Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Иршад Гафаров: Исемең матур, кемнәр куйган?

XX гасыр башына кадәр татарларда фамилия булмаган. Муллалар язган метрикәләрдә яңа туган балаларның, никахланучыларның әти-­әнисенең исеме генә күрсәтелгән. Соңрак фамилия итеп әтисенең исеме, күп очракта бабаларының исеме бирелә башлаган.

Күп еллар буе шәҗәрә төзү белән шөгыльләнәм. Шактый сандагы җанисәп кәгазьләре (ревизские сказки) белән танышырга туры килде. Мин алардагы кеше исемнәренең ничек үзгәрүенә (эволюциясенә) игътибар иттем.

Чүпрәле төбәге мисалында исемнәр кулланылышында булган кайбер күренешләр турында мәгълүмат бирик. XX гасыр башына кадәр татарларда фамилия булмаган. Муллалар язган метрикәләрдә яңа туган балаларның, никахланучыларның әти-­әнисенең исеме генә күрсәтелгән. Соңрак фамилия итеп әтисенең исеме, күп очракта бабаларының исеме бирелә башлаган.

XVIII гасырда хәзерге вакытта кулланышта булмаган яки сирәк яңгыраган исемнәрне очратырга туры килде. Ульяновск дәүләт архивында Түбән Чәке авылында яшәгән Измаил, Сендюк, Зюлкарнәй, Курмали, Зябир, Үтәгән, Алменей, Юзи, Сырай, Фәрзи, Әбүсәй, Бибикин, Симай, Моней, Кулей, Ягуда, Исанелей, Дени, Себухан, Зелхидзя, Семиун, Едихан (Җидехан), Җәдихан, Бәлихан, Надей кебек исемнәргә тап булдык (ГАУО, ф. 156, оп. 2, д. 36; шунда ук д.142, д. 106). Шулай ук Ермей, Бикбау, Кулейхан (х), Бәлхия (х – бу хәреф әлеге исемнең хатын-кызныкы булуын аңлата), Әнзифәр (х), Бәдигүл (х). Әлеге исемнәр 1811, 1816, 1834, 1858 елларда үткәрелгән халык санын алу кәгазьләрендә күрсәтәлә.

Рәсәйнең борынгы актлар архивыннан да (Мәскәү шәһәре) берничә мисал китерик: Самей, Бикмет, Биктей, Ревил, Исәндәй, Курба, Зюлинә, Гульбинас, Гүльбазар, Дени, Юмаш, Күтлемат (РГАДА, ф. 350, оп. 2, д, 3124; д. 3147). Бу исемнәр 1745 елда кулланышта булган. Иске Чүпрәле авылында 1811 елда Бухари, Шем(е?)хан, Мендей (Менделей?), 1858 елда Бакуй, Чурай, Дасюк, Козьма, Хатаюн (хатын-кыз), Милький, Абушай, Камус исемнәре дә очрады. 

1763 нче елларда Бикшей, Гунмесекер, Гунгунә, Ефер кебек исемнәр дә булган. Игътибарны Түбән Чәке авылында яшәүче Моска дигән исем җәлеп итте (РГАДА. ф. 350, оп. 2, д. 3147). Әгәр русчалатып: «Бу кем җире? Кем хатыны?» – дип сорасаң: «Мóскова земля, Мóскова жена», – дигән җавап ишетер идек. Шулай булгач: «Мәскәү шәһәре атамасының Моска исемле татар-мишәр кешесе белән бәйләнеше юкмы икән?» – дигән урынлы сорау туа. Чит телләрдә дә Москва сүзен Мәскәү, Москоу дип әйтәләр бит.

Бер автор Москва шәһәренең атамасы элек Идел һәм Ока елгалары арасындагы җирлектә яшәгән, инде славяннар арасында эреп беткән меря исемле фин-угор кабиләсе сөйләшеннән алынган, дип яза. «Моска» сүзе киндер (киндераш) дип тәрҗемә ителә. Шәһәргә үсемлек атамасы бирелү мөмкинлеге бар икән, нигә кеше исеме бирүне без инкарь итәргә тиеш? Дөрес, әлеге автор «шайтан» сүзен дә меряныкы дип раслый (Медведев Н. 2019, 10-11 б.). Моңа: «Мәскәү шәһәренең беренчел нигезе булып хезмәт иткән Мосха крепосте да 1088 елда Әхәд Мосха тарафыннан нигез салынган», (Мифтахов З.З., 1998: 322), Н.М.Карамзинның: «1221 елда болгар шәһәре урынында Түбән Новгород шәһәренә нигез салынды», (Международные..., 1999: 593) – дигән сүзләре дә этәргеч ясый.

Билгеле, югарыда аталган исем­нәр татар теле, аның грамматикасы турында аз мәгълүматлы кешеләр тарафыннан һәм танык­лыклардан яки паспортлардан күчереп язылмаган, ә ишетү буенча гына язылган, шуңа күрә бу исемнәр төгәл бирелгән дип әйтә алмыйбыз. Алар бары тик исемнәрнең мулла кушканыннан аермалы, җирле әйтелешләре булуын раслый.   

Тагын бер фактка тукталыйк. Чүпрәле районында гасырлар буе татар белән чуваш аралашып яши. Кайбер очракларда авыл советлары берничә авылга уртак булып, алар чуваш авылында урнаша. Яңа Чокалы авылы Яңа Элмәле исемле чуваш авыл советына карый. Әти-әниләр бала исеме яздырырга килгәч, алардан: «Кем баласы?» – дип сорыйлар. Мәсәлән, җавап: «Чүләкмә Фәтих малае», «Димәк, Чүләкмин», – дип язганнар. Шулай итеп, әлеге авылда Коновалов, Дружков, Покров, Щербаков, Журавлев һ.б. фамилияләр барлыкка килгән.

Татарстанның милли архивында 1922 елдагы ачлык вакытында халыкка ашлык тарату исемлекләре сакланган. Мондый исемлек Яңа Чокалы авылы буенча да бар. Анда исемнәрдән соң фамилия язылган, ә кайбер очракларда кушаматлар гына теркәлгән. Мәсәлән, түбәндәге атамаларны очраттык: Колоточка (бу авылдан безнең белән бергә Калатучкина Лениза укыган иде.), Шалтын, Кәпәч, Кочетов, Гурла, Крыси, Кырка, Чарка, Кируш, Кумук, Кәкәш, Билдячков (НАРТ, ф. Р-1107, оп. 1, д. 58, лл. 88, 141). 

Икенче бер чыганакта шул ук авылда булган түбәндәге исемнәргә очрадык: Бакай, Блам(ы)к, Туп, Цейр, Пирог, Кулатка, Тәпәц, Титяк, Дружка, Зайцев, Микяй, Кзди, Обод (НАРТ, ф. 559, оп. 1, д. 152, л. 114). Бу исемнәр 1916 елда кулланылган һәм, безнеңчә, алар да кушамат булырга тиеш.

ХIХ-ХХ гасырларда мишәрләр яшәгән төбәкләрнең барысында да диярлек гарәп сүзләреннән торган исемнәр бирелгән, аларның күбесендә абдул-, -улла, -ислам, -мөхәммәт, -этдин, -әхмәт, -кадыйр, -җан, -җәмал, -алим-, -биби-, -хайрел, -гали, -хаммәт һ.б. компонентлар була. Шул ук вакытта, сөйләм телендә күп очракта әлеге исемнәрдә йә баш өлешенең (беренче тамыры) яки азаккы өлешенең (икенче тамыр) төшеп калуын күзәтәбез: Абдулгафар – Гафар, Әхмәдулла – Әхмәт, Шәйхулла – Шәйхи, Фәткылислам, Фәткылкадыйр – Фәткыл, Әсәдулла – Әсәт, Вәлиәхмәт – Вәли, Ризатдин – Риза, Зиатдин – Зыя, Сабирулла – Сабир, Касыймҗан – Касыйм, Таирҗан – Таир, Туктаралим – Туктар, Шәрипҗамал – Шәрип, Басмиҗамал – Басми, Бибисара – Сара, Хайрелбәнат – Бәнат, Исламгали – Ислам һ.б.

Кыскартылган исемнең азагына кайбер очракларда -и авазы өстәп тә әйтелә: Сәйфетдин – Сәйфи, Нетфулла – Нетфи, Сәрбиҗамал – Сәрби, Нурмехаммәт – Нурми һ.б. Сөйләм барышында исемнәрнең бүтәнчә кыскаруларга да тап булабыз: Абдулла – Апыл', Сиразетдин – Сирач, Әбдерәшит – Әбдерәй, Мөбаракша – Мар'ак, Хабибулла – Хабуш, Хәйрулла – Хәйруш, Алиулла – Ал'уш, Гайфулла – Гайфук, Гельметдин – Гельмуш, Вәлиулла – Вәл'уш, Зәйдулла – Зәйдук, Шәйдулла – Шәйдук, Ибрагим – Ибрай, Сибгатулла – Сибай һ.б. 

Диалектологларның күрсәтүенчә, бу типтагы кыскартулар башка сөйләшләрдә дә киң таралган. Кыскартмалар азагына ялганган -уш/-үш, -ук/-үк, -ый/-ий/-й формалары, бәлки, кайчандыр иркәләү яки кимсетү, кечерәйтү төшенчәсен чагылдыруда йөргән һәм шул нигездә кеше исемнәренә дә кушылгандыр, дип уйларга кирәк.  Моңа заманында Л.Җ.Җәләй дә игътибар иткән. Ул мисал итеп -етдин компоненты төшеп калган Шәмси, Садри, Фәтхи, Шәйхи, кыскартылган исемгә -ук, -үк өстәлгән Низук, Вәлүк  исемнәрен күрсәтә. Л.Ш.Арсланов та: «Өлкән буын сөйләшендә ялгызлык исемнәренең кыс­картылуы күзәтелә:  Гельметдин – Гелмуш, Мубаракша – Моряк», – дип билгеләп үтә. 

Шулай ук тагын бер күренешкә тукталыйк. Гарәптән кергән исемнәрдә «г» авазы кулланылмый, шуңа да Абдулла, Алимә, Абдрахман, Айзатулла, Үмәр һ.б. Чүпрәле якларында хатын-кызларның бер-берсенә яратышып «йандус» (җан дустым), «ефәгем», «малинам», «сүгәнем» (сөйгәнем) кебек сүзләр белән мөрәҗәгать итү гадәте дә бар.

Г.Ф.Саттаровның «Татар исем­нәре» китабында 20 меңнән артык борынгы төрки, гарәп-ислам, фарсы исемнәре кертелгән. Совет чорында яңа исемнәр күренә: Рево, Люция, Эрнст, Вил, Марс, Фрид, Ленар һ.б. Кызларга чәчәк исемнәре бирелә: Миләүшә, Рәзидә, Роза, Лилия, Зәйтүнә, Сиринә, Чәчкә, Рәйханә һ.б. Шулай ук малайлар исеменә кушымча өстәлеп кызлар исеме дә ясала: Раил – Раилә, Җәмил – Җәмилә, Фәрит – Фәридә, Рамил – Рамилә, Хәлим – Хәлимә, Венер – Венера һ.б.

Минем әлеге язма әзерләвемне белгәч, хезмәттәшем профессор Ф.Хузин йөздән артык сәер исемнәр җибәрде. Менә кайберләре: Альянс, Әдүнис, Дауфит, Зингир, Мәгариф, Сандалия, Тамис, Экзема, Юран һ.б.

Бер нәрсә гаҗәпкә калдырды, күпме генә урыс теле бик бай ди­сәк тә, исем-фамилияләргә килгәндә моны раслап булмый. Мәсәлән, гаиләдә берничә буын кешеләренә бер үк исемне биргәннәр: Иванов Иван Иванович, Николаев Николай Николаевич һ. б. Шуңа да татарда «Олы Иван, кече Иван» дигән әйтем яшәп килә. Шулай ук күп фамилияләрдә кыргый хайван атамалары Львов, Волков, Зайцев, Лисицын, Лосев, Куницын, Барсуков; йорт хайваннары – Уткин, Гусев, Цыпленков, Индюков, Петушкевич, Кочетов, Кроликов, Петухов, Кот, Конев, Быков, Осликовский, Козлов, Коровин, Баранов, Ягненков, Кобылкин, Козленок, Котов, Кошкин; балык – Сомов, Акулов, Ершов, Пискарев, Рыбаков, Омаров, Окунев; кош – Журавлев, Соловьев, Синицын, Воробьев, Беркутов, Орлов, Воронов, Грачев, Скворцов, Голубев, Воронин, Галкин, Ястребов; бөҗәкләр – Жук, Жуков, Тараканов, Богомолов, Мухина, Комаров, Муравьев, Блохин; кием-салым – Сапожков, Лаптев, Сарафанов, Шубин, Фуражкин, Шляпченков, Носков, Башмаков; кеше әгъзалары – Усов, Носик, Глазков, Башкиров, Рукавишников, Ноздрев, Чубайс, Локтев, Глазунов, Головин, Ухов, Бровкин, Зубов, Зубатов, Горбачев, Горлов; дин белән бәйләнешле – Попов, Батюшков, Звонарев, Храмов, Богомаз, Колокольцев, шул исәптән ислам, бигрәк тә мөселман ай исемнәре – Ромадановский, Шабанов, Сафаров, Раджапов, Ашуров, Баратов, Баратынский (Бәрәат кичәсе) һ.б. Безнеңчә, болар барысы да кушаматтан калгандыр. Әлеге исемнәр уйлап чыгарылмады, ә газета-журналлардан, телевидение тапшыруларыннан, интернеттан алынды.

Интернет мәгълүматларыннан күренгәнчә, 18 мең урыс фамилиясенең тамырында «татар» сүзен табабыз, ә бер үк төсле фамилиянең йөзләгән кешедә булуын да ассызыклыйбыз. Заманында мин Гафаров (гарәпчәдән «гафу итүче» дигәнне аңлата) фамилиясенең кулланышын өйрәнгән идем. Аның 50% урысларга, 10% белорусларга, 5% украиннарга, 5% бүтән милләтләргә, бары 30% гына татар, башкорт, мариларга туры килүе ачыкланды.

Н.А.Баскаков «Русские фамилии тюркского происхождения» хезмәтендә әлеге исемнәрне төркемнәргә бүлеп бирүен генә искәртеп үтик: туганлык, туган урыны, һөнәре, берәр төрле шөгыльгә, катламга мөнәсәбәте, холкы белән бәйләнешле һ.б. фамилияләр. Шулай ук А.Х.Халиковның «Болгар-татар чыгышлы 500 рус фамилиясе» исемле хезмәтен дә атап үтәсе килә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев