Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Ирек САБИРОВ: ТИРӘ-ЯКТА – НАДАН ТҮРӘ

Чиләбе уртасында Муса Җәлил һәйкәле басып тора. Тирә- ягында, ярты чакрым радиус эчендә - опера театры, өч драмтеатр, өлкә һәм шәһәр хакимиятләре биналары, министрлык­лар... Менә шундый хәрәкәт кайнап торган җирдә урнашкан ул безнең Бакый Урманче ясаган Җәлилебез сыны. Шуннан кузгалып Миәс күперен кичсәң, Курчатов районы башлана: аның өр-яңа бистәләренең берсендә,...

Чиләбе уртасында Муса Җәлил һәйкәле басып тора. Тирә- ягында, ярты чакрым радиус эчендә - опера театры, өч драмтеатр, өлкә һәм шәһәр хакимиятләре биналары, министрлык­лар... Менә шундый хәрәкәт кайнап торган җирдә урнашкан ул безнең Бакый Урманче ясаган Җәлилебез сыны. Шуннан кузгалып Миәс күперен кичсәң, Курчатов районы башлана: аның өр-яңа бистәләренең берсендә, зәңгәр, ак, шәмәхә, әфлисун төсендәге йортларын балкытып, Габдулла Тукай урамы үсеп килә. Шәһәрнең тагын бер почмагында Муса Җәлил урамы да бар, анда хәзергә яңа биналар юк әле: төзелеш киләсе елда башланырга тиеш. Ә Чиләбенең Трактор төзүчеләр районында, легендар ЧТЗдан ерак түгел, Муса Җәлил исемендәге 81 нче мәктәптә - Җәлил музее һәм татар мәдәнияте сыйныфы эшләп килә.
Тукай урамы Чиләбедә генә түгел, Троицк каласында да, Югары Өфеледә дә бар. Мин үзем яшәгән Еманжелинскида да ике яңа урамга Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемнәрен бирдек - иншалла, 5-10 елдан соң алар да шәһәрнең матур гына почмагы булып җитлегер. Тукай темасын дәвам итсәк - узган җәйдә, Троицкида Зәйнулла Рәсүлевкә багышланган укулар көнендә, сәүдәгәр Абдулла Яушев йорты диварына мәрмәр такта элдек. Бу бинада 1912 елда казах далаларына кымыз белән дәваланырга килгән вакытында Габдулла Тукаебыз тукталган булган.
Әйе, Чиләбе өлкә татар конгрессының "без эшләдек" - дип горурланып санарлык казанышлары бар. Чөнки Җәлил һәйкәле, Тукай һәм Җәлил урамнары, Тукай истәлегенә куелган мемориаль такта - болар татар мәдәниятенең, татар рухының Урал җирендәге матди гәүдәләнеше. Безне - Чиләбе өлкәсе татарларын - татар дөньясы күбрәк мәшһүр "Татар кызы" бәйгесе аша белә. Чынлап та, "Татар кызы" һәм аның сабыйлар варианты - "Нәни энҗеләр" - шактый гына резонанслы бәйге булып чыкты. Ләкин бу бәйгеләр, күпме генә халыкны җәлеп итмәсен ("Трактор" боз аренасына сигез мең кеше сыя), - шаулап уза да китә. Ә менә һәйкәлләр, урам исемнәре - киләсе буыннарга калачак истәлек. Без Чиләбе опера һәм балет театрының фасадына Нияз Даутов истәлегенә мемориаль такта кую, аннары - Чиләбенең үзәк сквер йә бульварларында Тукай һәйкәле куюга ирешү ниятләре белән дә яшибез.
Ләкин бу эшләрнең (һәйкәл кую, урамнарга исем бирү һ.б.ш.) һәр адымы өлкә дәүләт органнарыннан, түрәләрдән ризалык алуны таләп итә. Димәк, язмышлары Уралга бәйле әдип­ләребезнең исемнәрен мәңгеләштерүдә уңай нәтиҗәгә ирешер өчен без гадәттән тыш үзсүзлелек, үҗәтлек күрсәтергә мәҗбүр. Менә шул Чиләбе урамына Тукай исеме бирүне даулап йөрүебездән бер иллюстрация: җитмеш җиде түрә һәм берничә комиссия аша узып, соңгы инстанция - шәһәр Думасына барып җиткәч, шуның утырышында бәхәс кызып китте. Монда өч яңа урам турында сүз барды: икесенә "Гостевая" һәм "Загородная", берсенә Габдулла Тукай исемен бирергә тәкъдим кертелгән. Теге икесенә халык вәкилләре һичсүзсез ризалык бирде, Тукай исеме исә сүз сазлыгында батып калды. Иң абруйлы саналган (чөнки фотосы газета битләреннән төшми) бер депутат, вәкарьлек белән: "Нинди язучы?.. Ишеткәнем юк. Кем белә соң аны?" - дип куйды. Шуннан китте фәлсәфә... Ярый әле, кырык сигез депутат арасында бер интеллигент табылды: "Тукай - ниндидер язучы түгел, аны бөтен дөнья белә", - диде ул һәм, теге депутатның милләтен күз алдында тотып: "Ә сез үз кардәшегез Шолом Алейхемның бер генә әсәре белән булса да танышмы? Гомумән, гомердә кулыгызга китап алганыгыз бармы?"
Ирексездән йөрәк жу итә: кемнәр кулына тапшырылган бездә дәүләт язмышы? Ниш­ләп надан бездә җитәкче, депутатлар?
Мондый мисалларны йөзләп санап була. Исемдә: бер түрә көтмәгәндә Троицкида Тукай булган йортка истәлек тактасы кую тантанасын сызып ташларга боерык биргән: янәсе, мөселман чаралары артыграк күбәеп киткән, православныйлар үпкәләргә мөмкин. Яки гаять зур тантана белән ачылган Муса Җәлил һәйкәле бүгенге көнгә кадәр Чиләбе каласының да, өлкә мәдәният министрлыгының да балансына куелмаган, "һавада асылынып калган", аны чистартып-карап торуны татар конгрессы волонтерлары гына башкарып килә.
Монда сәбәп - татарны кысуда яки "өлкән агай"ның милләтчелегендә түгел. Эш - наданлыкта. Бу депутатлар-түрәләр, бәлки, бизнеста, ниндидер технологияләрдә үзенчә укымышлы кешеләрдер, әмма мәдәни яктан, гомумкешелек культурасы өлкәсендә - шыр наданнар.
Ә бу надан депутатлар ярдәме белән чишелергә тиеш­ле мәсьәләләребез гаҗәеп күп әле: Чиләбе өлкәсендә Сәрвәр Әдһәмова, Гамил Афзал, Шәехзадә Бабич, Габделбари Баттал, Газиз Гобәйдуллин, Макс Гатау, Мәҗит Гафури, Сәет Кальметов, Сәгыйть Рәмиев, Атилла Расих, Идрис Туктаров калдырган эзләр бар. Әхмәт Ерикәйнең беренче шигырьләре Златоуст газетасында дөнья күргән, Шәйхи Маннурыбыз исә берникадәр вакыт Карабаш бакыр рудасы шахталарында эшләп алган. Салисә апа Гәрәева утыз ел буе мондагы һәр татарга: "Син татар!" - дип тукып торучы милләтпәрвәр шагыйрәбез булды. 1960 елларда Чиләбедә яшәгән Газиз Кашапов Салисә апа оештырган Муса Җәлил исемендәге әдәби берләшмәнең беренче шәкертләреннән иде. Камил агабыз Мостафинның да тормышы мондагы Снежинск каласында узды. Монда яшәп иҗат итүче әдип­ләребездән Рөстәм абый Вәлиев былтыр 80 яшен тутырды, ә Троицкида яшәүче Басыйр ага Рәфыйковка быелның февралендә 96 тула - Татарстан китап нәшриятына моннан биш ел элек җибәргән шигырь китабының басылып чыгуын көтеп яши ул: "Мин бит әле тагын өч китаплык шигырьләремне туплап куйдым", - ди.
Болар барысы да - татар әдәбиятына өлеш керткән шәхесләр генә түгел, ә Чиләбе өлкәсе мәдәнияте тарихында да эз калдырган милләттәшләребез. Киләчәк буыннарыбыз аларның исемнәрен белсен, әсәрләрен укысын өчен безгә әле байтак көч түгәргә кирәк. Юлыбыздагы үтәргә иң кыен киртә - наданлык. Үзләрен Алланың кашка тәкәсе дип, җәмгыятьнең элитасы дип санап йөргән ыспай түрәләрнең наданлыгы.
Чиләбе өлкәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев