Мәдәни җомга

Ирек Сабиров: Татарча интернет тар

Татар интернетында - проблема

Чиләбе өлкәсенең фәнни китапханәсе милләттәшләребезнең Ватан сугышы фронтларыннан язган хатларын русчага тәрҗемә итеп бирү турында мөрәҗәгать иткән иде. Яңалиф белән язылган шул хатларны укый-укый, инде онытылып барган эпистоляр жанр дөньясына чумдым. 

“Сезгә миннән красноармеец­ларча сәлам җибәреп, сәламәт яшәвегезне теләп калучы иптәшегез Гайнуллин Мидхәт дип белерсез...”

“Минем хәлгә килсәк, хәзергә исән-сау. Без БССРга килеп туктадык. Полоцк дигән калага...”

“Ураза бәйрәме кайчан була? Безнең күгәрченлектә күгәрченнәр бармы һәм ничәү?..”

“Абый урынына калган егет тиз һәм зур үссен, әтисе өчен дошманнан үч алыр. Мин җитәрлек үч алдым инде алардан, танкның көче җиткәнче...”

“Менә бүген 1/I – 45 ел. Кич белән хатыңны алгач, бүген 3 хат яздым... Туган, ешрак хат яз, хат килсә, бик күңелле була...”

Бер яктан, дистәләрчә кешенең ачы язмышы, ул заманның шомлы атмосферасы, ә икенче яктан – хат язышу, хат алышуга хас булган ләззәт хисе...

Ләкин яңалиф белән язылган хатлар күп түгел иде. Байтагында – гарәп графикасы. Шулчак (гомеремдә ничәнче тапкырдыр) гарәп язуын белмәвемә үкендем. Хәтта уйлап куйдым: татар язучыларының XIX йөз ахырында – XX йөз башында гарәп графикасында басылып чыккан әсәрләренең оригиналын бүген кем генә укый ала икән? 

Ирексездән, уйларым тагын мин белмәгән өлкәләргә күчте.  Әйтик, без нишләп мәктәп елларында ук Рюрик, Владимир Кызыл Кояш, Александр Нев­скийларның кем икәнлекләрен чамалаганбыз, ә үзебезнең Алмыш илтәбәр йә Олы Мөхәммәт турында сыңар колак белән ишетеп тә белмәгәнбез соң? Сәбәбе ачык: “өлкән агай”ның “дәүләт барлыкка китерүче халык” дип аталачагына әзерләнү шул заманда ук барган, димәк. Ә без үзебезне зур империя тарихында чүп бөртеге итеп кенә тоярга тиеш булганбыздыр. 

Сәбәпнең бер өлешен үзебездән эзләсәк тә була. Без үскәндә әти-әни китапханәсендә 51 томлы “Зур совет энциклопедиясе” бар иде. Шуны актарып, шуңа күнегеп үстем. Туган йорттан аерылгач, ике томлы “Энцик­лопедик сүзлек”нең 1964 елгы басмасын сатып алдым. Соңрак 1987, 1990, 2000 һәм 2004 елгы басмалары да кулыма килеп эләкте. Хәзер энциклопедияне интернет алыштыра, рәхәтләнеп шунда йөзәм. Шулай да, теге сүзлекләрне кадерләп саклыйм. Интернетта мәгълүмат җитмәгәндә, белемемне тикшереп карау өчен бик тә кирәк икән ул энциклопедияләр! 

Мисалга, Алмыш әмир бер сүзлеккә дә кермәгән. Олы Мөхәммәт 1964 елгы сүзлектә юк, ә 1987 елгысында инде пәйда булган. Әдипләрдән – 1964 елгы сүзлектә хәтта Кол Гали дә юк! Ә С.Бакыргани, Г.Курсави, Мәүлә Колый, Мөхәммәдъяр, Сәиф Сараи турында әйтеп тору да урынсыз – алар санап чыккан бас­маларның берсенә дә кермәгән. Мәрҗани белән Исхакый да юк. “Сәбәп үзебезнекеләрдә”, – дип нәтиҗә ясамыйча чарам да юк, чөнки бу энциклопедияләрнең редколлегияләрендә татар галимнәре дә булган бит. 

Бүгенге көнгә кайтыйк. “Хәзер энциклопедияне интернет алыштыра,” – дигән идем. Чынлап та, интернет – мәгълүмат океаны. Дөрес, анда хаталар күп, әмма бөтен мәгълүмат бар! Теләсә кайсы гасырда яшәгән теләсә кайсы шәхес турында укып була. Русча. Мәсәлән, эзләү шакмагына “поэт Олег Воробьев” дип язып басасың икән – шул шагыйрь турында йөзләрчә мәгълүмат, хәтта шигырьләре дә калкып чыга. 

Татар интернетында – проблема. Безнең интернет ярлы. Беркөнне Бари Рәхмәт шигырьләрен табарга кирәк иде: “Шигърият.ру” сайтында өч шигыре эленеп куелган да, “Татар электрон китап­ханәсе” сайтында бер шигырен таптым. Сугышта яшьли һәлак булган Макс Гатауның шигъри мирасы югалып бара микәнни, дип уйларга мәҗбүр булдым: чөнки аның нибары ике шигыре генә сайттан-сайтка күчеп йөри. Габдрахман Теләш турында, Рафаэль ага Мостафинның аклаган кебек тә, таптаган кебек тә язган текстыннан башка, интернетта мәгълүмат юк. Шигырьләре дә куелмаган. Кемдер: «Теләш танылган язучылар арасында иң сәләтсезе, сәләтсез язучылар арасында иң танылганы» - дигән ярлык тагып куйганнан бирле, аны әдәбият тарихыннан сызып ташлаганнар. Ләкин бит, беренчедән, ул – совет язучыларының 1 нче корылтаена Чиләбе өлкәсеннән сайланган (Магнитогорск һәм Златоуст язучылары белән бергә) делегат, һәм, белгәнемчә, аның 1937 елдан башлап ел саен китабы чыгып торган; шуның өстенә, ул мондагы рус газеталарына кушымта итеп татарча сәхифәләр чыгарган, гомумән, Копейски шәһәре һәм Чиләбе өлкәсендә шактый гына танылган журналист һәм язучы булган. Икенчедән, “сәләтсез” дигән бәяне кем бирә соң аны? Минем кулыма, менә, Г.Теләшнең 1959-1960 елларда Сафакүл типографиясендә басылган өч китапчыгы керде. Әйе, һәр китапка таләпчән һәм белемле редактор кирәк: боларында да, әгәр аларның редакторы булсам, шигырьләрнең өчтән берен якын да китермәс идем. Ләкин күпчелеге турында: “укырлык түгел” дигән мөһер сугып булмый. Ә чынбарлык шундый: тарихи шәхесне басма сүзлекләрдән генә түгел, интернеттан да чыгарып ташлаганнар. Бүгенге укучы Теләшнең шигырьләренә бәя бирә алмый, чөнки алар юк.

Татар әдипләре турында тулы мәгълүматны, аларның әсәрләрен татар телендә укыйсы килә бит. Аллага шөкер, “халык энциклопедиясе” – википедиянең хәзер татарчасы да бар. Ләкин анда, мәсәлән, Кол Гали турындагы мәкаләнең татарча һәм русча текстлары бертөрле (аутентик), дип уйласагыз, ялгышасыз. Махсус санап чыктым: моның татарчасы нибары 240 сүздән тора, русчасында – 1280 сүз! Хәтта башкортлар да Кол Гали турында 5 тапкыр күләмлерәк язган; ә алар, билгеле, “чыгышы буенча башкортларның әйле ыруыннан” – дип өстәп куярга онытмаган инде! Каюм Насыйри биография­сенең рус варианты татарныкыннан өч тапкыр киңрәк һәм тәфсиллерәк. Ризаэтдин Фәхретдин турында да руслар татарныкыннан ике тапкыр күләмлерәк язган, ә башкортларныкы исә – өч тапкыр зуррак (шуның өстенә, ул әле “күренекле башкорт мәгърифәтчесе” икән). Әдипләр генә түгел, бүтән шәхесләребез турындагы мәгълүмат та шулай: Газинур Гафиятуллин, Дмитрий Карбышев, мәсәлән. Янә килеп, интернетта Такташ турында мәгълүмат эзләп карагыз: иң әүвәл шагыйрь түгел, ә “оешкан җинаятьчел төркем” килеп чыга. Язучыбыз Мин Шабаевның лагерь еллары турында мәгълүмат эзләмәкче булган идем, “Шабаев” фамилиясенә әллә нинди футболистлар, биюче, гимнаст һ.б. килеп чыкты. Язучыбыз юк.

Дөрес, википедиядән башка бүтән чыганаклар да байтак. Ләкин википедия бүгенге көндә куллану өчен иң уңайлы һәм популяр өлкә, шуңа күрә аны санга сукмау түгел, ә киресенчә, тулыландыру, баету зарур. Бүгенге көндә хәтта иң “тере” Тукай сайтында да (gabdullatukay.ru) җитешсезлекләр байтак. Шул ук вакытта күп кенә интернет-сайт­ларның тулылыгы һәм сыйфаты үзебездән тора: мәсәлән, “Милләттәшләр”, “Татар электрон китапханәсе” сайтлары, Википедия кебек үк, “халык сайтлары”, ягъни кулланучылар тарафыннан тулыландырылып, эшкәртелеп торырга тиеш. Әгәр татар язучылары-журналистлары, дәррәү ябырылып, шул сайтларны тулыландырырга керешсә, без сыйфаты буенча русларныкыннан һич ким булмаган мәгълүмат киңлегенә ия булыр идек.

Гомумән татар әдәбиятының, татар темасының интернет киңлегендәге урыны турында ныграк уйланырга вакыт.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: