976 елда институтның 100 еллыгы уңаеннан аңа хөкүмәтебезнең югары бүләге – Хезмәт Кызыл Байрагы ордены тапшырылды. 1977 елда институт Россия педагогика уку йортлары арасында җиңүче дип таныла һәм аңа РСФСР Министрлар Советының Күчмә Кызыл Байрагы тапшырыла. 1978 елда институт СССРның 250 педагогика институтлары арасында җиңүче дип игълан ителә һәм Татарстан уку йортлары арасында беренче булып КПСС ҮК, Министрлар Советының Күчмә Кызыл Байрагын яулый. КДПИ тәҗрибәсе укытучылар әзерләү мәсьәләләре буенча махсус үткәрелгән бөтенсоюз һәм бөтенроссия киңәшмәләрендә өйрәнелә.

1986 елда ректор булып филология фәннәре докторы Р.Юсупов эшли башлый. Моңа ул 17 ел гомерен багышлый. Әлеге илебез өчен гади булмаган авыр елларда да институт яңа үрләргә омтылды. Анда докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре яклау буенча советлар барлыкка килде. Укытучылар арасында фән докторлары саны артты. Яңа белгечләр әзерләнә башлады. Авыл мәктәпләрендә чит тел сәгатьләре аз булганлыктан, анда укытучылар җибәрү мөмкинлеге чикләнгән иде. Шуңа да тел, тарих факультетларында уку вакытын биш елга әйләндереп, чит телләр буенча да белем бирә башладылар. Кайсыбер гуманитар белгечлекләр уку планына “Музыкаль тәрбия нигезләре” исемле курс кертелде. Бу студентларны үзешчән сәнгатькә тартырга мөмкинлек бирде. Факультетара “Студентлар язы” дигән фестиваль үткәрелә башлады. Рес­публика ярышында да институт алдынгы урыннарга, шул исәптән “Гран-при”гә дә лаек булды.

1992 елдан КДПИ ның тарихында яңа бит ачыла. Институт мөстәкыйльлек ала һәм чит ил югары уку йортлары белән бәйләнешләр урнаштыра башлый. Инде 1993 елдан ук Төркия, Көнчыгыш Гарәп илләре, Кытай, Англия, Германия, Франция, Америка уку йортлары белән шундый бәйләнешләр барлыкка килә. Шул ук вакытта чит телләр факультетында әлеге илләрдән укытучылар эшли башлый. Бер үк вакытта университетта укытучылар әзерләү белән булачак педагогларны фәнни эзләнүләргә кушу эшләре дә алып барыла. Шул максат белән фәнни түгәрәкләр, фәнни-иҗат төркемнәре, фәнни җәмгыятьләр оеша. Студентлар шәһәр, республика, бөтенроссия, халыкара фәнни конференцияләрдә, олимпиада-конкурсларда катнашып чыгышлар да ясый. Мәсәлән, 2005 елда гына да аларның 250дән артык хезмәтләре нәшер ителде.

2005 елның 22 июнендә университет Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты атамасын ала. Шул ук елда Татарстан урамында аның яңа мәһабәт бинасы кулланышка тапшырыла. Аннан алдарак “Татэнерго”ның дүрт катлы бинасы да уку йортына бирелә. Соңрак Межлаук урамында дүрт катлы берничә факультет өчен яңа бина, аның янәшәсендә зур спорткомплекс та ачылды.

Үзенең юбилеен университет Россиядәге иң зур уку йортларының берсе булып каршылый. Аның 16 факультетында һәм Чаллыдагы филиалында 14 меңнән артык студент, 66 кафедрасында 984 укытучы, шулардан 73 фән докторы һәм профессор хезмәт куя. Университетта төрле юнәлештә 195 аспирант укый. Укытучылар арасында 19 Россиянең, 119 Татарстанның атказанган хезмәткәре, 40 тан артык Россия югары һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре эшли.

Юбилей уңаеннан Татарстанның беренче Президенты М.Шәймиев болай дип язды: “Сезнең уку йорты – ул киләчәккә йөз тотучы университет. Ул яңа сыйфатында югары белемле белгечләр әзерләү урыны гына түгел, ә безнең милли элитаны рухи яктан формалаштыручы үзәк тә булыр­га тиеш. Шуны уңышлы үти алуыгыздан милләтебезнең булачагы хәл ителә. Моның өчен нык матди база, көчле укытучылар коллективы бар”.

Ни кызганыч, бары берничә елдан бу фараз сабын куыгы кебек шартлап бушка чыкты. Университетны саклап калып була идеме? – дигән сорау күпләрне борчый. Мисаллар нигезендә моңа уңай җавап биреп була. Моның өчен бары коллектив белән әйбәтләп сөйләшергә, киңәшергә кирәк иде. Тик кайберәүләр буш вәгъдәләргә ышанды, икенчеләре бабаларыбызның “бер казанга ике тәкә башы сыймый” дигән мәкален оныткан булып чыкты.

Ә педагогик уку йорты бик кирәк! Инде ничә еллар республика мәктәпләрендә математика, физика, рус теле, башлангыч класслар һәм башка кайбер фән укытучыларына кытлык хөкем сөрә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев