Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Ирек Сабиров: Һәр татарның йөрәгенә җитик

Егерме биш ел заводта эшләп, аннан соңгы егерме елымны шәһәр һәм район хакимиятендә икътисад юнәлешендә үткәргән елларда байтак кына стратегияләр язарга туры килде.

“Шәһәрнең 2010 елга кадәр стратегиясе”, “2010-2020 елларга район стратегиясе”, “Чиләбе-2035” стратегия­се... Бүгенге халәтнең табышлы якларын зәгыйфь яклары белән чагыштырып, шәһәрнең миссия­сен, стратегик максатларын, төрле юнәлешләрдә чишәсе мәсьәләләрен тәкъбир иткән кәгазьләр тудыру – “серле” тугыз ай вакытны таләп итә торган бик  нечкә эш түгел.  Мин дә яздым ул стратегияләрне. Ялгызым да, бүтән белгечләр белән бергәләшеп тә. Аларны “түгәрәк өстәлләр” тикшерде, җәмәгатьчелек хуплады, депутатлар раслады.

Ләкин бер стратегиянең дә тулысынча гамәлгә ашканы булмады. Чөнки безнең стратегия язган чакта туган теләгебез – ул бары тик теләк кенә иде шул. Теләктән нияткә, нияттән мөмкинлеккә, мөмкинлектән максатка кадәр Җир шарыннан Айга кадәр сузылган араны үтәсе бар. Менә, бер стратегиянең төп максатын тыңлап кына карагыз: “Шәһәребезне халык саны елдан-ел үсеп торган, яшәү, эшләү һәм ял итү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган җирлеккә әверелдерү”.  Матур әкият бу!..

Матур киләчәкне фаразлап: “Бай инвесторларны чакырып, яңа заводлар, йортлар, парклар булдырырга,” – дип тә язабыз әле без стратегияләрдә. Ярлы гаиләләргә ярдәм күрсәтергә, дип язабыз. Уку йортларын тәмамлаган яшьләргә туган төбәкләрендә калу өчен шартлар тудырырга, дибез. Шифаханәләр башкала больнислары дәрәҗәсенә җитәчәк, мәктәпләр урынына гимназияләр, көллиятләр үсеп чыгачак, дип планлаштырабыз, һәм үзебез дә шуңа ышана башлыйбыз. Ләкин – заводлар да төзелми, медицина да җимерелеп бара, яшьләребез дә авылдан калага, каладан башкалага сызу ягын карый. 

Күргәнебезчә, булачак бу стратегия турында сөйләшү шактый җанлы, кызу бара. Мин дә “үземнең биш тиенемне кыстырмыйча” түзә алмыйм. 

Татар үзенең татарлыгын тарихыбызның кайсы чорында, кай­чан җуя башлаган? Милләтнең мөстәкыйльлеге югала башлаган чорда. Без: “1552 елда дәүләтебез җимерелгән”, – дибез. Ләкин 1552 елда татар дәүләте җимерелүенең беренче стадиясе генә булган. Чынлыкта дәүләтебез татар авыллары, татар бистәләре, ягъни вак-вак дәүләтчекләр рәвешендә, бөтен Евразиягә таралып яшәвен аннан соңгы гасырларда да дәвам иткән. Рус дәүләте күзәтүе астында булса да, татарлар аерым, мөстәкыйль җәмгыять, үзидарәле дөнья булып яши алган. Һәрхәлдә, мәгариф һәм мәдәният – русларныкыннан аерым барган. Катнаш никахлар да, телне оныту очраклары да бармак белән санарлык кына булган. Патша хөкүмәтенең уңай сыйфатларының берсе – ул эшкуарлыкны кысмаган, эшмәкәрләребезнең сәнәгать, сәүдә һәм мәгариф-мәдәният өлкәсендә иганәчелек белән шөгыльләнергә мөмкинлеге булган. 

Шуңа күрә татар дәүләтенең тәмам җимерелеп бетүе Октябрь инкыйлабы вакытына туры килә дип саныйм. Революциядән соң мәгариф-мәдәният системасы да, аның нигезен тәшкил иткән эшкуарларыбыз да юкка чыккан. Руслар белән уртак мәктәпләр, руслар белән уртак югары уку йортлары, тора-бара – уртак тел, уртак җырлар, уртак әдәбият, уртак кичәләр... 

Әлбәттә, XIX гасыр татар авылларын, Троицк, Оренбург, Җаек, Уфа шәһәрләрендәге татар бистәләрен кире кайтарып булмый. Булачак стратегиянең бөтен катлаулылыгы да шунда: бүгенге вәзгыятьтә эш итәргә кирәк. Шул ук вакытта: “Милли мәгариф системасын торгызырга” – дип язсаң, кемне укытыр өчен торгызасың аны? “Реаль икетеллелекнең механизмнарын булдыру” – дип язсаң, кем өчен була ул? “Бөтен кешене татарча сөйләшергә өйрәтергә” – дисәк, кайда ул “өйрәтегез, өйрәнәм!” – дип торган халык? 

Ягъни булачак стратегиянең төп инструменты – агарту, аңлату, тәрбияләү булырга тиеш. Ә агарту, тәрбия эшенә җигү өчен тәҗрибәле, тирән акыллы милләттәшләребез кирәк.  

Менә иң авыр проблемаларның берсе – катнаш никахларны гына алыйк.  Хәзер бит әниләрнең аңында: “Кызым кияүгә чыкмый утырып кала күрмәсен”, – кебек уйдан да мөһимрәк борчылу юк. “Тизрәк гаилә корса, Аллаһы Тәгалә аракы-наркотик-өтермән афәтеннән йолыр иде”, – ир бала турында да шул кайгыдан да зур кайгы юк. Ә менә: “Балам, туачак газиз оныгыбыз матур  итеп:  “Дәү әти”, “дәү әни”, - дип эндәшерме безгә, әллә убырлы карчыкка мөрәҗәгать иткәндәй, “баба”, “деда” дипме?” – кебек сүзләрне әйткән аталар бар микән? Гомумән, чын татар ата-анасының үз баласына әйтер эчкерсез сүзләре күп булыр иде: “Безнең турыда, бердәнбер әтиең һәм бердәнбер әниең турында уйладыңмы? Нинди кода, нинди кодагый белән туганлашып узачак безнең калган тормышыбыз? Кунакка йөрешкәндә өстәлдә чәй булырмы, аракымы? Бергәләшеп телевизор караганда “Яңа гасыр” каналын яхшырак табарбызмы, әллә “Камеди клаб”нымы? Хатыныңа һәм аның ата-анасына ияреп чиркәүгә йөрергә дә мәҗбүр булырсыңмы? Бераз олыгаеп, яшең кырыкларга якынлашып килгәндә, үзәгеңне өздереп, күңелләреңне актарып, милли каның уяна башлар: йөрәгең үзебезнекеләргә тартылыр, җыр­ларыңны, балачактан ишетеп күнеккән мәкаль-әйтемнәрне сагынырсың – төнлә җаның сызлаганнан уянып, ни уйларсың шул мизгелләрдә? Гомер берәү генә икән ул, диярсеңме?” 

Бу сүзләр инде эш эшләнгәч, карар кабул ителгәч кенә әйтелергә тиеш түгел. Гаиләдәге тәрбия, климат – сабый чактан ук, үсеп җиткәч андый ачы сүзләрне әйтергә туры килмәслек итеп корылырга тиеш. Бу проблеманы, бу мәсьәләнең чишелешен Стратегиядә ничек чагылдырып була, нинди этаплар аркылы, нинди методика ярдәмендә? Ә бит катнаш никахлардан башка да көрәшү  фронтлары күп: исем кушу проблемасы (Станислав Габдрахмановичларны күздә тотам), баланы карыннан башлап дөрес тәрбияләү, һ.б. Мәчетләргә татар телен кайтару эше дә матбугатта язгандай җиңел эш түгел: “Мәчетнең функциясе – тел түгел, дин”, – дип җавап бирә торган имамнарыбыз байтак әле.

Шуңа барыбызга да җиң сызганып, “милләт комиссарлары” булып, агарту-аңлату-тәрбия эшенә кереп китәргә вакыт. Шунысы мөһим: Аллага тапшырып, башлап җибәрдек без бу эшне. Аңлавыбызча, Стратегиянең беренче адымы, хәтта документ үзе язылып бетмәгән булса да, шул булырга тиеш: эскизымы булсын, идеясе, рухы гынамы булсын – һәр татарның йөрәгенә барып җитәргә тиеш ул. Чиләбе өлкәсендә 200 меңнән артык татар яши. Татар халкының үсеш стратегиясен Урал федераль округында яшәүче милләттәшләребезгә тәкъдим итү форумына Екатеринбург шәһәренә Чиләбе өлкәсеннән 100 кеше барган иде, һәм хәзер аларның һәрберсенең бурычы – ким дигәндә 2000 татарга стратегиянең максатын, чишәсе мәсьәләләрен аңлатып, шушы гомумхәрәкәткә җәлеп итү. 

Һәр татарның йөрәгенә барып җитәргә кирәк.

Барып җитәрбезме?

Чиләбе өлкәсе, Еманжелинск шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев