Мәдәни җомга

Ирем ярым түгел... (ХИКӘЯ)

«Ник ул миңа хәзер генә очрады соң? Ник нәкъ менә Фәнис. Кияүгә чыкканчы күзләрем кая булган?..»

Соңгы ике атнада башымда әнә шул уй гына. Фәнисне очраткан саен үкенечем арта. Шуңа күрә аның белән очрашмаска тырышам, ә ул, киресенчә, һаман минем тирәдә чуала.  
Реклама компаниясендә бергә эшлибез без. Хезмәттәшләр. Барысы да ике атна элек башланды. Безнең бер клиентыбыз мине туган көненә чакырды. Үч иткәндәй иремнең берничә атнага командировкага киткән чагы иде. Бергәләп барыр кешем дә юк.
– Нәрсәгә генә чакырды инде ул мине. Бармыйча калырга ярамый. Барсам, ялгызым нишлим инде мин анда, – дип сөйләндем төшке аш ашаганда хезмәттәшләремә. 
– Телисең икән синең белән бара алам. Гаиләм юк, иртәгә кичкә планнарым да юк. Файдасы да булыр: яңа элемтәләр булдырып кайтармын, – дип тәкъдим итте Фәнис...


Эш арасында аңа әллә ни игътибар итмәгән булганмын икән. Ә ул кеше арасында үзен бик шәп тота. Аның аркасында яңа эшлекле танышулар булдырып кайттым. Җитмәсә, шәп биюче дә икән. Аның кебек буги-вуги биегән ир-ат күргәнем дә булмаган. Аның компаниясендә искиткеч вакыт үткәрдем.
Банкеттан соң безнең кафега кереп кофе эчтек. Төн уртасына кадәр сөйләштек тә, сөйләштек. Уртак кызыксынуларыбыз да бик күп икән.


Кайттым да чишенмәгән килеш караватыма сузылып яттым. Уйларымны тәртипкә китерә алмадым, эчемдә бары тик күбәләкләр генә очты. Шул вакыт телефон шалтырады:
– Мин сине уятмадыммы? – Бу Фәнис иде.
– Юк. Нәрсә булды?
– Бүгенге кич өчен тагын бер кат рәхмәт әйтергә шалтыраттым сиңа. Миңа синең белән бик рәхәт булды. Күптән танышбыз, әмма бүген генә чынлап сине белдем...
Телефонны куйдым да, елмаеп җибәрдем. Бик рәхәт иде. Тагын телефон шалтырый. Моның Фәнис икәненә шигем юк иде.


– Һаман да йоклап китә алмыйсыңмы?
– Мин сине уяттыммы, җаным. Сәгатькә карамаганмын да. Бик соң икән инде. Гафу.
– Юк, юк, йокламый идем әле, – дидем, оялуымнан кызарып. – Китап укып ята идем.
– Туган көн ниче узды?Фәнис кавалер ролен яхшы башкардымы?
– Әйе. Ул банкетны оныттым да. Күптән кайткан идем, – дип алдагынымны сизми дә калдым.
– Ярый син күңел ачасың. Ә минем монда ашарга да вакыт юк. Яңа техниканы көйлибез. Төгәлсезлекләр күп килеп чыкты. Көндез производствода, төнлә документлар өйрәнәм.


Иремнең нәрсә сөйләгәнен аңлап та бетермәдем бугай. Әйе, әйе, дип җөпләп кенә бардым. Мине хәзергесе минутта аның эше бөтенләй борчымый иде.
Озак йокыга китә алмый яттым. «Әллә чынлап та тормышымны ирем белән бәйләп ялгыштым микән» дигән уйлар башымнан чыкмады.

Бүген ял көне. Уйларым белән ялгызым гына калырга ярамый иде. Тиз генә җыендым да сеңлемә чыгып киттем. Миннән күпкә кечкенә булса да, тормыш зирәклеге бар анда. Сабыр. Салкын акыллы. 


Сеңлем кухнясында чәй эчә-эчә шикләрем белән бүлештем. 
– Мондый хәлләр начар яшәүчеләр дә генә була дип уйлый идем, сеңлем. Ир игътибары, ир назы күрмәгән хатыннар гына читләргә күз сала дип белдем. Ә монда... Без бит Газинур белән бик матур яшибез. Мин аны яратам.
– Шулай булгач, бу төнне оныт, – диде сеңлем һәрвакыттагыча бик җитди. – Син – ир хатыны. Димәк, гаилә дигән кечкенә дәүләтегезне җимермәс өчен, ике төрле уйлар булырга тиеш түгел. Ә Фәнис белән ялгыз калырга тырышма. 
– Әмма  аның хакында уйламый тора алмыйм...
– Җүләр, бер кичтән акылыңны җуйма зинһар. Кичә Фәнискә күз аткач, бүген аны уйлау гадәти хәл. Дүшәмбегә кадәр хисләрең басылыр. Менә күреп торырсың.
– Ә син барысы да шулай җиңел дип уйлыйсыңмы?
– Апа, менә мин инде ун ел кияүдә. Күреп торасың, бик матур яшибез. Әмма... – сеңлем туктап калды да бармакларын бөгеп нидер санады. – Әмма иремнән яхшыракны очраттым дигән чакларым бер биш тапкыр булды. Ләкин һәрвакыт  ялгышканымны аңладым. Алай карама! Иремә хыянәт итмәдем, бары тик бүген синдә булган хисләрне генә кичердем...

 


Сеңлемнән киткәндә кәефем күтәрелгән иде. Дүшәмбегә барысы да онытылуына шигем калмады. Чынлап та әллә нәрсә булмады бит. Минутлык иләс-миләс уйлар.
Дүшәмбе көнне эш өстәлемдә мине яраткан пирожныйларым һәм кыр чәчәкләреннән кечкенә генә букет көтә иде.
– Фәнис кертте моны. Шимбә көнген банкет өчен рәхмәтем дип сөйләнде, – диде бүлмәдәшем. 
Һәм... барысы да искә төште. Икенче көнне дә иртән пирожныйлар көтә иде. Фәнис теге төнне сөйләгән бер сүземне дә игътибарсыз калдырмаган. Әле өстәлемдә яраткан китабым, әле алырга җитешмәгән яраткан мода журналлары барлыкка килде. Һәр көнне эштән соң өемә озата кайтты. «Кияүдә булмаган булсам, бу көннәр тормышымның иң бәхетле мизгелләре булыр иде» дигән уй китмәде. 

 

Дәвамы: "Сөембикә"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: