Мәдәни җомга

Ирек САБИРОВ: СИН БИТ АТАҢ МАЛАЕ!..

Айлар-еллар узган саен, Ныгый бара татарлыгым, - дип язган идем мин кайчандыр. Шушы 20 еллар элек язганның чын мәгънәсен үзем әле генә аңлый башладым бугай. "Кем идем," "кем булырга хыялланган идем," "кем булдым" кебек сораулар гомернең нинди дә булса бер мәлендә һәр кешенең күңелендә туа. Мин исә бу сорауларны да,...

Айлар-еллар узган саен,
Ныгый бара татарлыгым, -

дип язган идем мин кайчандыр. Шушы 20 еллар элек язганның чын мәгънәсен үзем әле генә аңлый башладым бугай. "Кем идем," "кем булырга хыялланган идем," "кем булдым" кебек сораулар гомернең нинди дә булса бер мәлендә һәр кешенең күңелендә туа. Мин исә бу сорауларны да, аларга җавапны да үземә-үзем үсмер чагымнан ук биреп яшим. Шуңа күрә "татарлыгымның ныгый баруын" үземнең тормыш юлым, язмышымдагы үзгәрешләр белән бәйләмим. "Элек юләр булганмын, хәзер акыл керде, шуңа милләтпәрвәрлегем арта", - диярлек түгел узганым.

Хикмәт шунда - белемебез арткан заман хәзер. Яшь чакта, совет заманында, тарихыбызны белергә теләп тә, мәгълүмат юклыктан каңгырап яшәгән булсак, хәзер бетмәс-төкәнмәс мәгълүмат диңгезен чөмереп, шуны акыл иләге аша сөзеп үзләштерергә вакыт җитми. Шулай да, байтак чүп-чар белән буталып булса да, ким дигәндә мең ярым елны эченә алган дастаныбызның сюжет сызыгын сиземләрлек гыйлем җыелды аңыбызда. Шушы соңгы чирек гасырда, диюем. Иске хакыйкатьләр, какшамас булып тоелган нигезләр әкренләп (би-и-ик әкрен, дияр идем) җимерелеп юкка чыга башлады.

Искеләре юкка чыкканда яңалары барлыкка килергә тиеш, диләр. "Искеләрне", ягъни совет чоры идеологиясен, ул заманның рухи кыйммәтләрен инде кемнәр генә тикшереп сүкмәде - мин бу эшкә вакытымны сарыф итеп тормыйм. Совет илендә яшәгән 270 миллионга якын кешенең чын фаҗигасе - илнең таркалуы түгел, социализмны юкка чыгарып, капитализм игълан итү дә түгел. Кайчандыр барыбер таркалырга тиеш булгандыр ул. Чын фаҗига - бу таркалуның инкыйлаб аша, тетрәнүләр, халык күз яшьләре, кан кою аша, миллионнарча кеше гомере бәрабәренә тормышка ашырылуында. Нәкъ 1917 елдагы кебек, алдын-артын уйламыйча, заман дулкыны тарафыннан очраклы рәвештә хакимият дилбегәсен эләктереп алган бер дистә "даһи" тиз генә түнтәрелеш ясап куйды да, миллионнарны эшсез, ризыксыз калдырып, эчкечелеккә, әхлаксызлыкка дучар итте.

Кыйбласыз калу - һәр кеше өчен ризыксызлыктан да куркынычрак хәл. 90 нчы еллар - хәтта бүтән дәһшәтләрне исәпкә алмаганда да - инфарктлар, инсультлар, үз-үзенә кул салулар дәвере дә булды. Бик күпләр минем үз күз алдымда 3-4 ай эчендә, 1-2 ел эчендә нәкъ менә идеаллары, ышанычлары, рухи нигезләре җимерелү аркасында һәлак булды.

Мин, Аллага шөкер, әле дә яшим. Югыйсә, минем дә ризыксыз елларым булды. Заводның баш инженеры булып эшләп тә, хезмәт хакы күрмичә, аның урынына заводта үзебез эшләп чыгарган тауарны сәүдәгәрләргә 50 процент дисконт белән биреп, айлар буе шуның акчасын даулап, бусагаларын таптаганымны онытасым юк. Ләкин мин барыбер хайванга әйләнмәдем.

Мәктәптә тәртип бозып, йә өйгә бирелгән дәресем хәзерләнмәгән булып чыгып, әтием теленә эләккәч, аның шелтәсен тыңлаганда: "Мин генә түгел ич - әнә Илсур да, Айдар да..." - дисәм, әти, мине тәмам җавапсыз-дәлилсез калдырып: "Син бит Нәгыйм малае!" - дия иде.

Ул чорда яшүсмерләргә хас максимализм белән әтием сүзенә каршы килеп, турсаеп йөргән чакларым да күп булгандыр. Ләкин "Син бит Нәгыйм малае!" дигән гыйбарә белән килешмичә бәхәсләшкәнем булмады. Нәгыйм малае булдыклы булырга тиеш. Нәгыйм малае тырыш булырга тиеш. Нәгыйм малае акыллы булырга тиеш (аңлыйсыздыр - татарның "акыллы"сы урысның "умные" гына түгел: бу әхлаклы да, тирән белемле дә, сәләтле дә дигән сүз). Бу - бәхәссез хакыйкать иде. Аның магик көчле йогынтысы бар иде.

Ник? Чөнки "Нәгыйм малае" төшенчәсе - нәселебезнең узган гасырлардан-гасырларга сузылган һәм киләчәк гасырларга сузылачак олы юлының аерылгысыз бер мәгънәсе. Бу олы юлда: "Ирекнең атасы Нәгыймҗан, Нәгыймҗанның атасы Сабирҗан, Сабирҗанның атасы Галиулла, Галиулланың атасы Галикәй, Галикәйнең атасы Хәлид һ.б.ш." гына түгел. Бу олы юлдан әтием ягыннан - сәүдәгәрләр һәм һөнәр осталары, әнием ягыннан - Әтнә, Урнашбаш (Ырнашбаш, дия иде әни) якларының дин әһелләре һәм мөгаллимнәре атлаган, дәү әтием 1914 елда герман сугышына киткән ("Газиз ватаныбызны, падишаһ әгъзам хәзрәтләрен сакларга барасыз", - дип озаткан аны җирле хакимнәр) һәм шуннан әйләнеп кайтмаган; бу юлдан әтием үзе дә, 20 ел диярлек укытучылык стажы һәм гаиләсендә өч баласы була торып, 1942-43 елның кышында Сталинград сугышын гади пулеметчы сыйфатында узган. Ул, шуннан алып кайткан авыруыннан гомере буе газапланып, һәр яз һәм көз саен үпкәсеннән кан килеп интексә дә, бакчада эшләп, ял итәргә утырган минутларында: "Аллага шөкер, яшибез әле җиһанда", - дип, күкрәген тутырып сулап куя иде.

Дөрес, "Нәгыйм малае" гына түгел, "Зәйнәп малае," дип тә горурланырга тиештер мин. Ләкин әниебез гомер буе үзен әти белән бербөтен дип хис итеп яшәде бугай: күп укыган, күп белгән, мулла гаиләсендә туып-үскән чын татар кызы буларак, ул гаиләбездәге татулыкның, иминлекнең сакчысы иде, безне, тавышын күтәрмичә генә, "әтиегез әйткәнчә эшләгез", "әтиегезгә ошамас", "әтиегезне борчымагыз" кебек сүзләр белән кисәтеп торды. Бу да бит - тирән акыл гына түгел, югары әхлаклылык, саф мәхәббәт билгесе. Шуңа күрә "Нәгыйм малае"н мин сабый чагымнан ук "атамның малае" дип кенә түгел, ә үземнән зур җаваплылык таләп иткән горур исем, титул дип кабул иттем. Хәзерге заманда, "лимузин"нар-"бентли"лар ялтыратып, йөзләрчә кунакка виски-кәнияк елгаларын эчертеп, ду күчереп үткәргән туйдан соң бер ай узгач та: "Аерылышабыз", - дип, ЗАГСка килүче кияү-кәләшләр заманында; ярым акыллы балалары ятимнәр йортында яшәп тә, үзе эчеп-азынып яшәвен дәвам иткән хатыннар заманында, - җиде баласын тәрбияләп үстереп, белем биреп, тормышка чыгарып, аларны кеше итүгә ирешкән әтием-әниемнең изгеләр рәтендә булуына һич тә шикләнмим мин.

"Кичә урамда Шәмсениса апаң белән исәнләшмәгәнсең!", "Ник Әхәт абыең белән мыгырдап кына, каш җыерып исәнләштең?", "Бу ни дигән сүз? Теш арасыннан "смсз" дип түгел, ачык йөз белән, елмаеп, "Исәнмесез, Рауза апа!" дип исәнләшергә кирәк!" - әтиебезнең безне кешеләргә ачык чырайлы, ихтирамлы итеп тәрбияләвенең аерым мизгелләрен исемә төшерәм дә, шаккатам: теге Карнеги-фәләннәрең бер якта торсын!

Мин урыслар еш кабатлый торган "хитрый татарин" дигән гыйбарәне кайчандыр беренче тапкыр ишетеп, уйга калган идем: каян килеп чыккан билгеләмә икән бу? Соңрак К.Фукс язмаларында да шундыйрак сыйфатламага тап булып, аптыраган идем. Хәзер аңлыйм: безнең күпчелегебезгә хас тотнаклылык, басынкылык, уйлап эш итүчәнлек, сөйләшеп килешә белү, сүз куеша белү, конфликтларны җайлап, кешеләр арасында татулык урнаштыра алу сәләтен кайберәүләр хәйләкәрлек дип аңлый булса кирәк. Миндә исә бу сыйфатлар "син бит Нәгыйм малае!" постулаты аркылы тәрбияләнгән.

25 ел заводта эшләгәннән соң, шәһәр хакимиятенә күчеп, кала башлыгының икътисад, сәнәгать, сәүдә һәм инвестиция буенча урынбасары вазифаларын үти башлавыма быел 15 ел тулган; хәзер өченче глава белән эшлим: алар алышынып тора, миңа тимиләр. Көнозын эш бүлмәм завод директорларыннан, эшкуарлардан бушап тормый: киңәш сорап, ярдәм сорап киләләр - белгән киңәшләремне бирәм, булган элемтәләремне кулланып, өлкә министрлыкларына шылтыратып, грантлар, бүтән ярдәмнәр алырга булышам, Роспотребнадзорга, пожнадзорга, прокурорга шылтыратып, янаган штрафларны киметергә үгетлим. Шәһәр мәшәкатьләрендә алардан ярдәм сораганда - урамнарны төзекләндерергә трактор, машина-фәлән, төзелеш материаллары кирәк чагында, балалар бакчаларының, мәктәпләрнең түбәләрен, коймаларын ямарга һ.б.ш. мохтаҗлык туганда - үзем дә алар белән уртак тел табам: бу көнгә кадәр киреләнгән кеше булмады, булышалар. Бу - шәхсән минем булдыклылыгым түгел. Әгәр холкымда уңай сыйфатлар бар икән, бу - татарлыгымнан, "Нәгыйм малае" булуымнан.

Гөнаһым бар: шул караңгы 90 нчы елларда, чарасызлык хисе җанымны аеруча телгәләгән минутларда, әти-әнием мәрхүмнәрне бераз үпкәләбрәк искә алган мәлләрем дә булды. Ник бераз шәхси кәсепкә, сату-алу эшенә, акча эшләүгә сәләтле итеп тәрбияләмәгән икән алар мине, янәсе. "Матди байлык - байлык түгел, имеш, чын байлык - белем, кешелеклелек, якыннарың мәхәббәте..." Хәзер исә әти-әниемә рәхмәтләр укыйм.

Ул елларда байтак кына шәрикләрем, менә дигән инженерлар, конструкторлар, үзләре эшләгән заводлары (Чиләбедә, Шосткада, Краснозоводскида, Чабаксарда...) хәерчелеккә дучар ителгәч, сәүдә эшенә кереп китте. Язмышлары төрлечә булды аларның. Баеп киткәннәре дә булды. Чын күңелдән иминлек, бәхет телим мин аларга. Ерактагылары белән телефон, Интернет аша, якыннары белән шәхсән аралашып яшим. Ни аяныч, аларның күпчелегенә бер сайлаган язмышны кинәт борып җибәрү, үз-үзен үзгәртү арзанга төшмәде. Шәхесеңнең икегә аерылган халәтеңдә яшәү һич тә җиңел түгел, дип уйлыйм. Аларның хәтта бәрәкәттә яшәгәннәре дә бәхетле дип саныймы икән үзен?

Гомумән, нәрсә ул - бәхет? Кемне бәхетлерәк дип санап була - данлы казанлыларны, йә шанлы мәскәүләрнеме, әллә минем ише Урал аръягы далаларында көн күрүчеләрнеме? Ел саен Майамига очып, типтереп ял итүчеләрнеме, әллә гомер буе гади эшче булып, 4-5 бала үстереп, шуларның һәм оныкларының игелеген күреп, тыйнак кына дөнья көтүчеләрнеме? Бу сорауга "Нәгыйм малае"ның әтидән (ә чынында буыннан-буынга күчеп килгән) отып калган җавап-гыйбарәсе бар: "Булганына шөкер итеп яшәргә кирәк". Матди шартлар рухи хаҗәтләрне канәгатьләндерерлек булса, шуннан артыгы нигә кирәк?

Кешегә иярмичә, үз акылым белән яшәргә дә "Нәгыйм малае" булуым өйрәтте. Хәтта үзем "хәйран гына чыкты" дип уйлаган шигыремне дә, берәр фикер бөртеге бүтән авторныкына охшаган булып тоелса, сызып, ертып ташлыйм, онытам. Кеше бәрәкәтенә кызыкмаска, көнләшмәскә дә мине "Нәгыйм малае" мәктәбе өйрәтте. Кызыгудан, көнләшүдән өстен булуның нинди зур бәхет икәнлеген аңлыйсың микән, укучым? Кеше язмышына кызыгу, кеше бәхетеннән көнләшү - йогышлы авыру төсле бит ул: башлангыч чорында ук аның вирусларын куып чыгармасаң, бөтен асылыңны, рухыңны басып ала, миеңне агулый, холкыңны, шәхесеңне үзгәртә, яшәешеңне түзә алмаслык итә. Мин, Аллага шөкер, бу чирдән азат. "Нәгыйм малае" булуым, ишле гаиләдә үскән булуым, татар булуым нәтиҗәсендә.

Милли рухны саклап, буыннан-буынга түкми-чәчми тапшырып торган бердәнбер көч - гаилә. Ә без гаилә институты җимерелеп барган заманда яшибез. Русиядә 1960 елда 10 никахка бер аерылышу туры килгән. 2010 елда - 10га 6. Никахсыз туган балалар саны да артканнан-арта бара. Татарларны аерым санасак, күренеш бүтәнрәк, дип өметләнмәгез: без дә шул тирәдә. Балаларның яртысы әтисез үсә.

...Минем күршемдә, бәләкәй генә фатирда, кайчандыр минем белән бер заводта эшләгән бер татарның кызы яши. Кайчак иртән эшкә барганда очрап исәнләшә минем белән. 4 яшьлек сабыен бакчага илтә. Икәү яшиләр, әтисе юк сабыйның. "Син бит минем малаем!" - дип, горурландырып торучысы юк мескенемнең. Олы юл сикәлтәле сукмакка әверелгән, нәсел җебе өзелгән. Күпме бүген дөньяда шундый ятим татар сабыйлары?

Чиләбе өлкәсе,
Еманжелински шәһәре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: